- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Русиядә октябрь аенда узачак халык санын алуда татарларны 145 төркемгә бүлеп санарга җыенганда, Татарстан рәсмиләре моңа каршы тору юлларын эзләми.
Тарихчы Дамир Исхаковның җанисәп алдыннан “Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт” китабы татар һәм рус телләрендә нәшер ителде. Әлеге китапны “Татарстан” китап нәшрияты бастырса, Исхаков җанисәп турындагы тагын ике китабын үз акчасына чыгарган. Татарстан хакимияте Себер татарларына багышланган мәктәп дәреслеген дә кирәк тапмаган. Башта аңа заказ бирелсә, ике атнадан “кирәкми” дигән хәбәр килгән.
Җанисәпнең сәяси исе сизелми
Милли җәмәгатьчелек, сәясәтчеләр, милли оешмалар бер күренешне ачык күрә: быелгы җанисәп 2002 елда узган халык санын алудан бик нык аерыла. Бу татарларны тагын да күбрәк вак төркемнәргә бүлүдә генә түгел. Мисал өчен, 2002 елда татарларны 45 төркемгә аерсалар, хәзер бу сан 145 җитте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әйткәнчә, киләчәктә татарларны Арча, Кукмара татарларына бүлеп саный башлаулары ихтимал. Ләкин эш боларда гына түгел. 2002 елда татарны бүлгәләүгә каршы Татарстан җитәкчелеге ачыктан-ачык көрәш алып барды: Мәскәүдә керәшен, мишәр, Себер татарлары мәсьәләсе турында фәнни бәхәсләр уздырылды. Дәүләт Шурасы мөрәҗәгатьләр кабул итте, Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутатлар татар бердәмлеген яклады. Татарларны бүлгәләү турында Татар конгрессының өченче корылтае вакытында Русия Президенты Владимир Путинга да әйтелде. Хәтта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковка татарларны бүлгәләмәвен сорап, хат язды. Ягъни татар милләте бөтенлеген саклау эше милли оешмалардан башлап, югары дәүләт җитәкчесенә кадәр алып барылды. 2002 ел белән чагыштырганда, быелның октябрь аенда узачак халык санын алуга алып барылган әзерлек юк дәрәҗәсендә. Җанисәпкә әзерлек эшен милли оешмалар да бик соңарып, татар проблемасын артык күпертергә теләми генә башлап җибәрде. Бу бигрәк тә Башкортстан татарлары мисалында күренде. Рәсми һәм милли оешмалар татарларны башкорт итеп язуларын кистереп әйтмәде, гел нидәндер шүрләде. Татарстандагы милли оешмаларның Башкортстан хөкүмәте белән килешү юлларын эзләргә тырышуы гына сизелде. Шулай итеп, читтәге милли оешмалар иң җаваплы чорда читкә тибәрелде.
Иң гаҗәпләндергәне шул: җанисәп алдыннан Татарстан хөкүмәте татарны төрле төркемнәргә бүлүгә, Башкортстанда башкортлаштыру сәясәтенә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, Дәүләт Шурасында “Бердәм Русия” фиркасен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев июнь аенда матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте. Гусевның бу чыгышын күпләр сәяси заказ итеп кабул итте. Ягъни Минтимер Шәймиев яисә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе әйтә алмаганны башкалардан әйттерә булып чыга. Ә ни өчен Татарстан түрәләре бу турыда ачыктан-ачык әйтергә теләми? Мөгаен, Татарстанның Мәскәү каршында үз позицияләрен көннән-көн югалтуы, гадәти төбәккә әйләнә баруы турындагы фаразлар чынга аша бара. Чөнки суверен республика җитәкчеләренең җанисәп турында сүз әйтмәве – Татарстан бәйсезлегенең кәгазьдә, ә аның җитәкчеләренең Мәскәүгә артык бәйле яки бик тугры булуларын күрсәтә. Шуңа Татарстан җитәкчеләре сәясәттән ерагаеп, күбрәк спорт, туризм белән шөгыльләнә, халык игътибарын читкә юнәлтергә тели. Әмма син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, ул синең белән шөгыльләнер дигәндәй, бу – Татарстан җитәкчеләренә дә кагылырга мөмкин.
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсе нигезендә татарлар -Русиядә руслардан соң сан буенча икенче халык. Дамир Исхаков фикеренчә, чираттагы җанисәптә дә әлеге урынны саклау өчен, Башкортстанда яшәүче татарлар проблемасын хәл итәргә кирәк. “Әгәр башкорт дип язылган татарларны кире кайтара алмасак, безнең проблемалар артырга мөмкин”, – ди ул.
