- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Армия турында газетагызда шактый язасыз. Тискәре фикерне артык күп биреп, егетләрне армиядән тәмам биздерәләр, дип тә уйлап куям. Баласын озатучы яки көтүче ата-ананы ник шулкадәр куркытырга, күңеленә коткы салырга? Бөтен кешенең дә хәрби билет сатып алырлык җае юк бит. Әлеге фикерем белән күптән түгел хезмәт итеп кайткан бертуганым Рәсим дә килешә. Аны армиягә озатып, көтеп, каршы алганнан соң, үземдә дә бер язмалык мәгълүмат тупланды.
ӘТИ-ӘНИ “ХӘСРӘТЕ”
Алдан ук әйтеп китәм – авылыбызда “армиядән алып калу” дигән төшенчә бөтенләй юк. Хәлле гаиләләр дә улларын хезмәт иттерү яклы. Кайбер таныш-белештән: “Фәлән авылда берәү сыерын сатып, бурычка батып, көч-хәл белән улына хәрби билет алган”, – ише сүзләрне ишеткәч, чигә турына гына төртеп күрсәтәләр. Шулай итеп, узган чакыруда гына да 8 егетне озаттык. Тфү-тфү, бөтенесе исән-сау хезмәт итә, начар хәбәр килгәне юк. Озатканда авыл белән киләләр, ашатып-эчертеп кенә өлгер… Шул көннән соң ата-ананың “хәсрәте” башлана да инде. Кем ничектер, безнекеләрнең өч ай буе күзләрендә яшь кипмәде. Берсендә кайтып керсәм, рам эченә куеп, бүлмә саен Рәсимнең фото, хатларын тезгәннәр. Ул-бу юктыр бит дип, куркып киттем, билләһи. “Исән-сау бит ул, нигә үз-үзегезне шулкадәр бетерәсез?” – дип әйткәләп тә карыйм, тыңламыйлар. Төштә дә, өндә дә телләрендә улларының исеме генә. Хәер, бу кадәр өзгәләнүләренең сәбәбен ерак эзләп йөрисе юк. Рәсимебез – әти-әнинең җылы кочагыннан чыгарга өлгермәгән, ерак шәһәрдә студент булып йөрмәгән, авылдан башканы күрмәгән төпчек малай. Армиягә барасы килмичә, кәҗәләнеп маташканын сизгәч, әти өстәлгә йодрык белән сугып: “Барасың! Мин дә хезмәт иттем, син дә качып йөрмәячәксең!” – дип бер генә әйтте. Менә шул сөйләшүләр нәтиҗәсендә Рәсимебезне Ерак Көнчыгышка – Хабаровскига җибәрдек…
“ЧИШЕНДЕРДЕЛӘР”
Казаннан киткәндә өсләренә яхшы форма кидереп, кулларына телефон тоттырып озаттылар. Гимн көе астында поезд кузгалгач, энемнең моңсу күзләрен күреп, тагын елашып алдык. Телефон дигәннән… Татарстан солдатлары гына ала карга булып йөрми, баргач та талап алганнар. Соңыннан Рәсим сөйләвенчә, Казаннан килүчеләрне “бабайлар” көтеп кенә тора икән.
– Бер сүз белән әйткәндә, килгән көнне үк “чишендерделәр”. Телефонсыз, киемсез, трусикчан гына калдык. Алар урынына иске-москы кидек, – диде Рәсим.
– Димәк, ул телефонны моннан биреп җибәрүнең өч тиенлек файдасы да юк. Бәлки, солдатларга аның урынына башка төрле матди ярдәм күрсәтергәдер?
– Белмим. Частька җиде тәүлек буе поездда бардык. Юлда барганда әти-әни белән хәбәрләшеп тордык, ул телефонның файдасы шуннан артмады.
Рәсим танк йөртүче булып хезмәт итте. Атна саен телефоннан аралашып тордык, хат языштык. Гадәттә, “Бу номерга шалтырат әле”, – дигән смс килә. Үзебез шалтыратып сөйләшкән өстенә, шул номерга, ким дигәндә, 50 сум салырга куша иде. Берничә айдан соң ул түләүләр туктатылды, тагын бераздан үз хисабына шалтырата башлады. Ә хезмәтенең соңгы айларында әнинең телефон номерына да 1-2 тапкыр акча килде. Рәсим зарланмады. Болай да ут йотып яшәүче әти-әнигә: “Бар да әйбәт!” – дип тору да таманга гына туры килде анысы. Өеп-өеп посылкасын да салдылар, кәнфиткә дигән булып, акчасын да җибәргәләп тордылар. Төн уртасында уятып: “Рәсим кайтырга ничә көн вакыт калды?” – дип сорасаң, бертавыштан дөп-дөрес итеп җавап бирәләр.
Көннәрдән-беркөнне Рәсимебез җил чәчәге (ветрянка) белән авыруын, госпитальдә ятуын хәбәр итте. Үзем бу яңалыкка, дөресрәге, җил чәчәге белән интегүенә ышанып та бетмәдем. Хәер, кайткач, тәнендә дә аның эзләрен күрмәдек. “Госпиталь” сүзен ишетүгә, өйдәгеләр тагын кайгыга батты. Тире авырулары белгеченә әйләнеп бетә яздык.
ХАТЛАРДАН…
Рәсимнең хатларыннан өзекләр дә тәкъдим итәм. Армия тормышы турында уйланырлык бит.
“Сәлам, апам! Нишләп ятасыз? Минем хәлләр әйбәт, әкияттәге сыман. Хатларны атна буе язам, вакыт җитми. Менә бүген ашханәгә нарядка барабыз, тәүлек буена йокламаячакбыз дигән сүз. Анда 1700 кеше артыннан җыештырып чыгарга кирәк. Ләкин уңай ягы да бар – тамак туячак. Бу атна тиз үтеп китте. Кичә немецлар делегациясе килде. Ике көн алдан бөтен казарманы юып, буяп чыгардык. Асфальт та җәйдек хәтта. Солдат бөтен эшне дә башкара ала. Атна саен танктан атабыз, өйрәнәбез. Тиздән имтиханнар булачак. Шуңа әзерләнәбез”.
“…Кая карама солдатлар, БТРлар, танклар йөри, күктә самолетлар оча. Чөнки бөтен якта хәрби частьлар. Менә шундый романтикада яшәп ятам! Әле яңа гына иртәнге аштан кайттык. Карабодай боткасы, май кисәге һәм какаога охшаган әйбер бирделәр. Кичә малайларга посылка килде, төнлә уятып сыйладылар. Мондагы арыш ярмасыннан соң прәннек, вафли, кәнфиттән дә тәмле нәрсә юк кебек. Армиядә 10 килограммга ябыктым. Моннан кайткач, өченче көнге әчегән ашны да шатлана-шатлана ашыйсыңдыр ул…
Биредә һәр көн бертөсле үтә. Иртәнге 6да подъем, 45 секунд эчендә киенәсең. Аннары зарядка һәм 4 чакрымга йөгерү. Иң рәхәте – иртәнге аш. Аннан соң эшкә, гадәттә, 4-5 чакрым ераклыкка чирәм йолкырга җибәрәләр. Төп кагыйдә – солдат тик ятмаска тиеш, нәрсә булса да эшләсен генә. Барган, күргән кеше генә аңлый армиянең нәрсә икәнен. Башкалар сөйләгәнчә, авыр һәм куркыныч түгел, түзәрлек. Дуслык та икенче төрле монда, күпкә ныграк. Дөнья күрәсең. Тагын кайчан танк командиры булып йөрер идем әле?! Алла боерса, сержант булып кайтачакмын”.
“Исәнме, апам!!! Хатың өчен зур рәхмәт, аны алу шундый рәхәт монда. Эчтәлеген ятлап бетердем инде. Бездә бик эссе. Август булса да, 45 градус тора. “Армиядә табуретканы башка бәреп ваталар”, – дип сөйлиләр иде. Алдаганнар – монда урындыклар тимер. Биредә һәр кеше үткән көнне санап бара. Сезне сагынып беттем. Еш кына төштә күрәм. Берсендә әти белән капка аша күрешә алмыйча йөрдек. Ул бер ягында, мин икенче ягында. Табыштык кына дигәндә: “Рота, подъем!” – дип кычкырдылар. Җен ачулары чыкты. Белсәң иде ул төшнең тәмлелеген!…”
КЫЙНАТУЧЫ ГАЕПЛЕ
– Рәсим, армиядә үз-үзенә кул салучылар турында еш язалар. Синеңчә, моның сәбәбе нидә? – дип сораштырам телефоннан сөйләшкән арада.
– Әйе, монда килгәч, матбугаттан ишеткәннәр үземнең дә искә төште. Әле күптән түгел бер егетнең үз-үзен атып үтерүе турында хәбәр иттеләр. Башының яртысы юк, миләре әллә кая кадәр чәчрәгән – коточкыч! Йөргән кызы ташлаган, диделәр. Шуның өчен кем атылып үлә инде, ә?! Беткәнмени кыз, кем соң ул шулхәтле… Эш башкада – армия кешене сындыра! Йә ныгыйсың, йә бөтенләй юкка чыгасың. Атылучы, асылынучы егетләрне авырлыкларга түзә алмаган категориягә кертер идем. Кайбер тап-таза егетләр күз яше белән елый, качучылар да булды.
– Ә бабайлык? Кыйнаулар?
– Армиядә бөтен кешегә дә эләгә, түзәргә кирәк. Характердан тора, әлбәттә. Бертуктаусыз тукмыйлар икән, димәк, гаеп солдатның үзендә. Елга якын хезмәт иткән башы белән бәдрәф чистартып утыручылар да бар.
– Авыл егетләре җиңелрәк хезмәт итә, диләр. Дөрес сүзме бу?
– Әйе, алар чыдамрак та, эш рәтен дә беләләр.
– Ашау мәсьәләсе ничегрәк?
– Шуны гына әйтәм: ак ипи өчен сугышалар монда. Ашы сып-сыек, ит дигәне чәйнәп тә булмаслык “резина”, балыгының сөяге генә эләгә… Ашханәдә нарядта торганда ничәнче елгы азык-төлек пешергәннәрен белдек инде. Анда санитария дигәннең “с” хәрефе дә юк. Күселәр йөгерешеп йөри. Ә устав буенча ашатсалар, без армиядән симереп кайтырга тиеш. Туйганчы май, сыр, ит, балык, бәрәңге ашап.
– Моннан соң дусларыңа хезмәт итәргә киңәш бирер идеңме?
– Белмим, ләкин үз улымны җибәрмәскә иде исәп. Килешү нигезендә генә хезмәт итү калырга тиештер, бәлки.
– Күргән-белгәннәреңнән чыгып, Русиянең хәрби әзерлеген ничек бәялисең?
– Бер төнне өйрәнү тревогасы игълан иттеләр. Берничә секунд эчендә җыенып, танклар эченә кереп утырдык. Искитмәле хәл: шул вакытта 40 танкның яртысы кабынмады. Һәм берсе дә атмады! Менә шундый ватык-җимерек хәрби техника бездә. Чикне саклаучы иң төп частьларның берсе саналабыз. Әле анда кеше саны да тиешледән азрак. Солдатларның шактый өлеше авыл җиреннән, гади эшче балалары.
АРМИЯ КИРӘКМЕ?
Энемнең кайтыр вакыты җиткәч, яңа проблемалар пәйда булды. Баксаң, Хабаровскидан билетлар юк икән. Поездның плац-картына билет тоттырып чыгарганнар чыгаруын, ләкин аларга меңләгән солдат чираты, ди. Шулай да, арада кайберәүләргә бәхет кояшы елмайган. Мисал өчен, 1 июльдә хәрби хезмәтенә нокта куючы солдат 28 июльгә алган! Ай буе поезд көтә-көтә акылдан язмаса инде… Рәсимне алай интектерәсе килмәде. “Купеда кайтыр өчен 7 мең сум акча кирәк”, – дию белән, акчамны тотып, банкка йөгердем. Командирының исәп-хисап номерын җибәргән, акчаны шунда салырга иде ният. Чиратта торганда бер апа белән таныштым. Самарада хезмәт итүче оныгына 500 сум җибәрергә килгән икән.
– И-и, 500не уйламас идек тә әле. Безнеке менә Ерак Көнчыгыштан кайта алмыйча ята. Моннан рәхәтләнеп поездга төяп алып киттеләр, хезмәт иткәч, беркемгә кирәкләре юк. Ничек тели, шулай кайтсын, янәсе. 7 мең сум җибәрәм әле, җитсә… Ярар, акчалы чакка туры килде. Солдатның әти-әнисе пенсионер булса, көнен көнгә ялгап яшәсә, ул нишләргә тиеш?! – дип, бу апага зарланып та алдым.
– Әйтмәгез дә инде, – дип хуплап алды ул мине. – Менә оныгыма кайтып җитәрлек тә акча бирмәгәннәр. Билет белән проблема булмаган булуын. Исән-сау гына күрешергә язсын, котылдылар…
Аллага шөкер, Рәсим акчаны алды. 8 көне юлда үтте. “Кичке 4ләр тирәсендә кайтып җитәм, көтегез”, – дигән хәбәре килгәч, билгеләнгән көнне Казан тимер юл вокзалына каршыларга киттем. Төгәл вакытын һәм поезд номерын белмим. Шушы сорауга җавап биредә 50 тәңкә тора икән, җәмәгать! Түләүсез белешмәләре дә юк!
Бу каршылыклар, сагынулар, ачу килүләр беләсезме кайчан онытылды? Сызгырып поезд туктагач… Беренче вагоннан җәһәт кенә сикереп төшеп, киң җилкәле елмаеп торган Рәсим күренгәч… Шатлык эчкә сыймый, күз яшьләрен тыеп булмый…
Еш кына: “Армиянең нигә кирәге бар?” – дигән сорау ишетәм. Берәүләр: “Ир-ат хезмәт итәргә тиеш! Элек 25әр елга алганнар, хәзерге иркә малайлар бер елга да чыдый алмый”, – дип кырт киссә, икенчеләр мондый илнең патриоты булмауларын әйтә. Һәркемнең үз дөреслеге, һәркайсы белән бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин еламыйча ашый да белмәгән, тәмлүшкәләргә генә өйрәнгән Рәсимебезне таный алмыйча тордык. Җитдиләнеп, акыл утыртып кайткан. Иң мөһиме – сырланмыйча ашый, кирәксә табак-савытын да юа, ашарына да пешерә. Уенын-чынын бергә кушып, миңа “дух” дигән булып, яңа тәртипләр дә урнаштырмакчы булып йөрде әле. Кайткач, өстәл артындагы сый-нигъмәтләргә төртеп күрсәтеп: “Менә шушыларның кадерен белер өчен кирәк ул армия”, – дип куйды Рәсим. Күз яшьләрен тыеп тора алмаслык мизгелләр иде бу, чын! Газиз балаларын Русия армиясенә җибәргән ата-анага да, солдатына да Ходай сабырлык бирсен.
Диләрә АЛМАЗОВА
Комментарии