Капка төбен җыештыру өмәсе

Капка төбен җыештыру өмәсе

Әле урыны-урыны белән кар эреп тә бетмәгән, ә авыл кешесенең тик утырасы килми – ишек алларын, капка төпләрен җыештыручылар күренә башлады инде. Бөтен дөньяларын чүп басканга түгел, билгеле. Көзен сарайга кертеп куйган тырма-көрәкләрен сагынулары да бу, кыш буе «эшсезлектән интеккән» авыл кешесенең язгы кояш астында ни белән булса да шөгыльләнәсе килүе дә – бөтенесе бергә сәбәпче. Күрше-күлән үзара ярышып эшли: «Әйдә, өйдә утырмыйбыз, әнә фәләннәр капка төбен җыештырган инде, безгә дә чыгарга кирәк!» – дип, берсеннән-берсе күрмәк ашыккан була.

Даими авторыбыз Гөлчәчәк Садретдинованың интернетка куйган фотоларын карап, үзе белән сөйләшкәннән соң туды бу фикерләр. «Өмә» дип язып куйган да, капчыклар тоткан фотоларын керткән. «Нинди өмә уздырдыгыз соң сез?» – дигән соравыма елмаеп җавап бирә: «Капка төбен җыештыру өмәсе». Бу ялларда гаиләсе белән Азнакай районының Сарылы авылында җыештырынганнар икән.

– Үзем авыл җирендә туып-үскән кеше буларак, балачактан ук хезмәткә өйрәнеп, аның тәмен татып үстем. Бу өмәгә чыгулар – шундый рәхәт! Табигатькә хозурланып, якыннарың белән бергә эшләве җан рәхәте. Узган ел үскән үләннәр ишек алдында шул килеш калган иде. Башта аларның өсләрен тырмалап чыктык… Син тырмалап барасың, ә артыңнан «мин монда!» дигән сыман, яшь үлән баш калкытып кала. Икенче юлы кайтуыбызга монда яшеллек булыр инде, минәйтәм. Кыштан соң бер уяну, талпыну бу. Бик рәхәт җанлылык авылда!

Үлән чыкмаганрак җирләрне себереп алдык, чүпләрне капчыкларга тутырдык. «Һәр эшнең җае бар», – дип әйтәләр бит. Элеккеге кешеләр иҗтиһадлы, һәр әйбернең файдасын табу ягын карый. Менә минем дә әни: «Бу кипкән үләннәрне ташламагыз әле, бройлерлар алам, шуларның астына җәяргә бик әйбәт, бик кулай әйбер була бу», – ди. Әнинең сүзен тыңламый булмый инде – корыган үләннәрне аерым урынга җыйдык, калган чүпләрне капчыкларга тутырдык. Хәзер авылларда чүп җыя торган машиналар йөри бит, рәхәт – чыгарып бирәсең дә, алып китәләр…

Гөлчәчәк Садретдинова өчен бу җыештырынулар бер күңелле мәшәкать кенә. Ул чор балаларының шактые кебек үк, кечкенәдән хезмәттә үскән: басуда чөгендер утау, бакчада бәрәңге кәтмәнләү дисеңме, һәр ял саен өй җыештырып, урын-җир әйберләрен җилләтеп керүләр – барысына да вакытында үз әнисе өйрәткән. Ә хәзер үзенең балаларын хезмәттә тәрбияләргә тырыша. Капка төбен җыештыру өмәсенә дә бергәләп чыкканнар.

– Эш эшләгәннән бер җиребез дә кителмәде дә, ким дә булмадык. Мин шушы хезмәттә үсүем белән горурланам, балаларыма да маңгай тире белән эшләп тапканнарның тәмлерәк, кадерлерәк булуын аңлатам. Бу атнада ишек алларын җыештырдык, киләсе атнага зиратка барып, туганнарыбызның каберлекләрен карап чыгарга уйлыйбыз. Һәр язда туганнарның каберлекләрен чистартып торабыз. Балаларны да алып барам, күрсәтәм: «Бездән соң да җыештырыгыз шулай балалар, бу безнең бурычыбыз», – дип аңлатам, – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии