«Армиядә бабайлык булырга тиеш»

«Армиядә бабайлык булырга тиеш»

… Әлеге сүзне ишетүгә күпләрне курку хисе биләп ала. Беркемнең дә газиз баласын, абый-энесен, сөйгән ярын чит җиргә чыгарып җибәрәсе килмидер, мөгаен. Дөрес, Ватан алдындагы бурычын һәр егет үтәргә тиеш. Ярый да тәртип булган бүлекләргә эләксәләр. Юкса, армиядән кайтмый калган яисә гарипләнеп кайтучылар турында ишетеп торабыз.

Теләче районы Олы Тиләҗе авылыннан Марат Шәймәрданов белән Илназ Сафинның армия хезмәтен үтәп кайтуына да ике ел булды. Авылымнан ничә ел рәттән бер генә егет тә армиягә китмәгән иде. Бер ел эчендә ике егетнең үз теләкләре белән Ватан алдындагы бурычын үтәргә алынуы куанычлы вакыйга дияр идем. Җитмәсә, туганнан туган абыйлы-энеле алар. Әйе, авыл өчен бу зур шатлык булса, якыннарының бер дә җибәрәсе килмәгәндер, билгеле. Аллага шөкер, егетләр исән-сау туган якларына әйләнеп кайтты. Армия тормышы, кичерешләре хакында аларның үзләре белән сөйләштем.

– Егетләр, Ватанга мәхәббәтне сез ничегрәк аңлыйсыз? Армия хезмәтенең беренче көннәрендә нинди хисләр кичердегез?

Марат:

– Минемчә, Ватан – ул туган җир, торган ил. Шулай ук туган авыл, торган йорт, әти-әни, якыннар да Ватан эченә керә. Шуларның барысын да саклау, яклау Ватанга мәхәббәт була. Ватан алдындагы изге бурычыңны үтәү – мәхәббәтнең бер төредер, мөгаен. Шуңа да үз теләгем белән армия хезмәтенә алындым. Дөрес, баштарак бер дә китәсе килми иде. Бераз үсә төшкәч, акыл керде.

Илназ:

– Иң читене – әти-әни, якыннар белән саубуллашу. Калганы үз җае белән бара. Казаннан киткәнче кыен, аннан армия тормышының үз авырлыгы башлана. Бер елга үз тормышыңны яңадан башлыйсың. Әти-әниең, дусларың да юк. Берүзең чит-ят шәһәрдә, беркемне дә белмәгән җирдә…

– Армиядә «» булырга тиешме? Сезнең үзегезне «бабайлар» каты кыерсытмадымы?

Марат:

– Армиядә «бабайлык» булырга тиеш дип саныйм. Алар безнең әтиләр хезмәт иткән вакытта ук булган. Аннан башка армия тормышы кызык булмас иде, минемчә. Бездә дә булды ул. Үз законнарын үтәсәң, артык авыр түгел. Дөрес, үзенең кыенлыклары була инде, билгеле. Иң мөһиме – бердәм булырга, дусларыңны сатмаска кирәк. Аннан бездә тәртип көчле иде. Ә «бабайлык» булу – табигый хәл.

Илназ:

– Бездә «бабайлык» юк иде, шунлыктан тәртип тә булмады. Армиядә «бабайлар»ның булуы кирәктер дип уйлыйм.

– Анда вакытта телефоннан сөйләшеп тордыгызмы, әллә инде хат аша гына аралаштыгызмы?

Илназ:

– Мин телефоннан сөйләшеп тордым. Анысы хакында зарлана алмыйм. Шуңа да берничә генә хат яздык. Аннан мин гел бер урында гына булмадым. Төрле җиргә җибәргәләделәр. Төгәл адрес булмагач, хат әллә килеп җитә, әллә юк, шуңа язмаска куштым. Телефоннан бөтен хәбәрне дә белешеп тордык.

Марат:

– Бездә телефоннан сөйләшергә ярамый иде. Офицерлар күрмәгәндә генә шалтырата алдык. Ә менә хатны өйгә һәм йөргән кызыма хәйран яздым.

Шалтыратып сөйләшсәң, хатлар килсә, рәхәт, берничә минутка булса да өйгә кайтып килгән кебек тоела. Беренче хат килү бигрәк куанычлы, көтеп аласың бит. Беренче язганда сүзләр күп була, тора-бара әзәя.

– Икегезне дә сөйгән ярларыгыз озатып калып каршы алды. Сезнеңчә, армиягә киткәндә йөргән кызлар булу кирәкме? Сөйгәннәрегезнең көтәчәгенә ышандыгызмы?

Марат:

– Армиягә киткәндә йөргән кызың булмавы яхшырактыр, минемчә. Сагынырга бер кешегә кимрәк була. Мин аның көтәчәгенә ышандым. Шулай да, нәрсә буласын кем белгән. Йөрәк тә тыныч түгел бит, көтә микән, дип кайгырасың. Егетләргә «көтмим» дигән хатлар килгәләде. Ничек авыр кичергәннәрен күрдек. Шуңа да хатны укыганчы бераз курку хисе дә бар иде. Нәрсә язылгандыр дисең…

Илназ:

– Бераз шикләнү була инде, дөрес. Бер дә борчылмыйча гына тормыйсың бит. Резедамның көтәчәгенә ышандым. Мәхәббәтебезнең көчле булуы раслангач өйләнештек.

Йөргән кызлар турында сүз чыккач, Илназның хатыны Резеда да безгә кушылды:

– Илназны озатканда озак та йөрмәгән идек әле без, өч ай чамасы булгандыр. Көтмә, барыбер бергә булмыйсыз, дип әйтүчеләр дә булды, үзгәреп кайтачак, диделәр. Ә мин исә вәгъдәмдә тордым. Җиңел булмады, әлбәттә. Бер көн бер ел кебек тоела иде. Күпме күз яшьләре, сагынып саргаюлар… Аллага шөкер, ул вакытлар артта калды. Хәзер менә, горурланып: «Илназым армиядә булды, ә мин аны көттем», – дип әйтә алам.

– Резеда, егетләрен армиягә озатып калган кызларга нәрсә әйтер идең? Солдатлар үзгәреп кайтмыймы?

– Әлбәттә, үзгәреш булмады дип әйтә алмыйм. Илназ да армиядән кайткач, тормышка башкачарак карый башлады. Һәр эшне төптән уйлап, фикерләп эшләргә өйрәнде. Кыскасы, чын ир-егет булып кайтты.

Сөйгәннәрен озатып калган кызларга әйтәсе килгән сүзем шул: көтәм дигәннәр икән, вәгъдәләрендә торсыннар. Егетләр өчен бу бик мөһим һәм алар моңа лаек. Көтәрлек булмасалар, нигә юкка өметләндерергә? Бер карасаң, бер ел аерылышып тору күп тә түгел кебек. Мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә көчле икәнен аңлау өчен бу бер сынау гына. Без әлеге сынауны уздык һәм хәзер менә үз гаиләбез бар, шуңа сөенеп бетә алмыйм.

– Илназ, гаилә кордың, хәзер авылда өй саласың. Яшьләр бит шәһәргә китү ягын карый. Авылда бернәрсә дә юк, дип саный. Синең калага китү теләгең юкмыни?

– Авылдан беркая да китәсе килми. Эшлим дигән кешегә авылда да эш бетмәгән. Резеданың да, минем дә эшебез бар. Шәһәр тормышына бер дә кызыкмыйм. Үз авылымнан да рәхәт җир юк.

– Марат, ә синең киләчәккә нинди планнар? Бәлки, синең шәһәргә китү теләгең бардыр?

– Юк, нинди шәһәр? Ватан алдындагы бурычны үтәдем, хәзер әти-әни алдындагы бурычны үтисе бар. Гаиләдә мин бердәнбер ир бала, төп нигездә бер бала калырга тиеш. Эшләгән кешегә бөтен җирдә дә эш табыла. Кайда да тырышырга кирәк. Шәһәрдә дә җиңел түгел. Яшь пар шәһәргә китте ди. Аларның анда нәрсәсе бар? Торырга урыннары бармы, эш әзерләп куйганнармы? Һаман да шул әти белән әни булышып торса гына инде. Акча – авылдан, ашарга – авылдан. Әти-әнигә ярдәм итү турында түгел, үзләренең рәхәтләре хакында гына уйлыйлар. Үстереп, кеше иткән ата-ана һаман булышырга тиеш. Ә бала тиеш түгелме?

Шушы урында әңгәмәне туктатырга булдым. Егетләр белән сөйләшеп утырып, вакыт узганын сизми дә калганмын. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кызып-кызып сөйләгәннәрен тыңлау рәхәт. Тормышларында искә алып сөйләрлек тагын бер юл үттеләр бит. Ничек кенә читен булса да, армиягә барып кайтуларына үкенми алар. Башкаларны да Ватан алдындагы бурычларын үтәргә чакыралар. «Тик башта армиядә тәртип урнаштырсыннар иде. Төрле урыннар бар бит, тәртипсезлекләр хакында еш ишетеп торабыз», – ди алар. Егетләрнең икесенең дә авылда калырга карар итүе дә шатландыра. Димәк, Марат белән Илназ кебек егетләр булганда, авыл бетмәячәк дигән сүз. Шундый патриот егетләр белән ничек горурланмыйсың ди?! Нәкъ менә алар – авылның горурлыгы да инде.

Р.S. Егетләр сөйләгәннәр миңа бик яхшы таныш. Чөнки үзем дә – солдатның сөйгән кызы. Укучыларга да әлеге язма кызыклы булыр дип уйлыйм. Армиядә булып кайтучы яшьләребезнең фикере Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзерләнүчеләр өчен файдага гына, минемчә. Дөрес, кайберәүләр әлеге егетләрнең фикере белән килешмәс тә. Бу мәҗбүри түгел. Бары тик армия турында аларның субъектив карашы гына. Тик ни генә дисәң дә, Ватан алдындагы бурычны үтәргә кирәк дип уйлыйм. Тәртип кенә булсын…

Алинә ХӘБИБУЛЛИНА.

«Армиядә бабайлык булырга тиеш» , 4.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии