«Баламны таптадылар»

«Баламны таптадылар»

– Әни, килеп ал, мине үтерәләр! Мин посадка башында…

Узган елның 26нчы октябрендә сәгать кичке 8 тулып 15 минутта Гыйльменур Шәрипова телефоны аша улы Илһамның әнә шундый ялварулы сүзләрен ишетүе хакында әйтә. Кулына эләккән беренче киемне киеп, өйдән чыгып чапкан. Юлда барганда тагын берничә тапкыр улына шалтыратып карый әле ул. Әмма алучы гына булмый… Ул төндә аның яраткан улын машина белән бәрдерәләр. Бәрдерү шул кадәр көчле була ки, баш миләренә кадәр чәчрәп оча.

АЯКЛАРЫН ҖЫЙ, КУЛЛАРЫН ҖЫЙ

Илһам Шәрипов ул көнне әнисе янына, районының Кызыл Төбәк авылына ялга кайткан була. Соңрак Гыйльменур апа журналистларга аның турында: «Хатыныннан аерылгач, җиде ел бездә торды. Шабашкага йөрде. Бик сагынган идем, ул кайтасы булгач, әллә ниләр пешереп куйдым. Ашарга гына җитешмәде… Кичке сәгать алтылар тирәсендә телефонына смс килгәнен ишеттем. Телевизор карап утырган җиреннән сикереп торды да, унбиш минуттан кайтам, дип чыгып китте», – дип сөйләр.

Әмма Илһам Шәрипов унбиш минуттан да, бер сәгатьтән дә кайтмый. Гыйльменур апа да ул вакытта улына ни булуын төгәл белми. «Үтерәләр» дигән сүз күңеленә шом салгач, юл өстеннән түгел, чирәмнән кача-поса гына улы әйткән җиргә – посадка янына бара. «Ике якта да агачлар шаулый. Караңгы, куркыныч төн иде. Барган җирдән егылдым, тагын торып киттем, кулларымны канатып бетердем. Бераз баргач ишетәм – кемнәрдер сөйләшә. «Кулларын җый, аякларын җый!» – диләр. Аннан соң берсе: «Тизрәк югалтырга кирәк», – диде. Юл читендә ниндидер кыштырдавык чүпрәккә төрелгән улымны күрдем. Әмма якын килергә курыктым, үземне дә үтермәсеннәр, дидем. Улымны юлның икенче ягына чыгарып куйдылар. Носилкага салдылар. Мин өйгә кайтып киттем һәм аңымны югалттым», – ди ул.

Нинди шалтырату булган бу? Шалтырату факты телефонда теркәлгән, әмма, билгеле, мондый сөйләшү булганмы-юкмы икәнен беркем раслый яки инкарь итә алмый. Гыйльменур апаның версиясен кире кагучылар бу сөйләшүне кайгыга баткан ананың саташуы гына итеп сурәтләргә тели. Гыйльменур апа исә ниндидер зур җинаятьне яшерергә маташалар дигән фикер белән яши.

Гыйльменур апа да, ире Ихсан абый да улларын ике тапкыр бәргәннәр дип фаразлый. Кулларында шушы фикерне исбатлый торган документлар юк, ә бездә, документсыз сүзне ничек кабул иткәннәрен үзегез беләсез. Ата-ананың әйткән сүзләрен газетада китерүне каршы як гаепләү дип кабул итмәсен иде. Хәер, кайгыга баткан гаиләнең версияләре белән бу аварияне тикшергән кешеләр яхшы таныш.

Гыйльменур апа белән Ихсан абый әйтүенчә, соңрак авыл халкы да шулай дип сөйләп йөргән – янәсе, башта Илһам Шәриповны балигъ булмаган күрше авыл егете 14ле машинасында бәрә, соңрак өстенә «Хундай» белән Илдар Хәйдәров дигән егет менә. «Мөгаен, беренче тапкыр бәргәннән соң, улым әле исән булган. Югыйсә, минем белән телефон аша сөйләшә һәм андый сүзләр әйтә алмас иде. Ә менә икенче тапкыр өстеннән машина белән чыккач, аның карарлык урыны да калмаган булган инде», – ди кайгыга баткан ана.

