Тукайның туган ягында чүплек төзелерме?

Тукайның туган ягында чүплек төзелерме?

«Бүтән район шакшысы гына кирәк иде инде безгә!». Нәкъ шушы сүзләр белән җыелыштан чыкты Арча районы халкы. Ник дигәндә, районда чүп эшкәртү станциясе төзергә җыеналар.

ТАГЫН 7 РАЙОН ЧҮБЕ – АРЧАГА

2019нчы елның икенче яртыеллыгы Арча районы халкы өчен бик моңсу башланып китте. Кәефе төшүчеләрнең сәбәбе бер: районда чүп яндыру заводы төзелә икән. Бу хәбәр яшен тизлегедәй интернетка таралды. Бүгенге көндә күпчелек халыкның компьютер һәм телефон артында утырганнарын яхшы беләбез. Арча халкы да бер колакка кергән «сәлам хатын» тиз арада дустына, туганына, күршесенә юлларга ашыкты. 26-27 меңгә якын халкы булган кечкенә Арча районында чүп яндыру заводы төзелү – башка сыймаслык вакыйга, югыйсә. Бу хәбәр район башлыгына да килеп ирешмәде түгел. Шулай булмаса, 11нче июль көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә бу турыда сөйләшү уздырылыр иде микән?

– Без бүген районда төзеләчәк яңа полигон турында сөйләшер өчен җыелдык. Соңгы арада социаль челтәрләргә, интернетка «Арчада чүп яндыру заводы төзелә» дигән имеш-мимешләр таралды. Моның булуы мөмкин түгел! Шуңа ачыклык кертер өчен халык белән сөйләшү уздырырга булдык та инде. Ләкин шуны әйтәсе килә: яшьләрнең актив булуы мине сөендерә. Халык район тормышына битараф түгел икән дигән нәтиҗәгә килдем, – дип сүзен башлады Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев.

Җыелыш кичке сәгать 5кә билгеләнгәнгә күрә, ул күпләрнең эш вакытына туры килде. Шуңа да актлар залына килеп кергәндә, безне буш урындыклар сәламләде. Озак та үтмәде, йөзләре сытылган урта яшьтәге апа-абыйлар да күренгәли башлады. Халыкның үзара сөйләшүләреннән аңлашылганча, боларны эш урыннарыннан куып керткәннәр булса кирәк. Кемдер биш минут кына утырам да, китәм дип кабаланса, кемдер, күзе белән чыга торган юлларны эзләде. Карап торышка, кызык күренеш: залга кергән 20-30 кеше арасыннан берсенең дә бирегә үз теләге белән килмәгәне сизелеп тора. Бәхеткә, район тормышы белән кызыксынучылар күбрәк булып чыкты. 10 минут дигәндә, өлкән яшьтәгеләр дә, балаларын җитәкләгән ата-аналар да, яшьләр дә күренгәләде. Алардан тыш, Илшат Нуриев «законлы булсын өчен» дип билгеләп үткәнчә, җыелышта районның баш табибы да, прокуроры да, «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясе ширкәте генераль директоры Сергей Богатов та, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров та катнашты.

2019нчы елның гыйнварыннан ук «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы федераль законга төзәтмәләр керде. Аның нигезендә 2022нче елга кадәр Татарстанның Көнбатыш зонасына кергән районнарда 4 чүп эшкәртү станциясе, 3 экотехнопарк төзелергә тиеш. Көнчыгыш зонада чүп эшкәртү станциясенең һәм экотехнопаркның саны 2гә тигез. Бу төзелешләргә якынча 3 миллиард сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Арча районы Татарстанның Көнбатыш зонасына керә дә инде. Анда чүп эшкәртү станциясе дә, полигон да һәм кайбер чүпләрне яндыру өчен кечкенә генә җайланма да төзеләчәк. Моның барысы да матур исем белән – экотехнопарк дип аталачак икән. Әле алай гына да түгел. Арча ягының даны танылачак көннәре алда: районга күрше 7 районнан да чүп алып киләчәкләр! Бу күршеләр исемлегенә Балтач, Питрәч, Әтнә, Кукмара, Теләче, Саба һәм Биектау районнары керә.

«БАШКА РАЙОННАР ШАТЛАНДЫ»

Экотехнопаркның матурлыгы һәм экологик яктан зарарлы булмаячагы турында күп сүз сөйләнде. Ул Арча районы Иске Кырлай авылы янында урнашкан элеккеге полигонның дәвамы булачак. Ләкин искесеннән аермалы буларак, яңасы заманча эшләнер һәм табигатькә зыян салмас дип көтелә.

– Яңа экотехнопарк өчен 9 гектар җир бүленеп бирелә. Монда Татарстанның 7 районыннан чүп алып киләчәкләр һәм ул биредә эшкәртү узачак. Эшкәртелгән чүп-чарның бары тик 8-10 проценты гына прессланып, җиргә күмеләчәк, ә калган 90 проценты Казанга алып барылачак, – дип сөйләде «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясе ширкәте генераль директоры Сергей Богатов.

Белгеч сүзләренчә, заманча эшләнелгән полигон 12-15 ел хезмәт итәргә әзер. Экотехнопарк проекты заманча чистарту корылмалары, гидросаклагыч пленка, буылган сулыклар һәм асфальт юл белән җиһазландыруны үз эченә ала. Шулай ук чүпне тыгызлау өчен 40 млн сумга якын кыйммәтле техника сатып алыначак. Проектның масштаблылыгына карамастан, районда эш урыннары артмас. Сергей Богатов сүзләренә караганда, барлык процесслар автоматлаштырылган булачак. Экотехнопаркта барлыгы 160-170 кешегә эш урыны булдырылачак. Райондагы 5 кешенең дүртесе Казанга барып эшләгән вакытта 160 кешелек эш урыны белән әллә ни баеп булмас шул.

Арча районының элекке полигоны тагын ике елдан тулу сәбәпле, яңасын булдыру турында уйлану мөһим. Моны һәркем аңлый. Ә экотехнопарк төзелгәч, районга караган барлык авыл җирлекләрендә дә чүп контейнерлары урнаштыралар. Чүпне айга бер тапкыр гына түгел, ә атнага икешәр тапкыр килеп алып китәләр. Шулай булгач, авылларда санкцияләнмәгән чүплекләр кими һәм безнең тормышыбыз шау чәчәк ата. Моның барысын да күз алдыгызга китердегезме? Ә хәзер чын дөреслеккә әйләнеп кайтыйк… Бу сүзләрне тыңлап утырган арчалылар да озакка түзә алмады.

Һәрбер җыелышта да матур сүзләр тыңларга ияләнгән инде ул халык. Кайберләренә ышанып, хискә дә бирелергә туры килә. Ләкин бу очракта беркем дә авызын йомып утырырга теләмәде. Районның һәр кешесе дә үз сүзен әйтергә ашыкты. Арчаның үзендә чүпне күптәннән контейнерларга җыялар. Аңа да карамастан, чүп җитәрлек, чөнки чүпне вакытында төяп алып китмиләр. Яңа полигон төзелү белән барысы да үзгәрәчәк икән! Бөтен шәһәр халкына да, авылдагыларга да чүп алып киткән өчен билгеле бер күләмдә акча түләргә кирәк булачак. Фатирларда яшәүчеләр өчен бу сумма кеше башына 71 сум 5 тиенне тәшкил итсә, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен – 78 сум 5 тиен. Ләкин Сергей Богатов фикеренчә, мондый түләүләр бары тик Татарстанда гына. Башка төбәкләрдә халык кеше башына 120шәр сум түләргә мәҗбүр. Бәлки, бүтән җирдә чүпне алып китү, түгү һәм эшкәртү дә вакытында башкарыла торгандыр да. Халык та нәкъ шушы сүзләрне түрәләр аңына сеңдерергә теләгән иде.

«Элеккеге чүплекне төзегәндә дә, ис чыкмас, барысы да яхшы булыр дип ышандырганнар иде. Хәзер ди! Чүплек яныннан үтеп кара: сасы ис берничә чакрымнан ук борынга бәрелә! Моның белән дә шулай булачак», «Сез матур сүзләрне күп сөйлисез, ләкин халыкка дөреслек кирәк. Зурдан купмагыз, халыкка гади итеп аңлатыгыз», «Арча халкы өчен сезнең йөрәгегез янмыйдыр инде, ләкин безнең балалар да үстерәсе бар» кебек сүзләрне әйтми калалмады Арча халкы.Ләкин барысын да бер сорау борчый иде: нигә шундый чүп эшкәртү заводын нәкъ менә Арча районында төзергә уйлаганнар соң? Барысы да Арчаның Көнбатыш зона уртасында урнашуына, районга килә торган юлларның уңайлы булуына һәм районда халыкның күп булуына бәйле икән. Ләкин гади халык теле белән әйтсәк, Арча – акчаны күпләп сарыф итмәскә ярдәм итә. Кирәкмәгән җирдә, акчаны артык экономияләп ташларга ярата бит инде дәүләт. Монда да шулай. Тыңлаучылардан кемдер полигонны Мари урманнарында төзү идеясен тәкъдим иткәч тә, «өстәгеләр»: «Анда бит урманнар. Аннары, без фәкать Татарстан чикләрен генә күздә тотабыз», дип җавап бирде. Гади агачлар халык сәламәтлегеннән мөһим булып чыга түгелме соң? Агач, дигәннән, чүп-чарны эшкәрткән вакытта агач калдыклары җиргә күмелми, ә махсус җайланмада яндырылып барачак. Кечкенә мунчаны хәтерләткән бина экотехнопарк территориясендә төзеләчәк. Хәер, бүген агач калдыкларын гына яндырабыз дип ышандырсалар да, алдагы көннәрдә моңа гарантия юк. Чүпне күмү урынына яндыру уңайлырак бит.

Мондый фикерләрне дә халык җиткермичә калмады. Бүген тауларны күчерергә әзер булсалар да, иртәгә үк әйткән сүзләрен онытырлар шул. Ләкин шунысы башка сыймый: элек пенсия фонды да, газ хезмәте дә Арча районының үзендә иде. Хәзер бу хезмәт күрсәтүләрне Сабага күчерделәр. Ә ник әле чүп эшкәртү станциясен дә башка районга күчермәскә? Ни кызганыч, бу сорауга җавап алынмады. Барысы да Арчаның уңайлы урында урнашкан булуына кайтып калды. Ләкин чын җавапны халык яхшы белә: күз буяу өчен үткәрелгән бу җыелыш бернинди уңыш та китермәс. Әлеге проект әле хупланмаган, йөз кат тикшерү үтәсе бар дип, ышандырырга тырышсалар да, аның төзеләчәге һәм халык сүзен санга сукмаячаклары көн кебек ачык.

«ТУКАЙНЫҢ КАЙДА ЯШӘГӘНЕН МӘСКӘҮЛЕЛӘР БЕЛМИ»

Җыелыш озак дәвам итте. Биш минут кына утырып торам да, кайтып китәм диючеләр дә, күзләре белән тизрәк чыгып китү юлын эзләүчеләр дә урыннарында кала бирде. Урыныңнан селкенерлек түгел иде шул! Башкаладан кайткан кунакларга сораулар ява торды, ләкин халыкның «колакка токмач элү»ләрне кабул итәсе килми иде.

Әйтик, Сергей Богатов Арча районы халкының полигон төзү дигән яңалыкны шулай ачу белән кабул иткәннәренә аптырады.

– Сез бу турыда белергә тиеш бит инде, – диде ул. – Комиссия халык белән рәсми тыңлаулар үткәреп, бөтен мәгълүматны сезгә җиткерде. Чүп эшкәртү станциясенең кайсы районда булачагын сайлау халыктан да тора бит. Башка районнар моны тыныч кабул итте.

– Әллә башка районнарда берәү дә чүп эшкәртү заводы төзелүгә каршы булмады инде? – дип сорады залдан берәү.

– Юк, әлбәттә. Башка районнар яңа завод төзелүгә куандылар (Алар заводның үз районнарында төзелмәвенә шатланганнар, күрәсең. – Авт.)

– Ә Габдулла Тукайның туган ягы чүплеккә әйләнмәсме?

– Проектны Татарстан түгел, ә Мәскәү билгели. Дөресен әйтим, Мәскәүдә Тукайның кайда яшәгәнен белмиләр дә.

Бу сүзләрдән соң, югары вазифаларны билгеләп торучыларга ышаныч кими, әлбәттә. Сүз уңаеннан, ике атна элек Арча районы үзенә төрле төбәкләрдән кунаклар җыйган иде. Ник дигәндә, «Тукай юлы – Путь Тукая» дип исемләнгән проект кысаларында, бер төркем туристлар җәяү Габдулла Тукайның туган нигезе – Яңа Кырлай авылы җирлегенә бардылар. Ни кызганыч, бүген матур яшеллекне күреп, саф һава сулап киткән район кунаклары ике елдан бу территорияне чүп басасын белми әле…

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан-Арча-Казан

Комментарии