- 20.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Архив
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Президенты (Кабан күле буйларын төзекләндерү өчен җаваплы шәһәр түрәләренә эндәшеп):
«Җәй узып бара, ә сезнең әле эш өчен документ та юк. Нишләп сез берни эшләмисез? Сүзем юк. Әлеге акчаны башка шәһәргә бирергә дә була иде. Әмма Казан – безнең башкала».
Энгель ФӘТТАХОВ, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:
«Балаларны 9нчы класстан соң 10нчыга алмаска беркемнең дә хакы юк, аларның белем дәрәҗәсе нинди генә булса да. Бу кануннарга сыешмый торган гамәл – кайбер мәгариф бүлекләре һәм мәктәп җитәкчеләренең башбаштаклыгы, дип бәялим. Барлык балалар да гомумбелем бирү мәктәпләрендә урыннар белән тәэмин ителергә тиеш – министрлыгыбызның принципиаль карашы шундый!»
Ксения СОБЧАК, телевидение йолдызы, алып-баручы:
«Әгәр дә кешеләрнең бу илдә, бу мохиттә яшиселәре килми икән, Иннополис, «Сколково», бетмәс-төкәнмәс институтлар төзүнең мәгънәсе юк».
Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
«Элек гөнаһка батып йөргән кешеләр абыстай булыр алдыннан бераз уйлансыннар иде. Абыстай итеп яшьлегендә бик каты гөнаһ кылмаган кешене сайларга тырышырга кирәк. Абыстай, мулла – үрнәк күрсәтүче. Кичә генә абыстай булган кеше, зурдан кубып, кеше өйрәтә башламасын иде.»
Әйткән сүз – аткан ук,

Комментарии