Бал кортлары алдашмый

Умарта кортлары тупыл, тал, каен, чыршы, имән һәм башка агачларның бөреләреннән, яфракларыннан, кәүсәләреннән бүленеп чыккан сагызлы матдәләрне үзләренең биз бүлентекләре белән катнаштырып, аларга балавыз, серкә куша. Бу күпкомпонентлы продукцияне прополис, тома балавыз, умарта җилеме дип тә атыйлар. Умарта кортлары аның белән умартадагы ярыкларны сылый, очу тишеген кечерәйтә, кәрәз күзәнәкләрен шомарта һәм дезинфекцияли. Искитмәле тома балавыз авыру тудыручы бактерияләрне, вирусларны зарарсызландыра, кешенең иммун системасын ныгыту үзлегенә ия.

Тома балавыз рәсми медицинада һәм халык медицинасында күп кулланыла. Ул карасу сары төстә, хуш исле, тәме бераз әчкелтем. Бер сезонга һәр умартадан 100-150 г җыярга була. Саклау кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә ул берничә ел үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый. Тома балавызның химик составы да бик катлаулы. Галимнәрнең ясалма тома балавыз ясарга тырышулары уңышка ирешә алмады. Зирәк бал кортлары аны ясау серен бик нык саклый.

Дәвалау максатында тома балавыз эремәләр, эмульсияләр һәм мазьләр хәлендә кулланыла. Аның шулай ук авыртуны баса торган, яраларны тиз төзәтә торган хасиятләре дә бар. Ул көчле дәва, аның җитдирәк авыруларга каршы торырлык мөмкинлекләре барлыгын «Пчеловодство» журналларында язып торалар.

Тома балавыз эремәсен ясау өчен 60 градустан ким булмаган медицина спирты кирәк. Ул спирт ирекле сатуда булмаганга күрә, чистартылган көмешкә дә ярый. Аракыда тома балавыз эреми. Пыяла банкага вакланган 10-15 грамм тома балавызга 100 грамм спирт салына. Капкач белән ябылган банканы 8-10 көн буена болгатып торырга, сөзәргә һәм караңгы урында сакларга кирәк. Бу бәлзәм ашарга 1 сәгать кала 1 балкашыгы күләмендә эчелә. Тома балавызлы эремәгә су кушып, 5 процентлы ингаляция ясау да бик файдалы. Гаҗәпләнмәгез, эремәгә су кушкач, ул берничә минутка сөт төсенә керә дә, кабат үз төсенә кайта. Аның шулай төс алыштырып алуы ясалма булмавын күрсәтә. Тома балавызны чеметеп кенә кабып, сагыз кебек чәйнәсәң дә ярый, авызда тиз эреп бетә ул.

Табигатьне яратмаган кеше юктыр. Тик аны ярату гына җитми, булганын саклый, кадерли белергә дә кирәк. Җир бит тере җан иясе сыман, аның балансын боздыңмы, ул ачулана, үч ала, җимерә, көйдерә, суга батыра, төрле йогышлы авырулар җибәреп кисәтә.

Экология елдан-ел начарлана бара. Аның чисталыгы яшеллеккә бәйле булуын барыбыз да белә. Кислород бүлеп чыгаручы урманнар күп киселә. Парник газлары һаваны чамасыз агулый. Елгаларыбызга балыклар яши алмаслык пычрак сулар түгелә. Кул юарга да ярамаган суларны эчәбез. Өйләребез янына радиациягә тиң көчле электромагнит дулкыннар сибеп торучы элемтә антенналары урнаштыралар. Кырларыбызга агулы препаратлар сибәләр. Нәтиҗәдә файдалы бөҗәкләр, бал кортлары үлә, кошлар саны азая, авыл халкы һәм мал-туар агулана, кеше исәнлеген югалта. Бу кыңгыр эшләрне үз ягын гына кайгыртучы бирән түрәләр башкара.

Кытай волонтерлары хунвэйбиннарның чыпчыкларны күпләп үтереп йөргәннәре хәтердә әле. Янәсе, алар авыл хуҗалыгына зыян сала, бөртекне ашый. Алар бу вәхшилекне кырлар зарарлы бөҗәкләр белән тулгач кына туктатты. Ә бездә Кытай эксперименты күпкә катырак бара. Табигать кануннарын шулай тупас бозып, таҗлы вирустан да зәхмәтлерәк авырулар тудырырга шартлар куябыз түгелме соң? Ыштаныңа керпе кергәч, соң була инде. Бездә тавыш тизлегеннән берничә кат тизрәк очучы ракеталар бар, дип мактанырга яраталар. Ә экологияне яхшыртырга акча таба алмыйлар. Буш чиләк катырак яңгырый шул.

Элеккеге елларда экономик хәлләр начарланган вакытта, ә хәзер эпидемия чорында карабодай ярмасына ажиотаж булып алды. Аны халык күпләп сатып алып, бераз запас тупларга тырышты. Димәк, халыкта бу төр ризыкка сорау зур. Карабодай чәчелгән мәйданнарны зурайтуга игътибар бирәсе иде. Ул күп бал бирә торган үсемлек. Аның чәчәкләрен серкәләндерүдә бал кортлары актив катнашканга күрә, уңышы да арта. Умартачы да баллы була. Бермә-бер файда. Субсидияләрне дә рапс белән көнбагыш үстерүгә түгел, ә карабодай үстерүчеләргә бирү дөресрәк булыр иде.

Таҗлы вирустан дару эзлиләр. Тик ул тиз генә табылган даруның чиргә караганда зыяны күбрәк булмас дип кем гарантия бирә ала? Бал кортлары алдашмый. Прополис белән дәваланыгыз. Кәрәзле бал белән чәй эчәргә тырышыгыз. Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә ике төрле дәваны васыять итеп калдырган – бал һәм Коръән. Кеше шулар белән дәваланса, күк һәм җир көчләрен алыр.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии