Гүзәл белән Илдарның «ВАКЫТ МАШИНАСЫ»

“Татмедиа”да үткән матбугат конференциясендә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов арасында булган әңгәмә бу. Әлеге ихлас белдерүне, планнарны ишеткән журналист халкы шаркылдап көлде. Ирен тикмәгә тынычландырмый ул, Уразова Татарстанның атказанган артисты исемен алды. Эшләренең нәтиҗәсе дә ярылып ята бит. 2009 ел дәвамында “Гүзәл-Илдар” театры буенча 150дән артык концерт куйган. Әле артистлар кризиска, гриппка сылтап, тамашаны кичектереп килгән чорда! Һәм традиция буенча йомгаклау концерты Казанда үтәчәк.

– Ирле-хатынлы булмасаң, дуэт булып җырлау авыр.Без Гүзәл белән бер арбада, бер гаилә. Үзем джентельмен буларак, аңа юл куям. Халыкның Гүзәлне ныграк яратуын да беләм…

– Тукта әле, җаным, быел сиңа 30 яшь тула. Әлеге юбилей уңаеннан үзеңә дә Татарстанның атказанган артисты исемен эшләтербез.

– Һәр төбәккә үзебезнең урынны, төгәл вакытны белеп барабыз. Һәр нәрсә җайга салынган. Фәлән-фәлән айда безнең концерт булырга тиешлеген тамашачы алдан ук белеп, көтеп тора. Тамаша югары дәрәҗәдә үтә, Аллага шөкер, – диде Гүзәл Уразова. – Шулай да, көтелмәгән вакыйгаларсыз булмый. Музыканың туктап калуы, амбарга охшаган биналарда чыгыш ясау дисеңме… Берсендә Себер якларында кыр уртасында автобусыбыз ватылып калды. Күпмедер вакыттан соң Сургуттан дустыбыз “Джип”ында килеп алды. Бөтен техниканы шунда калдырып, сыйган кадәребез, ягъни 10 кеше машинага төялеп, Лянторга киттек. Күз алдыгызга китерегез: концертка 1 сәгатькә соңга калып килеп җиттек! Барсак, зал буйлап балалар йөгереп йөри, халык һаман көтә… Биючеләрсез, 1-2 уен коралы белән генә концерт куярга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, иң сыйфатсыз тамашабыз шул булгандыр. Ләкин андагы тамашачының җылылыгын әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. артистлары ул якка сирәгрәк килгәнгәме, җырга нык сусаганнар.

Җырчылар үзләренә өлге итеп, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, иҗатын куюларын да яшермәде.

– Безнең беренче чордагы этәргеч – Гүзәлнең популярлыгы иде. Мин Башкортстаннан килеп, биредә татар радиоларын тыңлый башлагач, аның җырлары шулкадәр күп яңгырауга исем китте. “Бу кыз әллә радионы сатып алган инде”, – дип шаярганым да истә. Беренче альбомы нык сатылды, әле хәзер дә ул безнең капитал, – дип Илдар Хәкимов хатынын мактады. – Коллективыбызда бүген 16 кеше эшли, 25-80 мең сум алалар. Һәр хезмәткәр өчен җаваплылык тотабыз, елның 9 аен бергә үткәрәбез.

“Җырларны ничек сайлыйсыз?” – дигән сорауга да кызыклы җавап ишеттек. “Гүзәл янында җырларга оят булмаганнарын”, – диде ул.

Хәзер җырчылар бөтен көчен гастрольләргә, җырга багышласа да, запас парашютсыз булмый. Бу – белем. Гүзәл Уразованың өч югары белеме бар икән. Киләчәктә тавышы бетә калса, халык ихтыяҗы кимесә, югалып калмаячагын, башка сайларга әзерлеген искәртте җырчы. Кыскасы, запас вариантлары – бизнес ачып җибәрү.

Хәйрия эше, мохтаҗларга ярдәм итү турында сүзне Илдар Хәкимов дәвам итте:

– Кеше алдында мактанып, үзебез турында сөйләп йөрмибез. Шул исәптән, ятим балаларга ярдәм итүебез хакында да. Берсендә дәрәҗәле кешеләр үткәргән балалар марафонын карап торырга туры килде. Беренче урынга – 10 мең сум, икенчегә 5 мең сум бирделәр, ә өченче булып килүче бүләксез калды. Болай бүләкләү дөрес түгел, дип уйладык. Шунда кесәдән чыгарып, өченче урынга 20 мең сум бирдек.

Әлеге дуэт турында күпме сөйлисегез килсә, рәхәтләнегез! Чөнки аларның кеше сүзенә тамчы да исе китми. Башкортстанга кайткач, Уразова янына берәү килеп: “Афәрин, югалып калмадың син. Илдар белән аерылгач, үзең дә бер ир табып, сәхнәгә чыгып җырладың”, – дип, сабыр булуын тели. Баксаң, аларны Илдар Хәкимов белән Румия Фәтхетдинова дуэтыннан соң “аерганнар” икән. Ә чынлыкта бу пар бик бәхетле яшәп ята, кызлары Элларины үстерәләр. “Бер ир” дигәннән, Гүзәл Уразова “Татар җыры-2009”да Зөлфәт Хәким белән җырлады. Шактый бәхәс уяткан бу дуэт турында: “Аның белән җырлатып, З.Хәкимнең бәясен төшерделәр”, – диючеләр дә булды хәтта. Җырчы үзе бу хакта ни уйлый икән?

– Әйе, үземә дә күп тәнкыйть ишетергә туры килде. Халыкның битараф калмавына мин шат кына. Бу эксперимент рәвешендә генә үткәрелде, оештыручылар тавышларны туры китереп тормады. Шулай да, Зөлфәт Хәким белән җырлавыма бик шат. Ә ничек килеп чыгуына һәркемнең үз фикере. Бер көн генә репетиция булуын да исәпкә алсак, нормаль килеп чыкты дип уйлыйм, – диде Гүзәл Уразова.

Конференциядә дизайнер-модельер Элара Шәйхи дә җырчыларның киеме турында фикерен белдерде.

– Хәерче ил дисәк тә, хәтта Индиядәге костюмнарга сокланырлык. Ләкин безнең әйтерсең туктап калган. Халык яңалыкны кабул итми, тик шул ук вакытта аңа иске нәрсә дә ошамый. Кыскасы, өр-яңа булмаган яңалык көтә. Тамашачының теләген истә тотып, аерым детальләрне ниндидер кысалар эчендә үзгәртәбез. Ә Гүзәлнең зәвыгы миңа бик ошый. Киемнәрне җырлар тәртибе, текстларның эчтәлеге белән туры китереп тегәбез.

Барысын да үз күзегез белән күрәсегез килсә, 28-31 гыйнварда Казанның “Уникс” залына килегез. Программа “Вакыт машинасы” дип атала, кызык булырга охшаган.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

P.S.Тагын шунысын да өстик: әлеге матбугат конференциясен инде пәрәвез дөньясында популярлашып киткән “Матбугат.ру” оештырды. Әллә шуңа дамы, бик җылы очрашу булды бу…

Комментарии