Көзге җәй

Татарстанда әбиләр чуагы башланды, дип сөендерә синоптиклар. Әмма матур көннәр озак тормас. Сентябрьнең 20ләреннән соң яңгырлар башланыр, дип фаразлый gismeteo.ru

Татарстанда Президент булмаячак…

Бу атна башында Дәүләт Думасына төбәк җитәкчеләренә “Президент” дип аталуны тыючы закон проекты кертелде. Документны Ингушетия Халык җыены әзерләгән. Анда барлык республика җитәкчеләрен дә “башлык” дип кенә йөртергә кушыла. Шулай итеп, инде фаразланганча, илдә бер генә Президент калдыру эшенә федераль үзәк җиң сызганып кереште. Ингушлар әзерләгән канун кабул ителүдә шик юк. Татарстанда да Президент түгел, башлык кына калачак. Моның өчен федераль закон нигезендә Конституциягә үзгәрешләр генә кертергә кирәк. Мәскәү басымы белән ул эшләнер дип уйларга кирәк.

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин “Наша версия” газетасына, Кремль җитәкчесе вәкаләтләренә тимәсә, “президент” атамасыннан баш тартырга мөмкин, дип белдерде. Моны ул: “Суверенитет символларын яклаган чоры үтте”, – дигән сүзләр белән шәрехли…

Милләтара казык

Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәре базарындагы теракттан соң төбәктә милләтара низаг башланды. 300ләп осетин милләтчесе Карца исемле ингуш бистәсенә һөҗүм итәргә маташкан. Хәзер бистә халкы сугыш чоры хәлендә, авыл читендә сак постлары куелган, балаларны һәм хатын-кызларны бер урынга туплаганнар. 9 сентябрьдә үлемче-террорист һөҗүме нәтиҗәсендә Владикавказда 17 кеше һәлак булды, 191е җәрәхәтләнде. Тикшерү җинаятьтә ингуш кешесе катнашы булуын ачыклаган, шуңа бу – халык арасында низаг чыгарды.

Кемгә комачаулаган?

Мәскәүдәге “Русия ислам мәдәнияте үзәге” Юстиция министрлыгы карары белән ябылды. Оешма кануннар һәм уставны бозуда гаепләнә. Моңарчы бу хакта министрлык тарафыннан кисәтүләр бирелгән иде. Аерым алганда, төбәкләрдә үзәкнең бүлекчәләре булмау һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеген алып барудагы хилафлыклар хакында сүз барды. Мәскәүнең Арбитраж суды исә үзәк бинаны бушатырга, ә бинаның үзен җимерергә дигән карарны 16 мартта ук чыгарды. Мөселман дөньясында мондый хәлнең сәяси нигезе бар, бу ислам диненә чираттагы һөҗүм дип белдерәләр. Үзәк Мәскәү картасыннан сөртеп ташланырмы? Бу озакламый хәл ителергә тиеш.

И машина, машина…

Иске машинасы булганнарга борчылырга җирлек бар. Русия хөкүмәте транспорт салымын автомобильнең экологиягә зыянына карап билгеләмәкче. Ягъни аның двигателе заманча Евро-3 стандартыннан да ким булмаска тиеш. Иң кыйммәт салым моннан 5 еллап элек сатып алынган машиналарга туры киләчәк. Яңа хисапны 2011 елдан кертмәкчеләр. Болай итеп Мәскәүдәге акыллы башлар халыкны яңа автомобильләр сатып алуга этәрмәкче икән. Шунысы да бар: илдәге халык кулындагы барлык “тимер атлар”ның 30 проценты гына биш елдан яшьрәк, калганнарына максималь күләмдә салым түләргә туры киләчәк.

Күрәчәгең булса…

Чуашиянең районында Идел елгасында берьюлы 5 ир-ат батып үлде. Алты кеше 3 сентябрьдә, балык тотарга дип, елга уртасындагы утрауга юнәлә. Ләкин көчле җил чыгып, көймәләре әйләнеп каплана. Ир-атлар ярга таба йөзә башлый. Аларны көймәдәге олы яшьтәге балыкчы күреп ала һәм ярдәмгә ашыга. Ләкин аның да көймәсе каплана. Нәтиҗәдә, коткарам дип килүче пенсионер һәм тагын дүрт балыкчы батып үлә. Бөтен төркемнән бары ике кеше генә котылып кала.

Суга түгел, ләмгә баталар

Бездә исә балыкчылар ләмгә бата. Корылык килү сәбәпле, Иделдә һәм Казансуда су нык кимеде. Казансу бөтенләй дә сазлыкка әйләнде. Башкалада яшәүче 54 яшьлек ир-ат ләмнең мәкерен белмәгән, күрәсең. Кармагын эләктереп, суга якынрак килим дип, ул су киткән җиргә баса һәм бил тиңентен пычракка чума. Капкыннан үзе генә котыла алмый – коткаручылар махсус техника ярдәмендә генә тартып ала үзен.

Кайда акча җыялар?

хокук яклау үзәге 1 сентябрьдән махсус “кайнар линия” ачып җибәрде. 277-03-86 номерына шалтыратып, ата-аналар кайсы мәктәптә ихтыярый-мәҗбүри акча җыелу турында хәбәр итә ала. 10 көн эчендә 46 кеше мөрәҗәгать иткән. Суммалар шактый. Кайдадыр идән юучыга – 30 сум, икенчеләрендә мәктәп фондына 9 мең сум таләп итәләр икән. Ата-аналарның иң нык ачуын чыгарганы – мәктәпләрдә акчаны сорамый, ә аяк терәп таләп итү. Кайбер очракларда хәтта: “Бирмәсәгез, бу – балагызның билгеләрендә чагылачак”, – дип тә белдерәләр, имеш. “Кара исемлек”кә 32 мәктәп һәм гимназия кергән дә инде. Алар арасында – республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бар. Озакламый хокук яклаучылар антирейтингны халыкка җиткерергә җыена.

Суд ни дияр бит?

Чүпрәле районының “Колос” җәмгыяте директорына карата җинаять эше кузгатылды. Авыл хуҗалыгы тармагындагы әлеге предприятие 2008 елдан бирле эшчеләренә түләмәгән. Барлыгы 19 миллион сум әҗәт җыелган. Тикшерүчеләр әйткәнчә, оешманың акчасы да булган, ләкин директор аларны башка максатларга юнәлткән. Аны бер тапкыр судка тарткан да булганнар инде. Ул вакытта 676 хезмәткәренә бурычны капларга дигән карар чыгарыла. Ләкин җитәкче аны үтәми, яңа исәп-хисап счеты ачып, эшләвен дәвам итә. Хәзер 36 яшьлек директорга Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җавап тотасы.

Комментарии