Тик торганда җир убылган

Тик торганда җир убылган

Сишәмбе иртән Пенза шәһәрендә кибет янында асфальт убылып, шунда торган «Лада Ларгус» машинасы җир астына төшеп киткән. Пенза шәһәренең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2 кеше һәлак булган. Прокуратура тикшерү башлаган. Видео һәм фотолардан күренгәнчә, бу чокырдан пар чыгып тора. Җирле матбугат «чокырда кайнар су булган» дип яза.

Комментарии