Ихсан абый әйтүенчә, ул көнне яшьләр Автомобильчеләр көнен бәйрәм иткән һәм барысы да исерек булган. Әмма тикшерүчеләр бу фаразны кире кага. Алар сүзенә караганда, мәрхүмне машина белән бер генә тапкыр һәм бер генә кеше бәрдергән. Ул – Илдар Хәйдәров. Документларда бәрдерүченең исерек булуы турында әйтелми. Әмма Гыйльменур апа моның нигә шулай булуы турында үзенчә фаразлый.

«Хәйдәровның җиңгәсе авылда медпунктта участок табибы булып эшли. фаҗига булганнан соң, икенче көнне иртән дә хәлем яхшырмагач, без аны чакырдык, әмма ул килмәде. Югыйсә медпункттан безгә кадәр 5 минутлык юл. Әтрәкле авылыннан Земфира Гозаерова исемле пенсия яшендәге шәфкать туташы гына килеп, уколлар ясады. Рәхмәт аңа, ул булмаса, мин үлгән булыр идем. Ә соңрак кешеләр аша үзебезнең авылдагы шәфкать туташының ник ярдәмгә килмәвен ишетеп белдем. Бәрдергән кешегә айныта торган система куеп яткан, диделәр. Соңыннан канында алкоголь тапмадылар, диделәр», – ди ул.

Гыйльменур апа, фаҗига булганнан соң, Илдар белән сөйләшкән дә булган. Ихсан абый да бу әңгәмәнең шаһиты булган.

– Илдар: «Бер карга килеп кунган иде машинага, кеше дип уйламадым мин аны. Мин ул көнне исерек идем», – диде. «Ике метрлы кеше белән карганы аера алмаслык булды микәнни?» – ди ата-ана.

Ихсан абый исә тагын бер вакыйга турында сөйли – янәсе, юл кырыенда мәрхүмнең баш миләре, каннары, бот итләре калган була, әмма ул урынны иртәнгә сөреп куйган булалар. «Октябрь ахырында нинди сөрү эшләре була ала соң ул? Кышка кергәндә басу сөрәләрмени?» – дип аптырый ата кеше. Авария булган урыннарда эз яшерү ул бит наданлык яки ваемсызлык түгел – җинаять!

Фаҗига булганнан соң, бәрдерүчегә карата җинаять эше кузгатылмый, Илдар Хәйдәров Гыйльменур апа янына килеп гафу да үтенмәгән. Хәзер ата-ана билгесезлектә калган – ни өчен кеше үлә торып та, аның кул-аяклары өзелгән булып та, җинаять эше ачмаганнар? Бу дөресме?

Гыйльменур Шәрипова әйтүенчә, һәлакәт кичке 8ләрдә булган, мәрхүмнең кул-аякларын эзләүче кешеләр арасында Минзәлә районының тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Рәхмәтуллин һәм Минзәлә ЮХИДИ хезмәткәре Ирек Хаматов барлыгы турында сөйли. Әмма тикшерү барышында Гыйльменур ападан күрсәтмәләр алучы булмый. Гомумән, тикшерү эшләрендә вакыйга башкача сурәтләнә.

«ГАЕПСЕЗНЕ ГАЕПЛЕ ДИП БУЛМЫЙ»

Мин югарыда язганнар – фаҗиганең беренче версиясе. Рәсми версия – тикшерүченең язган документында. Анда язылганча, фаҗига Гыйльменур апа әйткәнчә, кичке сигездә түгел, иртәнге өчтә булган. Сорашулардан күренгәнчә, Илдар Хәйдәров нәкъ менә шул вакытта Бөгелмәгә эшкә урнашырга дип юлга чыккан булган. Посадка янында аның күзенә каршы яктан килгән машинаның фарасы яктылыгы төшә һәм сукырайта, нәкъ менә шул вакытта каршысында кинәт пәйда булган кешене бәрә. Тулырак мәгълүмат алу өчен, Минзәләнең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Рәхмәтуллин янына бардым .

– Мин әлеге вазифада егерме ел эшлим, эшли башлаганнан бирле мондый юл-транспорт һәлакәтенә бәйле вакыйгаларны күп күрергә туры килде. Егерме ел стаж булгач, мин теләсә нинди ситуацияне ачыклар дәрәҗәдә дип уйлыйм үземне, – диде ул.

Документлардан күренгәнчә, һәлакәт Кызыл Төбәктән Әтрәклегә барганда булган. Җәяүлене арткы яктан бәргәннәр. Машина үз полосасыннан барган, җәяүле исә, юл уртасыннан. Бәрелү булгач, мәрхүм 81 метр (!) алга, юлның икенче ягына чыгып очкан. Гәүдә юлдан, тагын бер әйтим, каршы яктагы юл полосасыннан 8 метр читтә ята. Машина җәяүлене уң ягы белән бәрдергән, машинаның ул ягы изелеп беткән, пассажир ягындагы алгы пыяласы бөтенләй юк. Ә мәет юлның каршы ягында табылган. Мәрхүмнең таралган кисәкләре барысы да юлның каршы ягына чәчрәгән. Җәяүленең чалбары да юлның каршы ягына очкан. Ничек алай булган ул? Экспертиза бәрелгән кешенең кисәкләре ни сәбәпле юлның каршы ягына очуы хакында бөтенләй берни язмаган. Искиткеч күп яралар гына санап чыгылган.

Машина үзе авария булган урыннан 86 метрда гына туктаган, күрсәтмәләр буенча тормоз юлы бөтенләй юк.

Илдар Хәйдәров үзен тиешле тизлектә, ягъни сәгатенә 80-90 км белән бардым, дип әйтә. Әмма бу тизлек белән генә барып бәргәндә, кеше гәүдәсе 81 метр ераклыкка оча аламы? Әгәр дә тизлек тиешле дәрәҗәдән артыграк булган икән, ни өчен җинаять эше ачмыйлар? Югыйсә бит, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1нче маддәсендә әйтелгәнчә, машина йөртүче һава торышы һәм юл үзенчәлекләрен исәпкә алып, куркыныч булмаган тизлек сайларга тиешле. Бу очракта, һәлакәт чокырлы урында, тәүлекнең караңгы вакытында булган. Димәк, машина йөртүче дә әкренрәк барырга тиешле булгандыр…

– Җинаять эше ачу өчен башта кешенең гаепле булуын дәлилләргә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә язылганча, караңгы вакытта җәяүле машина йөри торган җирдән бармаска тиеш. Әгәр дә мәрхүм бу кагыйдәне үтәгән булса, машина йөртүче аның өстенә менмәс иде, – дип аңлатты миңа җитәкче.

Нияз Рәхмәтуллин тикшерү барышында Хәйдәров Илдарларның кияүләре – Илдар Хаматовның да катнашуы хакында әйтте, ләкин аның сүзләренчә, Хаматов бары тик узып йөрүче машиналарның тикшерү барган җиргә кермәвен генә тәэмин иткән.

– Тикшерү барышында Илдар Хәйдәров безгә әйтте: уң яктан, тиешле тизлектә барганда, посадканы үткәч, бераз гына тау бар, шуны үткәндә 3-4 метр ераклыкта, кисәк кенә бер кешене күреп алдым, күрүгә килеп тә бәрелдем. Куркудан тормозга баса алмадым, диде. Машинага башы белән бәрелгәч, Илһам Шәриповның баш мие бөтен килеш ватык тәрәзәдән коврикка төшеп киткән, ягъни бик көчле бәрелү булган монда.

– 90 белән барганда, кешенең арт чүмечләре ватылып, миләре келәмгә төшә аламыни?

– Мин эксперт түгел. Кире какмыйм – бәлки 130, 150 белән баргандыр. Хәзерге вакытта машинага килгән зыян буенча гына тизлекне билгели торган җиһаз да, фән дә юк әле. Әйткәнемчә, тормоз юлы булмаган. Аның буенча билгеләп булыр иде. 80 белән барган очракта да, мондый хәл булмас иде дип беркем әйтә алмый. Ул тизлектә барганда да кешеләр үлә бит. Бәлки, Илдарның гаебе юктыр, ә без аны гаеплибез. Бу бит зур гөнаһ. Төрле шик-шөбһә аркасында гына кешене гаепләргә ярамый. Дәлил кирәк. Русия законнары буенча, әгәр дә кешене гаепләрлек дәлил юк икән, син аны акларга тиешсең. Тизлеген билгели алмагач, без аны гаепли дә алмыйбыз. Шуңа өстәп, мәрхүм ул вакытта исерек булган, судмедэкспертиза шуны күрсәтте.

Нияз Рәхмәтуллин, Гыйльменур Шәрипова нахакка гаеп тага, дип саный. Аның сүзләренчә, улын югалткан ана, юл читен махсус сөрдергәнсез, дип тә тавыш чыгарган. Әмма җитәкче сүзләренчә, ул вакытта юл төзелеше эшләре барган һәм җир шуның аркасында сөрелгән.

Гаебен исбатлый алмасак та, мәрхүмнең якыннары бәрдерүчене судка биреп, әхлакый зыян китергәне өчен акча ала ала. Гыйльменур апага бу турыда әйтсәгез иде дип сүзен тәмамлады җитәкче.

«АНЫ МИН БӘРДЕМ»

Әлеге хәл турында Илдар Хәйдәров белән дә күрешеп сөйләштем.

– Таптавын мин таптадым аны. Машина рулендә мин идем. Барган җирдән юлга килеп чыкты, каршыга машина килә иде. Фараларының яктылыгы белән кешене күрмәдем дә, тапталды инде.

– Сез бәргәч, җинаять эше ачтылармы?

– Юк.

– Аптырадыгызмы соң ачмаганнарына?

– Юк. Ачарга тиеш булганнармы соң инде? Җәяүле исерек булган, чыгарга ярамаган урыннан чыккан. Мин бит юл кагыйдәләрен бозмадым.

– Тизлегегез арттырылмаган иде, әйеме?

– Юк инде.

– Эчә торган кеше идемени мәрхүм?

– Шәхсән минем аны айнык килеш күргәнем булмады.

Җинаять кодексының 264нче маддәсе буенча, юл кагыйдәләрен бозу кеше үлеменә китергән очракта, гаепле 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әмма җинаять кылу очрагы исбатланмаса, җинаять эше кузгатылмый. Тикшерүчеләр бу очракны шулай бәяләгән. Тизлек арттырылганын исбатлап булмый, шуңа да җинаять эше дә, гаепле дә юк.

Минзәлә районы прокуроры Феликс Хафизов та бу очракта бернинди законга хилафлык күрми:

– Бу эш белән, объективлык булсын өчен, Чаллы тикшерүчеләре дә шөгыльләнде. Дәлилләр булмагандыр. Җинаять эзләре булса, эш кузгатылыр иде. Машина йөртүченең гаебе булырга тиеш, әгәр дә гаебе булса, эш кузгатыла.

– Юл һәлакәтеннән соң кеше үлгән, машина йөртүче ашыгыч ярдәм чакырмаган…

– Үлгән кешегә ашыгыч ярдәм беркайчан да чакыртылмый инде. Анда тәне кисәкләргә таралган булган бит. Мин бу эш белән бик таныш түгел, аны Чаллыда карадылар. Гадел булсын өчен Чаллыга җибәрдек.

Гыйльменур апаны шаһит итеп чакыруны Феликс Хафизов кирәксез дип санавын әйтте. Башка шаһитлар дә бар, Гыйльменур апаның сүзләре берни белән дә расланмаган, диде ул.

9111.ru сайтына кереп, онлайн режимда юристлар белән дә әлеге фаҗига буенча фикер алыштык. Бу очрак турында юристларның фикере болайрак булды. «Җинаять эше ачу автотехник экспертизага бәйле. Экспертиза машина йөртүченең аварияне булдырмый калырга мөмкинлеге булганмы-юкмы икәнлеген ачыклый. Әгәр мөмкинлеге булмаган икән, димәк, гаепле түгел. Әмма сезнең бу карарны кабат тикшерүне таләп итәргә хакыгыз бар. Шулай ук җинаять эше кузгатылмау машина йөртүчене үлүченең якыннарына килгән матди һәм әхлакый зыянны түләүдән азат итми. Шулай ук, кешенең үлемен тулырак һәм төгәлрәк тикшерү өчен, җинаять эше кузгатылу мөһим». Юристларның фикере әнә шундый.

Машина йөртүченең нинди тизлектә баруын ачыклау мөмкин түгел. Шуңа күрә интернетта нинди тизлектә автомобиль җәяүлене бәрдергәндә кеше кисәкләргә өзгәләнеп очканы хакында мәгълүматлар эзләдем. Машинаның тизлеге 90 километр сәгать булган очракта бер генә шундый авария дә табып булмады. Ә менә сәгатенә 150…, 160… километр белән җилдерүчеләр кешене бәргән очракта, чынлап та, аяк-куллар өзелә икән. Билгеле, интернет версияләргә карап, кешене җинаятьтә гаепләп булмый. Әмма ни генә әйтсәң дә, руль артында утырып, җәяүленең үлеменә сәбәпче кешенең кайгылы йортка килмәве, кайгылы ата-аналарның күзләренә карамавы да башка версияләрнең таралуына сәбәпче булган дип аңладым. Өстәвенә әле, һәлакәткә кагылышлы кешенең зур урыннарда эшләүче туганнары булса…

Гаепсез кешене гаепләгәнче, гаепле кешене аклау яхшырак. Минзәләнең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Рәхмәтуллинның да фикере шундый. Барыбыз да диярлек руль артында, һәркем белән дә фаҗига булырга мөмкин. Әмма факт факт булып кала. Машина руле артындагы кеше һәрвакытта да куркыныч булмаган тизлектә барырга тиешле. Җәяүленең исән калуы яки үлүе аның нинди тизлектә һәм ничек йөрүенә бәйле.

P.S.Мәкаләне язып бетергәндә генә Минзәләнең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Рәхмәтуллин шалтыратты.

– Минем сездән бер әйбер сорыйсым килә. Бер якны гаепләп, икенчесен аклап язмасагыз иде. Ике якта да гаеп бар дип күрсәтергә иде. Чөнки подозреваемый тоже не чувствует отсутствие вины…

– Әле үзегез теге көнне генә әйткән идегез бит, Хәйдәров хәтта подозреваемый да була алмый диеп.

– Бу очракта икесе дә гаепле аның. Берсе үлгән, берсе исән калган…

Гыйльменур Шәрипова үлгән улын кире кайтарып булмауны яхшы аңлый. Әмма шулай да, аның фикеренчә, бәрдергән кеше җавап тотарга тиеш. «Килеп гафу үтенсәләр, бу кадәр зурга җибәрми идем. Әмма Илдар анысын да эшләмәде. Мин бу мәсьәлә буенча барыбер йөриячәкмен, барыбер җинаять эшен ачтырырга тырышачакмын. Чебине генә бәрдерсәң дә, хуҗасы алдында җавап бирәсең. Ә бу очракта, минем газиз баламны бәрдереп тә, беркем җавап бирмәде», – ди ул.

Минзәлә вакыйгасы әле һаман да тикшерелә. Аның нәтиҗәләре кем файдасына булыр – әлегә беркем дә әйтә алмый. Әмма, безнең карашка, гайбәткә урын калдырырлык, шикләнерлек урыннар җитәрлек бу эштә… Җинаять эше ачылмаслык итәр өчен тырышлык куелмады микән, дигән сорауга җавап юк, таба да алмабыз, мөгаен, ә соравы тынгылык бирми…

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Минзәлә – Казан.

  «Баламны таптадылар», 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии