- 20.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №2 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Франциянең Страсбург шәһәрендә урнашкан Европа кеше хокукларын яклау суды Русиягә карата язылган шикаятьне теркәде. Анда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда татар теленең кысрыклануы турында язылган. Белгечләр эшнең Страсбургка барып җитүен Татарстанның зур уңышы дип саный.
Хәзер Европа суды Татарстан вәкилләреннән татар теленең кысылуы турында язма дәлилләр көтә. Суд эшенә кадәр бәхәсне дустанә юл белән хәл итәргә әзерлеген белдерә.
Русиянең мәгариф министры Фурсенко 2008 елның 28 ноябрендә дәүләт имтиханын бирү турындагы боерыкка кул куйган. Документның 5 пунктында чыгарылыш имтиханнарын бары тик рус телендә бирү турында ачыктан-ачык язылган.
Казан кешесе Аида Камалова, мәктәптә укучы баласының киләчәге өчен борчылып, судка мөрәҗәгать итте. Әмма Русиянең Югары суды министр боерыгына үзгәрешләр кертүдән баш тартты.
Аида Камалованы суд эшендә Мәскәү юристы, хокук фәннәре кандидаты, «Кеше һәм канун» хокукый мәгълүмат агентлыгы (“Человек и закон”) җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Пантелеев яклаячак. Пантелеев милләте буенча рус түгел икән. “Әтием – Азнакай керәшене”, – ди ул.
Пантелеев фикеренчә, эшнең Европа судында каралуы зур мөмкинлекләр ачарга мөмкин.
– Әгәр Русия Югары суды карары яңадан тикшерергә кушылса, министр боерыгына үзгәрешләр кертеләчәк. Судка бирүчеләр мәсьәләне канун рәвешендә хәл итәргә тели. Милли телләр тотрыклыгы Мәгариф Министрлыгы боерыгы, кушуы белән генә түгел, ә Русия кануны белән хәл ителергә тиеш. Бу очракта Европа суды Русияне милли телләрдә белем алуга гарантия һәм аларны кысрыкламау турында “Мәгариф турындагы” канунга үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә ала. Без бу эш шушы юл белән дәвам итәр дип уйлыйбыз, – ди Пантелеев.
Борис Пантелеев белдерүенчә, Русия ватандашлары Европа судына күп мөрәҗәгать итә. Русия Страсбургка килгән шикаятьләр саны белән дөньяда икенче урында тора.
– Русия Европа суды өчен еллык салымнар түли. Ул суд безгә ят түгел, аны без дә тәэмин итәбез. Анда рус телен белүче 600ләп хезмәткәр эшли. Хәзер бу эш Русия хөкүмәте белән сөйләшүләр рәвешендә алып барылса, төрле иҗтимагый, милли оешмалар фикер алышуда катнашса иде. Шул вакытта сөйләшүләр уңышлырак барыр дип уйлыйбыз, – ди хокукчы.
Борис Пантелеев Европа судында татар теле мәсьәләсе академик төгәллек белән каралыр дип өметләнә. Шуның өчен иҗтимагый оешмалар, әти-әниләр берлекләре бу уңайдан үз фикерләрен, мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итәргә тиешлеген искәртә.
Саша ДОЛГОВ
Утка утын салу кемгә кирәк?
14 гыйнварда Чаллы суды “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдингә хөкем карары чыгарды. Аңа Русия Җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе, 2нче бүлек, “б” өлеше буенча гаепләү белдерелгән иде. Ул Милли Мәҗлес карарларын үзе нәшер иткән газетада бастырган өчен хөкем ителде. Ләкин ул гаепләүләрнең барысын да кире какты.
Суд Дамир Шәйхетдинне 1 ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Мондый карар Дамирның үзен дә, яклаучыларны да, судта катнашучыларны да канәгатьләндермәде.
– Югары судка мөрәҗәгать итәчәкмен. Язмаларга ясалган экспертизаны да, башка гаепләүләрне дә танымыйм. Мин Милли Мәҗлес әгъзасы түгел. Журналист буларак, үз эшчәнлегемне кануни дип саныйм, – диде Шәйхетдин.
– Соңгы елларда татар халкының милли хокукларын яклап газеталарда басылган язмаларда криминал эзләү өчен, татар зыялыларына каршы объектив булмаган экспертлар билгеләнә. Фролова, Виноградова, Маркеловны шулар рәтенә кертер идем. Бу төркем 37нче еллардагы өчлекне хәтерләтә. Татар милли хәрәкәте элек тә органнар күзәтүе астында иде. Хәзер безне Татарстан суверенлыгын яклаган өчен тагын да усаллык һәм үч алу хисләре белән эзәрлеклиләр, – диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдиннең җәмәгать яклаучысы Тәлгать Әхмәдишин.
Шәйхетдингә карата булган судта даими катнашкан Рифкать Мифтахетдинов әйтүенчә, әлеге һәм башка суд эшләре “заказ”лы. Кемнәргәдер Русиядә тынычлык кирәк түгел, утка утын салып тору кирәк.
2009 елда Чаллы ТИҮе рәисе Р.Кашапов ел ярымга шартлы хөкем алды. Менә хәзер Дамир Шәйхетдингә шундый хөкем. Фәүзия Бәйрәмова суд юлында. Кайберәүләр фикеренчә, милли хәрәкәт кешеләренә быел тагын суд эшләре башлануы ихтимал
Гафиулла ГАЗИЗ
Мортазин эше тукталдымы?
15 гыйнварда Татарстан Югары суды Ирек Мортазинның кассация мөрәҗәгатен кире кагып, Киров район суды чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Аның каравы, Мәскәү аналитигы Яна Амелина әлеге мәсьәләнең ябылмавын һәм Мәскәүдә зур шау-шу куптарачагын фаразлый.
Югары суд вәкиле сүзләренчә, алдагы 21 аен Мортазин Мамадышта сөргендә үткәрәчәк. Әмма Мортазин гаебен танымый һәм үзенең нахакка кулга алынуын әйтә. Моннан тыш, ул судка карата ышанычы бетүен белдерде.
Мортазин, республика хакимиятенә каршы көрәш башлап, Татарстан халкы күңеленә мәңгегә кереп калырга тырышса да, җәмәгатьчелек аның турында шәт оныта да башлаган иде инде. Әмма аның язмышы мәскәүлеләрне, төгәлрәк әйткәндә, андагы кеше хокукларын яклаучы оешмаларны, төрле сәяси экспертларны борчый.
Мәскәүнең милли стратегия институты эксперт-аналитигы Яна Амелина фикеренчә, халык Мортазинга хакимият тарафыннан изелгән журналист буларак караса да, чынлыкта ул сәяси уенчы. “Мортазин беркемнең дә исемен пычратмады, милләтара нәфрәт уятмады, бары тик фантастик фаразлар язды. Ә хикәя язган өчен кеше кулга алынырга тиеш түгел”, – ди ул.
Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт алып бару идарәсенең бүлек җитәкчесе Роман Беляков Мәскәү аналитигы белән сүзгә килде.
– Бу сөйләшү мәгънәсез. Җинаять кодексының 282нче маддәсе буенча Русиядә күп кеше төрмәдә утыра. Мәсәлән, Чуашстанда КПРФ фиркасе сәркатибе Горбуновны 2 ел ярымга төрмәгә утырттылар. Аннан “Президент Федоровны тынычлыкта калдыр”, – дип яхшы итеп сорадылар. Аңламады, хәзер утыра. Суд бит журналистны да, сәясәтчене дә түгел, ә гади гражданнарны хөкем итә. Шуңа күрә, Мортазин да үзенә тиешле җәзаны алды, – ди Беляков.
– Башта хакимият Мортазинны бераз куркытыр да шартлы җәза гына бирер дип көттеләр. Әмма бу уенның җитди икәне билгеле булды. Шуңа күрә Татарстан дәрәҗәсендә әлеге эшне нинди генә суд карамасын, нәтиҗә үзгәрмәс дип уйлыйм. Бу эш Русия Югары судында тикшерелгәндә генә уңышка өметләнергә мөмкин. Мәскәүдә исә Мортазин эше белән бик кызыксыналар. Мортазин темасына багышлап күп кенә мәгълүмат чараларында язмалар да, кеше хокукларын яклаучы үзәкләрнең Дума депутатларына мөрәҗәгатьләре дә әзер. Ул ил күләмендә зур резонанс тудырачак, – ди Амелина.
Мортазинның хатыны Ләйсән Ситдикова “ВК” газетасы аша аның СИЗОда ничек көн күрүен сөйли. Хатыны сүзләренчә, Ирек хәзергә бер бүлмәдә тагын биш кеше белән бергә утыра. Алар белән уртак тел табып кына калмаган, кайберләренә кассация мөрәҗәгатен язарга ярдәм итеп, юридик киңәшләр бирә һәм бик күп китап укый икән.
Алай да Мортазин эше туктадымы, юкмы? Бу сорауга Мәскәү вәкиленең һәм Татарстан җитәкчелегенең җавабы төрле. Яна Амелина эш дәвамлы, ди. Югары суд вәкиле исә, югарырак судларга шикаять белдергән очракта да гаепләнүче эшенең уңышлы тәмамланмаячагын әйтә.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Сөембикә аумагае
Казан Кремлендә урнашкан Сөембикә манарасы көннәрнең берендә ишелеп төшәргә мөмкин. Геофизик, фән докторы, профессор Захар Слепак шулай фаразлый.
Захар Слепак Сөембикә манарасында ни өчен бүгенгә кадәр төзекләндерү эшләре алып барылмауга аптырый. Галим сүзләренчә, Сөембикә манарасына гына куркыныч янамый. Cпас манарасы да авыша башлаган, анда ярыклар да барлыкка килгән. Президент йортына өстәп салынган бер бина хәтта ишелеп тә төшкән булган. “Аны 1998 елда яңадан төзеделәр”, – ди ул.
Захар Слепак 1994 елда ук Казан Кирмәнендә тикшерүләр үткәргән. Хәзер манараның авышлыгы 2 метрга якынлашкан. Әгәр авышу 2 метр ярымга җитсә, Сөембикә манарасы авачак.
Геофизик Слепак җирнең өске катламын алып, җирне яктыртып, аста нинди үзгәрешләр баруын ачыклый.
– Сөембикә манарасының уң ягында су я җыелып тора, я Казансу ягына китә. Шулай итеп, манараның көнчыгыш өлешен, ягъни Батурин урамы ягындагы нигезен су юа. Шуңа күрә Сөембикә көнчыгышка таба авыша. Манараның торышына килгәндә, ул ярыклар белән тулы,– ди Захар Слепак.
Галим аңлатуынча, манараның нигезе дә тирән түгел. Казан Кремлендә тибрәнеш тә бик көчле икән. Тибрәнешне якындагы метро тоннеле тагын да арттырган. Нәтиҗәдә, метро станциясе янында ярыклар барлыкка килгән.
– Минемчә, тиз арада манара белән шөгыльләнергә кирәк. Сөембикәнең нигезен ныгыту зарур. Хәзер заманча ысуллар бар. Византия манарасының авышуын туктаттылар бит. Бәлки, манараны турайтып та булыр. Әмма моның белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш”, – ди галим.
Геофизик, фән докторы Захар Слепак куркыныч турында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә дә берничә мәртәбә хәбәр итәргә тырышып караган. Әмма моңа ирешеп булмавына инанган инде.
Саша ДОЛГОВ
Президентлар һәм диссидентлар арасында
Казанның кеше хокукларын яклаучылар 2009 ел ахыры Татарстанда демократиянең кысылуы белән искә кереп калачак, ди. Журналист Ирек Мортазинның сөргенгә җибәрелүе, “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдинне ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, “Милли Мәҗлес” рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата җинаять эше кузгатылу – моңа дәлил. Муса Җәлил исемен пычраткан өчен, “Мирас” журналы редакциясенә карата да җинаять эше кузгатылган.
Заманында күпләр “Звезда Поволжья” басмасына да шундый язмыш юрады. Аның каравы, суд эшләреннән башы чыкмаган бу газета инде 10 ел чыгып килә. Шушы көннәрдә басма редакциясе 500нче сан чыгуны бәйрәм итте.
Басманың баш мөхәррире һәм хуҗасы Рәшит Әхмәтов: “10 ел дәверендә 40 суд эше ачылып, газетаны күп тапкыр ябарга теләделәр”, – ди.
“Звезда Поволжья” – аз бюджетлы басма. Ул беркемгә дә буйсынмый, үзе тапкан акчага көн күрә. Әхмәтов фикеренчә, төп финанс чыганаклар – 4000 данәлек тираж һәм көндәлек сатулар. Кайбер очракта укучылар ярдәм итә, ди ул.
Белгечләр “Звезда Поволжья”ны хакимият һәм оппозициянең очрашу мәйданы, ди. Әхмәтов исә: “Газетаны аз кеше укыса да, иң мөһиме, алар җәмгыятьнең акыллы катламы”, – ди.
– Газетаны Татарстанда гына түгел, ә Русия һәм чит илләрдә дә яратып укыйлар. Күп кенә укучыларның басманы яздырып алып Казахстан, Урта Азия, Азәрбайҗан, Төркиягә җибәрүләре дә билгеле. Ике йөзләп данә Мәскәү түрәләренә китә. Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның, хәтта Владимир Жириновскийга ай саен безнең газетаны биреп баруы билгеле. Кайбер югары уку йортларында, Думада, оешмаларда безнең газеталарны һәрдаим анализлап торалар”, – ди ул.
Әхмәтов үзен Европага йөз тоткан, Америка демократиясен таныган шәхес буларак бәяли. Шуңа ул үз газетасының да төп максатын Татарстан бәйсезлеген һәм кеше иреклеген яклаудан күрә.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Яла ягу Җинаять кодексыннан алынырга тиеш
Массакүләм мәгълүмат чаралары кануннары авторы Михаил Федотов яла ягу өчен кеше җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш түгел дип саный. Аның әйтүенчә, яла ягу Җинаятьләр кодексыннан гражданнар җаваплылыгы өлкәсенә күчерелергә тиеш. Ирек Мортазинга да яла ягу гаепләүләре белән сөргенгә җибәрү җәзасы бирелгән иде.
Русия журналистлар берлеге сәркатибе, хокукчы Федотов әйтүенчә, еш кына түрәләр җинаять эзәрлекләве нигезендә журналистларга басым ясый. Аларны гайбәт таратуда гаепләп судка бирә.
– Хәзер инде бөтен Европада яла ягу һәм мыскыллау өчен җаваплылыкны Җинаять кодексыннан алып гражданлык җаваплылыгы өлкәсенә күчерү кампаниясе алып барыла, – диде ул “Эхо Москвы”га.
Федотов тикшерүченең “Новая газета” баш мөхәррире Дмитрий Моратов һәм тагын 3 журналистка карата җинаять эшен ачмау турындагы карарының прокуратура тарафыннан кире кагылуына аптырады. Әлеге журналистларга Чечня Президенты Рамзан Кадыйров шикаяте нигезендә җинаять эше ачылган иде.
– Бу бик батыр адым булды. Ә прокуратураның карарына аптырыйсы да түгел, – диде Федотов.
Ул дәүләт яки юридик затны гаепләү турында сүз барганда, яла ягу буларак җинаять эшен ачу өчен юридик нигез юк дип саный.
– Бу эш белән гадел тикшерүче шөгыльләнгән очракта, ул җинаять эшен ачудан баш тартачак, чөнки монда яла ягу күренми, – ди ул “Новая газета”га ачылырга мөмкин җинаять эшен истә тотып.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.org
Хәмдүнә “Давыл” чыгара
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева китап язган. Ул 2010 елда дөнья күрәчәк. “Кемнәр миңа аяк чалган, һәммәсен дә исем-фамилиясе белән язачакмын, аларның башларына тукмак булып төшәчәк. Менә шуңа “Давыл” дип атала ул ”, – дип белдерә җырчы.
– Күп еллар буе шау-шулы җырчы булдым. Минем хакта дөресе дә, дөрес булмаганы да, гайбәт тә күп йөрде. Билгеле кешеләр турында гайбәт күп бит инде ул. Кыңгыраулымын! Хагы бар, нахагы бар, – ди җырчы.
ВАКЫТ ҖИТКӘН ИНДЕ
– Бу китапның чыгуы үч алу түгел, халык дөреслекне белергә тиеш. Мине тыңлаучылар яраткан өчен алар миннән үч алды. Хәзер шуларга җавап бирәм. Элек фатир, лаеклы исем ала алмам, җырлый алмам дип куркып яшәдем. Һәрвакыт дәшми генә яшәргә, начарлык эшләгән кешеләрнең барысына да елмаеп карарга туры килде. Чөнки яшәргә кирәк иде… – ди Хәмдүнә Тимергалиева. – Иң мөһиме, пенсиямне бер кеше дә тартып ала алмый. Хәзер эндәшә алам.
Кыерсытуларга килгәндә, Мәскәүнең “Россия” концертлар залында Татарстан мәдәнияте көннәре үтә. Анда Хәмдүнә Тимергалиева да җырлый. Катнашучының барысына да Русиянең атказанган артисты дигән, я булмаса илкүләм исем бирелә. Бары тик бер Хәмдүнә Тимергалиеваны аралап калдыралар.
ХӘМДҮНӘ ӘТИСЕНӘ ОХШАГАН
“Давыл” аяк чалучылар турында гына түгел, җырчы тормышындагы кызыклы вакыйгалар да булачак икән анда. “Мин тормышта җор телле, бик шаян кеше”, – дип белдерә ул. Әнисе дә көлкеле хәлләрне һәм мәзәк яраткан. “Шулай да, безнең өйгә беркайчан да гайбәт кермәде”, – ди ул.
Аяк чалганнар, кыерсытканнар, әмма Хәмдүнә Тимергалиева җырлады да җырлады. Әле дә җырлый ул. Табигатьтән көчле булганга сыгылып төшмәгән. Үзен нык ихтыярлы нәселдән дип белдерә. Сталин репрессиясе елларында әтисен атарга дигән карар чыгаралар. “Әти – шуннан котылып калган кеше, минем язмыш, нишләптер, аныкына охшаган, һәрвакыт гаепсезгә гаепле булып яшәү авыр бит ул, аны җиңеп чыгарга кирәк”, – ди Хәмдүнә Тимергалиева.
– Күп җырчылар ашына таракан булып килеп төштем. Чөнки мине халык күтәреп алды, алар яратты. Менә 41 ел җырлыйм, бүген дә зал тутырып, концертлар куям. Әле Ханты-Мансийскидан кайттым, Оренбургта булдым, Башкортстанда 25 концерт куйдым. Юбилеемны үткәрергә апрель аенда тагын Башкортстанга кайтам, – ди җырчы.
Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты Казанда 8 февральдә булачак. Туган көне аның 24 майда.
ГОМЕР БУЕ ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ БЕЛӘН БЕРГӘ
Татарстаннан читтә халык концертларны көтеп ала, алар татар җырларына тансык. Дөрес, бар җырчыларны да түгел. Ярты залга җырлаучылар, кеше килмәгәнгә борылып кайтучылар да юк түгел.
– Басмаган җир калмады. Архангельскида булмаган идем. Өченче ел андагы Сабантуйга барып җырлап кайттым. Владивосток белән Камчаткада булмадым. Русиядәге бөтен шәһәр һәм авылларны җәяүләп йөрдем дисәм дә, юк сүз түгел. Гомерем буе халык җырлары озата килә мине. Җырлаган җырларым гомерле. Әйтик, “Чияле тау”, “Сары чәчәк”, Кайтуыңны сагынырмын”, “Кайту”. Җырлый башлагач та, минем белән тудылар. Менә 41нче ел җырлыйм, минем белән яшиләр әле. Халык җырларын үзем табам, үзем эшкәртәм. Кеше репертуарын җырлаганым юк, – ди Хәмдүнә Тимергалиева.
Үз гомерендә сәхнәдән меңгә якын җыр башкарган ул. 200ләп халык җыры җырлаган. “Әле җырланмаганнары да бик күп”, – ди үзе. Хәзерге яшьләр, аның фикеренчә, ул күтәреп чыккан халык җырларын башкара. Һәм Хәмдүнә Тимергалиева үзен күптән инде Габдулла Тукай исемендәге бүләккә дә лаек шәхес дип тә белдерә. Бу сүзләрне ул уенын-чынын бергә кушып әйтте.
ҮТҮГЕ ДӘ, КГБШНИГЫ ДА, БАШКАСЫ ДА БУЛАЧАК
“Давыл” дип аталачак китапны ул үз тормышыннан, лирик чигенешләр белән башлаган. Ә тозы-борычы уртада. Китапта Хәмдүнә Тимергалиева тормышындагы кызыклы хәлләр дә булачак.
– Халык белми торган кызык хәлләр күп. Миннән хәтта югары белемле кешеләр дә, чынлап та, үтүк белән суктыңмы син, дип сорый. Үтүк белән дә сук, ул исән дә калсын… Шаян кеше икәнлегемне белгәнгә, Алмаз Хәмзин төрләндерә инде. Юморымны аңлаганга, шаян әсәрләрен язып, сәхнәдә укый. Ул мине экскурсовод итеп тә, Төркиягә баргач, КГБшник итеп тә сурәтләде. Аңа кушылып, сәхнәдән Салават төрләндерә. Мине сугыш чукмары итеп бетерделәр. Югыйсә тормышта чебенне дә рәнҗеткән кеше түгелмен. Үзем дә шаян кеше. Кызык яратуымны белгәч, сәхнә кешеләре халык күңелен күтәрер өчен, мине төрләндереп сөйли. Чөнки халык та шаян кеше икәнлегемне белә”, – ди Хәмдүнә Тимергалиева.
Әлеге шаяруларның берсенә дә рәнҗемәгән ул. “Бу популярлыгымны гына арттыра. Халык бик акыллы, кемнең кем икәнен күреп тора”, – дип тә өсти.
ИҖАТ “ГАРМУН МОҢНАРЫ”БЕЛӘН БАШЛАНА ҺӘМ ДӘВАМ ИТӘ
Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, автомат телефоннар станциясе төзү идарәсендә эшли. 4нче разрядлы монтер ул. Үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә җырлый. Бөтен эшен ташлап, менә мин җырчы дип, 1976 елны Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендәге Эмил Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны беренче тапкыр башкара.
Наил АЛАН
azatliq.org
Комментарии