- 20.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Архив
Миңа 10 сыйныфны тәмамлап, техникумда яисә югары уку йортында укырга туры килмәде. Гаиләдә без дүрт бала үстек. Ике абыем техникум тәмамлап, берсе Себер якларында, икенчесе – Мөслимдә эшли башлады. Шулай итеп, әниебезнең идән юган акчасы барыбызга да җитмәү сәбәпле, мин Баулы шәһәренең элемтә көллиятендә укырга мәҗбүр булдым.
Көллиятне тәмамлагач, 6 ел телеграфта эшләдем, соңрак кияүгә чыктым. Телеграфта эш сменалы иде. Балаларым бәләкәй булу сәбәпле, мин мелиорациягә склад мөдире булып урнаштым. Менә шул вакытта 10 сыйныф белем белән генә чикләнмичә, читтән торып булса да, техникумга укырга керергә кирәк булганлыгын аңладым. Оешма юл төзү эшләре белән шөгыльләнә башлады. Шунда миндә склад мөдире генә түгел, ә бухгалтер булып эшләү теләге уянды, чөнки элеккеге баш бухгалтер Саянов абый бу эшнең тәртибенә төшендергән иде. Аның кызык һәм катлаулы булуын аңлап өлгергән идем. Шуның өчен читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлар бүлегенә укырга кердем. Бу техникумны тәмамлаган вакытта олы улым 2нче сыйныфны төгәлли, ә кызым беренче сыйныфка керергә әзерләнә генә иде әле.
Май ае. Техникумга диплом якларга барам. Улымның хәлләрен почта бүлекчәсеннән мәктәпкә шалтыратып белә идем. Ә кызым әнием белән калды. Бу юлы да почтага кердем. Улымны мәктәпнең укытучылар бүлмәсенә чакыртып китерделәр, мин аңа сораулар яудыра башладым:
– Улым, хәлләрегез ничек?
– Әйбәт.
– Әтиегез эчәме?
– Әйе.
– Ашарыгызга бармы соң?
– Әйе.
– Нәрсә ашыйсыз соң?
– Шикәр.
Мәрхүм ирем, ял акчасын аракыга сарыф итеп бетергәч, өйдә шикәрдән башка әйбер дә калмаган. Улымны жәлләүдән аяк буыннарым калтырый башлады. Үзем елыйм, үзем техникумга диплом якларга ашыгам, үзем Ходайга ялварам: «Балаларым хакына диплом ала алсам ярар иде, кайткач берәр җиргә алып барып, туйганчы ашатыр идем!» – дим.
Ходайга шөкер, дипломны кулга алдым, өйгә кайттым. Озакламый балаларның җәйге яллары да башланды. Әйткән сүзем бар, ә өйдә бер тиен дә акча юк. Яңа гына укудан кайту сәбәпле, ялны да көч-хәл белән генә, август урталарында бирделәр. Ял вакытым җиткәч, акча кайдан табыйм икән дигән уй белән башым әйләнә башлады.
Шул вакыт бер дус хатыным әмәлен өйрәтте. Кибеттә бер таныш табасың да, өй җиһазы документлаштырасың, ә өй җиһазын алмыйсың. Акчасын гына аласың да, ел буе түлисең икән. (Хәзерге кредит кебек килеп чыга инде бу). Шулай итеп, мин 500 сумлык өй җиһазы документлаштырдым да, акчаны кулга алгач, ике балам белән диңгезгә чыгып киттем. Сүземдә тордым: балалар нәрсә сорый, шуны алып ашаттым, төрле карусельләргә алып бардым. Диңгез буенда гына тору сәбәпле, балаларым рәхәтләнеп диңгездә йөзделәр, уйнадылар.
Без диңгездән кайтканда мәктәптә укулар башланган иде инде. Балаларның күңеле булды, әле дә искә төшереп, кызык итеп сөйлиләр, көлешәбез, чөнки диңгезгә барган вакытта да кызык хәлләргә юлыккан идек.
Ә эшемә килгәндә, склад мөдире булып озак эшләмәдем, бухгалтер булып та эшләргә туры килмәде. Пенсия яшенә җиткәнче шул оешмада кадрлар бүлеген җитәкләдем, шуңа өстәп нормировщик та, кассир да, диспетчер да, сәркатип-машинистка да булып эшләдем. Ә бухгалтер эше хыялда гына калды.
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Бозау рәхмәте
Минем ел саен октябрь-ноябрь айларында 2-3 айлык бозау алып, аны бер ел буе үстереп, үзебез өчен ит хәзерли торган гадәт бар иде. Хәзер олыгайдым инде, ике еллап бозау алганым юк. Шулай бер елны бозауны соңгарак калып, ноябрь ахырында гына алдым. Ә ул елны кыш бик салкын килде. Абзары җылы булса да, туңарлык. Иртән чыккач сиздем моны, бозавым туңа, калтырана, күз карашы да моңсу. Уйлап-уйлап тордым да, өйдә киелми эленеп торган бер телогрейкамны алып чыгып, бозавымның өстенә яптым. Төнгә дә шуны киертеп калдыра торган булдым. Ике аягына ике җиңен тартып киертәм дә, аркасыннан төймәләп куям. Шуның белән бозавым калтырануыннан да туктады, күзләрендә дә сөенү, рәхмәт хисе күренде.
Иптәшем әле дә шул вакытларны исенә төшереп, миннән көлгәли әле.
Марат ХИСМӘТОВ.
Кукмара бистәсе.
Гипслы тояклар
Авыл кешесе мал асрап яшәгәч, үзе дә мал табибына әйләнеп бетә торгандыр инде ул. Чөнки төрле хәлләргә юлыгырга туры килә.
2009нчы елның салкын декабрь аенда сыерыбыз бозаулады. Бозауны җылы урынга күтәреп алып кергәндә күзем аның аякларына төште. Ике алгы аягы тубык турыннан әллә ничек, мәзәк булып кәкрәеп тора.
Гадәттә яңа туган бозау, бераз хәл алгач, аякланырга маташа. Бозавым аякларына басарга тели, ләкин булдыра алмый, егыла – ике ал аягы тубык турыннан бөкләнә дә китә. Бозау тояк очларына гына баса.
«Нишләтергә инде моны, гарип туган бит, чаласы булыр микән ни?» – дигән уйлар йөгереп үтте башымнан.
Шулай да, аягы бөкләнмәсен өчен бәйләп карарга уйладым башта. «Фейри» шешәсен урталай кистем дә тубыкның аскы ягына куеп, тарттырып бәйләдем. Ләкин файдасы булмады: бозавым һаман егыла, сөтне дә яткан килеш кенә эчерергә туры килде. Шуннан соң мин моны гипсларга уйладым. Ремонттан калган гипслы акбурым бар иде. Алдан бозауның аягына, тоякларын гына чыгарып калдырып, чүпрәк урадым. Аннан соң озын чүпрәкләр алдым, шуларны суда чылаттым да, гипслы акбур өстендә тәгәрәтеп, бозавымның аякларын шуның белән урап чыктым. Өстеннән «Фейри» шешәсенең яртысын тубыкның аскы ягына куеп, тагын бәйләдем.
Иртән чыксам, ни күрим: бозавым дүрт аягына да басып, сикергәләп йөри. Тояк очлары ашалып беткән. «Фейри» шешәләрен чишеп алдым, ә гипс калды. 10 көннән соң бозавым тоякларына ныклап баса башлагач, мин моның бер аягындагы гипсын салдырдым. Бозавым аягына баса, ләкин аягы бөкләнеп китә. Шулай да, ул аны тиз генә турайтып куя. Гипссыз, аягына ныклап басарга өйрәнгәч кенә, бер атнадан икенче аягының гипсын да салдырдым. Аллага шөкер, бозавым исән-сау, зур булып үсте.
Нурия ИСЛАМОВА.
Азнакай районы, Чалпы авылы.
Үзем мич чыгардым
Элеккеге елларда мунча мичләре еш ишелә иде. Бәлки, кирпече дә начар булгандыр инде. Нинди генә яхшы оста чыгарса да бер елдан артыкка бармый. Аптырагач, үзем тәвәкәлләп карарга булдым. Иремне эшкә озаттым, каенанам 2 яшьлек кызымны алып кунакка китте. Яңа гына бер яше тулган улым Рафаилны йоклаттым да, карап кына мичне сүтеп ташладым. Гади генә нәрсә кебек тоелды. Кирпечләрне кырып, балчык изеп эшкә тотынганчы шактый вакыт үтте. Балчыкны изә беләм, 7 чиләк комга 2 чиләк кенә балчык кирәк. Элек бит мич чыгарырга кирпечне үзебез суга идек. Кызып эшләп торганда, күршебез Наҗия апа кергән:
– Син кайда соң? Малаең батып үлә бит, – ди.
Чыгып карасам, малаем йокыдан уянып урамга ук чыккан. Җәй көне бит ишекләр ачык, чаршау гына корган. Ул балчык ясаган тигәнәгә кереп утырган, бик шатланып, куллары белән балчык изеп утыра. Көлә-көлә юындырдык, аны Наҗия апа алып чыгып китте. (Бик әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын инде.)
Мичнең ник тиз ишелгәнен дә уйлап таптым: таш астына куйган тимерләр янып, таш мичнең стенасын ишә икән. Димәк, таш астына янмый торган тимер кирәк һәм ул мичнең тышкы кирпечләренә таянмаска тиеш. Мич эченә тагын бер кат кирпеч өеп, ДТ-тракторының тәгәрмәч тимерен куйдым, мич авызына һәм пар сала торган тишекнең авызына икешәр рәт кирпеч куйдым. Кайнанам кайткан төшкә мичне тигезләп, агартып та бетердем. Рәхәтләндек мичкә! Яңа мунча төзегәнче ишелмәде, суы да тиз кайный торган булды. Шуннан бер көнне каенанам әйтә:
– Әйдә әле, Динә, күпереп кенә икмәк пешерә торган галанка миче дә чыгарып куй әле, – ди, – мунча миче кебек рәхәтен күрик. Анысын да булдырдым, Аллага шөкер! Үзем мич чыгарам, үзем шигырь язам:
Җырлый-җырлый үзем мич чыгарам,
Яннарымда комы, балчыгы.
Эшемнән тәм табып эшләгәнгә
Кулларымда тоймыйм талчыгу.
Сайлап-сайлап алам кирпечләрне
Тормышымдай булсын тип-тигез (бик тигез чагым иде шул),
Ераклардан кайткан туганнарны
Җылы бөркеп көтсен төп нигез.
Йөрәк җылым кушам балчыгына
Сабыйларым күңелен җылысын
Йөрәк җырым кушам кирпечләргә
Безгә кергән кеше җыр отсын!
Ул мичем дә бик уңышлы булды. Күпереп пешкән икмәкләрне, бәлешләрне мактап-мактап ашадылар.
Ул чакларны хәзер сагынып искә алырга гына калды. Инде ирем дә, ике әнием дә, ул мич тә, ул йорт та юк инде. Аның урынында бушлык, йөрәктәге сагынудан туган бушлык. Әле, шөкер, балаларым гына еракка таралмадылар. Өчесе дә авылда, берсе төп нигездә, үз янымда. Хәзер оныкларыма ул вакытларны сөйләп, искә алам. Ул урынга язга куаклар утыртырга уйлыйбыз, яңа йортны да шунда гына салдык. Адәм баласы бит ул, гомер көзенә кергәч, үткәннәр белән яши башлый. Мин дә шуларны искә төшереп, сезгә язып җибәрергә булдым.
Динә КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа районы.
Бу сәгать ник артка кала?
Кеше олыгая башласа, үткәнен, яшь вакытларын еш исенә төшерә, диләр. Без дүрт бала үстек. Инде олыгая барабыз, әби- бабайлар булдык. Төрлебез төрле якларга таралдык. Төп йортта, әти-әни янында, төпчек энебез өйләнеп, гаиләсе белән бик матур гына яшәп яталар, өч бала үстерәләр. Еш кына бәйрәм, ял көннәрендә бергә җыелабыз, яшь чактагы кызыклы хәлләрне искә төшереп көлешәбез. «Ну, апа, синнән дә хәйләкәре юк иде, һәрнәрсәнең әмәлен тапмый калмый идең, әмма тиз тотылып, хараплар була идең шул», – дип, чираттагы очрашу вакытында да шактый озак үткәннәрне искә төшереп утырдык.
Беренче бала, җитмәсә кыз бала булгангадыр, минем кичен клубка сәгать ничәдә чыгып китүем, ничәдә кайтуым нык исәптә иде. Җәйге төндә вакыт узганы бигрәкләр дә сизелми. Капка төбеннән һич кенә дә керәсе килми. Сәгатең узса, әти-әни эзли чыга. Алар чыкса, бетте инде, ачулану, орышу эләгәсен көт тә тор! Мин кергәндә сәгать унбердән дә соң булмаска тиеш. (Хәзер 23.00 сәгатьтән калсаң, яшүсмерләрне контрольдә тотучы ПДН машинасына эләгәсең, – Авт.) Ә без әти-әниләрдән куркып үстек. Мин шул чакта әмәлен таптым: шыпырт кына өйгә керәм дә сәгать угын матур гына я бер, я ярты сәгатькә кирегә борып куям. Әниләр сизми. Әмма әби генә аптырый. Иртән тора да: «Нишләп бу сәгать артка кала?» – дип, такмаклап тик йөри.
Беркөнне энем белән сеңлем, нидер сизенеп, моның серен белү өчен, барысы да йоклап беткәч, өстәл астына кереп утырып, минем кайтуны көтәргә булганнар. Караңгыда, өстәл астында, өйдәгеләрне уятмыйча утырырга да кирәк бит әле. Аларның сабыр канатлары сынды дигәндә генә, мин кайтып кереп, әкрен генә урындыкка басып, сәгать угына кагылуым гына булды (сәгать өстәл кырында гына иде) итәгемнән эләктереп тә алдылар. Куркуымнан чәрелдәп кычкырып, урындыктан очып төштем. Энем белән сеңлемнең тәгәри-тәгәри көлгәненә барысы да уянып бетте. Нишләптер бу юлы әти белән әнидән дә эләкмәде.
Рузилә ГАТИНА.
Мамадыш, Урта Кирмән-Арташ авылы.
Комментарии