ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ

ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ

Газетабызда басылган « кызларны нигә кыйный?» (25 гыйнвар, 2012 ел) язмасында Алия исемле кызның полиция тарафыннан «» бүлекчәсендә тоткарлануы, аны чәченнән сөйрәп йөртеп кыйнаулары, төрлечә мыскыл итүләре турында язган идек. Кызганыч, ул чакта бүлекчә җитәкчесеннән вакыйгаларга карата аңлатма гына ала алмадык. «» ишек төбендә басып торып, сәркатипкә шалтыратырга (чөнки эчкә кертмәделәр) һәм, аның таләбе буенча, җитәкчене ни өчен күрергә теләвемне аңлатырга туры килде. Шуннан соң аның бөтенләй чыгып китүе ачыкланды. Гәрчә, ишек төбендә сакта утыручы егет җитәкче кешенең тәгаен үз бүлмәсендә икәнен, тиздән киңәшмәсе булырга тиешлеген хәбәр итсә дә.

Күптән түгел генә шушы ук бүлекчә хезмәткәрләренең тагын да куркынычрак җинаяте билгеле булды. Казанның даны кабат еракларга таралды.

БҮЛЕКЧӘДӘН ТУРЫ БОЛЬНИЦАГА

9 мартта 52 яшьлек Сергей Назаровны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Өйдәге киеме белән генә, кибеткә барып киләм, дип чыгып киткән ирне, урамда туктатып, паспорт таләп итәләр. Әйтегез әле, кем йорт каршындагы кибеткә токмач алырга юнәлгәндә дә үзе белән паспортын эләктерә? Сергейда, әлбәттә, бу документ табылмый һәм аны туп-туры бүлекчәгә алып китәләр.

10 мартта исә, көндезге сәгать 3тә Сергей Назаров хастаханәдә була инде. «Дальний» бүлекчәсеннән 18нче больницага китерелгән иргә шунда ук диагноз куела – туры эчәккә зыян килгән! Тиз арада аңа операция дә ясала. Шунда аның башка күп кенә эчке органнары җәрәхәтләнүе дә ачыклана. Сергей реанимациядә вафат була.

Шушы вакыт эчендә ниләр булган соң?

Сергейны тоткарлаган полиция хезмәткәре рапортыннан күренгәнчә, ир лаякыл исерек килеш урамда тәртип бозган: кулларын селкегән, сүгенгән, кисәтүләргә игътибар итмәгән икән. Шул ук вакытта туганнары ирнең кибеткә киткәндә аек булуын ассызыклый.

Бу урында Алия Садыйкова башыннан кичкән хәлләр искә төште. Аны шушы ук «Дальний» бүлекчәсендә кыйнап тотканнан соң, кассадан 70 мең сум акча урлавы турындагы аңлатмага имза салуын таләп итәләр. Кыз, әлбәттә, каршы килә. Ахыр чиктә аны бүлекчәдән туп-туры судка алып китәләр. Имеш, алар кызны урамда исерек килеш табып алган икән. Ул да югарыда әйтелгән Сергей Назаров кебек, исерек килеш сүгенгән, үткән-сүткәнгә бәйләнгән, кисәтүләргә игътибар итмәгән дип язганнар иде. Ахыр чиктә, Алиягә шул гаепне тагып, 5 тәүлек рәшәткә артында утырырга да мәҗбүр иттеләр.

ГЕМОРРОЙДАН ҮЛГӘН?

Мәрхүмнең абыйсы Игорь сөйләвенчә, Сергей кибеттән әйләнеп кайтмагач, туганнары шунда ук аны эзләтә башлый. Ахырдан исә, ирнең караклыкта шикләнелеп кулга алынуы ачыклана. Теләсә кем җинаятьче булырга мөмкин, шулай бит?! Монда да тарихны Алиянеке белән чагыштырып булыр иде. Аны да бит кассадан акча урлауда шикләнеп тоткарлаганнар һәм кыйный торгач, аздан гына «урлатмый» калганнар.

Ике тарихта бер аерма бар: Сергейның моңа кадәр дә 6 тапкыр хөкем ителгән булуын бу өлештә билгеләп үтү кирәктер. Җаваплылыкка тартылган кешегә яңа «кылдыру» авырмыни?! Авыр түгел. Бүлекчәгә генә алып китәсе. Полиция хезмәткәрләре Сергейны икенче көнне үк иреккә чыгарырга вәгъдә итсә дә, аңа инде исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Табиблар ирнең туганнарына операциянең бик авыр узуын, туры эчәкнең ертылып беткән булуын әйтәләр. «Ашыгыч ярдәм» машинасындагы шәфкать туташына Сергей үзен полиция хезмәткәрләре кыйнавы һәм шампан шәрабе шешәсе белән көчләвен хәбәр итеп калдырган була. Кызганыч, әлеге күрсәтмәләрне ул судта бирергә өлгерә алмый кала: комага китә һәм реанимациядә җан бирә.

Сергейның туганнары тикшерү комитетына гариза язган инде. Lifenews.ru интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, полиция хезмәткәрләре үзләрен гаепсез дип исәпли икән. Имеш, ир бүлекчәгә китерелгәндә үк аның хроник геморрой булган. Больницага да шул геморройдан кан китү нәтиҗәсендә генә җибәрелгән. Аның белән бер камерада утыручылар да Сергейның үз-үзенә зыян салуын күргән, имеш. Ләкин табиблар кешенең үз-үзенә ул рәвешле зыян сала алуын мөмкин түгел дәрәҗәдә дип исәпли.

ҮЛГӘЧ, ГАФУ СОРАП НИ ФАЙДА?

12 мартта эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров «Дальний» бүлекчәсе җитәкчесе полковник Сергей Ефремовның һәм тагын 5 хезмәткәрнең эштән алынуын хәбәр итте. Соңгыларының бу җинаятькә турыдан-туры катнашы бар дип шикләнелә. Болар кемнәрме? Бүлекчә җитәкчесе урынбасары Алмаз Васыйлов, мәсәлән, ирне шампан шәрабе шешәсе белән көчләүдә гаепләнә һәм кулга алынган инде. Участковый Илшат Гарифуллин мәрхүмне бер сәбәпсез участокка алып килүен таный. Илнар Ибатуллин, Рамил Әхмәтҗанов һәм Фаил Сабирҗановлар шулай ук кулга алынган һәм хөкем көтә, – дип хәбәр итә «Эхо Москвы» радиосы. Моннан тыш Эчке эшләр министрлыгы идарәсендәге 8 җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Мәрхүм Сергей Назаров һәм аның туганнары мәнфәгатьләрен Казан хокук яклау үзәге юристлары яклаячак. Әлеге үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Игорь Назаровтан Русиянең Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров үзе гафу үтенгән.

ПОЛИЦИЯГӘ ШАМПАН ШӘРАБЕ

Моның белән генә бу вакыйгалар тынычланырга уйламый. 15 мартта Эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында полиция хезмәткәрләре башбаштаклыгына каршы митинг оештырылды. Килүчеләрнең зур өлешен журналистлар тәшкил итте, чөнки митинг буласы урынны полиция камап алган иде, хәбәрче таныклыгы булмаган кешеләрне митингка үткәрергә ашкынып тормадылар.

Әнис абый Зарипов, ярсып-ярсып, үз оныгын полиция хезмәткәрләре кыйнап гарип калдыруы турында сөйләде. Ул инде прокуратурага да әллә ничә мәртәбә язган, тик файдасы гына булмаган.

– Минем бабам – ике сугышта катнашкан кеше, улым да хәрби кеше булырга теләгән иде. Ләкин аны мәктәптән кайтканда көпә-көндез Дәрвишләр бистәсендә тотып кыйнадылар. 15нче больницада дәваламыйлар, 12нчесеннән куып чыгардылар. Имеш, психик авыру. Ул авыру түгел иде! Хәрби хезмәткә барырга хыялланды. Суворов училищесына укырга керергә теләде. Фашистлар бандасы бу! 10 ел буе прокуратурага йөрим. Аларның отпискаларын күрегез, менә! Угаров һәм Исламов фамилияләрен атарга кирәк монда. Алар мыскыл итеп көлеп ята бездән. Җинаятьчеләрне үзем эзләдем, таптым, мине беркем күрми, ишетми генә! Менә нәрсәгә килеп җиттек, – дип сөйләде Әнис абый. – Әйдәгез, илебезне мәсхәрә итмик! Туктагыз халыкны изүдән!

Дамир исемлесе ЮХИДИ инспекторлары башбаштаклыгы турында хәбәр итте.

– Пушкин урамыннан машинада барганда берсе килеп төртелде. Үземнең гаепсез икәнне беләм. ЮХИДИ инспекторлары килде, алар да мине гаепсез диде. Бераздан, каршы як белән машинага кереп утырып сөйләштеләр дә, мине исереккә калдырырга булдылар. Инспектор үзенең трубкасына өрергә кушты. Сезнең трубкага өрмим, лабораториягә барып, анализлар тапшырам, дидем һәм шулай эшләдем дә. Сеченов урамындагы халыкара лабораториядә мине аек дип таптылар. Монда чыгуымның сәбәбе дә законсызлыкка каршылык белдерүем. Кешене полиция хезмәткәрләре мыскыл итеп үтерүгә килеп җиткәнбез икән, бу инде соңгы чик. Нәрсә, аларга җинаятьчеләрне табу планын куялар да, алар теләсә кемне тотып ябамы?!

– Сайлауларда да полиция хезмәткәрләре фальсификация эшен башкарды, – дип сөйләде бер хатын һәм сайлау бүлекчәсендә булган хәлләр белән таныштырды.

– «Старый амбар» кафесыннан чыкканда, 25 декабрьдә, минем улымны полиция хезмәткәрләре тотып, Совет районы бүлекчәсенә алып киткән. Имеш, полиция хезмәткәренә буйсынмаган. Шунда аны кыйнаганнар, инде өч ай урын өстендә ята. Умырткасы сынган. Инде Президентка да яздым, – дип бер ир-ат сул почмакта сөйләгәндә, икенчесе каршы тарафта үзенең бирегә ни өчен килүен игълан итте.

– Без үз якыннарыбызны, үзебезне, тормышларыбызны, тынычлыгыбызны яклау өчен килдек. Ел саен полиция хезмәткәрләре берничә кешене үтерә. Бу очрак бердәнбер түгел. Юдинода инде алар тарафыннан кеше үтерүнең ике очрагы булды. Питерда бер ирне үтергәннән соң, бүлекчә җитәкчесен отставкага җибәрделәр, ә бездә бары тик «выговор» гына. Гаепле кешеләр тиешле җәзасын алсын дип килдек, – диде бер ир.

Казанның «Азино-2» полиция бүлекчәсенә сәламәт килеш барып эләгеп, соңыннан авыр җәрәхәтләрдән үлгән Ринат Фәләхиев турында да сүз булды.

Венок күтәреп килгән ирне министрлык бинасы янына үткәрмәделәр. Олы гына бүксәле полиция хезмәткәре аны, йомшак кына итеп, зиратка «юллады».

– Сез зиратка гына озата беләсез шул. Яңа Савин районында узган ел бүлекчәдә асылынып үлгән хатын-кызны хәтерлисезме? Аның баласы ятим калганын беләсезме сез? Шул бүлекчә башлыгының аннары югарырак урынга үрмәләвен дә беләсездер?!

«Мәскәү комиссиясе кайда? », «Сәфәровны отставкага!», «Универсиадага байкот!», «Сәфәров җавап бирсен!» дигән шигарьләр яңгырады. Шампан шәрабе шешәсен полиция хезмәткәренә тапшырып, Сәфәровка бүләк итәргә куштылар. Шампан шәрабе шешәсе формасындагы шарлар да күп иде биредә. Берәүләр полиция намусын чистартырга бәдрәф кәгазе, порошок, сабыннар алып килгән иде.

Тик Сәфәров халык янына чыкмады. Соңыннан аның Русия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимовка аңлатма бирүе, коллегиядә катнашуы ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгы интернет сәхифәсендә дә Сәфәровның бу нисбәттән аңлатмасы бар. Анда ул әлеге вакыйганы бөтен министрлыкның йөзен таплаучы хурлык дип атый һәм «кабахәтләрнең» тиешле җәзасын алачагын вәгъдә итә. Әлбәттә, бу фактлар дәлилләнгән очракта.

Митинг булган көнне үк Тикшерү комитетында полиция хезмәткәрләреннән зыян күргән гражданнарны кабул итү комиссиясе эшли башлады. Анда көн саен 16:00-18:00 һәм ял көннәрендә 11:00-13:00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

КОРБАН КҮП, ГАЕПЛЕЛӘР ГЕНӘ ЮК

Мәскәүдә дә Казаннан кимен куймыйлар, дигән рухтагы язмалар федераль матбугат чараларында да бер-бер артлы пәйда була башлады. Соңгы вакытта Казан хокук яклау үзәгенә дә полициядән зыян күрүчеләр агыла башлаган икән. Казанда яшәүче Булат Ихсанов үз туганын нәкъ Назаров очрагындагы кебек мыскыл итүләрен хәбәр иткән. Алар да кая гына мөрәҗәгать итмәгән, тик бер чара да күрелмәгән.

– Әгәр үз вакытында безнең очракны тикшерергә алынган булсалар, Сергей бүген исән калыр иде, – ди Булат.

Альберт Захитов, Айрат Насыйбуллин, Станислав Ким һәм башкалар очрагы да бу мыскыллауларның тамыр җәйгән ныклы бер система булуын раслый. Узган атнада гына үзәк федераль телеканалдан «Пусть говорят» тапшыруында да Казандагы полиция эшчәнлеге үрнәкләрен күрсәттеләр. Юдинода полиция бүлекчәсендә кыйнап, җәзалап үтерелгән ирнең 4 баласы да ятим калган икән әле. Күпме акча туздырып реформа уздырган булдылар, ә төп мәсьәлә урынында калды: полиция элеккеге кебек үк җинаять ачу планын тутыра. Төрле юллар белән. Җинаятьчене эзләгәндә алар өчен бөтен ысул да яхшы, күрәсең.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии