- 20.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Архив
Русиядә мәчетләр төзелеше өчен җир бирмәү инде гадәткә кергән булса, хәзер төзелеп килә торган гыйбадәт йортларын да сүттерү эшенә керештеләр. Пятигорскта мөселманнар төзелеп беткән диярлек мәчетнең манарасын алырга мәҗбүр булды, мәхкәмә гыйбадәт йортының бинасын сүтү карарын да чыгарган.
Ставрополь төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Рәхимов Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатендә мәчетне сүтү өчен киләчәк бульдозерларга Төньяк Кавказдан меңнәрчә мөселманнар каршы чыгачагын әйтте. «Аларны тынычландыру өчен инде бульдозерлар гына җитмәячәк, ә танклар кирәк булачак», – диде ул.
Пятигорскта халыкның өчтән бер өлешен мөселманнар тәшкил итсә дә, анда бер генә мәчет тә юк. Шул ук вакытта тугыз правослау, өч әрмән чиркәве, ике синагога матур гына эшләп килә.
Әлеге хәлне күргән мөселман җәмәгатьчелегенең хәллерәк бер вәкиле берничә ел элек мөселманнарга үз йортын бирә. Анда башта шәһәрнең мөселман оешмасы теркәлә, ә соңрак инде гыйбадәтләр дә уза башлый. Еллар узган саен, анда килүче мөселманнар саны арта. Әгәр ачылган чорда берничә дистә генә кеше килсә, хәзер аларның саны җомгаларда ике меңнән артып китә.
Ихтыяҗ булу сәбәпле, өч ел элек мөселманнар шушы йорт тирәсендә барлык мөселманнарны сыйдырырлык мәчет төзи башлыйлар. Бу хакта алар шәһәр хакимияте белән дә сөйләшүләр уздыра.
«Хатабыз шунда: без, аларның сүзләренә ышанып, бернинди документ та сорамадык», – ди Рәхимов.
2012нче ел азагында шәһәр хакимияте канунсыз төзелешне сүттерүне таләп итеп, җир хуҗасын мәхкәмәгә бирә һәм төзелеп бетмәгән бинаны мәхкәмә приставлары бикләп китә. Пятигорск шәһәр мәхкәмәсе башта манараны гына алу карарын чыгарса, моннан берничә көн элек Ставрополь крае мәхкәмәсе бинаны тулысынча сүтәргә куша.
Әлеге карардан соң, Рәхимов Путинга мөрәҗәгать белән чыга һәм бу хәлгә ачыклык кертүдә ярдәм итүне сорый. «Шәһәрдәге бердәнбер төзелеп бетмәгән мәчетне яклау өчен, самооборона төркемнәре булдыру һәм митинглар уздыру турында сүз бара», – ди ул.
Путинга мөрәҗәгатьтән соң берничә көн узгач, Пятигорск мөселманнарына мәчет өчен яңа урын бирүләре билгеле була.
Мөфтиятнең матбугат үзәге вәкиле Рузанна Давыдова әйтүенчә, яңа урын аларны канәгатьләндерә, шуңа да карамастан, алар шактый чыгымнар һәм көч кергән мәчетне сүттерүгә каршы чыга.
«Хәзер яңа җирне рәсмиләштерү эшенә керешәчәкбез. Ә бу төзелеп килә торган мәчет турында әле берни белмибез. Аңа бик күп акчалар тотылды. Булган бинаны җимерү нигә кирәк? Мәчет булмаса, һич югы Кавказ халыклары мәдәни үзәге булсын. Без әле югарырак мәхкәмәләргә дә мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Төзелеш барганда бер сүз әйтмәделәр, инде эш бетте дигәндә генә сүтәргә куштылар», – диде ул.
Хәзер инде азанны да микрофонсыз гына әйтә башлаганнар. «Мәчеткә килгән мөселманнар да ишетми хәтта», – ди Рузанна.
Төзелеп килүче мәчетләрне сүттерү күренешләре Кисловодск һәм Калининградта да күзәтелә. Калининградның Көньяк паркында мәчет төзелеше канунсыз дип табылган. Шәһәрдәге мөселманнар бу – аларның хокукларын бозу булып тора дип саный һәм Русия юристлары карарын Европа мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтә.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Рәсемдә: манарасы алынган мәчет.
Газаплау – Көнчыгыш Украинада яңа корал
Украин күмерчесе тоткында ничек җәзаланганын сурәтлиi Көнчыгыш Украинаның Новогродовка шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек күмерче Олександр Гуров сүзләренчә, хакимият бинасыннан сепаратистлар әләмен йолкып алганнан соң, аны Русия тарафлы сугышчылар урлап алып киткәннәр һәм бик каты кыйнаганнар. Олександр Гуров үзе яшәгән Новогродовка шәһәренең хакимият бинасыннан сепаратистлар әләмен йолкып алган вакытта моның өчен нәрсә буласын чамалаган. Ләкин үчнең болай тиз киләсен һәм аяусыз буласын көтмәгән. Ике атнадан Киев хастаханәсенә китерелгәндә, аның теш казнасы сынган, борыны җимерелгән, кулы изелгән, кабыргалары чатнаган булган.
«Алар бертуктаусыз кыйнады. Җиргә яткырып типкәләделәр, башка пистолет белән суктылар. Берсе кулны каера, икенчесе шуның өстенә менеп сикерә. Аңны югалткач кына туктыйлар иде, менә шул вакытта гына тын алып булды», – дип сөйләде Гуров «Азатлык» радиосының Украинадагы бүлегенә.
Олександр сүзләренчә, кыйнаган кешеләр аны «сатлыкҗан» дип тамгалаган һәм иңендәге «Слава Украине! Героям слава!» дип язылган татуировканы лампа ватыгы белән кырып алырга тырышкан.
«Мондый вәхши хәлләр – Көнчыгыш Украинада хәзер даими күренеш, – ди Human Rights Watch вәкиле Анна Нейстат. – Андагы Русия тарафлы сепаратистлар кешеләрне урлау, газаплау белән шөгыльләнә. Оешма мәгълүматына караганда, сепаратистлар берничә дистә кешене тотык иткән».
Гуров сүзләренчә, аны һәм тагын берничә активистны якты көн уртасында битлек кигән кораллы кешеләр алып китеп, Донецк өлкә шурасы бинасына китергәннәр. Чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, яманаты таралган унбер катлы бу бина хәзер сепаратистларның үзәге санала.
«ТӘРБИЯЛӘҮ» УРЫНЫ
Элекке сепаратист 25 яшьлек Антон сүзләренчә, сорау алу, газаплаулар бу бинаның бишенче, алтынчы катларында бара. Анда эшләүче кешеләр чыгышы белән Көнчыгыш Украинадан, үз эшләрен яхшы беләләр, күрәсең, тәҗрибәләре зур, ди ул.
Бинада кешеләрне кыйнап «тәрбиялиләр», Украина сүзен, украинча сөйләшүне оныттырырга тырышалар, бу инде Русия, дип аңлаталар. Җәзалаганнан соң, шәһәр читенә илтеп ташлыйлар, ди Антон. «Азатлык»ка биргән әңгәмәсендә ул сугышчыларның Русиядән килүен раслаган. Шушы хәлләрне үз күзе белән күргәннән соң, сепаратистлыктан китәргә булган. Хәзер элекке «иптәшләре»нең үч алуыннан курка, исемен үзгәртергә сораган.
Бинаның икенче катында хәрби хастаханә ачканнар, анда 50ләп кеше эшли, яраланган сепаратистларга һәм кайбер очракларда тотыкларга медицина ярдәме күрсәтәләр.
ӘЙТЕРСЕҢ ГЕСТАПО
Гуровны бишенче катка китергәннәр. Күрше бүлмәләрдән иптәшләрнең кычкырган тавышлары ишетелеп тора иде, әйтерсең Гестапо бүлмәсе, ди ул. Аның сүзләренчә, башта кыйнаганнар, мыскыллаганнар, үтерү белән янаганнар, соңыннан ниндидер матдә керткәннәр, шуннан соң ул кинәт хәлсезләнгән һәм үзен белештерми башлаган.
Икенче көнне аны һәм биш иптәшен җибәргәннәр, янәсе, сепаратистларга алыштырганнар. Барысының да тәннәрендә авыр җәрәхәтләр булган. Ярый исән калганнар. Бу газаплауларны күтәрә алмаучылар да бар. Узган ай Славянск янындагы елгада ике мәет табылган. Шуларның берсе урланган депутат Владимир Рыбак булып чыккан. Аны да көн уртасында, сепаратистлар әләмен йолкып алганнан соң, урлап киткән булганнар.
Хәзер Гуров үзе, хатыны һәм балалары өчен борчылып яши, Көнчыгыш Украинага кайтырга теләми, үзе әйтүенчә, Донецк Халык Республикасы аны үлемгә хөкем иткән.
Киләчәккә нинди планнар дигәндә, Гуров югалып калган. Алай да, хастаханәдән чыккач, ике эш эшләргә җыена: бозылган татуировкасын яңартырга һәм бердәм Украина өчен көрәшне дәвам итәргә.
Али ГЫЙЛЬМИ.
Украина турында сөйләгәндә Кавказ күрсәтелә
«Россия 1» телеканалы Көнчыгыш Украинадагы Славянск шәһәре янында барган бәрелешләр турында сөйләгәндә 2012нче ел видеоязмаларын кулланды. Украин хәрбиләренең явызлыгын күрсәтер өчен Төньяк Кавказда төшерелгән кадрлар файдаланылган.
«Вести» тапшыруының «Присяга под стволами» дип аталган репортажында хәбәрче болай дип сөйли: «Тыныч халыкның үлүе көн саен дәвам итә. Бүген Славянск янында милли гвардия (украин) бер ир-атны атып үтерде. Дошманны үтергәнне аңлатыр өчен, мәет янында махсус рәвештә корал калдырганнар».
