Дары мичкәсе

Бу атнада Казанның дары заводында янә гадәттән тыш хәл булды. Дүшәмбе кичендә цехларның берсендә янгын чыга. Ике ир-атның тәне пешә, имгәнәләр. Алар хәзер республика клиник больницасының реанимация бүлегендә. Берсенә – 71, икенчесенә 45 яшь. Янгын сүндерү өчен заводка егермедән артык техника китерелгән. Ут эретеп ябыштыру эшләре барганда саксыз эш итүдән чыккан дип фаразлана.

Татарстандагы йортының бишесенә иганәчеләр җәмгысе ике тонна бал тапшырды. Татлы күчтәнәч ике меңнән артык караучысыз калган әби-бабайның чәйләрен тәмләргә, тормышларын ямьләргә ярдәм итәчәк. Мондый чара Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан эшләнгән. йортындагы өлкәннәрнең һәр дүртенчесе сугыш ветераны яисә тыл хезмәткәре икән.

Фермерлар “каравыл” кычкыра

Татарстанның 12 районында эшләүче 600 фермер хуҗалыгы банкротлык чигенә җиткән. Күбесе – узган җәйдәге корылыкка эләккән көньяк-көнчыгыш төбәкләреннән. Табигать казасы аркасында иген уңмады, керем дә юк, шуңа күрә кредитларны каплау җае юк. Хөкүмәт бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән. Хәзер күпчелек фермерлар, кредитка алган техникаларын сатып, әҗәтен каплый, быел язга шактый җирләре кысыр калырга мөмкин.

Тәгәрмәчеңә карап каршылыйлар

юлларында хәзер җәйге тәгәрмәчләр куелган машиналарда йөрү кыенлаша. Инспекторлар аларны аерым контрольгә алды. Автомобиленә кышкы резина кидермәгәннәрне беренче шәпкә 500 сум штраф көтә, әгәр алай да “барып җитмәсә”, икенче тапкыр инспекторларга эләккән машинаны мәҗбүри рәвештә штрафстоянкага алып китәчәкләр. Мондый кырыс чара 13 гыйнвар көнне булган зур һәлакәт аркасында кертелде. Җәйге тәгәрмәчле авариягә эләгеп, аның салонында булган биш кеше дә вафат булды.

Алтын яратучылар

Татарстанда хөкем каршында – ювелир салоннарын басып йөрүче банда вәкилләре. Алар кибетләргә көпә-көндез бәреп кереп, алтын-көмеш бизәнү әйберләрен алып чыгып китә торган булган. Өч ел эчендә тугыз салонны талап, 13 миллион сумлык байлык урлаганнар. Бандада барлыгы 12 кеше.

ЯЛА ЯКСАҢ ҖАВАП БИР!

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә яла ягуга карата җинаять эше кузгатылды. Татарстан прокуратурасына мондый мөрәҗәгать белән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова мөрәҗәгать иткән.

2009 елның җәендә, “Мирас” журналында басылып чыккан “Барбаросс инкыйразы” пьесасы җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Анда Гитлер Муса Җәлилне мактаган итеп күрсәтелә.

Пьеса Татарстан фәннәр академиясенең Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тикшерелергә тапшырылды. Институт белгечләре әлеге язманың ялган һәм Муса Җәлилнең исемен пычратучы мәгълүмат дигән карар чыгарды.
Футболчы кыйммәт тора

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Казанның “Рубин” командасы 6 миллион еврога Румыния футболчысы Адриан Мутуны сатып алырга җыена.

31 яшьлек Муту хәзер Италиянең “Фиорентина” командасында уйный. Берничә ел элек Италия җыелмасында да уйнап алды.

Моңа кадәр “Челси”, “Ювентус”, “Интер” командаларында уйнаган Муту дөньяда иң өметле яшь футболчыларның берсе санала иде. Ләкин соңрак, кокаин белән мавыгуы ачыклангач, ул озак вакытка уеннардан читләштерелде.

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, “Рубин”нан тыш, бу уенчыны тагын Төркиянең “Галатасарай” һәм Украинаның “Шахтер” командалары сатып алу теләген белдергән.

Берсенә генә җитмәгән

Өч көн өчендә дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә берьюлы ике ришвәтче укытучыны эләктергәннәр. Икесе дә доцент, акчаны арадашчылар аркылы алганнар. Берсе – зачет кую, икенчесе зачетка кертү өчен студентлардан “бәхилләтү” сораган. Ришвәтчеләрне оператив хезмәткәрләр акча алган вакытта тоткан.

Күршеләрдә – яңа “иске” Президент

Узган җомгада күрше Мари Илендә Леонид Маркелов янәдән республика Президенты вазифаларын башкаруга кереште. Аның кандидатурасын 29 декабрьдә төбәк парламентына Русия Президенты керткән иде. Моңарчы да республика белән идарә иткән Маркеловны бертавыштан 44 депутат яклаган.

Экономияле губернатор

Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых үз хезмәт хакын 4330 сумга калдыруны күздә тотучы закон проектын төбәк парламенты раславына кертте. Әлегә аның уртача айлык 100 мең сумнан артып китә. Губернатор фикеренчә, бу артык зур сумма. Әгәр айга аңа минималь күләмдә акча түләнсә, өлкә бюджеты 1 миллион 400 мең сумны янга калдырачак. Әлеге сумманы Никита Белых инвалидларга ярдәмгә юнәлтмәкче. Шунысы да бар: губернаторның эш хакына башка чиновниклар кереме дә бәйле, алар җитәкчедән югарырак акча алырга тиеш түгел.

Ник тормыштан туялар?

Ел башыннан бирле Башкортстанда дүрт милиционер үзенә-үзе кул салып, якты дөнья белән бәхилләшкән. Соңгы очрак Чишмә районында бу атнада булган. Утыз яшьлек хокук сакчысы үләр алдыннан хатынына язып калдырган хатта гаиләсен җитеш тормышта яшәтә алмавы өчен гафу үтенгән. Мәрхүмнең кечкенә баласы ятим калган. Тикшерүчеләр әйткәнчә, милиционер аракы белән дус булган.

Кансызлык

Дүшәмбедә Ульянда 20 яшьлек кызга карата җинаять эше кузгатылды. Хокук сакчылары әйткәнчә, ул тулай торакта бала таба, нарасыен буып үтерә һәм чүп чыгару җайланмасына ташлый. Мәетне урам себерүче табып ала. Гаепләнүче кыз үзенең мондый адымын кая барып бәрелергә белмәү белән аңлаткан. Ул – җирле педагогика институты студенты.

Туган көнгә – бал һәм торт

Түбән Новгород зоопаркында Балу исемле аюның туган көнен билгеләп үткәннәр. Аңа ике яшь тулган. Бүләккә бер мичкә бал һәм торт алып килгәннәр. Балу Ляля исемле ана аю белән бергә ул сыйларны бик тиз юкка чыгарган. Аюлар ач булса гына кышын йокыга тала икән, зоопаркта ашау шәп, шуңа салкыннарны аяк өсте генә үткәрәләр.

Суд эше туктатылды

“Самарская газета” муниципаль газетасы директоры Сергей Курт-Аджиевка карата 2008 елда башланган җинаять эше, тикшерү вакыты тәмамлану сәбәпле туктатылды. Журналистны газета нәшер итүдә лицензияләнмәгән компьютер программасын куллануда гаепләделәр. Моңа кадәр ул ике ел ярым буе үзенең хаклы булуын төрле дәрәҗәдәге судларда расларга маташты. Аңа карата җинаять эше редакциядәге компьютерда лицензияләнмәгән программа табылгач кузгатылган иде.

Криминаль хроника

Барып чыкмаган

Чаллыда 30 яшьлек рецидивист ирле-хатынлы пенсионерларга һөҗүм иткән. “Фонтан” сәүдә йортыннан чыгып барган бу пар җиңел корбан булып тоелгандыр инде, күрәсең. Аныңча барып чыкмый шул. Артыннан килеп, кемдер телефонын тартып алуга, пенсионер ир-ат каршылык күрсәткән. Сугышып яткан ирләрне яннан узучы ведомстводан тыш сак патруле күреп ала. Барысы да ачыклангач, кыйммәтле “Самсунг G 600” хуҗасына кайтарылды. Беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкемгә тартылганы булган һөҗүм итүче кизү бүлегенә озатылды.

Пычакка ябышкан

Казанның Глушко урамындагы бер фатирда пычаклы җинаять, дигән хәбәрне ведомстводан тыш сак бүлегенең 531нче патруль экипажы ала. Милиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге фатирда ике белән бер ир-ат спиртлы эчемлекләр белән сыйланып утырган. Сүзгә килешеп, Мари Иленнән килгән 39 яшьлек Татьяна Е. 39 яшьлек хуҗа ир-атның эченә пычак кадаган. Зыян күрүче 15нче хастаханәгә озатылды.

Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат бүлеге хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА.

Комментарии