- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Кесә телефоныма таныш түгел номердан шалтыратып: “Апрельдән бирле күңелемә тынычлык таба алмыйм. Барысын да ачыклап, очына чыгасы иде. Мөмкинлегегез булса, безнең якларга килеп китеп, аяныч хәлләребезне яктырта алмассыз микән? Ирем больница ятагында үлде. Табиблар салкын карады. Вакытында бөтен чараларны күрсәләр, аны алып калып булыр иде. Диагнозны да дөрес куймаганнар. Бавыр циррозы, диләр. Радикның беркайчан да ул җире авырта дип, зарланганы булмады”, – диде берәү елый-елый.
Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан Ильмира Җаббарованың бу шалтыратуына без дә битараф кала алмадык. Хәлләр белән якыннанрак танышу өчен, юлга кузгалдым.
“КӨРӘШЧЕ РАДИК”
Радик Җаббаров тумышы белән Яңа Тинчәле авылыннан. Туган нигезен яратканга, биредә төпләнеп тә калган. Хатыны Ильмира апа да – шушы авыл кызы. Бер-берсен яраткан бу пар биш ел буе матур гына очрашкач өйләнешкән. Ильмира апаның бирегә килен булып төшкәненә дә 15 ел үтеп киткән. 2008 елда Гаилә елы уңаеннан барысы бергәләшеп төшкән фотосурәтләре, башкаларга да үрнәк булсын өчен, клубта стендта эленеп торган. Каенана белән киленнең дә мөнәсәбәтләре әйбәт, күз тимәсен. Ике кызлары үсеп килә. Бүген Фиалкалары 8 сыйныфта белем ала, кечкенәләре Илнарага 2 яшь ярым. Зур йорт та җиткергәннәр. Бөтен җирдә уңайлык булдырылган, мунчаларына хәтле өй эчендә. Менә шушы җитеш тормышта Радик абыйга гына гаиләсе белән рәхәтләнеп яшәргә насыйп булмаган. Өйләрендә моңсулык хөкем сөрә. Кечкенә Илнара да: “Әтием кайда? Ул кайчан кайта инде?” – дип сорауларны яудырып кына тора. Үзенең уенчык телефоныннан әтисенә шалтыраткан булып, йогырт һәм башка тәм-том алып кайтырга заказ бирә сабый. Әгәр аңа: “Әтиең кайтмас җиргә китте инде”, – дисәләр ачулана. “Юк. Кайта ул”, – дип кычкыра кызчык. Белми шул бала әтисенең мәңгелек йортка киткәнен, аңламый. Яшь бит әле.
– Радик үлгән көннән бирле тормышымның яме китте. Тамактан аш үтми, бер эшкә дә кул ятмый. Ничекләр гомер итеп бетерергә?! Шушы балалар хакына яшәргә туры килә инде. Радик кебекләр юк ул. Безнең өчен үлеп торды. Үзе шат күңелле иде, юморны да яратты, эшенә дә җитди карады. Кайтып өлгермәсәк, сыерны да савып куяр иде. Клубта бер генә кичә дә бездән башка үтмәде. Җырладык та, биедек тә, көлкеле чыгышлар да ясадык… Аны бөтен авылыбыз халкы юксына. Сабантуйларда көрәшеп тә йөрде. Сәламәтлегенә зарланганы булмады, – ди Ильмира апа.
Радик абый “КамАЗ”да эшли, ерак юлларга да еш йөрергә туры килә үзенә. Хатыны әйтүенчә, бервакытта да зарланмый, ялкауланып тормый, “эх” дигәнче, әллә нинди ерак өлкәләрне әйләнеп кайта. Авырулар да борчымаган үзен. Быелның апрелендә кызлары Илнара балалар бакчасына барганның икенче көнендә авырып кайта. Салкын тиеп, температура белән ята ул. Икенче көнне әти кеше дә температура һәм тамак авыртуга зарлана башлый. Хәлләр яхшырмагач, Ильмира апа аны Буа район больницасына илтә. Шушы китүдән Радик абыйга өенә әйләнеп кайту насыйп булмый.
“ТАВЫКНЫ ДА ИГЪТИБАРСЫЗ КАЛДЫРМЫЙБЫЗ”
Салкын тиеп больницага киткән Радик абыйны йогышлы авырулар бүлегенә салалар.
– Салкын тию ишеләрен санамаганда, авырганы юк иде, – дип сөйли ятим калган ханым. – Дөрес, кайчакта йөрәккә зарлангалады. Анысына ышанам, авыртмый калмагандыр. Гел авыр күтәрергә туры килде, эше җиңел түгел бит. Мунча кергәндә дә сирәк кенә, йөрәк кыса дип, тизрәк тышка чыгып, физкультура ясап алган вакытлары булды. Әмма аның хәле үләрлек түгел иде бит. Салкын тигәч, кызыма да, иремә дә антибиотиклар гына бирдем. Радик баш, ашказаны авыртудан зарланды, косты. Җайланмагач, больницага илтергә туры килде.
– Ни сәбәпле табиблар карамады дип саныйсыз?
– Шунысы да күңелгә тия: медицина хезмәткәрләренең күбесе бигрәк салкын сөйләшә, үзен коры тота, авыруны, алар янына килгән якыннарын бер дә санламыйлар. Икенчедән, табиблар сөйләшүеннән генә аңладым: кардиограммасы начар булган аның. Йогышлы авырулар бүлегендә анализларны карагач: “Гемоглобины 184. Иреңә итне бик яхшы ашаткансың”, – дип каршы алды шәфкать туташы. Йөрәк белән авыргач, ник бавырын дәвалаганнар соң? Хәле начарайгач та, реанимациягә тиз генә илтмәгәннәр үзен. Вакытында йөрәгенә массаж ясап, сулыш алдырып, чарасын күрсәләр, алып калып булыр иде. Өченчедән, больницада ирем яткан палатаның күрше бүлмәсендә буяу эшләре алып барганнар. Ул тизрәк кипсен дип, ишекләрне тулысынча ачып куйганнар. Янына баргач, “Буяу исеннән үтереп башым авырта”, – дип тә зарланды Радик. Монысын ничек аңларга?!
– Ни өчен салкын тиеп бирегә килгән Радик абыйны йогышлы авырулар бүлегенә озатканнар соң?
– Аңарда сары авыруы, диләр. Ышанмыйм, монысына бөтенләй аптырадым. Алар бит, беренче чиратта, йөрәген карарга тиеш иде. Үлгәч ярдылар үзен. Авыруларны күрсәткән исемлектә “бавыр циррозы” түгел, ә беренче булып йөрәк тора. Табиб-патологоанатом үткәргән тикшерүләрдә диагноз болай куелган:
1. Йөрәкнең ишемик авыруы;
2. Йөрәк мускулларында кан әйләнеше бозылу;
3. Холангит. Киң таралган гепатит һәм геноцитларның полиморфик дистрофиясе.
Соңгысы бит бавырда кайбер күзәнәкләр генә үлгән дигәнне аңлата.
– Барысына да шул вакытта ук төгәллек кертергә тырышып карадыгызмы соң? Хәзер бит 5 айга якын вакыт узган.
– Ул чакта берни белер хәлдә түгел идем. Еладым да еладым. Усалрак буласы калган, дим үземә. Табиблар янына аңлашырга бармадым түгел, бардым. Бер генә тапкыр да түгел. Әмма урыннарында тотып булмады. Күпме больница юлын таптый алам соң?! Аннары, шалтыратып та карадым – алмадылар, өзделәр. Куелган диагнозларны төшенер өчен нинди генә китаплар алып укымадым, интернетта күпме актарындым. Үзем дә ике ел ярым медицина училищесында белем алдым. Бу өлкәдә сай йөзәм дип уйламыйм. Больница турында уйласам, башым авырта башлый, күңелемне авыр бер уй биләп ала. Шушы бина яныннан узсам, каз тәннәре чыга, суынып киткәндәй булам.
Ирен яңадан кайтарып булмаячагын аңлый Ильмира апа. Шулай да күңелендәге тынгы бирмәгән сорауларга җавап табасы килә аның.
– Белмим инде. Урамда үлгән тавык күрсәм дә жәллим. Аның ни сәбәпле китеп баруын беләсем килә. Әгәр таптатып үтсәләр, тереклек иясен рәнҗеткәннәр бит, дим көрсенеп. Ә монда зур гәүдәле ир-ат турында сүз барганда ничек йөрәк янмасын инде?! – ди ул.
Каенанасы Җәвидә апаның да инде 5 ай дәвамында йөрәге яна. Шулай булмый ни?! Улын караңгы җир куенына салган ана хәлен аңламый мөмкин түгелдер.
– Улыма түгел, миңа, 80гә җитеп килгән әнисенә, анда китәргә иде. Җир җимертеп эшләп йөргән, шат күңелле улым яшәргә тиеш иде әле, – ди Җәвидә апа күз яшьләрен сөртеп.
Ә табиблар ни дияр? Алар фикерен дә белергә теләп, Яңа Тинчәледән Буа район больницасына киттем.
“АНАЛИЗЛАР ЯЛГЫШ БУЛА АЛМЫЙ”
Төрле график белән эшләгән табибларның, шәфкать туташларының барысын да бервакытта туры китерү – мөмкин эш түгел. Мин дә төннәр буе больница ишек төбен саклый алмыйм. Шулай да иң мөһиме – баш табиб Рөстәм Әбрар улы Самерханов белән әңгәмә кору насыйп булды. Радик Җаббаров үлгән төндә – 21 апрельдә реанимация бүлегендә иртән аны нәкъ менә ул кабул итә.
Рөстәм Әбрар улына да хәлне, Ильмира апаның дәгъваларын аңлатып карадым.
– Безнең иң зур гаеп – Радик үлеменнән соң Ильмира белән утырып, аңлашып сөйләшеп булмады. Әле җыелыш, әле исәп-хисап эшләре дигәндәй… Авырулар күп бит. Аның туганнары, зур урындагы танышлары да безнең белән элемтәгә чыкты. Барысын да ачыклап сөйләштек. Аңладылар, тынычландылар. Анализларга килгәндә, алар ялгыш була алмый. Безнең больницада кыйбатлы, заманча технологияләр тора. Биохимик анализатор барысын да төгәл исәпләп чыгара, аппарат үзе саный. Авыруның бавыр эшчәнлеге бозылган. Ул бит авыртмаска, үзен сиздермәскә дә мөмкин. Ә анализлар барысын да күрсәтә. Бу Радикка гына түгел, башкаларга да кагыла. Соңгы минутка хәтле сузарга түгел, табибка күренеп торырга кирәк. Бавырга төрле дарулар да, исерткеч эчемлекләр дә – барысы да тискәре йогынты ясый. Еллар үткән саен ул таушала. Анализдан күренә: бавыр күзәнәкләрендә ялкынсынулар булган, холангит. Гепатит та ачыкланды. Уколга килгәндә, тиешсезне кадаганнар, дип булмый. “Гепарал” бавыр күзәнәкләре эшчәнлеген яхшырта, үләргә өлгермәгәннәрен саклап калырга ярдәм итә. Ул йөрәккә бернинди дә тискәре йогынты ясамый, – ди баш табиб Рөстәм Әбрар улы.
– Ә реанимациягә килгәндә, нишләп вакытында чара күрелмәде икән? – ди Радик абыйның якыннары.
– Реанимациядә төрле авырулар ята. Берәрсендә йогышлы авыру булса, аны биредән йогышлылар янына бик җиңел урнаштырып була. Ә йогышлылар бүлегендәгеләрне реанимациягә бик авыр хәлдә булганда күчерәләр. Чөнки сүзе үк куркыта – йогышлы авыру. Радикны иртән китерделәр. Бик ашыгыч булгач, үз гомеремне куркыныч астына куеп, перчаткасыз эшкә керештем. Әмма аны алып калып булмады.
– Әгәр больницага китермәгән булсалар, эшләр нинди борылыш алыр иде икән?
– Бавыр таушалган. Өйдә ятса, ике көн алданрак үлгән булыр иде. Больница ятагында үлү ул – табиб гаебе белән дигән сүз түгел.
Менә шундыйрак вакыйга. Ильмира апаның моң-зары, гаепләүләрен дә аңларга була. Табиблар да: “Барысын да эшләдек”, – ди. Мин хөкемдар да, һәр адымны күреп торучы Аллаһы Тәгалә дә түгел. Гаеплеләр булса, Ходай җавап бирдертми калмас. Танышым Айзат исә: “Вакытың җитсә, Ходайның сәгате сукса, ташка егылып булса да үләсең”, – ди.
“САГЫНУ ХИСЕ АРТА БАРА”
Радик абыйны озатырга халык Сабантуйдагы кебек җыелган. Авыр минутларда бигрәк тә ярдәмчел икән Яңа Тинчәле халкы. Акчалата да, җылы сүз белән дә бик булышкан алар башларына кайгы төшкән гаиләгә. Радик абый истәлегенә авылдашлары, туганы Альбина Хәсәнова бәет тә язган. (Аны “БГ”ның 11нче битеннән укырсыз)
Хәзер ни генә дисәк тә, нинди генә чаралар кылсак та, Радик абыйны яңадан якты дөньяга кайтарып булмый. Рухы шат булып ятсын иде инде. Өйләрен гөл ясаган ирнең кабере дә ялт итеп тора.
– Безнең өчен бөтен көчен куйды. Карчыгым гына дип торыр иде. Аның теге дөньядагы өен дә шулай ямьле итеп эшлисебез килде. Чардуганын да, рәшәткәсен дә матур итеп ясаттык. 30 августта туган көне, 44 яшь туласы иде. Кызым Фиалка белән Буадан 44 роза чәчәге алып кайтып, каберенә куйдык. Ул һәрчак янәшәбездә. Аны без генә түгел, бөтен авылыбыз халкы, танышлары сагына. Догадан калдырмабыз үзен. Тыныч ятсын, – ди Ильмира апа.
Радик абыйның кабер ташына язылган сүзләр һәркем күңеленә үтеп керерлек.
Синсез үтә инде калган гомер:
Язы, җәе, көзе, кышлары…
Сагынуыбызны сөйләсеннәр сиңа
Таң алдыннан оҗмах кошлары.
Гомер үткән саен сагыну хисе
Тора гына икән өстәлеп.
Күңелләрне юата тик бары
Синнән калган нурлы истәлек.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Комментарии