- 20.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №12 (21 март)
- Рубрика: Архив
Путин тагын алты ел президент булып утырган чорда илдә нинди үзгәрешләр булу мөмкинлеге турында белгечләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләштек.
Рафаил ХӘКИМОВ, Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире:
– Русия алга бармый һәм киләсе алты елда хәлләр тагын да авырлашырга мөмкин. Нефть бәясе бүгенге кебек торыр дигән өметләре зур, әмма гел шулай булачагына берсе дә гарантия бирә алмый. Ярый, бәя бер хәл, әмма нефтьне дә, газны да сату проблема бит. Ә Русиянең бөтен икътисады шуңа нигезләнгән. Икътисади яктан хәлләр авырлашачак. Бүген дә без аны татыйбыз. Бәяләр арта, салымнар да бүгенге кебек калмаячак, кешеләрнең кесәсенә керү дәвам итәчәк.
Путинның киләсе алты елында федерализмга өмет итәргә кирәкми, аңа ясин чыгарылды. Унитар дәүләтне төзү дәвам итәчәк, ул ныгыячак. Төбәкләргә аерым караш булмаячак. Без моны татар теленә, башка милли республикаларның дәүләт телләренә карата һөҗүм нинди баруда күрдек. Татарстан азмы-күпме аягында нык басып тора, башка төбәкләр белән чагыштырганда безнең нигезебез бар. Татнефтькә генә бәйле түгел, ул киңрәк. «Татнефть»кә кызыгу көчле, «Башнефть»не үзләштергән кебек килеп чыкмас дип өметләнәм. Әмма шик бар. Телгә басым булгач, шом көчәйде. Без федераль үзәккә артык ышандык. Безгә бу очракта үзебезгә хәрәкәт итәргә кирәк. Барысы да безгә нинди мөнәсәбәт икәнен аңлады булса кирәк, татарга, Татарстанга үзенә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак.
Павел ШМАКОВ, Казанның «Солнце» мәктәбе мөдире:
– Мин яхшы якка үзгәрешләр көтмим. Ничек бар, шулай калыр, әмма халыкка карата режим әкрен генә катыланачак. Иреклек азаячак, күзәтү артачак, шул ук вакытта җинаятьчелек тә кимер. Сүз иреге әле азмы-күпме бар, бәйсез каналлар, газетлар эшли, әмма аларның саны да азаер дип уйлыйм. Алар да авызын чамалап ачачак.
Русиянең изоляциясе дәвам итәчәк, әмма без исән калачакбыз, чөнки ярымач килеш тә бөек илне төзибез дигән идея белән яшәүчеләр Русиядә шактый. Бәрәңге бар бит, сыер савыла бит, дип, шөкер кылыначак. Хәрби кораллану һәм галәмне яулау теләге каешларны буарга мәҗбүр итәчәк, әмма халыкның моңа исе китмәс.
Медицинада, мәгарифтә, социаль өлкәдә артка чигенеш булачак, технология үсеш алмаячак. Фәкыйрьләр саны артыр дип уйлыйм, байлар саны артык үсмәс. «Без – рухи яктан алга киткән милләт!» – дигән фикер белән юану көчәячәк, «Башка кабатланмас рус җаны, рухы», – дип тәрбияләү дәвам итәчәк. Элек коммунизм идеясе белән яшәделәр, хәзер менә бөек милләт, бөек көчле дәүләт идеясе яшәтә.
Республикага килгәндә, авыр булса да, аякта нык басып тора беләбез. Татар теленә һөҗүм – коточкыч күренеш, әмма иманым камил, халыкта милли үзаң артты. Татарның 30 проценты телне тагын да ныграк өйрәнә башлаячак, чөнки аларда федераль сәясәткә карата эчке каршылык туды. Татар әдәбияты да үсеш алыр дип уйлыйм. XIX гасырда рус әдәбиятына карата репрессияләр булды, әмма ул чор алтынга тиң классикларны тудыра алды. Бездә татар белән руслар дустанә яши, аерым милләт азчылык түгел, республикада яшәү начарланмас.
Назыйф МИРИХАНОВ, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкиле:
– Русиянең эчке халәте маятник хәрәкәтен хәтерләтә. Хәзерге вакытта ил белән идарә итү бик нык үзәкләштерелгән һәм бер кеше тарафыннан гына башкарыла дияргә була.
Иманым камил, Русия алга таба милли мәсьәләдә хокукый күптеллелек юлына басмый икән, ул СССР язмышын кабатларга мөмкин. Соңгы вакытта бу мәсьәләдә бик нык артка тәгәрәү килеп чыкты. Миңнеханов әйтмешли: гаеп атта да, тәртәдә дә бар.
Татар мәгарифе юнәлешендә эшебез иксез-чиксез: булган кануннар нигезендә мөмкинлекләрдән тулырак файдалану кирәк, чөнки кайбер очракларда татар халкының үзенең дә активлыгы җитми, битарафлыгы күренә. Татарстан республикасында дәүләт теле саналган татар теленең төбәк мәгариф системасындагы статусын, хокукларын федераль кануннар белән беркетү кирәк. Русиядән бер телле һәм бер милләтле дәүләт ясарга тырышу – зур хата, аңа юл куярга ярамый.
Искәндәр ЯСӘВИЕВ, социология фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе:
– Вазгыятьнең ничек үзгәрүен исәпкә алганда, киләчәктә илдә хокук һәм ирекләрне чикләү дәвам итәчәк. Русия «элитасы»ндагы көч структуралары вәкилләренең йогынтысы артачак. Халыкара дөньядан илне аерып, бикләнү дә дәвам итәчәк.
Өмет тудыра торган күренешләр дә бар. Русия телеканалларының йогынтысы кими. Яшьләр үзләренең көндәлек мәшәкатьләреннән тыш, җәмәгатьчелек чараларына чыгып, ешрак үзгәрешләр таләп итә башлады. Алар үз позицияләрен генә саклап калырга омтылган хакимияттәгеләрнең теләкләре, зур тизлек белән үзгәрешләр кичергән дөньяга туры килмәвен күрә. Русияне һәм Татарстанны әһәмияткә ия үзгәрешләр көтәчәгенә ышанам. Минемчә, бу үзгәрешләргә әзерләнү, ярдәм итү, хакимият алышынгач кылачак гамәлләреңне алдан уйлау кирәк.
Тикшерү комитеты Шишмарева үлемендә криминал тапмаган
Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева үлемен тикшерүнең беренчел нәтиҗәләрен чыгарды. Шишмареваның үлемендә криминал юк диелде.
«Тикшерү уздырганнан соң билгеле булганча, хатын-кызның үлемендә криминал юк. Өйдә һәм мунчада чит кеше эзләре табылмады, видеокүзәтү камераларындагы язмалардан күренгәнчә, йортка ятлар килмәгән, капка янына машиналар тукталмаган. Әйберләр үз урыннарында, көрәш эзләре күренми», – диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.
Шишмареваның туганнары тикшерүгә белдерүенчә, соңгы вакытларда ул төшенкелеккә бирелгән булган. Моннан тыш, аның организмында фенобарбитал дип аталган тынычландыручы психотроп матдә табылган.
Нәтиҗәдә, тикшерү комитеты җинаять эшен ачуны кире кагу турында карар кабул итә.
Исегезгә төшерәбез: 7нче февральдә Елена Шишмарева үзенең йортында үле килеш табылды. Ул үз-үзенә кул салган диелде. Моңа кадәр ул бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп йорт сагына алынган иде.
«Татариянең урыс телле ата-аналары» татар телен атнага ике сәгать укытуны да бетерергә тели
«Татариянең урыс телле ата-аналары» төркеме әгъзалары Русия мәгариф министры һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесенә мөрәҗәгать җибәргән. Анда милли республикаларда ана телләрен ихтыяри укытуда «кешеләр аңын үзгәртеп кору» өчен методик белешмә булдыруны сорыйлар.
Мөрәҗәгать социаль челтәрләрдә «комитет» җитәкчесе Эдуард Носов исеменнән таратылган.
«Республика җитәкчелегенең Русия Конституциясен дә, үз кануннарын да үзләренчә кабул итүен аңлыйбыз, шуңа күрә кешеләрнең аңнарын үзгәртеп кору җиңел һәм тиз булмаячак. Ләкин укучыларның ата-аналары тагын 20 ел көтә алмый», – диелә хатта.
Авторлар фикеренчә, методик белешмә булдыру «активист ата-аналарны эзәрлекләүләрдән, социаль челтәрләрдәге һөҗүмнәрдән һәм мәктәпләрдәге басымнан коткарачак».
Мөрәҗәгатьтә «республика телен ихтыяри укыту өчен чыгыш ясаучы ата-аналарны психологик яки мәхкәмә эзәрлекләүләренең шаккаттырырлык очраклары» турында мисаллар китерелә. Берничә ел элек Түбән Камада Виктория Можарова балаларына татар теле укытырга теләмәве өчен ана хокукыннан мәхрүм ителүдән чак кына кала диелә. Татар теленнән яхшы билге ала алмаганлыктан, аның «дүрткә һәм бишкә генә укучы» балалары сыйныфта икенче елга калган.
Тагын бер активист Диана Фарсинаның «социаль челтәрләрдәге даими һөҗүмнәр аркасында» республикадан китәргә мәҗбүр булуы турында да языла.
Моннан тыш, «кануннар һәм уку планнары турында дөрес мәгълүматның булмавы, медиада мәгълүматның бозып бирелүе нәтиҗәсендә, мәгариф проблемалары очраклымы, махсусмы сәясиләштерелә, милләтара мөнәсәбәтләр кырына күчерелә», диелә.
Мөрәҗәгатьтә тугыз таләп куела. Алар арасында «ана теле» дәресен уку планының мәҗбүри өлешеннән чыгару, урыс телле укучыларның ата-аналарына уку планының вариатив өлешен формалаштыру мөмкинлеге турында белешмә әзерләү, белем бирү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен «кайнар линия» булдыру бар.
Моннан тыш, республикаларның дәүләт һәм ана телләрен өйрәнүдә «факультативлык» турында ата-аналарга ялган мәгълүмат таратуны тыю, дөрес булмаган мәгълүмат бирүче матбугат чараларыннан хәбәрләрне кире кагарга мәҗбүр итү таләпләре дә бар.
Узган ел ахырыннан Татарстанда татар теле ата-аналар рөхсәте белән атнага ике генә сәгатькә калды. Ләкин урыс телле укучыларның ата-аналары әлеге карар белән дә килешмичә, төрле инстанцияләргә хатлар язуны дәвам итә.
Башкортстан мөфтиенә басым көчәя
Башкортстанда кайбер дин әһелләре диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны вазыйфаларын тиешенчә башкара алмауда гаепләде. Моны рәис урыны өчен көрәш дип аңлатучылар да бар.
Мөхәммәт ГАЛЛӘМ, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы:
– XXI гасырда нәзарәт заман таләпләренә туры килергә, анда белемле, заман технологияләреннән оста файдалана белгән кешеләр эшләргә тиеш. Безнең нәзарәт рухи яктан да, оештыру җәһәтеннән дә артта калды. Аның голамәләр шурасы да, мөтәвәллияте дә юк. Киңәшле эш кечкенә булса да, зурга әйләнә, киңәшсез эш бөек булса да, юкка чыга. Нәзарәт идарәсендәге дистәдән артык кеше берничә төркемгә бүленгән. Шушы һәм башка сәбәпләрдән чыгып дини оешма үзгәрешләр кичерергә тиеш дип уйлыйм.
Айнур АРСЛАНОВ, Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары:
– Нурмөхәммәт хәзрәт бик хикмәтле кеше. Ул минем остазым. Әмма хакыйкать һәм заман таләбе дигән төшенчәләр бар. Диния нәзарәте үзгәртеп коруны таләп итә. Уставта билгеләнгәнчә, быел корылтай булачак. Аңа кадәр пленум уздырачакбыз. Пленумны без нейтраль урында – «Ихлас» мәчетендә оештырабыз. Анда мөфти вазыйфасына намзәтләр күрсәтеләчәк.
– Матбугат Башкортстан диния нәзарәтенә яңа сайланачак мөфти дип сезнең исемне атый.
– Диния нәзарәте бик авыр хәлдә. Аның бурычлары зур, төзелеп бетмәгән мәчетләребез бар. Бу бик авыр йөк. Мин аны йөкләргә ашкынып тормыйм. Әмма сайлап куйсалар, Ходай ризалыгы белән йөкләргә әзермен, ләкин миннән акыллырак, белемлерәк намзәт булса, аңа ярдәмче булырга әзермен, – диде Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары, 32 яшьлек Айнур Арсланов.
Хәмзә ХАФИЗОВ, Башкортстан диния нәзарәтенең Урал арты төбәге кураторы:
– Башкортстан диния нәзарәтенә бүген 800 мәчет карый. Безнең Урал арты төбәгендә тугыз район бар, мин бу төбәкләрдә нәзарәтнең кураторы булып торам. Урал арты төбәгендә барлыгы 362 мәчет урнашкан. Районнан-районга йөрергә машина, аңа ягулык, төзәтү чыгымнары кирәк. Боларның берсе дә юк. Хезмәт хакы түләнми.
Халыкта ризасызлык бик көчле. Нәзарәтнең абруе да төште. Мәсәлән, күптән түгел Уфага Русия Президенты Владимир Путин килгән иде. Анда Башкортстан мөфтие күренмәде. Ә бит милли һәм ислам дине таралган төбәктә мөфти үзәктә булырга тиеш. Узган ел нәзарәт оешуга 100 ел тулуны билгеләделәр. Ул исем өчен генә үтте. Аңа Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә килмәде. Безнең районнарда узган чаралар да, Ризаэтдин Фәхретдин укулары да күпкә тантаналырак һәм колачлырак үтә. Заманында Нурмөхәммәт мөфти китәчәген белдергән иде. Кайчан китә? Мин җитәкчелеккә яңача, заманча эш итә белгән белемле яшьләр килергә тиеш дип уйлыйм, – диде Башкортстан диния нәзарәтенең Урал арты төбәге кураторы Хәмзә Хафизов.
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның тагын бер урынбасары Әюп Бибарсов «Реальное время» басмасына, пленумда нәзарәт рәисенә тәнкыйть бары Айнур Арсланов һәм аның якташы Хәмзә Хафизов тарафыннан гына яңгырады, ә башкалар нәзарәтнең эшен яхшырту турында гына фикерләрен белдерде, дип әйткән. Шул ук вакытта ул имамнарның күпчелеге пенсия яшендә икәнен таныды, әмма ул монда проблема күрми.
Мөнир ВАФИН

Комментарии