Соңыннан ачыкланганча, видеокадрлар «Вести»ның 2012нче елның 18нче ноябрь чыгарылышыннан алынган. Ул вакытта әлеге видеоны Кабарда-Балкарда террорчылыкка каршы операция турында сюжет әзерләгәндә кулланганнар. Ел ярым элек террорга каршы комитетның Баксакенок авылы янында төшергән видеоязмасы әле дә YouTube сайтында бар.
Төркиядә яңа татар эмиграциясе оеша
17нче майда Анталиядә татарларны берләштерәчәк «Мирас» иҗтимагый оешмасы рәсми рәвештә эшчәнлеген башлады. «Мирас»ны оештыручыларның берсе Фәнис Зыялы сүзләренчә, оешма Төркиянең Урта диңгез буйларында яшәүче татарларга төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк. Ирекле яшәргә теләгәннәр Төркиягә күченә, ди ул.
Төркиянең, төрекләр әйтмешли, Ак диңгез (Урта диңгез) яр буйларына урнашкан курорт шәһәрләрдә күпме татар яшәгәне билгесез. «Алар аз түгел һәм арта гына бара», – дип белдерде «Азатлык»ка «Мирас»ны оештыручыларның берсе Фәнис Зыялы.
Аның фикеренчә, татарларны Төркиянең диңгез яр буйларына килеп урнашырга төрле сәбәпләр мәҗбүр итә. Мәсәлән, кайберәүләр, Русия икътисады өметсез булганга, капиталларын чыгарып калырга тырыша. Әнә шул сәбәпле фатирлар һәм виллалар алучылар арта.
Татарстаннан китеп, Төркиядә укыган яшьләр дә Русиягә кайтып эш башлап карый, әмма ришвәтчелек киң җәелгәнгә, бизнес алып бару кыен булганга, күпләр кире Төркиягә килеп, үз бизнесларын булдыра, төрле эшләргә урнашып, монда тормыш кора.
Иң төп сәбәп – кем генә булмасын, Русиядә кеше хокуклары кысылган. Монда ирекле син. Монда премьер-министрга да протест белдерергә мөмкин, президентка да тәнкыйть әйтеп була, үзеңнең җитәкчең булган кешене дә турыдан-туры шикаять итә аласың. Ә Русиядә мондый мөмкинлекләр юк. Халыкның Төркиягә килеп яшәп иркен сулыш аласы, ирекле буласы килә.
«Элекке Советлар берлеге илләреннән Ак диңгез яр буйларына күчеп килүчеләр артты. Алар арасында Татарстан районнарыннан һәм авылларыннан, Русиянең күп кенә шәһәрләреннән дә кешеләр бар. Без берничә егет һәм кыз бергә фикерләштек тә, аларны бер түбә астына җыю өчен, оешмабызны «Казан татар-төрекләре ярдәмләшү оешмасы» дип яңа гына теркәдек. Анталиядәге таныш-белешләрнең барысына да рәсми ачылышка чакыру җибәрдек. Анталия – зур шәһәр, анда татарлар күп, әмма кем кайда яши, без аларны белмибез. Оешмабызны, монда кемнәр бар һәм кемнәр юк, аларны белү өчен дә төзедек», – ди Зыялы. Аның сүзләренчә, Анталиядә бер-берсе белән аралашып яши торган 25ләп гаилә бар. Зыялы: «Җәй көне бирегә ялга килгән татарлар да бу яңа оешманы үз итәр, андый-мондый көтелмәгән очрак килеп чыкса, ярдәм таба торган урын булыр», – дип исәпли.
«Мирас» үзе хакында диңгез буендагы шәһәрләрдә дә мәгълүмат таратырга җыена. Күпләр фатир ала, әмма араларында кәкре каенга терәтелгәннәр дә бар, ди ул. «Мин үзем адвокат-юрист буларак, юридик яктан проблемага юлыкканнарга ярдәм күрсәтәм. Әгәр берәр юридик кыенлык килеп чыкса, безнең оешмага мөрәҗәгать итү мөмкинлеген дә тудырачакбыз. «Мирас»ны оештыручылар арасында тәрҗемәчеләр дә бар. Киләчәктә тәрҗемә офисы да ачарга җыенабыз. Анда виза эшләре, эш визасы алу, Төркия ватандашлыгына мөрәҗәгать итү өчен документлар туплау мөмкинлеге дә булачак. Максатыбыз – үзебезнең татарларга төрле яклап ярдәм итү», – ди Зыялы. «Мирас» төрле милли чаралар да үткәрәчәк, балаларга татар теле дәресләре оештырырга, хәтта татар мәктәбе, балалар бакчасы дә ачарга ниятлиләр. Хәйрия чаралары үткәрә башлаганнар инде. Май башында җиде гаиләгә азык-төлек таратып чыкканнар.
Статистика мәгълүматларына караганда, Ак диңгез яр буйларындагы шәһәр һәм авылларда элекке Советлар берлеге илләреннән күченеп килгән төрле милләт вәкилләре – 28 мең кеше яши.
Наил АЛАН.

Комментарии