- 20.01.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №3 (21 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Русиядәге басымнан котылам дигән бер татарның ачы язмышы.
Sansursuz.com төрек интернет сәхифәсендә 16 гыйнварда “Гуантанамо тоткыннары ил эзли” дигән мәкалә урын алды. Хәбәрдә Әфганстанда әсирлеккә эләккән яки Пакыстан саклык көчләре тарафыннан АКШ иминлек көчләренә сатылып, Гуантанамо төрмәсенә ябылган сугыш тоткыннары турында сүз бара. Шушы тоткыннар арасында 41 яшьлек татар егете, элекке балет биючесе Равил Минһаҗев та бар. Соңгы көннәрдә Равилнең авыр хәле төрек һәм чит ил матбугаты игътибарын җәлеп итте.
Сәхифәдәге мәгълүматларга караганда, АКШның яңа Президенты Барак Обама Кубадагы Гуантанамо хәрби базасын ябу мәсьәләсендә җитди карар биргән булуга охшый. Ләкин Обаманың бу мәсьәләне тикшергән хезмәттәшләре бу эшнең җиңел булмавы турында аны кисәтә. Төрмәне яба алмауларының төп сәбәбе – мондагы тоткыннарны кая җибәрү мәсьәләсе. Аларны АКШкамы, кабат үз илләренәме яки өченче бер илгә җибәрергәме дигән сорау туа.
“Русия ватандашы Равил Минһаҗев 6 елдан артык Гуантанамо төрмәсендә утыра. Балет биючесе мөселманлыкны өстен күргәне өчен эзәрлекләүләргә дучар булгач, рәхәтрәк яшәү өмете белән илен ташлаган. 2001 елда АКШ Әфганстанны басып алгач, Пакыстанда бер качкыннар йортында полиция аны кулга алган. Аннары аны акчага АКШ вәкилләренә саткан. Моннан соң исә озын эзәрлекләү чоры башлана”, – дип яза sansursuz.com.
Интернеттагы Википедиа энциклопедиясендә Равил Минһаҗевка да урын бирелгән. Кеше хокуклары үтәлешен күзәтеп барган “Human Rights Watch” та 2007 елның март санында Равилнең Гуантанамода зур эзәрлекләүләргә дучар булуын сурәтләгән иде.
“Тһе New York Times” газетасы 16 гыйнвар санында исә “Гуантанамода хөкем карары көткәннәр” исемле мәкаләсендә Равилнең 702 номерлы тоткын буларак алты ел һәм өч айдан бирле төрмәдә тотылуын яза. Аның өстеннән алып барылган хөкем процессында адвокатлык вазифасын үтәгән Доуглас Спаулдинг 2008 елның 18нче июлендә АКШ Kолумбия өлкә судына биргән гаризасында болай дип язган: “Равил Минһаҗев – Гуантанамода калган иң соңгы Русия ватандашы. Русия мөселманнарга түземсезлеге белән беленә. Моннан элек Гуантанамодан иреккә чыгарылып, Русиягә тапшырылган җиде тоткын Русиядә каты төрмә җәзаларына, эзәрлекләүләргә, хәтта берсе үтерелүгә дучар ителде…
Минһаҗев 1967 елның декабрендә Камчаткада туган. Соңрак гаиләсе белән Татарстанның Чаллы шәһәренә күчкән. Әнисе әле дә анда яши. Хатыны һәм сигез яшьлек улы бар. Яшь чагында балет белән кызыксына һәм Чаллы сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенә языла. 1981 елда балет биючесе буларак төрле балет төркемнәрендә эшли. 1987 елда армиягә алына, башта балет биючесе, соңрак чик сакчысы вазифасын үти. СССР таркалгач, Чаллыга кайта, бер хәрби база янындагы азык-төлек кибетенә эшкә керә. Шул арада ул Ислам дине белән кызыксына башлый. Кызганыч, Русия һәм рус армиясе мөселман гадәтләрен хөрмәт итми, мөселманнарга карата дошманлык хисе бар. Беркөнне ул эшләгән төзелештә мөселманнар белән мөселман булмаганнар арасында чыккан низагта мөселманнар сафында урын ала. Шуннан соң ФСБ аның өендә тентү үткәрә, гаиләсенә тупас мөгамәлә күрсәтелә. Шунда ук ул мөселман булып тыныч яшәү урыны эзләү максаты белән Русиядән китә…
Минһаҗев һич бер вакыт сугышка катнашмады һәм АКШ белән аның беректәшләренә дошманлыкны якламады. Ул беркайчан да Әл-Каида Талибан әгъзасы яки яклаучысы булмады. Минһаҗев сугыш кырында әсирлеккә төшмәде. Ул бернинди дә хәрби конфликт булмаган Пакыстанда качкыннар йортында кулга алынды”, – дип яза адвокат АКШ судына биргән гаризасында.
Хәзерге вакытта Минһаҗев Германиядән сәяси сыену хокукы сораучы алты тоткын арасында. Ләкин ил бу хокукны бирү турында икеләнә.
Әхтәм ИБРАҺИМ
Хөснуллин: “Дәүләт шурасына урыннар бүленеп беткән”
Татарстан Дәүләт шурасы сайлауларында катнашачак “Бердәм Русия”, “Гадел Русия”, КПРФ, ЛДПР фиркаләре үзәк сайлау комиссиясеннән теркәлү таныклыгы алды. Бишенче фирка “Народный союз” 31 мең имза җыеп тапшыруны бүгенге көнгә кадәр сузган. Шуңа күрә үзәк сайлау комиссиясендә бу фиркане теркәү, теркәмәү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.
Аның каравы, “Русия патриотлары” фиркасенең алдагы сайлауларда катнашмавы төгәл билгеле. Фирканең Татарстан бүлеген җитәкләүче Равил Хөснуллин матбугатта бу сайлауның ясалма һәм аның нәтиҗәләре алдан ук билгеле булуын әйтә. Аның сүзләренчә, сайлауда урыннарның 80% – “Бердәм Русия”, 8% –“Гадел Русия”, 8% КПРФка бүлеп бирелгән. «Калган 5-6% тавыш өч фирка арасында бүленгән очракта да, бу тавышлар шурага узар өчен җитми. Өстәвенә, сайлауда катнашыр өчен, 1,5 миллион сум акча кертү яисә 30 мең тавыш җыярга кирәк. Тавыш җыя алмыйбыз. Акча керткән вакытта да сайлауда 3% тавыш булмаса, бу акча кире кайтарылмаячак”, – ди Равил Хөснуллин.
Фирка исемлекләре белән хәл ачык булса да, бер мандатлы төбәкләрдә сайлау алды көрәше көчәя бара.
Журналистлар Президент Минтимер Шәймиевнең Дәүләт шурасын яңартырга кирәклеге турында әйтүен искә төшерде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, “Бердәм Русия” фиркасенең алдагы сайлауларда катнашырга тәкъдим иткән кандидатлар исемлегендә 53 кешедән 19ы гына – элекке депутат. Бер мандатлы төбәкләрдә исә хакимият фиркасе чыгарган 46 кандидаттан 20 генә шурада утырган. Дәүләт шурасында күпчелекне “Бердәм Русия”леләр алып торуны истә тотып, яңа шурада ярты парламент яңартылырга мөмкин.
Александр Салий, Роберт Садыйков, Нәсимә Столярованың КПРФның яңа исемлегендә булмаулары гаҗәпләндерә. Бу кандидатлар исә булачак сайлауларда бер мандатлы бүлгеләрдән үз теләкләре белән катнашачак. Мәсәлән, Александр Салий Дәрвишләр бистәсе бүлгесеннән сайлана. “Бердәм Русия” биредә үз кандидатын тәкъдим итми. Әмма белгечләр Салийга биредә “Элемтә” ширкәте җитәкчесе Зәкия Шәфыйкова һәм Колесов губернатор булган заманда Амурда вице-премьер булып алган, Казанның оптика–механика заводы башлыгы Ронис Шәрипов көчле көндәш була ала, ди.
Коммунист Роберт Садыйков исә Азино бүлгесеннән сайлана. Биредә аның төп көндәше – Ирек Мортазин. Ул Шәймиев үлеме турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять эшендә гаепләнә. Мортазинның үзен кыйнау очрагы уңаеннан ачылган җинаять эше дә бар. Бу мәшәкатьләр белән йөреп, Мортазинның сайлау турында уйларга вакыты булмас, шуңа күрә ул көчле көндәш түгел, ди белгечләр.
Сәясәт белгечләре фикеренчә, КПРФ фиркасе сайлауда 7% тавыш җыя алмаса да, Дәүләт шурасында аның бер мандатлы бүлгеләрдә җиңүче депутатлары булачак.
Белгечләр арасында Дәүләт шурасында бары тик ике фирка – “Бердәм Русия” һәм КПРФ кына булачак диючеләр дә юк түгел. Әмма күпчелеге, финанс кризисы сәбәпле, халык таныш булмаган кандидатларга тавыш бирәчәк, ди. Алар фикеренчә, Татарстанда парламент күп фиркале булачак.
Сайлауларның гаделлегенә ышанмаучылар булса да, бүгенге вәзгыять көтелмәгән яңалыклар алып килергә мөмкин. “Хөкүмәт фаразлавынча, сайлаулар вакытында республикада эшсезләр саны 150 мең кешегә җитәчәк. Минемчә, алар якты тормыш вәгъдә иткән хакимият фиркасенә ышаныч белдермәс. Шуңа күрә “Бердәм Русия” тәкъдим иткән кандидатлар да сайланмаска мөмкин. Мәсәлән, “Татнефть”тә меңләгән кеше эшсез, аларның хәзерге җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка тавыш бирүе икеле. “КамАЗ”да да шул хәл”, – ди сәяси журналист Рәшит Әхмәтов.
Кандидатлар теркәлә башлаган мәлдә татар җәмәгатьчелегендә, алдагы сайлауда үткен телле журналист, язучы Искәндәр Сираҗи да Кукмара бүлгесендә сайлауларда катнашырга уйлый икән, дигән сүз чыккан иде. Сираҗиның усал тел белән язылган тормышчан мәкаләләрен укып барган авыл әби-бабайларында өмет тә уянгандыр. Янәсе, Дәүләт шурасына халык тормышын аңлаучы бер генә кеше булса да керәчәк. Әмма гаризалар кабул итү тәмам, исемлекләр әзер, ә анда Искәндәр Сираҗи исеме юк. Сайлауда катнашу теләгеннән кире кайтуы турында ул “Азатлык”ка болай диде: “Башта сайлауда катнашырга ният бар иде. Әмма сәяси вәзгыятьне өйрәнгәч, күпне аңладым. Тавыш җыя алсам да, бу бит әле аны дөрес санаячаклар, дигән сүз түгел. Бездә һәрвакыт тавыш ничек бирелүдән түгел, ничек санаудан тора. “Бердәм Русия” фиркасенә бездә, гадәттә, 80% тавыш бирәләр. Мондый әйбер мөмкин түгел. Халык түрәләрн е күрә алмый. Аларга тавыш бирмәс өчен, шайтанга да тавыш бирергә әзерләр. Ә нәтиҗәдә, шуның кадәр тавыш җыелган килеп чыга. Күп кеше инде сайлауларга да йөрми башлады. Һәм менә бу йөрмәү харап итә.
Дәүләт шурасына бүген сәясәт ясый алырдай кешеләр кирәкми. Минем анда берүземнең акырып утыруымнан бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Үтә дә алмаячагымны аңладым. Яхшы гына аңлатучылары да табылды. Без никадәр генә депутатларны яшәртәбез дисәк тә, әле дә пенсионерлар күп. Минемчә, алдагы сайлауларда, гадәттәгечә, күпчелекне “Бердәм Русия” тәшкил итәр. Коммунистларга бик аз гына мөмкинлек бирелер”, – ди Искәндәр Сираҗи.
Бер мандатлы бүлгеләрдә сайлауда катнашачак кандидатларның исемлегенә күз салсаң, биредә халыкка таныш булмаган күп кенә эшмәкәрләр бар. Белгечләр фикеренчә, аларның кайберләре шурага керәчәк, әлбәттә. Әмма сайлауны гадел үткәрергә дип игълан ителсә дә, сәясәтчеләр фикеренчә, бу исемлектән кемнең кайсы бүлгедән депутат булып сайланачагын алдан да белеп була.
Мәсәлән, кайбер районда депутат булырга дистәгә якын кеше катнашса, Дәүләт шурасының элекке депутатлары Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ринат Закиров сайланган Арча, Актүбә, Апас районнарында ярышырлык көндәшләр дә юк. Шуңа күрә аларның яңадан депутат булып сайлануы көн кебек ачык, ди белгечләр. “Татэнерго” башлыгы Илшат Фәрдиев, “Татспиртпром” башлыгы Рәшит Шәйхетдинов, “ВАМИН Татарстан” ширкәте җитәкчесе Вәгыйзь Минһаҗевның дә сайлау ярышында язмышы шундыйрак булачак, диләр.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Елның беренче пикеты
Милли Мәҗлес җыелышыннан соң эзәрлекләүгә дучар булганнарны яклап, Чаллы ТИҮе пикет уздырды.
Пикетка чыгучылар үзләре белән дистәдән артык шигарь алып килгән. Эчтәлекләре төрле.
– Русия акрын гына тоталитаризм чокырына төшә бара. Татарстанда террор актларының булганы юк. Димәк, террорчылар да юк. Ләкин унлап яшь мөселманны террорда гаепләп, төрмәгә яптылар. Кашаповны экстремист дип эзәрлеклиләр. Милли Мәҗлес депутатларын эзәрлекләү бара. Бу тоталитаризм ягына бару. Шуны булдырмас өчен, ризасызлык белдереп чыктык. Каршы тормасак, хәлебез начараячак, – ди пикет өчен җаваплы кеше Гамил Камалетдинов.
Пикетта 60тан артык кеше катнашты. Унбишләп яшь егет тә килгән иде. Алар кайдан, ни тели? Илнар Шәйхетдинов әйтүенчә, бирегә “Азатлык” яшьләр берлегеннән, башка җирләрдән килгәннәр. Алар Милли Мәҗлескә карата күрелгән чараларга ризасызлык белдерә.
Гафиулла ГАЗИЗ
Каршылык чараларын басуга әзерлек
Башкортстан эчке эшләр министры итеп күптән түгел генә билгеләнгән Игорь Алешин матбугат очрашуы үткәрде.
Анда ул, икътисадый кризис сәбәпле, республикада каршылык чаралары булуы ихтималлыгын әйтеп, шуңа әзерләнә башлауларын белдерде. Аның сүзләренчә, ул булса да, Ригадагы кебек булмаячак. Министр шундый каршылык чараларын баса торган тиз җәелдерү төркеменең зурайтылачагын да әйтте. Әле бу төркемдә 57 кеше булса, якын араларда 129га кадәр җиткереләчәк. Анда агрессив төркемне инандыра, тынычландыра алырдай, психологияне яхшы аңлаучы белгечләр эшләячәк.
Министр тиз җәелдерү төркемен зурайтуны икътисадый кризис белән аңлатса, бәйсез аналитиклар башка фикердә. Алар республика Президенты урыныннан алынгач, башкорт радикалларының ризасызлык чаралары үткәрүе бар, төркемне шуның өчен зурайталар дип исәпли. Чөнки Башкортстан Президентының вакытыннан алда китү-китмәве турындагы бәхәсләр кызганнан-кыза. Инде күп кенә кандидатларны бу урынга “үлчи” башладылар. Шундый исемлектә милләттәшебез атаклы эшкуар Ралиф Сафин да бар.
Мөнир ВАФИН
azatliq.org
Интернеттан “Яңа гасыр”ны карап буламы?
Белгечләр “Корбина” сәхифәсе белән “Яңа гасыр” телеканалы арасында бәхәс булырга мөмкин дип фаразлый. Чит ил татарлары исә интернет аша татар тапшыруларын күрә алмый.
“Яңа гасыр” каналын Интернет аша бер ел чамасы караган чит ил татарлары бүген бу мөмкинлекнең бетүе турында әйтә. Челтәрдәге “Корбина” сәхифәсендә “РТР планета”, “Океан ТВ”, “Мир”, “Спас ТВ”, “ТВ центр”, “LUXE.TV” белән бергә элек “Яңа гасыр” каналы тапшыруларын да карап булган. Әмма яңа елдан соң ул күрсәтми, – ди Финляндиядә яшәүче Фәрук Хәмидулла. – Интернетта татар телевидениесе күренә дип шатланып мин Америкадагы, Испаниядәге, Цюрихтагы дусларыма да әйттем. Әмма беребез дә әлегә карый алмый”.
“Корбина” сәхифәсендәге мәгълүматка караганда, ул “Яңа гасыр”ны 2007 елның 18 декабрендә трансляцияли башлаган. Биредә язылганнардан чыгып, бу гамәлнең ике яктан да килешенеп эшләнгән дип аңлап була. Әмма хәзер “Яңа гасыр”да “Корбина” сәхифәсен белмәүләрен әйтәләр.
Иярченнән тотып, үз сәхифәсендә кабатлап күрсәтү бу “Корбина”ның үз эше. “Яңа гасыр” әлеге ширкәт белән бернинди дә килешү имзаламады”, – ди “Яңа гасыр”ның техник бүлеге хезмәткәре.
Белгечләр исә, эш башы әлеге дә баягы акча мәсьәләсенә барып тоташа дигән фикер әйтә. Рәсми мәгълүматларга караганда, “Корбина” 2009 елның 15 гыйнварыннан Интернетта телеканалларны трансляцияләү эшен түләүле итә. Аена 270 сум.
Әлеге мәсьәлә белән борчылган “Яңа гасыр” караучылары телеканал сәхифәсендәге сорау-җавап бүлегенә бу хакта сорау юллый. Әмма аларга “әлегә бу сорауга ачыклык кертелмәгән, соңрак җавап язарбыз”, диелгән.
Бер ел элек Интернетта телеканалларны трансляцияләүче “СТРИМ-ТВ” белән булган хәл искә төшә. Ул вакытта урыс, инглиз, немец, француз, белорус телеканалларны карау бушлай, ә татар, украин, азәрбайҗан телендәге каналларны карауга өстәмә түләү соралган вакытта, мөселман халыклары үсеше вакыфы рәисе “КОМСТАР-Директ” ширкәте җитәкчесенә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Мөрәҗәгать итүчеләр татар телендәге телевидение карар өчен, эротик каналларны караган кебек үк өстәмә түләү булдырылганына борчылды. Татарлар Русиядә сан буенча икенче халык. Милләтенә карап кулланучының хокуклары бозылу Русия Конституциясенә каршы килә”, – ди алар.
Финляндия татары Фәрук Хәмидулла да “Корбина”да “Яңа гасыр”ның күренми башлавын татарларга каршы гамәл, ди. “Минемчә, бу мәсьәләгә Шәймиев кенә ачыклык кертә алыр”, – ди Фәрук Хәмидулла.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
azatliq.org
Комментарии