- 20.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Архив
Илдә икътисади кризис беттеме? Русия хәрби көчләре Сүриядә нинди сабак алды? Илдәге коррупциягә каршы ниләр эшләнә? Русиялеләрнең бу сорауларына Путин белән бергә галимнәр дә җавап бирде.
Бер үк сорауга өч төрле караш. «Азатлык» Русия Президенты Владимир Путинга 15нче июнь көнне турыдан туры элемтә вакытында бирелгән 70ләп сорау арасыннан өчне – Русиянең Сүрия низагында катнашуына, коррупциягә һәм илдәге икътисад кризисына караганнарын сайлап алды. Әлеге сорауларга галим, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев һәм галим Ильяс Илалетдинов та җавап бирде.
– Ил икътисадына карата соңгы вакытта оптимистик бәяләмәләр күп ишетелә. Икътисади кризис бетте дип әйтә алабызмы?
ПУТИН: Русия икътисадында рецессия тукталды һәм без үсеш юлына бастык. Безнең икътисадта чишелмәгән проблемалар бар һәм алар кешеләрнең керемнәрендә чагыла. Нинди проблемалар соң алар? Икътисад структурасы безне канәгатьләндерми, шул сәбәпле хезмәт җитештерүчәнлеге түбән. Әгәр без аны күтәрмәсәк, яңа эш урыннары булмаячак, керем дә артмаячак.
Соңгы өч чирек ел дәвамында икътисад үсеше күзәтелә. Тулаем җитештерү күләме үсеше мактанырлык түгел, әмма чиректән чиреккә арта бара. Узган елның дүртенче чирегендә – плюс өч процент. Быелның беренче чирегендә – плюс биш процент. Дүрт ай эчендә икътисад 0,7 процентка, ә төп капиталга инвестицияләр 2,3 процентка үсте.
Уңышларыбызның иң зурысы турында без әйтеп киләбез һәм тагын бер тапкыр әйтү кирәк дип саныйм: бездә 2000нче елдан бирле яңа туган балаларның үлеме өч тапкыр, ә бала тапкан аналарның үлеме дүрт тапкыр чамасы кимеде. Дөньяда бер генә социаль тармак та мондый саннар китерми. Гомер озынлыгы шулай ук нәтиҗә булып тора. Элек ул 70 яшь иде, ә хәзер – 72 яшь. Боларның барысын бергә алсак, кризисны үттек, дип әйтергә мөмкинлек бирә.
ИЛАЛЕТДИНОВ: Юк, икътисади кризис тәмамланмады. Без әлегә муллык елларында тупланган резервларны гына ашыйбыз. Алдагы бер, йә булмаса ике ел эчендә нәрсә буласы иң зур сорау булып тора. Без алга киткән илләрдән бик күп күрсәткечләрдә калышабыз. Җитештерү җиһазлары соңгы чиккә кадәр тузган, әмма алыштырыр әйбер юк. Чикләүләр дә, шул ук Көнбатыштан кредит алу, заманча җиһазлар һәм технологияләр кертүне тыю да комачаулый. Вазгыятьне үзгәртергә омтылу бернәрсәгә дә китермәячәк. Илдәге системаны тулысынча үзгәртергә кирәк, әмма ул вакытта хакимият вертикален дә үзгәртергә туры киләчәк. Хакимият горизонтален үзгәртүгә беркем дә бармаячак. Хәтта үз даирәсе белән Путин да.
ЯСӘВИЕВ: Әгәр бу оптимистик бәяләмәне үзебезнең һәм дусларымның гаиләләрендәге көндәлек тормыш белән чагыштырсак, дөреслеккә туры килми. Безгә һәм безнең тирәдәге кешеләргә элеккечә җиңел түгел – азык-төлеккә һәм кирәк-яракка бәяләр бик югары, импортны алыштыру сыйфатлы һәм бар кеше сатып алырдай товар җитештерүгә китермәде.
Пенсионерлар һәр тиенен санарга мәҗбүр, әгәр бакчалары булса, бөтен өметләре шунда гына. Бюджет аша хезмәт хакы алучы танышларым – табиблар, укытучылар чит илгә ялга бара алмый, илдәге поездларга билетларның бик кыйммәт булуыннан зарлана. Яшьләр, гадәттәгечә, таныш-белешләрең булмаса, эшкә урнаша алмаулары турында сөйли. Чынбарлыкка күз салсаң, мин бернинди икътисади үсеш барлыгын да күрмим.
– Пенсиядәге офицер буларак, мине безнең кораллы көчләрнең Сүриядәге гамәлләре кызыксындыра. Безнең көчләр бу республикада нинди сабак алды һәм безнең андагы гаскәрләрнең киләчәге нинди?
Путин: Беренчедән, бу безнең саклану сәнәгате комплексына зур файда. Яңа коралны куллану сугыш шартларында аның ничек эшләвен белергә һәм камилләштерергә ярдәм итә. Ширкәт вәкилләре бу корал кулланылган җиргә бара, үзгәрешләр кертә.
Безнең хәрби көчләргә килгәндә, аларның яңа корал кулланып сугыш шартларында сынавын һич кенә дә бәяләп бетереп булмый. Хәзер безнең кораллы көчләр бөтенләй яңа сыйфатка күтәрелде. Күптән түгел генә булдырылган хәрби берләшмәләр бик нәтиҗәле эш итә.
Киләчәккә килгәндә, без анда ни эшләячәкбез? Без бу низагта катнашучы барлык тарафлар белән дә сәяси килешүгә ирешергә омтылабыз. Киләчәккә максатыбыз – Сүрия кораллы көчләренең хәрби мөмкинлекләрен арттыру һәм, аларның нәтиҗәле эш итүенә мөмкинлекләр тудырып, Сүриядәге без корган Хмеймим һава аланыннан һәм Тартустагы хәрби-диңгез базасыннан китү. Кирәк була калганда, шул ук хәрби һава көчләрен кулланып, аларга террор оешмаларына каршы көрәштә ярдәм итү.
ИЛАЛЕТДИНОВ: Монда проблемалар күп. Бер яктан, без Әсадны якламыйбыз, дибез. Сүрия халкы теләсә, аны алмаштырырга кирәк, дибез. Әмма бүгенге көндә инде «Сүрия халкы» дигән катлам юк. Үз мәнфәгатьләрен яклаган аерым төркемнәр бар. Сүрия дигән дәүләт тә шартлы рәвештә генә бар. Без Әсадка ябышкан, чөнки башка ябышыр кешебез юк. Анда нигә кереп баттык? Аңлашылмый. Геополитика мәнфәгатьләре сәбәпле, әмма монда чыгымнар зур булачагын истә тотарга кирәк. Бу мәнфәгатьләрне еллар буе «ашатып» торырга кирәк булачак, ә акча хәзердән үк юк.
Инде бүгеннән үк саклану бюджетын киметү турында уйлый башларга кирәк. Гадәттәгечә, бездә стратегик фикерләү юк. Ике нәрсәне генә күз алдында тоткан тактик фикерләү белән чикләнәбез. Берсе – иске коралны ничек юк итәргә – аларны сүриялеләр өстенә ташлыйк, полигонда әрәм иткәнче, очучылар шунда өйрәнсен. Икенчесе – бәлки, АКШ һәм Көнбатыш безне дөнья проблемаларын хәл итүче супердәүләт дип кабул итә башлар. Әмма озакка түгел бу. Без аларны уяттык, гадәттәгечә зур-зур атлаганда балакларыбыз, ыштаныбыз ертылмаса ярар иде.
ЯСӘВИЕВ: Русиянең Сүриядәге низагта катнашуыннан алырга кирәкле сабагыбыз: дөньядагы көчле, танылган лидер амбицияләрен кешеләр үлеме, Русия солдатларының, офицерларының һәм шулай ук Сүриянең гади халкы үлеме хисабына канәгатьләндерергә ярамый. Бу илдә барган хәлләргә караганда, минемчә, Русиядә тыелган «Ислам дәүләте» төркемнәренә каршы сугышуга караганда, ил күбрәк Бәшәр Әсадка ярдәм итте. Салым түләүче буларак, миндә, Сүриядәге бу сугыш Русия бюджетына ничә сумга төшә, дигән сорау бар. Илебездә авыру балаларны дәваларга да акча юк бит, аларга бөтен халыктан ярдәм җыялар.
– Ил хөкүмәтендәге коррупциягә баткан түрәләр һәм министрлар инде яңалык түгел. Тамаша оештырып, аларны өй сагына утырту бернинди дә нәтиҗә бирми һәм моның белән сез ил халкының ышанычын югалтасыз. Бу проблеманы хәзер ничек хәл итәсез?
ПУТИН: Бу билгеле проблема. Мин аны җитди дип саныйм. Узган турыдан туры элемтәләр белән чагыштырганда (ә монысы инде безнең унбишенчесе) әлеге тема бүген беренчеләр рәтендә түгел. Бер генә канун бозу да дәүләт игътибарыннан һәм җәзадан читтә калырга тиеш түгел. Бу – иң әһәмиятлесе.
Өй сагына алуларга һәм төрмә җәзасы бирүгә килгәндә, бу сорау җинаять кылган һәр кеше очрагында мәхкәмә аша хәл ителергә тиеш. Өр-яңа мисал: Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең элекке башлыгына җинаять эше. Ягъни ул җинаять кылган өчен җәзага тартылган кешеләргә җәзаларны гамәлгә ашыру системасының башында торган. Ул үзе канун бозган, миңа билгеле булганча, мәхкәмә аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган. Минемчә, бу – кырыс җәза. Шулай булгач, әйдәгез, мәхкәмә системасына ышаныйк. Ул да яхшыртуга мохтаҗ. Шулай да, Конституция нигезендә, канун бозган кешегә нинди җәза бирүне билгели торган башка инстанция юк.
ИЛАЛЕТДИНОВ: Путинның ничек хәл итүе, минемчә, билгеле инде. Ул проблеманы яшерә, чөнки аның тирә-ягы, хөкүмәт һәм идарәсе тулысынча коррупциягә баткан. Үз өстеннән төшерә генә ул. Әмма бу күренеш вакытлыча гына. Түрәләр арасындагы коррупция – Русия икътисадының иң зур проблемаларының берсе һәм җәмгыятьнең торышын чагылдыра торган күрсәткеч.
Элек патша боярларга үз җирләрендә патша булырга рөхсәт иткән бит, хәзер дә шулай. Патшага ярамаса, коррупция, дип чыгарып ата. Система шулай корылган. Система үзгәрмичә, берни үзгәрмәячәк. Ришвәтчелек белән бәйле иң зур эшләр – алар патшага ярамаган кешеләр. Вак-төякләр исә – боярларга күңел ачу, сүз тыңламаганнарны җавапка тарту.
ЯСӘВИЕВ: Илдә системаны үзгәртми, хакимият вертикален аудармый, шәһәр башлыкларын һәм губернаторларны гадел итеп сайлауны кертми, бәйсез мәхкәмәләр һәм ирекле медиа булдырмый торып, коррупцияне киметеп булмый. Бу юнәлештә Русиядә үзгәреш чаткылары күренми, ә тамаша рәвешендә түрәләрне җинаятьтә гаепләп эзәрлекләү – бу популизм һәм шулай элитаның үз төркемнәре арасындагы көрәше генә. Коррупцияне контрольгә алу өчен хакимиятнең алышынып торуы һәм ил гражданнары алдында җаваплылыкта булуы кирәк. Хәзерге Русиядә боларның берсе дә юк.
Наил АЛАН,
Римма ӘБДРӘШИТОВА
Казанда социаль ипотекага фатир көтүчеләр тагын чатырларга «күченде»
19нчы июньдә «Салават күпере» торак комплексының 11нче кварталында беренче йорт кулланылышка тапшырылырга һәм аннан социаль ипотека программасы нигезендә фатирлар тапшырылырга тиеш иде. Ләкин йорт тапшырылмады, фатир көтүчеләр, протест йөзеннән, төзелеп бетмәгән йортлар янында чатыр корып, шунда «күченде».
Йортларны «Казан» җитештерү төзелеш берләшмәсе (ПСО) төзи. Хәзер инде ширкәт җитәкчелеге, йортлар 15нче сентябрьгә төзелеп бетәр, дип ышандыра.
Әлеге ширкәт «Самара-Арена» стадионын төзеп бетерү вакытын да 2018нче елга кичектерде. Ширкәт җитәкчесе Равил Җиһаншин, 2016нчы ел нәтиҗәләренә караганда, Дәүләт Шурасында иң бай депутатлар арасында икенче урында тора. Былтыр ул 163,5 млн сум акча эшләгән.
«Салават күпере» торак комплексында фатирларын ала алмаучылар каршылык чарасына беренче тапкыр гына чыкмый. Чатыр корып «күченү» чаралары гыйнварда да, апрельдә дә узды.
Ә дәүләт матбугат чаралары социаль ипотеканың камилләшә баруы турында хәбәр тарата.
«Навальный президентлыкка кандидат булсын өчен могҗиза кирәк»
Хәзерге вакытта Алексей Навальныйның президентлыкка кандидат буларак теркәлү мөмкинлеге юк, диде Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова «Доҗдь» телеканалына биргән әңгәмәсендә. Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный бары тик могҗиза булган очракта гына президентлыкка кандидат буларак теркәлә ала, диде ул.
«Могҗиза» буларак Памфилова «Кировлес» милкен урлау турында хөкем карарына кассация шикаятен атады. 2017нче елның май башында гамәлгә кергән бу хөкем карары Навальныйга сайлауда катнашуны тыя.
«Мин Алексей Навальный турында сөйләшмәскә тырышам. Минем өчен ул «изге сәяси сыер» сыман, аңа тимәү хәерлерәк», – диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
2016нчы ел ахырында оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный президент сайлавында катнашу ниятен игълан иткән иде. Аның фикеренчә, Конституциядә реаль хөкем карары чыгарылмаган кешеләргә сайлауда катнашу тыелмый. Навальный исә шартлы рәвештә хөкем ителде. 2017нче елның апрелендә Навальный президентлыкка кандидат буларак теркәлү өчен кирәкле 300 мең имза җыйганын белдерде.
2018нче елның 18нче мартында Русия Президентын сайлау узачак. Сайлауда катнашырга ниятләре турында ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский һәм «Яблоко» башлыгы Григорий Явлинский белдерде. Владимир Путин әлегә сайлауда катнашу ниятен белдермәде.
Комментарии