- 20.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Архив
20нче июльдә Казанга Русиянең иң зур побы килә икән! Түрә-кара мәгълүм җиренә нашатыр кыстыргандай чаба, олы кунакны каршыларга әзерләнәләр. Дин дәүләттән аерылган, дип Конституциядә язылган анысы… Тик аны Русиядә кем санга суга?
Патриарх Кирилл (Гундяев) Русия истеблишментында күптән бүгенге Политбюро әгъзасы буларак кабул ителә. Алай гына да түгел, Совет чоры белән тәңгәлләштерсәк, ул Үзәк Комитетның идеология буенча секретаре сыман күзаллана. Хәтерлисезме «соры кардинал» Сусловны? Бу аңардан да хәтәр, бу күләгәдә түгел, телевизордан күренмәгән көне юк, губернаторлар аягөсте торып, биләмәләрендә янә ничә чиркәү салулары турында моңа хисап бирә.
Русия сәясәтендә менә шундый кодрәт иясе үзе Казанга килсен әле! Моңардан да зур шатлык була аламы безнең татар түрәсе өчен?! Югыйсә, күпме чакырып та элегрәк шәһәребезгә аяк басмаган иде бит. Әле мәктәпләрдә православие укытмаганга үпкәли, әле Рим Папасы кире кайтарган иконаны бирү хакына Казан үзәгендә зур чиркәү салыгыз, дип шарт куя. Шартын үтәделәр: салачаклар. Мәйданы 2500 квадрат метр була диме соң… Мондый темп белән барсак, мәктәпләрдә дә тиздән чукынырга өйрәтерләр, Алла боерса…
«Казан Божьей матери» – бу сүзтезмәне татарча әйтергә тел әйләнми – үзебезчәрәк әйтәм: Мәрьям ананың Казан тәресе (әйе, әйе, икона татарча тәре, ә крест хач була!) табылган урында салыначак ул чиркәү.
Әлеге иконаның 1579нчы елда пәйда булуы үзе үк могҗиза. Ярты шәһәрне ялап алган янгыннан соң, Матрона исемле бер кызый төшендә Мәрьям ананы күрә. Кызның өеннән ерак та түгел, җир астында Мәрьям ана сурәте төшкән изге такта ята икән. Мәрьям ана, урысча әйтсәк, Божья матерь, шул хакта әрхирәйгә, шәһәрнең башка түрә-карасына хәбәр итәргә куша.
Чыннан да могҗиза – җир астыннан кыйммәтле ташлар белән бизәлгән икона-тәре килеп чыга! Аны хачлар күтәреп Благовещение чиркәвенә илткәндә янә могҗиза: ике сукырның күзе күрә башлый.
Тәре табылган урында митрополит Ермоген хатын-кыз монастыре салдыра. Беренче монахиняны кем дип уйлыйсыз? Уйлыйсы юк – төш күрүенә үзе үк ышана башлаган бичара Матрона була ул. Иконаны саклар өчен шунда ук алагаем зур чиркәү салалар. (Яңа собор утызынчы елларда шартлатылган шул чиркәү урынына салынырга тиеш тә инде).
Күптән түгел безгә митрополит итеп җибәрелгән Феофан, килгән көнне үк, Казанны урыс җире, дип белдергән иде. Әлеге белдерү өчен алар 1579нчы елда ук могҗизаи рәвештә кайгыртып куйган – шундый кыйммәтле тәре табылган җир тагын кемнеке булсын?!
Болгар ислам академиясе оештыру Татарстан мөселманнары өчен шактый көтелмәгән хәл булды. Мәскәүдән тәкъдим итеп торалар, Ходайның хикмәте! Сере бик тиз ачылды тагын: әллә кайда, читтә ислам академиясе, ә Казан үзәгендә алагаем зур чиркәү салынасы икән.
Иманым камил, нәүбәттәге адым Казанда Духовная академияне яңадан ачу булачак. Патриарх бу килүендә үк ул хакта сүз кузгатмый калмас һәм, ышанып әйтергә була, аның әлеге тәкъдимен безнең түрәләр хуплап, шатланып каршы алачак. Югыйсә Духовная академиянең Октябрь фетнәсенә кадәр ни белән шөгыльләнгәне билгеле. Иң төп вазифасы миссионерлар укытып чыгару булган аның. Академия Идел-Уралда гына түгел, Үзәк Азиядә дә чукындыру сәясәтен җәелдергән. Яңадан ачылган очракта да аның төп вазифасы шул калачак. Милли тамырыннан аерылган татарны чукындыру өчен дә әзерлекле кадрлар кирәк.
Мондый олы максатларны күздә тотканда, Болгардагы ислам академиясенең җәмгыятьтәге урыны да, йогынтысы да бик бәләкәй булып кала. Татар яшәеше өчен ул бөтенләй юк, ә халыкара ислам галәмендә андый уку йортлары меңәрләгән. Ләкин бик күп, бик күп миллионнар бәрабәренә салынып яткан чиркәүгә карап без-мөселманнар юана алабыз – кайдадыр изге Болгар җирендә ислам академиясе дә салына бит! Алданырга теләгәнне алдаудан да җиңел эш юк.
«Православное образование» журналына (№1, 2015 ел) биргән интервьюсында Патриарх Кирилл мондый сүзләр әйтә: «Осталось буквально несколько таких регионов, где выбор ОПК (Основы православной культуры – авт. иск.) явно не соответствует структуре населения. Есть и «уникальный», можно сказать, регион – Татарстан, где региональная власть считает возможным за людей решать, что им можно изучать в рамках ОРКСЭ (Основы религиозных культур и светской этики – авт. иск.), а что нельзя. При этом грубо нарушаются гражданские права и требования федерального законодательства, игнорируются решения Президента, Правительства, Министерства образования и науки. С таким положением мы не можем согласиться как участники введения ОРКСЭ, представляющие в этом православное население. Мы и дальше будем делать все возможное, дабы переломить эту нездоровую ситуацию, будем и дальше ставить этот вопрос на самых различных государственных уровнях.»
Әлбәттә шикләнмәскә була, Кирилл бу хакта Казанга килгәч янә сүз кузгатачак. Һәм ОПК безнең барлык мәктәпләрдә укытыла башларга да мөмкин. Бу инде балаларны ачыктан-ачык чукындыру дип атала. Мондый очракта нишләргә? Бер генә юл кала: мәктәпләрне конфессиональ принципта бүлү! Христиан мәктәпләрендә рәхәтләнеп укытсыннар ОПКны, мөселман мәктәпләрендә Ислам нигезләрен, яһүд уку йортларында – үз диннәрен… Тик юк, патриарх та, Мәскәүдә калганнар да моңа риза булмаячак, чөнки төп максат бит һәммә баланы чукындырып, киләчәктә Русиядә бер телле, бер динле халык калдыру.
Ул чагында, патриарх һәм аның тарафдарлары фикеренчә, әлеге халык кеше ышанмаслык бәхеткә ирешәчәк, әлбәттә. Фани дөньядан һәрбере чын христиан булып үтәчәк һәм райга, ягъни оҗмахка тиенәчәк. Ә оҗмах инде ул, үзегез беләсез, теге дөньядагы полный коммунизм. Сусловның төшенә дә кермәгән мөмкинлекләр!
Менә шул – безнең түрә-кара олы кунакны түгел, ә русиякүләм идеологиянең галиҗәнап атакаен – иптәш патриархны каршы алачак. Каршы алучылар арасында безнең мөфти җегет тә булыр, билгеле. Татарларның күбесе әлегә мөселман санала бит.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, язучы
Яшьләр әшнәлекне кануннан мөһимрәк саный
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сорашуда катнашканнарның бары бер проценты гына илдә канун бозган өчен җаваплылыктан котылу очраклары юк, дип исәпли. Ә менә андый җавапка тартылмаучылар бар, дип уйлаучыларның күпчелеге җәзадан котылучылар хакимияткә һәм акчага якын кешеләр, дигән фикердә.
Фикер белешүдә катнашканнарның 38 проценты җәзадан күбрәк байлар котыла, дип саный. Җаваплылыктан түрәләр, депутатлар, аларның балалары һәм туганнары җиңел котыла, дип исәпләүчеләр дә шул чама. Шул ук вакытта бары җинаять белән генә көн күрүчеләрнең җәзадан котылу мөмкинлеге бар, диючеләр бер процент кына.
Канун бозулар киңкүләм төс алган, дип исәпләүчеләр яшьләр арасында аеруча күп. Бу турыда үзләренең кискен фикерләрен әйтүчеләр 18-24 яшьлекләр арасында күбрәк.
Фикер белешү үзәгенең Мониторинг һәм электораль тикшеренүләр идарәсе җитәкчесе Степан Львов моны яшьләрнең җәмгыятьтә булган төрле стереотипларга җиңелрәк бирелүе белән аңлата. «Өлкәнрәк буынның тормыш тәҗрибәсе зуррак. Барлык раслаучы һәм кире кагучы нәрсәләрне дә исәпкә алу мөмкинлекләре зуррак, шуңа күрә аларның фикерләре яхшырак үлчәнгән була», – ди Львов.
Әлеге фикер белешү шулай ук бары 9 процент кешенең генә кануннарны үзгәртү, яхшырту аша байлар һәм түрәләрнең канун бозган өчен җаваплылыктан котылуын бетерүгә ирешеп була, дип исәпләвен күрсәтә. 13 процент исә моның өчен хөкем системасындагы һәм эчке эшләр министрлыгындагы коррупциягә каршы көрәшергә кирәк, дип саный.
«Азатлык» та Казан урамына чыгып яшьләр арасында шул темага сораштыру уздырды. Күпләр канунның бик мөһим булмавын, нәрсәгә дә булса ирешү өчен акча һәм танышлык кирәк, дип исәпләвен белдерде.
Татар мәктәпләрен бетерүнең яңа ысулы
Зәй районы җитәкчелеге татар мәктәпләрен бетерүнең үз ысулын булдырган.
Югары Нәлем авылы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Розалия Мәрдәнова белән Эльвина Яхина бу көннәрдә унынчы сыйныфка кая барырга, дип баш вата. Аларга үз авылларында яңа уку елыннан унынчы сыйныф булмаячак, дип әйткәннәр. Бу мәктәптә быел тугызынчыны барлыгы тугыз бала тәмамлаган. Розалия белән Эльвинадан калганнар, Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмабыз дип куркып, кайсы кая китәргә карар кылган.
Югары Нәлем мәктәбе укытучылары беренчел тарификацияне үткән. Унынчы сыйныфның булмаячагы һәм шул сәбәпле укытасы сәгатьләренең кимиячәге турында да хәбәрдар алар.
Зәй районы татар мәктәпләрен бетерүнең үз ысулын булдырган. Башта унынчы сыйныф ябыла, унберенчеләр укып кала. Алдагы елдан, унберенчеләр укуны тәмамлап чыгып киткәч, урта мәктәпне тугыз еллыкка әйләндереп куялар. Районда моннан ике-өч ел элек Бохарай, Сарсаз, Чыбыклы, Сәләвәй, Якты Күл урта мәктәпләрен нәкъ шушы ысул белән тугыз еллыкка калдырганнар инде.
Югары Нәлемгә якында гына урта белем биргән татар мәктәбе юк. Иң якыны – Зәйдәге гимназия. Аңа да 25 чакрым ара. Татарча белем бирүче уку йорты дип аталса да, әлеге гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә урыс телендә укытыла.
Районның мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова татар мәктәпләрен тугыз еллыкка калдыруны оптимальләштерүнең «иң кулай» ысулы, дип бәяли.
Русиянең мәгариф кануны нигезендә, авылдагы нинди генә мәктәп булмасын, үзгәрешләр көтелгән вакытта ата-аналар белән килештерелергә тиеш. Зәй районында бу канунны санга сукмыйлар. Галимова «Азатлык»ка: «Без ата-аналарга җыелышлар вакытында алдан ук әйтәбез, Югары Нәлемдә дә берничә тапкыр мәктәпләренең үзгәрешләр кичерәчәге белдерелде, мәктәп кала, әмма аның статусы үзгәрәчәге җиткерелде», – диде.
Галимова сүзләренчә, Югары Нәлемдә БДИ нәтиҗәләре түбән. Әлеге хәл дә мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга этәргеч биргән. «Әгәр тугызынчылар имтиханнарны яхшы бирсә, күрсәткечләре югары булса, алар шушы мәктәптә укуларын дәвам итеп, урта мәктәп итеп саклап калу мөмкинлеге дә бар», – ди мәгариф түрәсе.
Югары Нәлем мәктәбендә укучылар саны күп түгел – 46 бала белем ала. Галимова мәктәпнең үзгәрешләр алдында калуын бала санына да бәйләде. Республика җитәкчелеге урта мәктәпләрдә 80 баладан ким булмаска тиеш, дип белдереп килә, ди ул. Мәктәп бетсә – авыл бетә, дигән сүзләр еш кабатлана. «Мәктәп бар, барысына да унынчы сыйныфка барырга димәгән бит», – ди Галимова.
Аның сүзләренчә, районда Татарстанга данлыклы энергетик белгечлеге бирүче һөнәр мәктәбе – Зәй политехникум колледжы бар. Югары сыйныфтагылар шунда барып укыса, яхшырак булыр иде, дип нәтиҗә ясый ул.
Зәйдәге татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә урысча гына укытуга килгәндә, Галимова бу хәлне әти-әниләрнең теләкләренә сылтады. «Укучыларның югары сыйныфларда математикадан, физикадан һәм башка фәннәрдән имтихан бирәселәре бар», – дип тә өстәде. Сыйныфтан тыш үткәрелә торган барлык чараларның да татарча гына булуы белән дә акланды ул.
Күптән түгел Теләче районында да җитәкчелек мәгариф канунын бозып өч урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыру фәрманы чыгарган иде. («Бүген мәктәпне ябалар, иртәгә – авылнымы?!», «Безнең гәҗит», №17, 27нче апрель, 2016). Алан авылында ата-аналар бу хәлгә каршылык белдереп имза җыеп, Татарстан җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, район җитәкчелеге үзгәрешләрне кире кагарга мәҗбүр булды.
Наил АЛАН
Төркиядә хәрби фетнә җиңелүнең биш сәбәбе
1960нчы елдан бирле Төркиядә хәрбиләр хакимиятне өч мәртәбә турыдан-туры үз кулына алды һәм 1997нче елда да хөкүмәтне читләштерүгә иреште. Бу юлы хәрбиләр нигә уңышсызлыкка дучар булды соң? Азатлык моның биш сәбәбен барлады.
Халык яклавы булмавы
Узган өч түнтәрелешне социаль тетрәнүләрдән һәм бәрелешләрдән соң «тынычлык һәм тәртип» урнаштырылуны теләүче халык шактый уңай кабул иткән иде. Бу юлы фетнә оештыручылар киң яклауга ия булмады, бары бик азлар гына аларны хуплап чыкты. Ә президент Рәҗәп Эрдоганның телефон аша халыкны урамнарга чакырган мөрәҗәгате телевидение аша күрсәтелгәннән соң кешеләр күпләп аны якларга агылды, фетнәгә каршы күтәрелде.
Фетнәче хәрбиләрнең дөньяви карашта булуына ышанмау
Төркия хәрбиләре күптәннән үзләрен илнең дөньяви конституциясе сакчылары, дип санап килә. Элекке түнтәрелешләрдә алар дөньяви җәмгыятькә куркыныч янауны сәбәп итеп хакимиятне үз кулларына алды. Бу юлы хакимият түнтәрелеш артында дөньяви көчләр түгел, Эрдоган хакимиятен тәнкыйтьләүче, АКШка сыенган дин әһеле Фәтһулла Гүлән тора, дип белдерде. Оппозициядәге ике иң зур фирка дә хөкүмәтне яклап чыкты, узган түнтәрелешләрнең ачы тәҗрибәсен кабатларга кирәкми, дип белдерде.
Полиция белән фетнәчеләрнең капма-каршы якта булуы
Эллекке түнтәрелешләрдә полиция хакимиятне үз кулына алган хәрбиләр ягына күчте. Бу юлы исә полиция хөкүмәтнең ышанычлы таянычы булды. Полиция хезмәткәрләре фетнәчеләр ягында булуда шикләнелгән солдатларны һәм офицерларны кулга ала башлады.
Фетнә оештыручылар гаскәрнең кечкенә өлеше генә булуы
Хөкүмәт тә, оппозиция дә фетнәдә гаскәрнең бары 10-20 проценты гына катнашуын белдерә. Элекке түнтәрелешләрдә армия тулысынча катнашкан иде.
Хәзер медианы томалауның авырлашуы
Элекке түнтәрелешләрдә хәрбиләр дәүләт телевидениесен һәм радиосын контрольгә алып медиа кырын үз карамакларына күчергән иде. Бу юлы дәүләт карамагында булмаган телевидение каналлары, беренче чиратта CNN Turk аша һәм социаль челтәрләр, бигрәк тә Twitter һәм WhatsApp аша мәгълүмат агымы дәвам итте, каршылык күрсәтүчеләр тавышы күпләргә ишетелде.
Кем ул Фәтхулла Гүлән?
Төркия җитәкчелеге хакимиятне үз кулына алу өчен илдә гаскәр фетнәсе оештыруда АКШта яшәүче Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Кем соң ул Гүлән? Һәм аның Эрдоган белән юллары кайчан аерылган?
Төркия мәгълүмат чараларында «фетнәне Фәтхулла Гүлән оештырган» дигән белдерү чыккач та, АКШның Пенсильвания штатында яшәүче 74 яшьлек Гүлән журналистларны җыеп моны кире какты.
«Соңгы биш дистә ел эчендә берничә хәрби фетнәдән зыян күргән кеше буларак, мине фетнә оештыру омтылышында гаепләү ишетү аеруча мыскыллау булып тора», – диде Гүлән.
АКШта 1999нчы елдан бирле яшәүче төрек дин әһеле һәм сәясәтче элек Эрдоган тарафдары булган. 2002нче елда ул аның «Гаделлек һәм үсеш партиясе»нә хакимияткә килергә ярдәм иткән. Бер юлдан барган тарафдарларның юллары соңрак аерылган. Гүләнгә Эрдоганның авторитар стиле ошамаган. Тагын да соңрак Гүлән җитәкчелек иткән хәрәкәт «террор оешмасы» дип игълан ителгән.
Танылу Гүләнгә 1960нчы елларда Измир мәчетендә укыган җомга вәгазьләреннән соң килә. 1999нчы елда аны Төркиядә дәүләтнең дөньяви төзелешен бетереп дини хакимият урнаштыруда гаеплиләр, шуннан соң ул АКШка китә. Соңрак гаепләүләр алына, әмма дин әһеле АКШта кала. Исламның Хәнәфи мәзһәбендә булган Гүлән шактый ябык тормыш алып бара, җәмәгатьчелек һәм журналистлар алдына бик чыкмый. Ул җитәкләгән «Хезмәт» оешмасының дөньяда миллионнарча тарафдары бар, дип санала. 150ләп илдә Гүлән финанслаган укыту үзәкләре бар. Аларда дини гореф-гадәтләр белән бергә яшьләргә югары уку йортларына керү өчен әзерлек дәресләре укытыла. Бу эшкә акчаны хәрәкәт вәкилләре булган эшкуарлар бирә.
Төрекләр төзегән мәгариф системасы уңышлы булып санала
Советлар Союзы таркалгач мондый мәктәпләр Үзәк Азия республикалары, шулай ук Татарстан белән Башкортстанда, Якутиядә дә ачылды. Татарстанда андый лицейлар Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмәдә уңышлы эшләде. Татарстанда төрекләр оештырган система сакланып калды. Элеккеге татар-төрек лицейларын тәмамлаучыларның күбесе – зур уңышка ия шәхесләр.
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Зилә Тямаева, төрекләр оештырган лицейларда этүчесе булмаган, авыр хәлдә яшәүче гаиләдән чыгучы сәләтле балаларга да сыйфатлы белем алу мөмкинлеге туды. Төрек-татар лицейлары барлык талантлы балаларга канатлар куйды, лицейларны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешүчеләр шактый, дип сөйләде «Азатлык»ка.
«Казанның 4нче кызлар лицеенда белем алдым. Укырга керү дә зур сынау булды, әмма анда белем алу тагын да катлаулырак иде. Беренче елны атнасына 14 сәгать дәвамында инглиз телен өйрәндек. Күз яшьләре күп түгелде. Алга таба төгәл фәннәрне дә инглиз телендә үзләштердек. Бу үз җимешләрен бирде. Татарстанда инглизчә, төрекчә, татарча, урысча бертигез җиңел һәм камил сөйләшүчеләр татар-төрек лицеенда гына белем алды. Инглиз телен белгәндә, башың эшләгәндә сиңа халыкара югары уку йортлары ишекләре ачык. Төрек телен белү дә өстәмә бонуслар гына бирә. Кеше кимендә яңа мәдәният белән таныша.
Әйе, көндәшлек зур иде, рейтинг, баллар системасы. Тик моның да хикмәте бар: лицейда яхшы баллар җыюга омтылу – даими эшләргә этәргеч. Кеше һәрвакыт эзләнүдә. Эшнең сыйфаты тулысынча синең тырышлыгыңа бәйле булуын беләсең. Бу җаваплылык тәрбияли. Үз-үзеңә генә ышанасың, башка кешегә салыша алмыйсың. Котырып эшләү сәләте мәктәп, югары уку йортларын тәмамлап эш эзләгәндә дә, корпоратив дөньяда үз урыныңны табарга, сыйфатлы эшләргә дә бик нык булыша.
Мәскәүдә эшләүче Рамил Ишморатов татар-төрек лицеенда гына татар телен үзләштердем, ди.
«2003нче елда Чаллыдагы татар-төрек лицеен тәмамладым. Мин анда барып кергәнче гел урыс мохитендә үстем, гаиләдә дә татарча аралашмыйлар иде. «Атланмай» сүзен беренче мәртәбә лицейда ишеттем. Биредә үземнең татар егете булуымны аңладым, туган телемә гашыйк булдым. Татар-төрек лицее бу яктан милли гимназиядән бер дә ким түгел. Татар укытучылары да, төрек остазлары да тәмләп татарча сөйләшә иде. Инглизчәне әйткән дә юк. Анда укымаган булсам, мин бу телне тагын кайда үзләштерә алыр идем? Иң мөһиме – тик утырмаска, яңа үрләрне яуларга өйрәттеләр. Татар-төрек лицеенда биш елның иң зур җимеше – сыйныфташларым һәм алар белән дуслык элемтәсе. Сабакташларымның берсе дә гомер чатында калмады, кайсысы эшмәкәр булды, кайсысы университет тәмамлап уңышлы карьера төзеде. Егетләр бөтен җирдә алдынгы сафта. Төркиянең рәсми матбугаты илдә булган күңелсезлекләрне Фәтхулла Гүлән яклылар оештырган, дип әйтсә дә, моңа ышану бик авыр. Бу – Гүлән-Эрдоган конфликтының бер эпизоды», – диде ул «Азатлык»ка.
Әнкара Фәтхулла Гүләннең фетнәне оештыру ихтималы турында үз борчылуын чит илләргә дә белдерде. Премьер-министр Бинали Йылдырым 16нчы июльдә журналистлар белән очрашкач, Гүләнгә сыену биргән ил Төркиянең фикердәше була алмый, диде, әмма Кушма Штатларны телгә алмады.
АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри үзенең иленә карата гаепләү ихтималын кире какты.
«Уңышка ирешмәгән фетнәдә АКШның ниндидер катнашы булган дигән белдерүләр ялган һәм ике яклы мөнәсәбәтләр өчен зыянлы», – диде Керриның матбугат вәкиле Джон Кирби.
Алсу КОРМАШ, Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии