«Казан кунакларына татарлык җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелми»

«Казан кунакларына татарлык җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелми»

Казан – дөнья татарларының башкаласы, дигән белдерүләрне башкаланың туризм өлкәсе дә аклыймы? Казанда татар тарихы, татарлык чын асылы белән җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтеләме? «Азатлык» әнә шул сорауга җавап эзләп, сәяхәтләр оештыручы гидлар (экскурсоводлар) белән сөйләште.

ТАТАР ӨЕ ҖИТМИ

Нелли Якушкова 36 елдан артык Казанда гид булып эшли. Сәяхәт маршрутлары әзерләүче, гидларга методик ярдәмлекләр эшләүче дә ул.

«Безнең Татар бистәсендә татар өе лаек итеп күрсәтелгән йорт юк. Булганы да дөреслеккә туры килми. Беләсезме, М7 юлында Зөягә борылышта Дамир Камалтдинов ачык һавада музей төзеде. Анда барысы да хакыйкатькә туры килә. Әмма бу музей ерак. Безгә, гидларга, Казанда әнә шундый чып-чын татарлыкны ачкан урын җитми. Булганнары да яраклы түгел.

Чәк-чәк музеен алсак, ул начар түгел, әмма уңайлы җиргә урнашмаган. Иске татар бистәсе музее чынбарлыкка туры килми, анда чын тормыш юк. Диварга кадаклап куелган намазлыкларны күргәч, бөтенләй аптырап калдым. Нигә алай, намазлык башка максатта кулланыла дигәч, «без татар өен әнә шулай күрәбез» дип җавап бирделәр. Безгә бит аларның ничек күрүе түгел, ә чын татар өе кирәк. Туристлар боларны белмәскә дә мөмкин, әмма без беләбез бит», – ди Якушкова.

Җиде ел Казанда туристларны каршы алып, аларга сәяхәтләр оештыручы Алик Мәхмүтов Казан Кирмәне, «Турист» мәгълүмат үзәге һәм башка рәсми оешмалар тәкъдим иткән маршрутларны татарлыкка таба зурайту, күбрәк корылмаларны кертү кирәк, дигән фикердә.

«Татар бистәсенә сәяхәт бер сәгать тирәсе ул. Анда Мәрҗани мәчете белән Каюм Насыйри, Мәрҗани урамнары һәм Кабан күле буе күрсәтелә. Бу маршрутны зурайту, Юнысов мәйданы аша үтеп, Тукай музеена кадәр барып җитә торган итү һәм кәвешче, күнче урамнарын да күрсәтү кирәк. Хәзер ул урыннар матур, биналар төзекләндерелде. Бездә хәзер төзекләндерелгән башка мәчетләр дә бар. Бу рәсми оешмалар биргән маршрутларга кагыла, әмма һәр гид үз маршрутын үзе төзи. Ул татар бистәсен ярата икән, аның турында күбрәк сөйли, Петропавел чиркәве турында мәгълүматы күбрәк икән, ул игътибарны аңа юнәлтә. Тели икән, Печән базарында туктый һәм Тукай турында сөйли», – ди Мәхмүтов.

«ТАТАРСТАН ҮЗЕ КӨЙМӘЛӘР ТӨЗИ, ҮЗЕНЕҢ КӨЙМӘСЕ ЮК»

Гидлар туристларны су транспорты белән Болгарга, Зөягә алып бару өчен көймәләр җитешмәвенә, хәтта Иделдә ике сәгатьлек сәяхәткә дә әллә ничә көн алдан билет алмасаң, бу сәфәрне оештыра алмауларына зарлана.

«Көймәләр булмау – ул безнең «Татфлот»ның бер зур проблемасы. Болгарга бару өчен атна-ун көн алдан билет алу кирәк. Көненә ике метеор йөри, алар да иртән китә, кич кайта. Әйтик, кичә мин Казанга килдем, бүген Болгар турында ишеттем һәм барырга теләдем ди. Әмма миңа билет булмаячак. Зөягә дә көймәдә бару җайланмаган. Хәтта Иделдә ике сәгатьлек сәяхәткә дә билетны алдан алып кую кирәк. Көнендә ул билет булмаска мөмкин. Хәзер көймәләр бик иске. Яшел Үзәндә көймәләр төзиләр, чит илләргә сатыла, ә республиканың үзенә юк», – ди Мәхмүтов.

Су транспортының туристларны хезмәтләндерүгә бөтенләй дә җайлаштырылмавын Нелли ханым да раслый. «Хәзер көймәләрнең санын киметтеләр, әнә шуңа күрә кая булса да бару проблема булып тора. Билетлар җитешми, аларны алдан ук алып кую кирәк. Елга вокзалының ничә еллар ябык торуы да аңлашылмый. Ә без ниндидер абзар аша үтәбез», – дип сөйләде ул.

Якушкова сүзләренчә, су өстендә генә түгел, ә коры җирдә дә гидлар каршылыкларга очрап тора. Казанның үзендә генә дә күп урында турист автобусларына туктау тыелган. «Сәяхәтчеләргә күрсәтәсе килә, әмма булдырып булмый, чөнки үзәктәге бик күп урыннарда автобусларга туктап тору тыелган, ә каядыр кереп булмый. Юл иминлеге хезмәте аяк чала безгә», – ди Нелли ханым.

«ТАТАР ҺӘМ УРЫС ТАРИХЫ ТИГЕЗЛЕГЕН ҺӘР ГИД ТА САКЛАРГА ТЫРЫША»

Раушания Миңнуллина биш елдан артык Казанда сәяхәтләр оештыра. Бөтендөнья татар конгрессына килгән кунакларны да Казан урамнарына алып чыга ул. Раушания ханым сүзләренчә, урыс телле гидлар арасында Казан изге ана иконасы турында күбрәк сөйләүчеләр дә бар.

«Татар тарихын яхшы ук белмәсә, күбрәк христианлыкка басым ясарга мөмкиннәр, ә белгәне сөйләргә тырыша. Казан гидлары рәсми теркәлү узган очракта гына Болгар, Зөя һәм Кирмәнгә кереп экскурсия үткәрә ала. Ә Казанның калган җире, Раифа монастыре, башка тарихи урыннарга килгәндә, мисал өчен, Ярославльдән автобус килеп, анда үзләренең гидлары да сөйли ала. Анда бернинди чикләүләр дә юк», – ди Миңнуллина.

Нелли ханым, татар һәм урыс тарихы тигезлеген һәр гид та сакларга тырыша, дип әйтте. «Безгә тигезлек булсын дип кушылган. Без мәчеткә дә, православ чиркәүгә дә алып керәбез. Сәяхәтнең яртысы татар бистәсендә була, татар тарихына, үткәненә багышлана. Ә калган яртысында урыс тарихы белән бәйле урыннарны күрсәтәбез», – ди Нелли ханым.

Алик Мәхмүтов, татар тарихын бозып сөйләгән, урыс тарихына басым ясаган хезмәттәшләрем юк, дип белдерә. Раушания ханым сүзләренчә, чит ил кешесе булсын, урыс булсын татар тарихы турында күбрәк белергә тели. «Урыслар һәм башка халыклар мәгълүматка сусаган. Ислам турында, гореф-гадәтләр турында сөйләгән саен күбрәк сораулары туа. Автобуста Зөя утравыннан кайтканда бер сәгать, Болгардан кайтканда өч сәгать вакыт бар. Безгә методистлар кешегә ял итәргә бирегез дип әйтә. Урыслар шушы өч сәгать эчендә сораулар яудыра. Аларны никах та, исем кушу да кызыксындыра. Бездә француз телендә чыгыш ясаган Садри Максуди булган, татарда мәгариф нык үскән булган, дип сөйлим дә, алар тагын сорый башлыйлар. Кайда укыганнар, кем укыткан һәм башкалар. Урысларның күпчелеге Казан изге ана иконасын күрәм дип килә, ә мин аларны Мәрҗәни мәчетенә алып кереп, келәмнәргә утыртып сөйлим, алар анда да сорауларын яудыра», – ди Миңнуллина.

ТАТАРЧА СӘЯХӘТ СОРАГАН ТӨРКЕМНӘР КҮПМЕ?

Татар милләтеннән булган гидлар, татар телендә сәяхәтләр бик аз була, дип белдерә. «Сезон вакытында, яздан көзгә кадәр, татар телендә бер-ике экскурсия булырга мөмкин. Чуашстандагы татар авылларыннан килсәләр, аларга татарча үткәрүне сораганнарын ишетеп беләм. Ә башка төбәкләрдән килүчеләргә саф татарча, әдәби телдә сөйли башласаң, аңламаска да мөмкиннәр. Мин татарча җөмләләр кыстырып, аны урысчага тәрҗемә итеп, татар шагыйрьләренең дә шигырьләрен башта татарча, аннан урысча укып оештырам», – ди Мәхмүтов.

Рушания ханым үзен, иң күп татар төркемнәрен йөртүче гид, дип саный. Татарча да сөйләгез әле, диючеләр, гомумән алганда, 5-10 процентны гына тәшкил итә, ди Миңнуллина.

«Азатлык» элемтәгә кергән гидлар, туристларга хезмәт күрсәтүчеләр, ягъни кунакханәләрдә, сувенир сатучы кибетләрдә, ресторан-кафеларда эшләүчеләр, автобус йөртүчеләр татарча да сәламли, саубуллаша, гади генә әйткәндә, элементар татар сүзләрен, гыйбарәләрен белергә тиеш ди. Әле яңа гына Татарстанның бер төркем гидлары республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать тә кабул итте. Алар махсус карар белән экскурсия үткәрүчеләргә татарча сөйләм телен белү таләбен куюны сорады.

Наил АЛАН

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт Шурасына үз-үзен таратырга тәкъдим итә

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры һәм парламент депутатларына «үз-үзен таратырга һәм яңа парламент сайлавын билгеләргә» тәкъдим итә. Бу хакта Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Татарстан депутатларына атап язылган ачык хатта әйтелә, дип яза Idel.Реалии.

«Татарстан халкы ирекле һәм гадел сайлауда үзенең чын вәкилләрен – чын депутатларны, Татарстан Конституциясен яклаучыларны, Татарстан дәүләтчелеге өчен көрәшчеләрне, татар дәүләт теле өчен көрәшчеләрне сайласын!» – диелә хатта.

Оешма белдергәнчә, 29нчы ноябрь көнне Дәүләт Шурасының мәктәпләрдә татар телен ихтыяри өйрәнү карары Татарстан конституциясенең 8нче маддәсенә каршы килә, чөнки чынбарлыкта «республика мәктәпләрендә дәүләт теле булган татар телен мәҗбүри өйрәнүдән баш тарттылар».

«25 ел эчендә Татарстан Дәүләт Шурасы татар теленең дәүләт статусын арттыру өчен берни эшләмәде. 25 ел эчендә Дәүләт Шурасы мөстәкыйль сәяси орган – Татарстан дәүләте парламенты, Татарстан Конституциясе, дәүләтчелеге һәм татар теле яклаучысы була алмады», – диелә ачык хатта.

Страсбург мәхкәмәсе Тукай районы полициясендә үлгән ирнең хатынына 48 мең евро түләтү карары чыгарды

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе 2002нче елда Татарстанның Тукай районы полициясе бинасында үлгән Җәүдәт Хәйруллинның хатыны Фәния Хәйруллинага 48 мең евро түләтү турында карар чыгарды.

Карарда язылганча, Җәүдәт Хәйруллинны канунсыз тоткарлаганнар һәм полиция бүлегендә җәзалар кулланганнар. Прокуратура һәм Тикшерү комитеты әлеге эшне тиешенчә тикшермәгән, диелә.

51 яшьлек Җәүдәт Хәйруллин 2002нче елның 14нче сентябрендә Тукай районы эчке эшләр бүлеге бинасының бишенче катында асылынган килеш табыла. Милиция хезмәткәрләренә (ул вакытта алар шулай атала иде – ред.) җинаять эше 20 тапкыр ачыла һәм ябыла. Бераздан Тукай милициясендә булган вакыйганы Татарстан прокуроры Кафил Әмиров контрольгә ала.

Хәйруллинның үлеменнән соң алты ел узгач кына аның асылынып үлмәве, милиция идарәсендә ачыкланмаган шәхесләр тарафыннан кыйналып, җәзаланып үтерелүе раслана. Татарстан югары мәхкәмәсе Хәйруллиннар гаиләсенә 250 мең сум компенсация түләү турында карар чыгарды. Ләкин Хәйруллинның үлемендә гаепле кешеләрне таба алмадылар.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьне «Агора» халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков җибәргән иде. Ул үзенең Телеграм-каналында: «Әгәр Старсбург мәхкәмәсе уңай карар чыгарса, әлеге эш нигезендә тикшерүне кабаттан башлатырга тырышачакбыз», – диде.

Экс-министр 8 ел төрмәгә хөкем ителде

Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе, Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны ришвәт алуда гаепле, дип тапты. Ул сигез елга хөкем ителде.

Моннан тыш аңа дәүләт вазифаларында булу тыелды, 130 миллион сум күләмендә штраф салынды. Улюкаев мәкхкәмә бүлмәсендә үк сак астына алынды.

Хөкем карарын укыган хөкемдар Лариса Семенова сүзләренчә, Улюкаев үз гаебен танымаса да, аның ришвәткә бәйле булуын ФСБның элекке генералы Олег Феоктистов күрсәтмәләре дәлилли. Улюкаевның гаебе шулай ук Life хәбәрчесе күрсәтмәләре белән дәлилләнә. Ул элеккеге министрның Сечин һәм ВТБ башлыгы Андрей Костин белән бильярд уйнаганда ришвәт соравын ишеткән, дип белдерелә. Улюкаев гаебе моннан тыш Сечинның ФСБга мөрәҗәгать итүе белән, эчендә ике миллион доллар булган букчаны карау акты белән дә дәлилләнә, дип әйтелә хөкем карарында.

Хөкем карары игълан ителгәнче, Улюкаев журналистларга: «Бу – минем тормышымда иң яхшы елларның берсе», – дип әйтте. Аның сүзләренчә, ул яхшы йоклый башлаган, ябыккан. Киләчәктә, мөмкинлек булган очракта да, Улюкаев сәясәткә һәм министрлыкка кайтмаячагын белдерде. Адвокатлар аша элекке министрга бүләкләр дә тапшырылган: ак розалар бәйләме һәм догалык китабы. Мәхкәмәдә соңгы сүз итеп Алексей Улюкаев үзенең гаепсез булуын белдерде һәм гади кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртмаганы өчен гафу сорады.

Комментарии