«Беренчедән – халык курка, икенчедән – битараф»

«Беренчедән – халык курка, икенчедән – битараф»

Казанда татар телен якларга йөзгә якын кеше җыелды. «Азатлык» чарадан җанлы эфир оештырып, урам җыенында катнашучылар белән аралашты, аларның митингка ни өчен чыгуларын, тел мәсьәләсенә карашларын, алдагы сайлауда кемгә тавыш бирәчәкләрен сорашты.

18нче февральдә Казанның Дан скверында татар телен яклау митингы узды. Урам җыены Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылды, октябрь аеннан бирле төрле иҗтимагый оешмалар мондый митингка 17 тапкыр гариза тапшырсалар да, Казан башкарма комитеты аңа рөхсәт бирмәде. «Без инде урам җыенына даими каршы чыккан шәһәр идарәсен судка бирергә җыенган идек, шуңа рөхсәт биргәннәрдер», – ди ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт.

Галишан әфәнде үзе митингка, салкын булуга карамастан, авырган килеш килде. «Әлеге митингны оештыру өчен күпме йөрдек, Казан башкарма комитеты аны үткәртмәс өчен нәрсә генә эшләмәде, нәрсә генә уйлап тапмады. Чараны шәһәрнең читендә, үзәктән еракта үткәрттеләр. Кеше шуңа әздер дип уйлыйм», – диде ул безгә. Чарага кешенең аз килүен ул шулай ук башка сәбәпкә дә бәйли: «Эшләгән, укыган кешеләр курка, аларны куркыталар», – ди.

«Бераз шүрләп килдем» дигән сүзне берничә кешедән ишетеп булды. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскаргач, урыс телен укытырга мәҗбүр булган Ксения Зарипова да кешенең аз килүен шулай аңлатты. «Беренчедән – халык курка, икенчедән – халык битараф. Бу битарафлык тел мәсьәләсендә зур киртә булып тора да. Татар теле укытучылары күбрәк килер дип уйлаган идем, киләбез дигән мөгаллимнәр бар иде», – дип сөйләде ул безгә.

Ксения ханым «татар телен укытудан урыс телен укытуга күчү психологик яктан авыр булды» ди. «Ничә еллар буе үзебезнең туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, татар теленнән баш тарткан балаларга без хәзер урыс теленә мәхәббәт тәрбияләргә, урыс телен укытырга тиеш. Бу яктан авыр булды», – ди ул. Ксения Зарипова фикеренчә, укытучылар тел мәсьәләсендә мәхкәмәләргә бирмәделәр, чөнки алар моның нәтиҗәсен күрмиләр, ахыр чиктә ялгыз калачакларын белгәннәр.

Чара уртасында провокация була язды. Бер ир-ат җыен янына килеп, Татарстан байрагына «че за флаг» дип кычкырып, сызгыра башлады. Полиция хезмәткәрләре аны тиз арада алып китте.

Үзләрен Наилә һәм Дилә дип таныткан экскурсовод ханымнар мондый төр чарада беренче тапкыр катнаша. Алар телнең киләчәге, аның мәктәптә аз укытылуы өчен борчылып килгән. «Без татар телебезне яратабыз һәм аның югалуын теләмибез. Кануни яктан бу мәсьәлә хәл ителсен иде инде, даими мондый митингларга чыгарга туры килмәсен», – дип әйтте Дилә.

Русия Президентын сайлау темасы да читтә калмады. «Кемгә тавыш бирергә икәнен әле уйларбыз. Бәлки, стратегик яктан оппозицион намзәтләргә дә тавыш бирергә кирәктер. Федераль үзәккә шуны киңәш итәр идек: халыклар төрле, аларга төрлечә пар чыгару кирәк. Татарлар аракы эчми, алар парны чәй эчеп, җырлап-биеп чыгарырга күнеккән. Татарның хокукларын кыссалар, алар парны башкача да чыгарырга мөмкин, моны исәпкә калырга кирәк», – дип сөйләделәр безгә экскурсовод ханымнар. Алар фикеренчә, кирәк булса, Татарстанда тел мәсьәләсендә референдум да үткәреп була.

Сәхнәдән чыгыш ясаган танылган артист Әзһәр Шакиров та президентны сайлау мәсьәләсенә тукталды. «Татарларга берәр президент «мин сезгә телегезне кайтарам, мин сезгә ирек бирәм» дип әйткәне бармы? Берәрсенең чыгып, шулай әйткәне булдымы? Ул президентлыкка дәгъва кылучылар арасында берсеннән дә безгә яктылык, өмет юк», – диде ул.

Аның фикерен куәтләп, язучы Марат Кәбиров та: «Русия Президенты татар телен якларга тиеш, дип уйлыйм. Татарны якламый торган президент татарга кирәк микән?» – дигән риторик сорау бирде. Тел мәсьәләсендә туган проблемаларны Кәбиров төрле факторларда күрә: халыкта да, хөкүмәттә дә гаеп бар, ди ул. Шулай да аның киләчәкне күзаллавы өметле: «Хәзер чигенүләр чоры бара. Чигенүләр бераз туктагач, алга китүләр дә булыр», – ди ул.

Яшь галим, тарихчы Илнар Гарифуллин фикеренчә, татар халкы әлегә үз хокуклары өчен көрәшергә өйрәнмәгән. «Тел үсеше өчен шартлар бик күп түгел. Татарстанда татарлар 20 еллап бик җиңел, басымсыз яшәгән, аларның басымга әле иммунитеты юк. Басым артса, хокук яклаулар артачак, битараф булмаганнар активрак булачак, дип уйлыйм», – ди ул.

Чарага «СОлНЦе» мәктәбе директоры, татар теле укытучыларын һәм татар теле сәгатьләрен кыскартудан баш тартуы белән танылган Павел Шмаков та килде. Ул Татарстанда татарларның һәм урысларның тыныч яшәве мөһим дип белдерде. Мисал итеп, ул үз мәктәбен китерде, соңгы айларда мәктәптә татар телендә кызыклы чараларның артуы турында сөйләде. «Татарстанда татар телен саклау бик мөһим, аны якларга кирәк. Без мәктәбебездә татар телен яклый алдык», – диде ул.

Татар телен яклау митингында резолюция дә кабул ителде. Анда Русия Президенты һәм Русия Думасы депутатларына түбәндәге таләпләр бар:

– Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны торгызу;

– төбәк һәм азчылык телләренең Европа Хартиясен ратификацияләү;

– Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирүне рөхсәт итү;

– татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү;

– федераль татар телеканалын булдыру.

Моннан тыш резолюциядә Татарстан Президенты һәм Дәүләт Шурасы депутатларына да татар телен мәҗбүри укытуны торгызу, Татарстанда дәүләт телләре турында канунны тормышка ашыру, татар милли университетын ачу таләпләре куела.

Татар телен яклау митингы «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Комиссар Сүриядәге сугышта республикадан күпме кеше катнашканын белми

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Сүриядәге хәрби чараларда республикадан күпме кеше катнашканын белмәве турында әйтте. Хәрби комиссар матбугат очрашуында сөйләвенчә, «республика комиссариаты Сүриядәге хәрби чараларда катнашырга кешеләрне турыдан-туры җибәрми», шуңа күрә ул бары тик «якташлар югары хәрби бүләкләр алганда гына» мәгълүмат бирә ала.

Погодин Сүриядәге сугышта катнашкан өч татарстанлының исемен атады: Валерий Герасимов, Александр Лапин, Марат Әхмәтшин. Подполковник Әхмәтшин 2016нчы елда Сүриядә каты яраланып, госпитальдә үлде.

2017нче елның сентябрендә һәлак булган Рафаил Хәмидуллин турында Погодин: «Ул Сүриядә саклану министрлыгы аша катнашмады», – дип белдерде.

Хосусый хәрби ширкәтләргә ничек карыйсыз дигән сорауны Погодин «бу һәркемнең шәхси эше» дип кыска гына җаваплады.

Сүриядәге сугышка хосусый хәрби ширкәтләр аша ялланып баручылар булуы да билгеле. Күптән түгел Дейр-эз-Зор вилаятендә (административ бүленеш) аларның зур югалтуларга дучар булуы турында хәбәрләр чыкты. Төрле чыганаклар корбаннар санын төрлечә атый. Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова күптән түгел Сүриядә биш русияленең һәлак булуы турында белдерде. Ләкин алар Русия хәрбиләре түгел, диде.

Русия тышкы эшләр министрлыгының 20нче февральдә чыккан белдерүендә: «Сүриягә үз ихтыяры белән барган Русия гражданнары бар. Соңгы хәрби чара вакытында һәлак булганнар арасында Русия һәм БДБ илләре гражданнары да бар иде, бу хакта хәбәр ителде. Яраланучылар берничә дистә. Аларга Русиягә кайтырга ярдәм ителде, безгә билгеле булганча, алар төрле медицина оешмаларында дәвалану уза», – диелгән.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасында ясаган чыгышында: «Ислам дәүләте» сугышчан төркеменә кушылыр өчен республикадан 85 кеше чыгып киткән», – диде.

Артем Хохорин: «Яңа татар зиратын җимерүчеләрнең кем икәнен беләбез, дәлилли алмыйбыз»

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасы утырышында Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерү җинаяте ачылмаган җинаятьләр рәтендә тора дип белдерде.

«Безнең мәгълүматлар буенча, җинаятьне кем кылганын беләбез, ләкин эш тикшерү комитетында һәм әлеге затларның җинаять кылуга катнашын дәлилләп булмады. Эш ачылмаганнар рәтендә тора», – диде Хохорин, депутат Разил Вәлиев соравына җавап итеп.

Моннан тыш Разил Вәлиев, югалган имам Сөләйман Зарипов турында берәр хәбәр юкмы, дип тә сораган иде. Министр әлеге эш тә тикшерү комитетына тапшырылган, берни дә әйтә алмыйм, диде.

2016нчы елның 8нче сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын аударганнар һәм җимергәннәр иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәлне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

Бераздан әлеге зиратта 123 кабер ташын җимерүдә гаепләнүче 24 яшьлек Ростислав Малаховның тоткарлануы билгеле булды. Ләкин ул үзенең гаепсез булуын белдереп, әлеге каберләрдә җирләнгәннәрнең туганнарына мөрәҗәгать итте.

Миңнеханов Казанда һәм Яшел Үзән районында татар зиратларындагы каберлекләрне җимерүчеләр һаман табылмаган, дип, Хохорин катнашлыгындагы җыелышларда даими әйтеп килә. Ул Татарстан эчке эшләр министрлыгына эзләү эшен көчәйтергә кушты.

Татарстан Югары мәхкәмәсе татар телен мәҗбүри укыган өчен компенсация түләү мөрәҗәгатен кире какты

Татарстан Югары мәхкәмәсе Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде. Анда сүз «татар телен мәҗбүри укытулары өчен» әхлаки зыянны каплату турында иде.

Гавриленко-Зыятдинова сүзләренчә, ул Югары мәхкәмәгә утырышны кичектерүне сорап телеграмма җибәргән булган, ләкин мәхкәмә аны кире каккан. Шулай итеп, Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карарны гамәлдә калдырды, шикаятен канәгатьләндермәде, дип яза «Идел Реалии».

Былтыр көз Казаннан өч бала анасы Гавриленко-Зыятдинова улының сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булганы өчен 1 миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак ул, улының урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмавы өчен рухи зыянны каплауга өстәп, репетиторлар өчен түләнә алган «матди зыян»ны да каплауны таләп итте. Бу «зыян»ны ул 1 миллион 750 мең сум дип бәяләде.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: «Вконтакте»да татарларны кимсетә торган постлары белән танылган Ольга Гавриленко-Зыятдинова Русия Президенты Владимир Путиннан яклау сорап видеомөрәҗәгать чыгарган. Ул «канунсыз эзәрлекләүләрдән яклауны» сорый. «Мин Мәскәүдә. Казаннан китәргә мәҗбүр булдым. 9нчы февральдә фатирымда тентү узды. Эзәрлекләү һәм басым шартларында мине федераль үзәк кенә яклый алачак дип саныйм», – ди Гавриленко-Зыятдинова.

Комментарии