Соң түгел

Сызгырма, җил чыгарасың, дисеңме? Мин, ичмасам, сызгырып җил чыгарып йөрим, ә синең нәрсә кырганың бар?! һичьюгы, минем кебек сызгырып җил чыгара белсәң иде син. Менә болай: ыш-ыш-ыш-ыш яки менә болай: фью, фью, инде болай да барып чыкмаса, дүрт бармак белән: фьют!!! Кулда чыбыркы, авызда беләк буе тәмәке, качып баручы сыер артыннан әнкәсен исенә төшереп сызгырып җибәрәсең… Сыер сез түгел ул, яшьләр, аңлый, кире борыла. Ә сезгә әйттең ни, әйтмәдең ни… Сүгенеп йөри беләсез анысы, ә менә сызгыруга килгәндә… Моның өчен өч көн булса да көтүче кыяфәтенә керергә кирәк. Үпкәли күрмәгез тагын. Инде сызгырырга өйрәнеп карыйк: фью, фью…

Безнең ярты гомер сызгырып үтте, яртысы «төзеп». Без сезнең белән коммунизмда яшәргә тиеш кешеләр идек югыйсә. Күрәсең, безне яхшы сызгыртканнар. Үзегез беләсез, безнең кайбер хөкүмәт башлыклары коеп куйган көтүчеләр иде бит. Нинди оста сызгыртырга өйрәттеләр алар. Әйтик, «чирәм җир»не үзләштерү, «Американы куып җитеп узып китү», «эчүчелеккә каршы» сызгырып йөрүләр, «Әфганстандагы» сызгырулар һәм менә «перестройка» сызгырулары. Соңгысында хәтта без генә түгел, кибет киштәләре дә, безнең буш кесәләребез дә сызгыра башлады. Ә сез, яшьләр, һаман сызгыра белмисез. Әйдәгез әле, тагын тырышып карыйк: фью, фью, фью…

Безнең ярты гомер сызгырып үтте, болай барса, калганы да сызгырыр! Кая безнең өметле яшьләребез? Алар хәзер, селәгәй агызып, секс карап ята. Без яшь чагында хатын-кызны эчке күлмәктән күрсәк тә сокланып туя алмый идек. Ә болар…

Безнең ярты гомер сызгырып үтте, ә яртысы…

Без сызгырып иген игә идек, без сызгырып көйләр көйли идек, без сызгырып утка кердек, сулар кичтек! Ә хәзер сызгырып та тормыйлар, чишендереп китәләр, каласың… сызгырып. Милициясе дә сызгырып кына үтеп китә. Аңарга нәрсә, акчаларын арттырдылар, ныграк сызгырталар. Гади халыкны кем генә сызгыртмый: спекулянтлар, кооператорлар, партияләр, хөкүмәт сызгырта.

Шулай, яшьләр, сезгә дә сызгырырга өйрәнергә кирәк!

Комментарии