- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Архив
“Рубин” быел Чемпионнар лигасында беренче уенын уздырды. Әмма әлегә көч сынашу ничек тәмамланганын әйтеп булмый, чөнки уен вакыты нәкъ менә газетаны типографиягә тапшырган чакка туры килә.
Шуны әйтергә кирәк: “Рубин” бүген яхшы состав булдыруы белән чираттагы Чемпионнар лигасы-2010-2011гә әзерлеген күрсәтте. Корбан Бәрдыев әйтмешли, Бохаров белән Семакны “Зенит”ка сатып, без оттырмадык, бәлки, алардан да көчлерәк уенчылар алдык. Бәрдыевның тагын бер һөҗүмче алырга теләге булган, әмма РФС (Русия футбол союзы) “Рубин”га статуслы уенчылар буенча яңа футболчылар теркәүне тыйды. Казанлылар узган елны командадан киткән һөҗүмче Сергей Ребровка әҗәтен кайтарып бетерергә тиеш икән. Ләкин күп кенә спорт белгечләре РФСның бу адымын, “Рубин” кирәгеннән артык көч җыймасын өчен эшләде, дип бәяли. Әле Корбан Бәрдыевка бик анык булмаган дисквалификация бирелүе дә аңлашылып бетми.
Узган шимбәдә “Рубин”-“Амкар” (Пермь) уенында Казан Русиянең чын фавориты һәм Чемпионнар лигасына әзер булуын күрсәтте. Нәтиҗә формаль яктан 3:0 исәбе белән тәмамланса да, хөкемдар “Рубин”ның ике тубын санамады. Чынлыкта ике туп та көндәшләр капкасына чиста үтеп керде. Әйтергә кирәк, бу уенда “Рубин”ның өстәмә уенчылары белән барлык төп футболчылары да катнашты. Иң көтелгәне: әле яңа гына килешү төзелгән спортчылар уен нәтиҗәсен хәл итте. “Хоффенхайм”нан 15 млн еврога алынган Эдуардо беренче уеныннан ук ике туп белән билгеләнде. Икенче таймда аны алыштырган Мартинс исәпне 3:0 ясап, “Амкар”ны тар-мар итте. Медведевның тубын хөкемдар санамаска булды. Моңа өстәп, Италия сакчысы Боккеттиның тубын да исәпкә алмадылар. Сүз уңаеннан, “Рубин” якын киләчәктә булачак мөһим уеннарда, төркемнән финалга чыгуда нәкъ шушы футболчыларга өметләнә. Тик “Амкар” ул – Русия футболының аутсайдеры гына. Бу уенда Казан командасы икенче состав белән чыгыш ясап та, яхшы нәтиҗә күрсәтә алыр иде.
Аннан, яңа футболчыларның нәкъ менә Чемпионнар лигасы башланыр алдыннан алынуы спортчыларның бер-берсе арасында аңлашу җитмәвен, халыкара мәйдан өчен әзер булмавын күрсәтергә мөмкин. Әйтик, “Рубин” – “Амкар” уены йолдызы Карлос Эдуардо: “Командада футболчылар арасында бер-береңне аңлау кебек без теләгән мөгамәлә җитми. Элек чыгыш ясаган командалар белән чагыштырганда, “Рубин”да схемалар башка. Бергә уйнаучы футболчыларны да якыннанрак белеп бетерергә кирәк. Ләкин беренче уеннан соң, без дөрес юлда булуыбызны әйтә алам. Русия футболында уйнасак та, бар уйлаганым Чемпионнар лигасы”, – дип белдерде “Рубин”ның иң кыйммәтле спортчысы.
Мөгаен, “Рубин” агымдагы елда Русиядә өченче тапкыр “Чемпион” титулын яулый алмас. “Зенит” белән безне 6 очко һәм көндәшнең әле уйналмаган ике уены моңа киртә булып тора. Күпләр “Зенит”ка беркемнең дә теше үтмәскә мөмкин ди, хәтта Мәскәү ЦСКАсының да. Бәлки, икенче урын өчен нәкъ менә Мәскәү-Казан көрәше күзәтелергә мөмкин. Ләкин “Рубин”ның өченче урыннан да аска тәгәри алмавы бүген анык кебек.
Чемпионнар лигасы быел “Рубин” өчен зур мөмкинлекләр ача. Узган ел “Барселона”дан тыш, бер төркемдә “Интер” белән “Динамо-Киев” иде. Быел исә “Копенгаген” белән “Панатинаикос” (Греция) бу урынны алды. Чагыштырмача, монда бик күп аерма бар. Казанның икенче урынга төп көндәше греклар булыр дип көтелә. Ничек тә шушы командаларны отып, хәзер очко җыю күздә тотыла. Ә “Барселона” белән ни булачагын әле әйтеп булмый, ләкин узган елгы оттырулары белән алар безгә зур “үч” саклый.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии