- 20.01.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №3 (21 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Ул 1937 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Актаныш районының Әнәк авылында туган.
Ул 1937 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Актаныш районының Әнәк авылында туган. Күп санлы җаваплы постларда эшләп, 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Аннан соң тагын 2 тапкыр сайланып, бүгенгәчә республика белән идарә итә. Русиядә генә түгел, дөньяда мәгълүм шәхес. Компетентлы фикерле һәм кабул ителгән карарларының төплелеге белән авыр чорларда да Татарстанны иминлек юлыннан атлата алды. Юмор хисле һәм ачык йөзле булуы белән генә түгел, булдыклы Илбашы буларак та ул халык арасында зур абруй казанган шәхес. Бүген, кем генә булмасын, аңа олы ихтирам белән карый. Әле тагын озак еллар сау-сәламәт булып, Татарстан башында булуын тели.
Ирек Мортазин гаепләнә
Русия прокуратурасының Татарстан бүлеге каршындагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр бүлегендә Татарстан Президентының элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга ялган мәгълүмат таратуда гаепләү белдерелде. Аны шулай ук Татарстан Президентының шәхси тормышына тыкшыну, мәгълүмат чаралары ярдәмендә көч куллану белән янау һәм төрле социаль катламнарга кергән кешеләр арасында дошманлык тудыруда гаеплиләр.
“Права” яңартыла
Быел ел ахырында Русиядә яңа төр машина йөртү таныклыгы тапшыра башлаячаклар, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС агентлыгы. Русия федерациясенең юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Виктор Кирьянов аңлатканча, яңа “права”да яңа категорияләр һәм категория төрләре билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта законга тиешле үзгәрешләр кертү, автомәктәпләрдә махсус программалар булдыру һәм имтихан тапшыру механизмын үзгәртү мәсьәләләре тикшерелә. Әгәр эш тоткарланса, яңа төр “права”ларны быел тапшырырга өлгермәскә дә мөмкиннәр.
Кирьянов сүзләренчә, автомобильчеләргә борчылырга җирлек юк. Иске таныклыкларның вакыты чыгуга карап кына, алар акрынлап алыштырылачак.
Автомобиль теркәү җайлашасы, диләр
Гыйнвар ахырына автомобильләрне теркәү тәртибе үзгәрә. Ягъни ЮХИДИның барлык бүлекчәләрендә дә машинаны исәпкә куярга, югалган документларның икенче нөсхәсен дә машинаны карамыйча гына алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә “РГ”.
ЮХИДИ идарәсенең һәр бүлекчәсендә автомобиль иясенә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан стенд урнаштырылырга тиеш. Чиратларны киметү өчен, шоферлар Интернет яисә телефон аша алдан язылып та куя ала. Һәм теркәлү вакыты өч сәгатьтән ары узмаска тиеш. Әлбәттә, бу вакытка документларны тикшерү, имзалар кую гына кертелгән. Ә менә шоферларның бүлмәдән-бүлмәгә йөрүләре исәпкә алынмаган.
Скинхедлар баш калкыта
Русия хокук яклаучылары бу ел башында милләтара нәфрәт нигезендәге җинаятьләрнең артуы турында белдерә. Узган 2 атнада милләтара нәфрәт белән 15 һөҗүм булды, нәтиҗәдә, 10 кеше үтерелде, 9 кеше зарар күрде, дип белдерде Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод. Һөҗүмнәрнең күпчелеге Мәскәү белән Петербургта булган. Күбрәк үзбәкләргә, вьетнамнарга, әрмәннәргә һәм африкалыларга һөҗүм иткәннәр.
Мәскәүдә 1 атна эчендә төрле үтерүләрдә шикләнелүче 4 радикаль милләтче төркем тоткарланган. Мәскәү эчке эшләр идарәсе башлыгы Владимир Пронин Интерфакс агентлыгына тоткарланганнарның күпчелеге студентлар дип белдергән. Алар славяннарга охшамаган кешеләрне үтерүләр, шартлатулар һәм башка җинаятьләр кылган дип шикләнелә.
Русия прокуратурасындагы тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, былтыр Мәскәүдә экстремизм белән бәйле җинаятьләр 40 процентка арткан. Милләтара нәфрәт уяту маддәсе нигезендә 51 җинаять эше ачылган. Бу 2007 елдагыдан 3 мәртәбә күбрәк.
Бер көндә бер төрле 2 үлем
Казанда 19 гыйнварда ике кеше поезд астында калып һәлак булды.
Фаҗигаләрнең берсе 17.40 сәгатьтә Казанның Мәскәү районында килеп чыга. “Восстание” тимер юл станциясендә 1925нче электровоз юлында 1989 елгы кызны поезд бәреп китә, ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.
5 сәгать үткәч, 22.40 сәгатьтә шәһәрнең Вахитов районында “Әмәт” тукталыш платформасы территориясендә 1985 елгы егет “Ижау – Казан” электропоезды астында калып һәлак була.
Казанның хокук саклау органнары тикшерү эше алып бара, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике очракта да суицид булырга мөмкин.
Комментарии