«Яшәүдән тәм таба башладым»

Казанда танылган дәвалаучы Гусейн Абушовның кабул итү бүлмәсенә һәрвакыт чират була. Бу юлы килгәндә дә чират иде. Вакытны бушка уздырмас өчен, Гусейн аганың ярдәмчесе Гөлчәчәк кешеләрдән килгән рәхмәт хатларын күрсәтә башлады.

Менә Рәмзия исемле бер ханым яза: «Ирем үлгәннән соң, бик каты депрессиягә бирелдем. Рухи авыру тән авыруына әйләнде: йоклый алмас булдым, бөтен тәнем хәлсез иде, гәүдәне тотып тора алмый башладым. Гусейн аганың сеансларыннан соң яңадан яши башладым. Рәхмәт аңа».

Гөлфия исемле 32 яшьлек ханым симерүдән интеккән. «Рекламада күрсәтә торган «могҗизалы» даруларны да эчеп карадым, диеталарда да утырдым – файдасы булмады. Симерүнең чын-чынлап проблемага әйләнүен аңлагач, миндә депрессия башланды. Дус кызым Гусейн Абушов янына барып карарга киңәш иткәч тә кул гына селтәдем – янәсе, табиблар булышмаганны ул ничек булышсын. Шулай да дустым бик ялынгач, бардым мин Гусейн ага янына. Һәм беренче көнне үк уңай якка үзгәреш сиздем. Ә дәвалау курсы азагына 16 килога ябыктым. Яшәүдән тәм таба башладым», – дип рәхмәт сүзләрен язып калдырган ул.

Гусейн Абушов дәвалый ала торган чирләр исемлегендә алкоголизм, тәмәке тарту, симерү, курку, үз-үзеңә ышанмау, үз-үзеңә кул салырга теләү, кияүгә чыга алмый тилмерү, гаилә низаглары, буын һәм умырткалык авырулары бар. Гусейн Абушов Казан шәһәре, Солдат урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан бинада, 310нчы бүлмәдә кабул итә (Энергоинститут тукталышы). Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга көннәрендә – 13 сәгатьтән 17.30га, ә шимбә-якшәмбе – 11дән 13 сәгатькә хәтле. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 917-927-03-44 (Гусейн Абушов), 8 917-392-68-82 (ярдәмчесе Гөлчәчәк).

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Игътибар: дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур.

Комментарии