Шулай да Башкортстанда татарларны башкортлаштыруда Мәскәүнең актив катнашуы, җирле түрәләрнең эшләренә ризалык бирүе турында бүгенгә аз сөйлиләр. Тугандаш халыкларны бутау Мәскәү өчен, чыннан да, отышлы булды. Бигрәк тә 2002 елда Башкортстанда татарларны башкорт итеп язу өчен, республиканың элекке Президенты Мортаза Рәхимов командасына ирек бирелде. Әмма кирәге беткәч, Рәхимовны да Президентлыктан алдылар. Һәм иң гаҗәпләндергәне: татар җәмәгатьчелеге татарларны башкортлаштыруда Башкортстан хакимиятен, башкорт милләтчеләрен генә гаепли. Мәскәү тагын читтә калды.
Саша ДОЛГОВ
Халык саны артырмы?
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда 2008 ел белән чагыштырганда, 2200 бала күбрәк туган. Матбугат язганча, 2010 елда да артуга өметләнеп була, быел соңгы ике дистә елга беренче тапкыр халык саны арта башларга мөмкин. 2008 елда Татарстанда демографик үсеш программасы кабул ителгәндә, 2030 елга республика халкын 11% арттыру максаты куелды. Ягъни программа нәтиҗәсендә елына 20 мең кеше артып барырга тиеш булган. Әлегә бу максатка ирешелде дип әйтеп булмый, әмма бераз арту бар.
2000 елга кадәр халык санының табигый кимүе читтән килүчеләр хисабына җайланып барса, соңгы дистә елда хакимиятләр мигрантларны китертү яклы түгел иде. Бу демографиягә дә тәэсир итми калмады.
Татарстанда үлем-китемнең тууга караганда күбрәк булуы турында 2006 елда ук Иминлек шурасы дәрәҗәсендә сөйләшә башладылар. Ул вакытта балалар аз туган, үлүчеләр күп булган, гаиләләр азрак теркәлә башлаган.
Быел мәктәпләргә 1 сыйныфка 37 меңнән артык бала кабул ителде. Бу үткән ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк. Әмма моңа кадәр булган кимү үзен сиздерә. Мәктәпләргә – укучылар, югары уку йортларына студентлар җитми. Кайбер татар авылларында сабыйлар аз туу сәбәпле, 1 сыйныфка барырлык, мәктәпләрне тутырырлык бала юк, башлангыч мәктәпләр бөтенләй ябылган авыллар да бар.
Хәзерге вакытта Татарстанда 220 мең студент санала, кайбер белгечләр исәпләвенчә, алдагы ун елда югары мәктәпләрдә укучы яшьләр саны өчтән бер өлешкә кимергә мөмкин.
Бикә ТИМЕРОВА
Ирек Мортазин иректән ерагая
Татарстанның элекке Президенты Шәймиев шикаяте белән 21 айга сөргенгә җибәрелгән Ирек Мортазинга җәза катлаулана ала. Татарстанның җәзаларның үтәлешен тикшерү федераль идарәсе Мортазинны ике тапкыр тәртип бозуда гаепли. Ирекнең хатыны Ләйсән Ситдыйкова бу гамәлләрне иренә каршы махсус башкарылуын әйтә. Аның сүзләренчә, Ирек мондый басым белән килешмичә, ачлык игълан иткән.
– Җәзаларның үтәлешен тикшерү федераль идарәсе аның “сөрген” дип аталган хәзерге статусыннан чын колониягә күчерү турында карар чыгарган”, – ди Ситдыйкова.
Ике ай элек Мортазин Мамадыш районындагы Дегетле авылыннан Менделеевск районындагы башка авыл-колониягә күчерелгән иде.
Татарстанның җәзаларның үтәлешен тикшерү федераль идарәсе матбугат үзәге башлыгы Инга Мазуренко сүзләренчә, Мортазинны изоляторга кичке тикшерүгә килмәгәне өчен утыртканнар.
Моңа кадәр Мамадыш районында сөргендә булганда ул бер тапкыр мондый изоляторда утырган инде. Ул вакытта Мортазин, колония идарәсе рөхсәтеннән башка, шулай ук сөргендәге, әмма аерым фатирда яшәүче Геннадий Мамонтов янына барган. Билгеле булганча, Дәүләт Шурасының элекке депутаты Геннадий Мамонтов фатир сату-алу эшләрендә алдашканы өчен җаваплылыкка тартылды.
“Тәртип бозып ике тапкыр изоляторга ябылганнарга судтан җәзаларын катлауландыруны сорарга хакыбыз бар”, – дигән Инга Мазуренко “Вечерняя Казань” басмасына.
Журналистлардан башланган проблема
Ирек Мортазинның якыннары аңа карата басымның август ахырында башлануын әйтә. Нәкъ шул вакытта аның янына сөргенгә Мәскәүнең НТВ телеканалыннан журналистлар килеп, бер сәгать әңгәмә оештырган. Әмма тапшыру әле дә эфирга чыкмаган. Ләйсән Ситдыйкова фикеренчә, журналистлар килүендә ниндидер хәйлә бар.
– Ирек әйтүенә караганда, Мәскәүдән килгән журналистлар чынлыкта Чаллы шәһәренең “Эфир” телеканалы хезмәткәрләре булып чыккан. Бу видеоязма эфирга чыкмады, күрәсең, ул кирәкле кешеләр кулына барып җиткән. Ирекнең анда әйткән сүзләре кемгәдер ошамаска мөмкин. Хакимияттәгеләр аны сөргенгә җибәргәч тә тынычлана алмый. Кешене ирегеннән мәхрүм итү генә җитми, гел “чеметеп” торырга кирәк, – ди ул.
“Мемориал” хокук яклау үзәге Ирек Мортазинны сәяси тоткын дип бәяли.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Имза җыючылар куркытмый
Нью-Йоркта 9 ел элек 11 сентябрь террор һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җимерелгән игезәк манаралар урынында ислам мәдәни үзәге төзүгә каршы чыгучылар һәм аны яклаучылар арасында көрәш барганда, Мәскәүдә дә шуңа охшаш хәлләр күзәтелде.
Русия башкаласының Текстильщиклар районында мәчет төзүгә каршы чыгучылар узган шимбәдә, урамга чыгып, төзелешкә каршы бер меңләп имза җыйды. Шул тирәдә яшәүчеләр машина куярга урын кими һәм этләрне иркенләп йөртеп булмаячак, дип борчыла икән. Протест чарасын оештыручылар шулай ук Мәскәү хакимиятенең элегрәк биредә җир астында коммуникация челтәрләренең булмавын сылтау итеп, чиркәү төзергә рөхсәт бирмәвен дә әйтә.
Мәчет төзелеше тирәсендәге вәзгыятьне Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин болай аңлата:
– Мәскәү өчен гадәти хәл бу. Америкада да мәчеткә каршы чыгалар бит әнә. Минемчә, Аллаһы Тәгалә юлында булган кешегә Ул үзе ярдәм итәр. Бәлки, бу вакытлыча шундый бер дулкын гына булып чыгар. Эшебезне дәвам итәргә ниятлим. Минемчә, мәчетләр булмау Мәскәүгә зыян гына китерәчәк.
– Күптән түгел үткән Ураза гаетендә дә мәчетләргә сыймаган мөселманнарның урамда намаз укуына күп кенә мәскәүлеләр ризасызлык белдергән икән?
– Гафу итегез, Мәскәүдә 600ләп чиркәү булганда һәм алар буш торганда, дүрт кенә мәчет җитәме инде ике миллион мөселманга? Шуңа күрә мин Мәскәүдә мәчетләр күп булса, беркем дә шәһәр уртасында метро, трамвайларны туктатып комачаулык тудырмаячак, дим. Безгә бүген Мәскәүдә кечкенә мәчетләр булу бик мөһим. Бу халыкны да тынычландырачак. Хәзер Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләре барганда, халыкка да намаз укырга кирәк. Аллаһы юлын каплап булмый. Шуңа күрә, минемчә, анда тора торган кайбер кешеләр: “Безнең этләргә йөрергә, сыра эчәргә урын булмас” дигән сәбәп белән генә каршы чыга. 500 кеше генә анда җыелып, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче 200 мең мөселманга каршылык булырга тиеш түгел. Шулкадәр күп мөселман өчен бер мәчет тә төзелмәсә, бу, әлбәттә, Мәскәү өчен бик зур хата булачак. Иншалла, бу әллә ни зур проблема булмас.
Наиф АКМАЛ
Комментарии