Рус теле укытучысы татар телен түбәнсетә

Рус теле укытучысы татар телен түбәнсетә

Түбән Кама шәһәрендәге 13нче интернат-гимназиядә, узган шимбәдә, сигезенче сыйныф укучыларының тәнәфес вакытында үзара татарча сөйләшеп торуын ишетеп, Светлана Жданко укучылар янына килә һәм тупас кына: «Җитте инде сезгә татарча сөйләшергә, мәктәпне тәмам татар гимназиясенә әйләндереп бетердегез», дип әйтә.

Ачулы кисәтүне ишеткән бер укучының әнисе әлеге хәл турында социаль челтәрдә язып чыкты. Бу ханым белән аралаша торгач, тагын шунысы да ачыкланды: Жданко – мәктәптә яхшы укытучыларның берсе, укучыларның үз фәнен яхшы белүен тели.

Бу интернат-гимназиягә күрше-тирә районнардан һәм Әлмәт шәһәреннән дә килеп укучылар бар. Аларның кайберләре гимназиягә күчкәнче татар мәктәбендә укыган. 240 бала белем алган бу интернат-гимназия – рус мәктәбе. Анда татар теленнән кала барлык фәннәр дә русча укытыла. Шулай булуга карамастан, мәктәп җитәкчелеге татар теленә дә, рус теленә дә өстенлек куймый, ике телгә дә тигез мөнәсәбәт яшәп килә. Мәктәптәге элмә такталар да, игъланнар да ике телдә язылган.

13нче гимназиядә әлеге укытучы тарафыннан татар телен мыскыллау бер тапкыр гына булмаган. Ул элегрәк тә «татар теле – кухня теле ул, аның белән ерак китә алмассыз», дип әйткәләгән. Бу хакта әлеге мәктәпне тәмамлап, Казан федераль университетына укырга кергәннәр белдерде.

Тарихчы Нурулла Гариф Биектау районындагы Учхоз мәктәбендә физика һәм информатика укыта. Түбән Камада булган әлеге хәлне ул, бер яктан, Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт, икенче яктан, Татарстанның үзендә ике телгә дә тигез караш булмау нәтиҗәсе дип бәяләде.

– Безнең бистәдә дә 60% руслар, 40% татарлар яши. Руслашкан татарлар да күп. Рус мәктәбе саналса да, коридорда татарча сөйләшәбез. Балаларда татар теленә тискәре караш юк дип әйтер идем, ә менә олыларда бар. Мин бу хәлне «кара йөрәклек» дип атыйм. Укытучы – бүгенге система кешесе, аның тарафыннан балаларга күп әйбер сеңдерелә. Без үзебез – татар кешесе, урталыкта торабыз. Русчасын да, татарчасын да тигез кабул итәбез. Аны татарча һәм русча белүче балалар да шулай кабул итә. Бездәге урыс балалары да шулай кабул итә, чөнки алар татарча аңлый башлады.

Ә менә олырак кешеләр, укучыларның әти-әниләре, әби-бабаларында ниндидер каршылык бар. Бу хәл Мәскәү сәясәте белән бәйле. Хәзер Татарстанда Windows 8не дә татарчага күчерәләр, татар телен өйрәнү өчен акчалар да бүленә, әмма кешене кызыксындыру дигән нәрсә артка кала бара.

Татарстанда телләрне 2023 елга кадәр үстерү программасы кабул ителергә тиеш. Анда кайбер белгечләрнең татар телен белүе кызыксындыру рәвешенә куелган. Полициядә, торак коммуналь хуҗалыкта, медицина өлкәсендә татар телен белү мәҗбүри булырга мөмкин.

Мин моны шулай ук мәктәпләргә, мәгариф системасына да кертелергә тиеш дип саныйм. Чөнки без мәгариф системасында эшлибез. Бу үзенә күрә балаларның хокукын яклау булачак. Бу хәлне башка профессияләргә, бигрәк тә түрәләргә дә кертү кирәк. Татар телен белмичә түрәлеккә бара алмасалар, алар иртәгә үк татарча сөйләшә башлаячаклар. Монда иң зур гаеп – татар түрәләрендә, аларның татар теленең мөһимлеген кабул итмәүләрендә», диде Нурулла Гариф.

Наил АЛАН.

Милләттәшкә оран: Мескен булмыйк, тел өчен көрәшик!

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә язылганча, «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре». Шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, барча дәүләти оешмаларда татар һәм урыс телләре бертигез нигездә кулланыла.

Шул оешмаларда эшләүче беркемнең дә, беркемнән дә, әгәр син татар телендә мөрәҗәгать итәсең икән, синнән (тамашачы фикерендә әйтелгәнчә) «Говори по-русски», яисә «Вы уж и перевод принесите», дип тәлап итәргә хакы юк! Әгәр министр ярдәмчесеме, президент аппаратындагы түрәләрме, шуны таләп итә икән, димәк алар ТР Конституциясен, синең хокукларны санга сукмый, ягъни Татарстанга, аның татар телле гражданнарына каршы эшли.

Мөһим искәрмә – Татарстан Конституциясе, шул исәптән, аның телләр турындагы маддәсе Русия Конституциясе тарафыннан танылган һәм расланган (ст. 5, п. 2; ст. 66, п. 1; ст. 68, п. 2). Телләр турындагы 8нче маддә Конституциянең, урысча әйткәндә, «Основы конституционного строя» дигән бүлегенә кертелгән. Анда кергән нормаларны бозу – дәүләти җинаять.

Президент аппаратында, министрлыкларда һәм башка дәүләти органнарда андый җинаятьчеләр эшләргә тиеш түгел. Әгәр син үзең дә, шул «Говори по-русски», яисә «Вы уж и перевод принесите» төсле җинаятьчел таләпләргә риза булып, аларны үтисең икән, димәк син кем буласың? Үз кадерен, үз хокукларын үзе белми торган кеше буласың түгелме?

Белмәү – ул әле куркыныч та, оят та түгел. Иң хурлыклысы – куркаклык, куркып чигенү һәм битарафлык. Татарча язылган мөрәҗәгатеңне, үтенечеңне урысчага тәрҗемә итү – синең эш түгел. Дәүләт хезмәткәре, әгәр ул тигез хокуклы ике телнең берсен аңламый икән, тәрҗемә турында үзе кайгыртырга тиеш. Ярдәмгә берәр хезмәткәрен, әллә сөяркәсен чакырамы – анысын үзе хәл итсен.

Татар телен дәүләт теле итү менә шулай, ягъни үзебезне үзебез хөрмәт итүдән башлана һәм түрәләребезнең шуны тануы белән тәмамлана. Киресенчә түгел. Әйдәгез, Аллага тапшырып, башлап җибәрик. Булмаган йомышларыбызны да йомыш итеп, язма рәвештә, яисә телдән төрле оешмаларга сорау-үтенечләрегезне татарчалап юллыйк. Урысча җавап бирсәләр, икеләтә кабатлыйк – берсен үзләренә үк, икенчесен прокурорга.

Түбәннән югары оешмаларга китә торган төрле язма хисап-отчет кәгазьләребезне дә татарча гына язып җибәрик. Тагын бер кисәтү: кайберәүләр татарлы-урыслы җыелышта татарча ике җөмлә әйтергә җыенганда, сүзләрен «акланудан» башлый: «Учитывая, что у нас два равноправных гос. языка, я скажу пару слов на татарском». Бу – мескенлек! Алай түбәнсенеп «акланганчы» эндәшми утыруың әйбәтрәк.

Фәндәс САФИУЛЛИН,

җәмәгать эшлеклесе, Казан шәһәре.

Интернет дошманнары фаш ителә

Русия әлегә интернет иреге дошманы буларак аталмаса да, АКШ аның интернетта күзләү технологияләренә миллиардларча доллар тотуы турында белдерә.

Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр исемле оешма (Reporters Sans Frontières) интернетта даими рәвештә күзләү эшләре алып баручы биш илне күрсәтеп аларны интернет дошманнары дип атады. Бу илләр – Сүрия, Кытай, Иран, Бәһрәйн һәм Вьетнам. Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр белдерүенчә, бу илләрдә интернеттагы күзләү диссидентларга каршы юнәлтелгән һәм бу күзләү соңгы айларда көчәя бара.

«Дөньядагы иң көчле цензура системасы булган Электрон Кытай дивары анонимлашу программаларына каршы көрәшен көчәйтте һәм кулланучыларны күзләү эшенә хосусый интернет ширкәтләрен җәлеп итте», – диелә әлеге хисапта. Иран да үзенең «Хәләл интернет»ын көчәйтеп интернеттагы күзләү эшләрен яңа дәрәҗәгә күтәргән.

Русия әлеге хисапта интернет ирегенең дошманы буларак аталмаса да, күптән түгел АКШның бер югары рәсмие Русия белән Кытай интернетны контрольгә алу һәм интернеттагы аралашуларны күзләү өчен бик нык кыйбатлы технологияләр ала дип белдерде.

АКШ дәүләт секретареның инновацияләр мәсьәләсендәге өлкән киңәшчесе Алек Росс күп кенә Якын Көнчыгыш илләре, Русия, Кытай һәм кайбер башка дәүләтләр интернетны контрольдә тоту өчен бик нык агрессив позиция алырга җыена дип исәпләвен әйтте. «Русия, Кытай һәм башка кайбер илләр Кушма Штатларныкыннан бик нык аерыла торган карашта булганда, интернетны идарә итү мәсьәләсенә бөтенләй башкача караганда, бу мәсьәләләрнең берәрсе турында уртак фикергә килү бик авыр булачак», – диде Росс. Аның әйтүенчә, Кытай, Русия һәм башка илләр интернетта күзләү өчен кыйбатлы технологияләр сатып алган, әмма АКШта мондый күзләү өчен вакыт ягыннан чикләнгән рөхсәтне мәхкәмә генә бирә алса, ул илләрдә әлеге технологияләрне куллану өчен бернинди чикләүләр дә каралмый.

Интернетны куллану мәсьәләсендә соңгы берничә айда АКШ белән Кытай арасында инде киеренкелек артып килә. Ике як та бер-берсен дәүләтнең яшерен сәхифәләренә үтеп керүдә гаепли. Обама хакимияте интернет иреген бетерүгә каршы чыгып килә. Шуңа күрә былтыр Вашингтон бу турыдагы дөньякүләм килешүне кире какты.

Кушма Штатлар һәм аның тарафдарлары БМОның Халыкара телекоммуникация берлегенә интернетта күзләү вәкаләтләре бирүгә каршы чыкты. Алар фикеренчә, вәкаләтләрне арттыру цензураның артуына һәм интернетта анонимлыкның кимүенә китерергә мөмкин.

Русия җитәкчелегендәге икенче бер төркем исә интернетны контрольгә алырга чакырды.

Наиф АКМАЛ.

Татарча Windows 8

14 мартта Казанда Microsoft ширкәтенең Windows 8 операцион системасының татарчалаштырылган өлгесе тәкъдим ителде. Чарада катнашкан Татарстанның элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, без түрәләрне татар системасын кулланыгыз дип мәҗбүр итә алмыйбыз, ләкин шәхсән үзем кулланачакмын, диде.

«2005 елда безнең рәсми килешү төзелде, шул вакыттан бирле без уңышлы эшлибез. Windows-ның татарлаштырылуы безгә татарларга файдага булды. Заманча технология чикләрне юкка чыгара, бу читтәге татарлар белән аралашу, телнең үсешен тәэмин итү өчен кирәкле проект. Информацион технологияләр аша тел, милли традицияләрне саклауда бу мөһим адым. Татарстан шулай ук Microsoft-ның барлык проектларын тормышка ашыру, аның эчтәлеген булдыруда беренче булачак. Татар теленә, Татарстанга уңай имидж тудырырга мөмкинлек биргәнегез өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт белдерәм», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Microsoft компаниясенең әлеге тантанада катнашкан вәкилләре – Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Дон Грентем, Русиядәге президенты Николай Прянишниковка. утырды.

«Татарстан – мөһим төбәк, биредә бизнес алып барыр өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Без 7 миллионлы татар милләтенә файда китерүебез, туган тел, мәдәният үсешенә керткән өлешебез өчен шат», диде аңа каршы Дон Грентем.

Microsoft программалары урыс теленнән башка бер телгә дә тәрҗемә ителмәгән, бу – уникаль күренеш. Татарчалаштырылган Windows 8 программасын www.microsofttatar.ru битендә бушка алып булачак.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Линар МӨХӘММӘДИЕВ.

Түбән Камада яулык ябуны тыймакчылар

Узган атнада Түбән Каманың бөтен мәктәп җитәкчеләрен 24нче лицеена җыйганнар һәм аларга прокуратурадан мәктәп уставын ун көндә үзгәртергә дигән кәгазь тапшырылган. Әлеге кәгазьдә мөслимә укытучы һәм укучыларның яулыкларын салдыруга ишарә бар, ягъни уставка шул пунктны өстәргә телиләр. Әлеге хәлгә борчылучылар шәһәр хакимиятенә барган. «Алар, борчылмагыз, дөрес түгел, барысы да әйбәт булыр дип тынычландырды. Беркем дә яулыкларны салдырмаячак дип әйттеләр», ди Түбән Кама Җәмигъ мәчетенең мөслимә хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза Латыйпова.

Билгеле булганча, Түбән Камада 5нче татар мәктәбендә мөселман сыйныфлары бар. Анда 7-8 укытучы һәм укучылар яулыктан йөри. «Бу дөньяви мәктәп, ә алар яулыктан йөри, җитмәсә намазларын укыйлар», диелгән.

Татарстан мөфтие белән булган хәлдән соң мәктәпкә кереп-чыгулар арткан. «Балаларның намаз укуын күргәннәр ахрысы. Мәктәпләрнең бөтенесен тикшереп чыкканнар. Башка мәктәпләрдә дә яулыклы укытучылар һәм укучылар бар, күрәсең, мөслимәләр артып китәр дип куркалардыр. Без балаларны ачык җәмгыятьтә тәрбияләргә телибез», диде Роза ханым. Аның сүзләренчә, бу Русия кануннарына каршы килә. 2003 елда яулык мәсьәләсендә Мәскәүгә кадәр барып җитүен әйтә ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии