ММЧ

(Шаян хикәя)

– Торырга микән? Юк микән?

Түшәмдә эленеп торучы кышкы йокыга талган чебеннән күзләрен ала алмыйча озак аунады Раяз караватта. “Ичмаса, уйларга уе да юк бит аның! – дип уйлады ул эченнән генә. – Әнә ул чебенгә рәхәт, уйлыйсы да, икътисади кризистан котылу, кассадагы акча белән нишләргә дип тә баш ватасы юк. Өстәвенә, аның колак төбендә бертуктаусыз безелдәп торган мичкә чаклы бичәсе дә юк”.

– Ра-я-яз! Күпме аунарга була инде! Халык шау-гөр килә, имеш, банктагы акчалар “катырыла” икән. Һай, уңмасам да уңмадым ирдән. Арт ягына типмәсәң, караваттан кубарып алып булмый бит имгәкне. Сиңа әйтәм, нәрсә авызыңа май каптың?

Раяз хатынының мондый “майлы” сүзләренә тәмам ияләнгән, шуңа кашын да сикертмәде. Ә бичәсе тезепме-тезә:

– Әнә күрше Фәйзи, кассадагы акча әрәм булмасын дип, Әлфиясенә чәшке тун алып кайткан. Әле узган ел гына кайры тун алганнар иде. И, бер уңмасаң, булмый инде ул, үтерәм, дисәң дә, кузгатып булмас син йолкышны! Тор, дим, караватымның тәмам рәтен җибәрдең! Нәләт яугыры кризис, ят инде менә өйдә бот күтәреп ун көн! Акча түләнми торган ялга җибәреп, халыкны ачтан үтермәкче булалар.

Гел ятудан аркасы авырта башлаган иде инде Раязның. Шулай да хатынына моны сиздермәскә булды: тәмен белеп кенә урыннан кузгалды, озаклап иснәнде, киерелде, үзенчә физкультура ясагандай итте дә душ астына кереп басты. Әй ярата да соң Раяз кайнар душны! Арык тәне тәмам пешкән ит сыман кып-кызыл төскә кергәнче кайнар су астында басып тора да кисәк кенә салкын су җибәрә: а-у-а-у!

– Шушы акыруыңа һич тә ияләнә алмыйм, инфаркт алырмын инде берзаман, валлаһи. Әйдә, пошкырынмый гына сөртен дә элдерт банкка!

– Ә чәй?

– Кассага чират ала тор, бераздан алыштырырга килермен.

Чираттагылар белән танышып, дөнья хәлләре турында гәп сата торгач, чираты да җитте. Иллелекләр белән булгач, биш мең дә шактый күп булып күренә икән ләбаса. Зәлиясенә сүз бирсә дә, аяклары аны бөтенләй башка тарафка өстерәде. Бер стакан сырадан соң, иягенә таянып, бу акчаны нәрсәгә сарыф итү турында баш ватып торганда, күршесе килеп чыкты.

– Хатыннан уңмадым, – дип башлады ул сүзен. – Кеше хатыннары эштән кайткач кухнядан чыкмый, ә минеке газета-журнал актарудан бушанмый.

– Киңәшең өчен мең рәхмәт, күрше, – дип, җилкәсенә сукты Раяз аның. – Яңа ел бәйрәменә дә озак калмады, аннан 23 февраль, 8 март китә. Хәлләр болай торса, бәйрәм саен атна-ун көн административ ялга кууларын көт тә тор.

Үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә, Раяз почтага таба атлады. Бер уңайдан спутник телевидениесе офисына да кагылды. Өенә ул кош тоткандай, очынып кайтып керде.

– Менә, карчык, акчаны бик отышлы итеп урнаштырдым. Кабул итеп ал, – дип, хатыны каршына бер төргәк кәгазь ыргытты.

– Нинди кәгазьләр бу?

– Валютаның яңа төре чыккан икән. Бөтен кеше шуңа алыштыра. ММЧ дип атала. Файдасын иртәгә үк күрә башлаячакбыз, Аллаһы боерса, – дип, карак мәчедәй серле елмаеп, ул аш өстәле артына килеп утырды.

Ә Раязның ММЧ дигәне массакүләм матбугат чарасы дигәнне аңлата, теге кәгазьләр исә газета-журналларга язылу турында квитанцияләр иде.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама.

Комментарии