«Түздем, дәшмәдем»

Гаиләдәге татулык – бәхетле тормышка нигез. Өйләнешеп яши башлаган дәвердә беркем дә аерылышырбыз, ялгыз калырмын, дип уйламыйдыр. районының Олы Мишә авылында гомер итүче Гөлназ һәм Рөстәм Хәбибуллиннар да, гадәти кешеләр кебек, кора. Бер-бер артлы ике бала туа. Шул түгәрәк дөньяга куанып яшисе дә бит. Тик килеп чыккан бәхетсезлек очрагы Рөстәмне якыннарыннан аера. Узган елның 19 октябрендә кичке сәгать алтылар тирәсендә ул үз-үзенә ялгыш пычак кадый.

“ПЫЧАК БЕЛӘН КИЗӘНӘ”

– Гөлназ һәм Рөстәм Хәбибуллиннарың икесенә дә 32 яшь, – дип сөйләде Теләче районы прокуроры Фаил Хәйруллин. – Гаилә башлыгы тумышы белән Олы Мишә авылыннан. “Вамин” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә тракторчы булып эшләгән. Хатыны Гөлназ Саба районының Олы Арташ авылында туып үскән. Ул фермада зоотехник. Кызлары Йолдызга – 8, уллары Рүзәлгә 6 яшь.

Соңгы вакытта Рөстәм гел салып йөргән. Фаҗига булырга бер көн кала ул гаиләсен өйдән куып чыгарган. Гөлназ балалары белән туган авылына әнисе янына кайтып киткән. Икенче көнне эшкә барышлый ул йортына кереп чыгарга була. Өйдә Рөстәмнең бәрәңге әрчегән чагына туры килә. Ник кайттың, дип ире аңа пычак белән кизәнә. “Нишлисең, тынычлан, – дим аңа. Рөстәм аркасы белән миңа борылуга, аны этеп җибәрдем һәм ул сервантка бәрелеп, кулындагы пычакны ялгыш эченә кадады”, – дип аңлатты Гөлназ. Башта иремне мин чәнчедем, дигән иде. Соңыннан аның куркудан шулай әйткәнлеге билгеле булды. Экспертиза нәтиҗәсе мәрхүмнең үзенә шундый яра ясарга мөмкинлеген раслады.

“ИСЕМЕМ “АҖДАҺА” БУЛДЫ”

Гөлназ бүген торган йортын, эшен ташлап, балалары белән үз әнисе янында яшәргә мәҗбүр.

– Каенанам Хәтимә бөтен әйберне ташып бетергән, – дип елап сөйләде Гөлназ. – Ул мине яратмады, исемем “Аҗдаһа” булды. Рөстәм белән өйләнешүгә Кукмарага күчендек, анда килеп тә котыртып китә иде. Олы Мишәгә күченеп кайткач, иремнең мөнәсәбәте миңа бөтенләй үзгәрде. Рөстәм бер атна эчендә 4 мең сум акчаны эчеп бетерде, көнләште, еш кул күтәрде, балалар белән мине өйдән куып чыгарган чаклары күп булды. Түздем, дәшмәдем.

Эштә сынатмады. Гел алдынгы урыннар алып хезмәт куйды. Күпме генә ызгышсак та, беркайчан кулына пычак алганы булмады. Бу юлы бик ярсыган иде. Мин аңа шунда ук беренче ярдәм күрсәттем, авыл фельдшерын чакырттым. Тик Рөстәм хастаханәгә барып җиткәнче юлда җан бирде.

– Кызым ул авылга киткәч, телефоннан нинди хәбәр әйтер икән, дип котым очып торды, – дип сүзгә кушылды Гөлназның әнисе Нурзидә апа. – Кичке җиделәрдә “Рөстәм бетте”, дип шалтыратты. Ирем Фоат исән чакта без аларга гел булышып тордык, капчыклап бәрәңгесен, боты белән ит бирдек. Матур гына яшисе урында менә нәрсә эшләп куйды бит.

– Аның белән кавышуыма үкенәм, яшьлегемне әрәм иттем. Хәзер менә сәламәтлегем какшады, бу ике баланы берүзем ничек аякка бастырырмын, – дип уйга калды Гөлназ.

Йолдыз белән Рүзәл әтиләре үлгәнен белми икән, алар өчен ул һаман сырхауханәдә ята. Бер гөнаһсыз сабыйлар эшнең нидә икәнен аңларлык яшьтә түгел шул әле. Шулай да күзләрендә сагыш. Әтисез калганны күңелләре белән булса да тоялар, ахры.

“ЭШЧӘН ЕГЕТ ИДЕ”

Олы Мишәгә барып, авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповтан Хәбибуллиннар гаиләсе турында сораштым.

– Рөстәмнең әти-әнисе – бик тәртипле кешеләр, – дип мактады ул аларны. – Хәлим абый – мәктәптә кочегар, Хәтимә апа 30 ел фермада сыер сауды. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Дүрт уллары да – көрәшче. Төпчек кызлары район кибетендә сата.

Рөстәм минем күз алдында үсте, бик акыллы, эшчән егет иде. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Кукмарага барып эшкә урнашты. Ике ел элек гаиләсе белән авылга күченеп кайтты. Узган ел мин аларга йорт сатып алырга булыштым.

Ызгышып минем янга килгәннәре булмады. Икесе арасында шундый хәл килеп чыгуына бик гаҗәпләндем.

Рөстәмнең әти-әнисе белән дә очрашырга җай чыкты.

– Улымны Гөлназ үтерде, – дип ачынып әйтеп салды Хәтимә апа.

– Нишләп алай дисез, ул моңа сәләтлеме? – дим.

– Гөлназ аны кыерсытты, көнләшеп үзәгенә үтте. Мин үз баламны яхшы беләм. Улым юаш булды. Бала хәсрәтеннән дә авыры юк, хәзер менә карарга фотолары белән көрәшеп алган бүләкләре генә калды.

– Бала бу дөньяга үзе теләп килми, – дип кызганыч вакыйгаларга карата үз фикерен белдерде “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус Фәиз. – Ата-ана сабыйга гомер биргән икән, ул аны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә бурычлы. Теләче районында булган вакыйгада шулай ук ике бала әтисез калган. Балигъ булганчы әби-бабалары, мөмкинлектән чыгып, аларга булышырга тиеш. Өйдәге әйберне бүлешү – дөрес түгел. Гаилә башлыгының нәсел дәвамчысы – улы бар, мөлкәтнең яртысы аңа бирелергә тиеш.

Эльмира СӘЛАХОВА.

Теләче районы.

P.S. … Бер генә гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый анысы. Ләкин ахыры аяныч тәмамланган очракларның күбесенә хәмер сәбәпче. Юктан гына ызгышып китеп, ир яки хатын кулына пычак алып хәләленә кадый. Әйтерсең лә шулай эшләп, бөтен борчулардан арынып була. Узган елның 16 ноябрендә көндезге сәгать өчләр тирәсендә Казанның Челюскино урамындагы йортта 59 яшьлек Евгений Фиофанов бергә яши торган хатыны Рәшидә Маликованы шул рәвешле юк итә. Соңыннан үзе дә балкон тәрәзәсеннән сикереп төшеп үлә.

Былтыр 28 ноябрьдә район суды Ишкеево авылында яшәүче бер хатын-кызны ирен чәнчеп үтергән өчен 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әлеге ханымның дүрт баласы (олысына – 17, кечесенә 11 яшь) бер көнне әтисен дә, әнисен дә югалта.

P.S.S. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, Теләче районында барлыгы 89 җинаять эше теркәлгән. Шуларның өчесе пычак кадау аркасында килеп чыккан. Прокурор сүзләренә караганда, 2007 ел белән чагыштырганда, бу биш җинаятькә кимрәк.

– 5 август төнендә Теләченең Тынычлык урамындагы йортта булган үлем очрагы бер сәбәпсезгә 47 яшьлек Рафикъ Гарифуллин гомерен өзә, – дип дәвам итте прокурор. – Казахстаннан кайткан 20 яшьлек Зөфәр Гарифуллин, кесә телефонын урлауда гаепләп, Рафикъ Гарифуллинның күкрәгенә ике тапкыр пычак кадый. 2008 елның 19 ноябрендә Теләче район суды Зөфәр Гарифуллинны, җинаять кылуда гаепләп, 8 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Аларның зур үсәсе килде…

11 гыйнварда районының Югары Казаклар авылы малайлары Ильяс (11 яшь) һәм Марат (7 яшь) Хәлиуллиннар урамда тау шуа һәм, һич көтмәгәндә, көндезге икедә “Нива” машинасына бәрелә. Маратның эчке органнарына зыян килеп, ул район сырхауханәсендә җан бирә. Ә Ильяс гомерен саклап калу өчен, табиблар әле дә туктаусыз көрәшә.

“ЯРАТА ДА АЛМЫЙ КАЛДЫМ”

Югары Казакларга кайтканда, Маратны җирләгән көнгә туры килдем. Авыл башындагы зиратта ир-ат кабер казый, мәрхүмне юарга әзерләнә иде. Өй эче халык белән тулган. Барысының да күзендә яшь.

Йорт хуҗалары Гөлфия һәм Мәхмүд Хәлиуллиннар 1997 елның 3 гыйнварында өйләнешкән. Икесенә дә 36 яшь. “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында механизатор булып эшли, хатыны фермада бозаулар карый. Ике балага гомер биргәннәр. Кызлары Ләйсәнгә 10 яшь.

Түрдәге бүлмәдә кызын кочаклаган хәлдә башын аска иеп утырган Гөлфия янына килеп сүз каттым.

– Улымның үлүенә бер дә ышанасы килми, – ди ул сабыр гына. – Баламны рәхәтләнеп ярата да алмый калдым. Без сырхауханәгә барганда, Марат исән иде. Сөйләште, су эчәргә теләвен әйтте. Соңыннан хәле авырлашты. “Коткарып калып булмады, кайгыгызны уртаклашабыз”, – дип хирургия бүлеге мөдире Илһам Корбанов ачы хәсрәтне җиткерде.

– Балалар урам уртасыннан шуган икән. Бу куркыныч, дип улыгызга әйткән булдымы?

– Уйнарга чыгар алдыннан карап йөрегез, машинага бәрелә күрмәгез, дип гел тәкрарлап тордым.

“ГОМЕРЛЕК ҖӘРӘХӘТ АЛДЫМ”

Малайлар бәрелгән урын Мәхмүд белән Гөлфиянең өй каршында. Тыкрыктан чыгучы шоферы 27 яшьлек Зөлфәт Кәримуллин авылда мал табибы булып эшли икән. 16 гыйнварда туе булырга тиеш. Хәлиуллиннар гаиләсе аны гаепләмәсә дә, Зөлфәт бүген үз-үзенә урын таба алмый бәргәләнә.

– Ул көнне ат суйдык, – дип искә алды Зөлфәт. – Чүп-чар түгәргә дип китеп барышым иде. Бик әкрен хәрәкәт иттем. Ильяс белән Маратның шуып төшкәнен күрдем. Машинаны туктатуга, алар килеп бәрелде. Секунд эчендә шушы хәл булды. Әлеге урын һәрвакыт күз алдында торачак. Гомерлек җәрәхәт алдым. Миңа хәзер бик авыр.

– Туй үткәрәсезме?

– 140 кешегә чакыру өләшенгән, кафе сөйләшенгән. Туйны өзү мөмкин түгел. Ләкин башкалар кебек авылны шаулатып йөрү, төшерү булмаячак.

“МОГҖИЗА БУЛЫРЫНА ЫШАНАМ”

Ильясның әтисе Илдус абый “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында механизатор, әнисе Сания апа күрше Олыяз авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Икесенә дә 46 яшь.

– Улымны 35 яшьтә таптым, – диде Сания апа. – Аллаһы Тәгалә бердәнбер балабыздан аермаса ярар иде, дип телим. Терелүенә өмет аз дисәләр дә, могҗиза булырына ышанам. Улым машинага тапталудан бик курка иде. Аның килгәнен күрүгә гел кырыйга чыкты, әмма күрәчәктән котыла алмады.

Төштән соң Илдус абый белән Сания апа уллары хәлен белергә сырхауханәгә барды. Реанимация бүлегендә башы бинт белән бәйләнгән улын күргәч, әни кеше үксеп елап җибәрде.

– Әти, әни, дип әйтерлек булып кына калса да риза мин, – ди Сания апа. – Ут чәчеп торган бала иде, нинди хәлгә төште бит.

“МИЕ ЯРЫМ ҮЛЕ ХӘЛДӘ”

Хирургия бүлеге мөдире Илһам Корбановтан Ильясның хәлен сораштым.

– Безгә китергәндә, хәле чиктән тыш авыр иде, – дип сөйләде ул. – Тикшерү үткәргәч, ашыгыч рәвештә Казаннан табиб-нейрохирург Владимир Филатовны чакырттык. 12 гыйнварда башына операция ясадык. Мие бик каты бәрелгән. Ярым үле хәлдә. Авыру бүген препаратлар ярдәмендә генә сулый.

Районның эчке эшләр бүлегенә барып тикшерү бүлеге башлыгы Айдар Бариевтан юл-транспорт һәлакәтенең ничек булганын белештем.

– Зөлфәт Кәримуллинга карата ниндидер карар кабул итәргә әлегә иртә, чөнки тикшерү дәвам итә, – дип белдерде ул. – Шофер аек, юл кагыйдәсен бозмый хәрәкәт иткән. Балалар туктаган машинага килеп бәрелгән. Алар 71 м озынлыктан шуган. Өстәвенә, ул урынга тишек колонкадан су агып тора. Малайларга әтиләре кулдан чана ясап биргән. Чананың такта астына капрон торба куелган. Ул кардан тиз шуа. “Нива” бамперына бәрелгәч, хәтта номеры бөгелгән.

Без сөйләшеп утырганда, Айдар әфәнденең кабинетына эчке эшләр бүлеге башлыгы Фәнис Вәлиуллин белән Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин килеп керде. Бу вакыйгага карата алар да үз фикерен әйтте.

– Әти-әниләр балаларына аеруча игътибарлы булсын иде. Без үскән чор башка иде, хәзер ат белән йөри торган заман түгел. Юлда машина күп. Әгәр балалар урамда уйнавын, тау, чаңгы шууын дәвам итә икән, бәхетсезлек очрагы гел булып торачак.

Район мәктәпләренә, балалар бакчасына барып, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлибез, төрле кызыксындыру чаралары үткәрәбез. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырабыз.

2008 ел нәтиҗәләре буенча Кукмара районында балалар белән бәйле 9 юл-транспорты һәлакәте булган, 9 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, 2 се үлгән.

Эльмира СӘЛАХОВА.

Кукмара районы.

Комментарии