«Без кулланучы хокукын яклыйбыз»

«Без кулланучы хокукын яклыйбыз»

15нче март – халыкара кулланучы хокукын яклау көне

Бүген кулланучы хокукын яклый торган оешмалар җитәрлек. Барыбызга да билгеле Роспотребнадзор бар. Тагын Дәүләт алкоголь инспекциясе дигәнен дә газетабыздан күреп беләсез булыр. Күпләр әлеге оешманың исеменә карый да, болар алкоголь продукциясе белән генә шөгыльләнәдер, дип уйлый. Чынлыкта, аның колачы зуррак. Кулланучы хокукын яклау белән шөгыльләнә торган оешма ул.

Яклау дигәндә нәрсә күздә тотыла соң? Хокукы бозылган кулланучылар күпме? Замана кулланучысы үз хокукларын яклый беләме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН белән әңгәмәдән укып белерсез.

Сөйләшүне, әлбәттә инде, оешманың нинди эш белән шөгыльләнүен ачыклаудан башлап җибәрдек.

– Чыннан да, күпләр безнең инспекцияне алкоголь продукциясенең сыйфатын, аны җитештерү һәм урнаштыруның законлымы-түгелме икәнлеген тикшерү белән генә шөгыльләнә, дип уйлый. Ләкин бу ялгыш фикер. Без кулланучы хокукын яклау белән шөгыльләнәбез. Сатучылар, эшмәкәрләр һәм гади гражданнарга үз хокукларын аңлата торган семинарлар үткәрәбез, консультатив ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә дәгъва язуы (претензия) һәм гаризасын дөрес итеп язарга булышабыз. Бу эшләр барысы да бушлай башкарыла, билгеле. Республиканың эчке базарындагы бәяләрне һәм товарларның сыйфатын да даими күзәтеп торабыз. Сүз уңаеннан, безнең оешманың исеме, чынлыкта, бик озын. Аны кыскартып «Дәүләт алкоголь инспекциясе» дип йөртәләр. Ә озын атамасы болай: «Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерү, аның сыйфатын һәм әйләнештә йөртүне дәүләт дәрәҗәсендә тикшерүне тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе».

– Эчке базарны күзәтеп торабыз, дидегез, ризыкларга сыйфат тикшерүе дә үткәрәсезме?

– Безнең җитештерүләрне бик еш тикшерергә мөмкинлегебез юк. Чөнки без беренче чиратта тикшерү органы түгел – күзәтүче орган. Шулай да даими рәвештә төрле продуктларга дегустация үткәреп, аларның сыйфатын лабораторияләрдә тикшереп торабыз. Күптән түгел ит консерваларына дегустация үткәрдек, мәсәлән. 17 төрдәге продукциянең ГОСТ нормаларына туры килү-килмәвен тикшердек. 5 консерваның составы этикеткада язылганга туры килми булып чыкты. Нәтиҗә ясап шуны әйтәм: консерва сайлаганда аның банкасы бәрелмәгән-сугылмаган булуга гына түгел, этикеткадагы язуына да игътибар итегез. ГОСТ нормаларына туры килә торган тушенкада күп дигәндә 17 процент май һәм 15 процент аксым булырга тиеш.

– Сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була?

– Кулланучы буларак хокукыгыз бозылды дип саныйсыз икән, турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итәргә була. Дөрес, безнең вәкаләткә кермәгән мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге сораулар белән Дәүләт торак инспекциясе шөгыльләнә. Әгәр сезгә, мисал өчен, бер кило дип үлчәп, чынлыкта 700 грамм гына продукт сатканнар икән, хокук саклау органына мөрәҗәгать итәсе – аның ише алдаулар белән алар шөгыльләнә. Ләкин хокукы бозылган дип уйлаган һәр кулланучы да безгә чыкса була, соравы безнең вәкаләттә булмаса, без аңа кая мөрәҗәгать итәсен аңлатачакбыз.

– Сез кешеләргә юридик ярдәм дә күрсәтәсезме, әллә сорауларына җавап кына бирәсезме?

– Без консультация генә бирәбез. Кулланучыга үз хокукын аңлатабыз, дәгъва язуын, гаризаны дөрес итеп язарга, аны тиешле органнарга дөрес итеп тапшырырга өйрәтәбез. Аннан соң кеше хокукын яклауны үзе дәвам итә.

– Замана кулланучысы үз хокукларын яклый беләме соң?

– Әкренләп өйрәнә, кызыксына. Безгә кергән мөрәҗәгатьләрдән дә аңлап була моны. Кызыксынучылар саны елдан-ел арта.

Тормыш гел үзгәреп тора. Законнар да үзгәрә. Мәсәлән, 2017нче елның октябрендә «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законга өстәмәләр кертелде. Закон үзгәргән саен, кулланучыга да аңа яраклашырга, яңа законнарны белеп торырга кирәк дигән сүз. Ул Закон юка гына китапчыкка сыеп беткән. Аны сумкада да, машина бардачогында да йөртергә мөмкин – бер авырлыгы да юк. Телефонга күчереп алырга да була. Хокукларыбыз адым саен бозылып торган бүгенге заманда әлеге Закон һәрдаим кул астында булырга тиеш.

2017нче елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына барлыгы 1586 мөрәҗәгать кергән. Күпчелек сораулар – нинди дә булса товар сатып алуга кагылышлы. 1325 кеше шундый сорау биргән. Элемтә өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча сораулар иң әзе – нибары 8 кеше генә кызыксынган

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94. Мөрәҗәгатьләр телефон аша да кабул ителә: (843) 277-94-96; (843) 278-91-93. Республикада алкоголь инспекциясенең 7 территориаль органы бар, болар – Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Арча һәм Әлмәт органнары. Сорау белән үзегез яшәгән җирлектәге (күрше районда булса – күршедәге) органга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Интернет-кибеттән сатып ала беләсеңме?

Әйберне кибеттән сатып алганда, без ул кибетнең исемен, адресын төгәл беләбез. Безгә бирелгән чектан ИНН номерын таба һәм сатучының кем булганлыгын ачыклый алабыз. Һәм, әгәр хокукыбыз бозыла калса, шул сатучы янына барып, җитешсезлекне төзәтүен таләп итә алабыз. Ә интернет аша сату-алу иткәндә кыенрак: бөтен интернет-кибетләр дә тулы юридик адресын, төп дәүләт теркәү номерын (ОГРН) һәм сатучының тулы исемен күрсәтергә ашыкмый. Бу исә билгеле бер авырлыклар тудыра.

Читтән торып, ягъни интернет аша әйбер сатып алганда кәкре каенны терәтеп калмас өчен нәрсәләргә игътибар итәргә соң?

  1. Интернет-кибетнең сайтын игътибар белән өйрәнеп чыгыгыз. Бөтен кешегә дә билгеле брендларның «игезәкләре» булуы ихтимал. Алар бәяне арзанрак куя, «ташламалар» тәкъдим итә, башы-күзе тонган сатып алучы, тизрәк сайтка кереп, «сатып алырга» дигән язуга басарга ашыга. Чынлыкта, бу ялган сайт булырга мөмкин. Чын кибетнең доменындагы .com урынына алар .net яки .org дип куя. Яисә кибетнең сылтамасында бер хәрефне үзгәртә, йә яңаны өсти. Хәрефләп укып тормаган сатып алучы аны чын брендны сата торган кибет дип уйлый һәм тозакка каба. Андый кибетләр картадан акчаны ала, ә товарны җибәрми.
  2. Интернет-кибет турында башка кешеләрнең фикерләрен укыгыз. Кибет турында булган бөтен мәгълүматны өйрәнегез. Мондый кибетләрнең сайтында «Контакты» дигән бүлек булырга, анда тулы адрес һәм телефон күрсәтелергә тиеш.
  3. Товарны кибеткә кире кайтарырга туры килергә мөмкин. Бу мәсьәләне товарны сатып алганчы ук өйрәнегез. Законлы интернет-кибеттә товарны ничек кайтарып булуы аңлатып язылырга тиеш. Тик кайбер чит ил кибетләрендә товарны кире кайтарган очракта пошлина түләргә кирәк, игътибарлы булыгыз!
  4. Товар өчен түләгәч, сезгә чек бирелергә тиеш. Гадәттә, аны электрон почтага җибәрәләр.
  5. Товарны курьер белән җибәрсәләр, ул барында ук ачып карагыз. Әгәр товарда җитешсезлек тапсагыз, аны шундук курьерга кире кайтарыгыз һәм сезгә акчагызны бирергә тиеш булалар.

Алкоголь продукциясен һәм кайбер төр даруларны интернет аша сату закон тарафыннан тыелган. Игътибарлы булыгыз!

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы сораштыруыннан күренгәнчә, 59,3 процент кеше интернет-кибеттән кием-салым сатып ала. 33,3 процент – техника; 3,7 процент – китап, газета-журнал һәм аудиопродукция; 3,7 процент театр, концерт һәм спорт чараларына билетлар сатып ала икән. 48,1 кеше товар өчен алдан түләп куюын әйткән.

Ватык телефон акчасын кайтармыйлар

Хокукларыбызны бозалар, рәхәтләнеп алдыйлар. Кемдер, башын иеп, бу хәлгә күнә. Ә кемдер үз хокуклары өчен көрәшә. Казанда яшәүче Әлфия Рассулова әнә бер елдан бирле сыйфатсыз телефон өчен акчасын кайтарып ала алмый тилмерә. Хәер, шушы гомердән бирле 15990 сум акчасын (телефонны шул бәягә алган булган) кайтару өчен йөрми инде ул. Гаделлек эзләп йөрүе Әлфия ханымның.

59 яшьлек пенсионер ханым телефонны «Русская Телефонная Компания» акционерлык җәмгыятеннән 2016нчы елда ук алган. «Беренче көннәрдә үк телефонның «дөрес түгеллеген» аңлап алдым. Экраны томанлана, катып кала иде. Берничә тапкыр МТС салонына мөрәҗәгать итеп, телефонга диагностика үткәрүләрен сорадым. Анда завод җитешсезлеге барлыгын исбатлау иде ниятем. Мине бер җирдән икенче җиргә «типкәләп» йөрттеләр, бу салонга, тегесенә барыгыз, диделәр. Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннән соң гына телефонны диагностика үткәрергә дип алып калдылар», – дип сөйли Әлфия ханым.

Бу хәл болай гына бетәсе булмый әле. 2017нче елның җәендә, тикшердек дип, телефонны кире кайтаралар, ләкин… кабыза алмыйлар. Өенә кайтып, өч сәгать буе заряд җыйдырса да, Әлфия ханым телефонны кабыза алмый. Телефонын күтәреп тагын теге салонга китә. Телефонны икенче тапкыр ремонтка алып калалар.

Шуннан соң телефон кабынмаган инде. Беренче тапкыр ремонтка биргәч нәрсә эшләткәннәр аны – билгесез. Әлфия ханым исә гаделлек эзләп йөрүен дәвам итә. Ул үз хисабына бәйсез экспертиза да уздырган инде. Аның бәясе телефонныкыннан да зуррак – 25 134 сум. «Сыйфатны тикшерү милли институты» үткәргән экспертиза телефонда завод җитешсезлеге булган, ул сыйфатсыз детальләрдән эшләнгән дип күрсәткән. Шуңа карамастан Әлфия Рассуловага ватык телефон өчен акчасын һаман кайтармыйлар. Юкса бар да көн кебек ачык бит инде: телефон алганда ук ватык булган, димәк, аның акчасы кайтарылырга тиеш. Закон буенча шулай. Тик бездә кәгазьдә язылган закон үтәлсен өчен дә күпме йөрисе шул әле.

Әлфия Рассулова инде әллә ничә суд аша үткән. Әллә ниләр казып бетергән, үзе дә тәмам юристка әйләнеп беткән. Бөтенесе дә шул ватык телефон аркасында. Дөресрәге, ватык телефон белән сату итүчеләр аркасында. 60 яшен тутыручы ханым үз хокукларын яклап йөреп тормастыр, дип өметләнгәннәрдер алар. Ә Әлфия ханым йөри әле. Телефон бәясен кайтаруны гына түгел, 500 мең сум күләмендә әхлакый зыянны түләтүне дә таләп итә ул судтан. «Без, пенсионерларны, яклаучысыз халык дип уйламасыннар. Без дә үз хокукларыбызны яклый алабыз. Мин шуны исбатларга, үз мисалымда башкаларга да үрнәк күрсәтергә телим», – ди Әлфия ханым.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии