Путинның татарларга җавабы: «Без барыбыз да – урыс»

Путинның татарларга җавабы: «Без барыбыз да – урыс»

Владимир Путинның Русия Федераль мәҗлесе алдында ясаган чыгышы турыдан-туры татарларга юнәлдерелмәгән булса да, анда татар конгрессының V корылтаенда яңгыраган чыгышларга, тәкъдим-таләпләргә җаваплар бар иде.

Урыс дәүләте шулай итеп хәзерге глобальләшкән дөньяда үз милләтен саклап калырга тырышкан татарларга үз карашларын җиткерде. Алар күп өлкәдә татарныкына капма-каршы.

Татар конгрессының чираттагы җыенына Мәскәүдән олы җитәкчеләр килеп тә тормады, килгәннәре бары билгесез урынбасарлар дәрәҗәсендә генә булды. Империя башкаласында хәзер башка җилләр, азрак санлы милләтләрне күрмәмешкә салышу, аларны тизрәк урыслаштыру җилләре исә. Русиядә татарны урыслардан икенче халык дәрәҗәсенә куюга омтылган татар сәяси элитасы өчен бу бер сигнал иде. Бер атна да үтмәде, бу сигнал яңа идеологик шигарьләр белән тулыландырылды. Русия Президенты Владимир Путинның 12 декабрьдә ясаган чыгышы «урыслаштыру»ның нинди юлдан алып барылачагын күрсәтте.

«Без Русиядәге һәр халыкка, һәр этноска зур игътибар һәм зур хөрмәт белән карыйбыз» дигән буш, асылда, ялган сүзләрне кабатлаганнан соң Путин, «читтәге дөнья өчен без элек тә, хәзер дә бер халык, урыс халкы булып калабыз», – дип белдерде. Владимир Путинга бу караш бик ошый, «сугыш вакытында да бу шулай иде, һәрзаман шулай булды», – ди Путин.

Урыс булмаган халыкларга карата Русия Президенты «милләт» сүзен кулланмый, алар йә этнос, йә шул ук халык. Ә алар барысы да инде урыс халкы, урыс теле һәм урыс мәдәнияте белән бергә ныгытылып, беркетелеп куелган, «урыслык» безнең барыбыз өчен дә бик якын, ди Путин.

Бер үк вакытта ул Русиядәге азрак санлы милләтләрнең үз мохитын, үз телен, гореф-гадәтләрен сакларга омтылуын ике дә уйламый милләтчелек һәм шовинизм дип бәяләргә әзер. «Милләтчеләр нинди генә матур сүзләр сөйләмәсен, алар безне иҗтимагый таркалуга, илнең бетүенә тарта, милләтара киеренкелек чыгару Русия дәүләтенең бөтенлегенә янау буларак кабул ителергә тиеш», – ди Президент Путин.

Әйтик, татарлар ана теле даирәсен арттыру, мәктәпләрдә укыту, имтиханнарны татарча бирүне таләп итә икән (ә конгресста бу турыда сүз күп булды), Мәскәү моңа бик тиз генә «татар милләтчелеге» дигән ярлык тагып, милләтнең иреклеккә юнәлтелгән бар табигый дәгъваларына балта чаба ала.

Федераль үзәк Татарстанда ясалма киеренкелек тудыру өчен Исламга, татар теленә каршы чыгучы активистлар сыйфатында төрле экспертларны Казанга инде күптән утыртып куйды, нәкъ менә алар кирәк була калса, Мәскәүдән ишарә булуга Татарстанны тотрыксыз итәргә әзер тора. Соңгы айларда гына да шундый белгечләр Татарстан Төньяк Кавказга әйләнә, Сүриядән ваһһабилар кайта, мәктәпләрдә урыс балалары кыерсытыла дигән нигездә ялган хәбәрләр таратып ятты.

Путинның еллык юлламасында бәян ителгән шушы карашлар, һичшиксез, патша Русиясе нигезләнгән, хәзер инде бераз үзгәрсә дә, асылы шул ук калган мәгълүм триада – көчле хакимият, православие, бердәм милләт кебек бер идеологик нормага якынаеп килә. Анда татар-башкортларга урын юк. Татар конгрессы җыены Русия көн тәртибендә торган шушы куркыныч тәрәккыят турында фикер алышу өчен кулай мөмкинлек бирсә дә, анда катнашкан милли активистлар фикеренчә, ул азаккача файдаланылмады. Шуларның кайберләре хәтта конгресска альтернатив оешма төзүне дә алга сөрә.

Мәскәүнең Русиядәге асаба милләтләргә карата сәясәте Путин күрсәткән юлдан китсә, татар-башкортларның миллилекне саклап калу шартлары тамырдан үзгәрәчәк.

Кәрим КАМАЛ.

Татар иҗтимагый үзәге Русияне Европа шурасыннан чыгаруны сорый

Татар иҗтимагый үзәге Европа шурасының парламент ассамблеясына Русиядә җирле халыклар телләренең кысыла, федерализмның бетә баруын белдереп хат җибәрде. Үзәк милләтләрнең хокуклары бозылганга, «Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе» ратификацияләнмәгәнгә Русияне Европа шурасыннан чыгаруны сорый.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Европарламент депутатларына җибәрелгән әлеге мөрәҗәгать 1нче декабрь көнне Казан үзәгендә үткән пикетта кабул ителгән. Русия Думасында милли телләргә каршы «Русия мәгарифе турында» яңа канун кабул итәргә җыенулары иҗтимагый үзәкне әлеге мөрәҗәгатьне язарга этәргән.

Нуриәхмәт әйтүенчә, Советлар берлеге заманнарында да авылларда балалар рәхәтләнеп татар телендә белем алды, хәзер исә бернинди хокук кысаларына да сыймый торган кануннар кабул итеп, татарларны бөтенләй телдән яздырырга җыеналар.

Галишан Нуриәхмәт«Конституциядә һәр халык үз телендә укырга хокукы бар диелгән. Русиядә дүрт мең татар авылы бар, хәзер, ачуым да килмәгәе, шуның дүртесендә дә татарча укыту юк. Моңа кем дә булса игътибар итәргә тиештер бит инде. Татар илен: Әстерхан һәм Себер ханлыкларын басып алдылар да, аны басып алгач, бар нәрсәне дә юкка чыгарырга дигән сүзмени? Хәзер исә милли мәгарифне бөтенләй бетерү өчен эш алып барыла.

Монда артыгын баш та ватып торасы юк, Русия Европа хартиясенә кул куйды, әмма аны ратификацияләмәде. Нигә ратификацияләми? Хәзер мәгариф кануннары әзерләп, милли сәясәт стратегиясе булдырырга тырышып, баш ватып утыралар. Бер дә баш ватасы юк, әнә «Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе» кабул ителгән, шуны тотарга да тормышка ашырырга гына кирәк.

Гадәттә, Русиядә кануннар үтәлми. Менә бу мәгариф кануны Конституцияне бозып кабул ителәчәк, аңа Конституция мәхкәмәсе тагын күз йомачак», – ди Нуриәхмәт.

Европа парламентына юлланган мөрәҗәгатьтә яңа мәгариф кануны өлгесен 17 октябрь көнне Думада беренче укылышта хуплаулары әйтелә. Аңа кадәр дә Русиядә кабул ителгән, җирле халыкларның ирек һәм хокукларын бозган кануннар санала. Татарстанда латинга күчәргә теләвен тыйган, милли төбәк компонентын мәгарифтән алып ташлаган, республика башлыкларын «президент» дип атауны бетерүче кануннар кабул ителгәнлеге ассызыклана. Иҗтимагый үзәк бу документларны әзерләүчеләр Конституцияне бер тапкыр да кулларына алып карамаган кебек тоела, дип белдерә. Русиядә федерализмның бөтенләй бетә баруын да әйтеп уза.

1 декабрьдә үткән пикет1 декабрьдә үткән пикетта катнашучылар Русиядә «Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе»н ратификацияләү, Русиядә урта һәм югары белемне туган телдә дә укуны гарантияләү, Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү һәм аның нәтиҗәләре белән укырга керү мөмкинлеге булу, мәгариф канунына Татарстан өстәмәләрен тулысынча кертү таләбе белән чыккан иде. Әлеге таләпләр Европарламентка киткән хатта да бар.

Русиядә «Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе» тупас бозылганга Русияне Европа шурасыннан чыгару мәсьәләсен тикшерергә дигән үтенеч белән төгәлләнә бу мөрәҗәгать.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, иҗтимагый үзәк инде бүтән юл калмаганга, Европарламент ассамблеясына мөрәҗәгать итәргә булган.

«Мәскәүгә мөрәҗәгать итүләрнең бернинди файдасы юк. Хәтта Иҗтимагый үзәк исеменнән, «Азатлык» татар яшьләре берлеге исеменнән Татарстан Президентына, Министрлар Кабинетына, Дәүләт Шурасына мөрәҗәгать иткәннәребез дә татар мәдәниятен аңламый торган кешеләргә – Терентьев, йә Камалтыновларга төшерәләр. Мәскәүгә нинди генә мөрәҗәгать җибәрсәк тә аннан, сезнең тәкъдимнәрегез игътибарга алыныр, дигән хәбәр килә. Мәгариф проблемаларын күтәрсәк, Татарстан Мәгариф министрлыгына җибәрәләр, мәдәният турында язсак, Мәдәният министрлыгына төшерәләр. Мәскәүгә язудан бернинди дә нәтиҗә юк», – ди Нуриәхмәт.

Наил АЛАН.

Нәбиуллинны Истанбулга барганда чиктән чыгармаганнар

Татарстаннан дүрт кеше Истанбулга төрки яшьләр көннәренә барырга тиеш иде, әмма «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны чиктән чыгармаганнар.

Наил Нәбиуллин иртәнге сәгать өчләрдә Казан һава аланында багажын биргәч паспорт контроленә барган, әмма анда аңа җәен мөселманнарны яклап уздырган пикетлар өчен штрафларны түләмәгәнлеген әйткәннәр.

«Мин аны түләгән идем, әмма түләү турындагы мәгълүмат килеп җитмәде дип әйттеләр. Гәрчә минем читкә чыгуга чикләүләр юк дигән кәгазем булса да, мине чыгармадылар. Озак кына тикшерделәр, телефоннан шалтыратып төрле кешеләрне чакырдылар. Әле җибәрмәгәч тә аерым бүлмәгә алып кереп тикшерделәр. Мин моны Төркиягә чыгармас өчен махсус эшләделәр дип саныйм, чөнки без анда Русиядәге төрки халыкларның хәлләрен бәян итмәкче идек. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә яздык. Без инде элек тә берничә тапкыр Казандагы Төркия консуллыгы бинасы каршында Русиядәге төрки халыкларның хәленә битараф булмауны таләп итеп пикетлар уздырган идек», – ди Нәбиуллин.

Аның кышкы киемнәре дә багажда Төркиягә киткән, чөнки ул Истанбулда кияргә кирәк булмаган әйберләрне тикшерү узганчы ук тапшырган.

Шуңа да карамастан, Наил Татарстаннан төрки яшьләр көннәренә киткән башка вәкилләрнең бу чарада барлык проблемаларны да ачып бирә алуына ышана.

«Бу инде беренче генә очрак түгел. Җәй көне мине татар яшьләре форумына кертмәгәннәр иде, Конгресс корылтае көннәрендә дә полиция алып китте. Минемчә, бу Төркиягә җибәрмәү дә сәяси заказ», – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Татар җырчылары ахырзаманга ышанамы?

Татарстан халкында 21 декабрь дөнья бетәме, ахырзаман җитәме дигән сүзләр көннән-көн ешрак ишетелә. Татар җырчылары да бу фаразларга карата фикерләрен җиткерде.

Безнең сораштыруда дистәгә якын татар җырчысы катнашты. Күбесе 21 декабрьдә дөнья бетә дигән сүзгә ышанмый. Ришат Фазлыйәхмәтов дөнья болай да акрынлап кына бетә, ди. Бәла-каза, үлем-китемнәр шуңа дәлил икән. Тик төгәл көнен 21дә түгел дип саный.

Ахырзаман якынлашу турындагы сүзләр кибеттәге товарларны яхшырак сату өчен кирәк дигән фикерне Ришаттан тыш Ландыш Нигъмәтҗанова да әйтте. Әгәр ул көнне чыннан да дөнья бетә дисәләр, ул гаиләсе янында булачак. «Бөтен әйберем дә бар, миңа башка берни кирәкми», – ди Ландыш.

«Ахырзаман дөньяда мөселманнар күп булганда яки алар аз калгач бетәчәк, диләр. Бәлки, ул көнне фән-техникада яңа чор башланыр. 21ендә дөнья бетүгә гаиләбез ышанмый», – ди Илназ Гарипов.

Татар җырчыларында ахырзаман килү-килмәүгә бәйле шик-шөбһәләр дә юк түгел. Гөлназ Сираева, Илмира Сөләйманова, туганнары, танышлары 21 декабрь хакында күп сөйләгәч, араларында азык-төлек, шәмнәр алып куючылар булгач, шомланып калганнар. Алар бу көнне туганнары янында үткәрергә тели, ләкин 22 декабрьдә «Татар җыры»нда катнашырга кирәклеген дә еш кабатлыйлар.

«Татар җыры» хөрмәтенә булса да тегеләр әйткән сүз кире кагыла», – диде сәхнәдән Айдар Галимов. Аннан да дөнья бетү хакында еш сорыйлар икән.

«Тормыш рәхәтен күреп яшисе иде, фатир алдым, гаилә бәхетен татырга телим. Дөрес, әнием 21е көнне безнең янга кайтыгыз ди, барыбызны да бергә җыймакчы»,– ди Мөнир Рахмаев.

Илсөя Бәдретдинова ахырзаманга шәмнәр алып әзерләнүче кешеләргә гаҗәпләнүен белдерде. «Дөнья бетә башласа, шәм белән терәтеп куймакчы буласызмы аны? Миңа әбием: кызым, бурычлы үлми ул, диде. Минем бурычым бар, мин үлмим. Сез үзегезне карагыз инде», – диде ул сәхнәдән шаяртып.

x19 декабрьдә үтәсе татар дискотекасының афишасыТатар дискәтүкләре дә 21 декабрьдә дөнья бетә дигән сүзләрне файдаланып калырга ашыга. «Дискотека форум» бу атнада «Ахырзаман дискотекасы» оештыра, «Курай» радиосы 19ында үтәсе төнге чараны «Дөнья бетәр алдыннан татар дискәтүге» дип атаган. Җырчы, эшмәкәр Илназ Сафиуллин да шәхси татар дискотекасына «Ахырзаман алдыннан рәхәтләнеп татарча күңел ачыйк» дигән реклама тараткан.

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

Путинның татарларга җавабы: «Без барыбыз да – урыс» , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии