Башкорт дәүләт университетында татар белгечлегенә читтән торып уку бүлеге кабат ачылачак

Башкорт дәүләт университетында татар белгечлегенә читтән торып уку бүлеге кабат ачылачак

2017нче елда БДУның татар теле юнәлешендә читтән торып уку бүлеге бетерелгән иде. Киләсе уку елыннан ул кабат эшли башлаячак.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетында 2020-2021нче уку елында педагогик белем бирү юнәлешендә (татар теле һәм урыс теле профильләре) читтән торып уку бүлеге кабат ачылачак. Аңа 15 бюджет урыны биреләчәк. Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина хәбәр итте.

Көндезге бүлеккә педагогик белем бирү юнәлешенә 12 бюджет урыны биреләчәк.

Әлеге белгечлекләргә укырга керүчеләр урыс теле һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырудан тыш, университетта татар теленнән тест узарга тиеш.

2018нче елдан БДУда татар филологлары әзерләү бетерелде, укучыларны татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучылары, ягъни «педагогик белем бирү» белгечлегенә кабул итә башладылар. 2017нче елда татар теле юнәлешендә читтән торып уку бүлеге дә бетерелгән иде, көндезге бүлектә бюджет урыннары сигезгә калды.

2018нче елда көндезге бүлектә казна исәбенә 14 студент укытыла башлады. Моны татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ зур булу белән аңлаталар, дип сөйләде «Азатлык»ка кафедра мөдире Алмас Шәйхулов.

Русия хөкүмәте гаиләдә көч куллану проблемасы күпертелгән дип саный

Русия хөкүмәте гаиләдә көч куллануны җитди проблема дип карамый һәм аның масштаблары илдә шактый күпертелгән дип саный. Бу хакта Русия Юстиция министрлыгының Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә юлланган җавабында әйтелә, дип яза «Коммерсантъ».

2019нчы елның җәендә Страсбург мәхкәмәсе Русия хакимиятенә дүрт хатын-кызның эше нигезендә сораулар җибәргән иде. Русиядә яшәүче әлеге хатын-кызлар хакимиятнең аларны гаиләдә кыйналулардан һәм дискриминациядән яклый алмавына зарланган иде. Алар арасында ире тарафыннан кул чуклары чабып өзелгән Маргарита Грачева да бар.

Европа мәхкәмәсе, аерым алганда, Русиядә гаиләдә көч куллану өчен җәза бирүнең кануни нигезләре бармы, хакимият проблеманың зурлыгын һәм җитдилеген таныймы, илдә хатын-кызлар хокуклары бозылуның системалы проблемасы бармы, дип сораган.

Хөкүмәтнең Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәрелгән җавабында «Русиядә көч куллану зыян күрүченең җенесенә карамый хөкем ителә, ул шулай ук гаилә әгъзалары, партнерлары яки өченче затлар тарафыннан башкарылуына да бәйле түгел» диелә. Моннан тыш, Русия хакимияте гаиләдә көч куллану вазгыятендә дискриминациядән күбрәк ирләр зыян күрә, дип фаразлый, чөнки алар очрагында хатын-кызлардан яклау сорау гадәткә кермәгән.

Документ авторлары Русиягә гаиләдә көч куллану турында аерым канун кирәкми, дигән нәтиҗәгә килгән.

Русия – Европа шурасы әгъзалары булган илләр арасында гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия Думасына мондый канун 40 тапкырдан күбрәк кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017нче елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып, административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.

Быел октябрьдә гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019нчы ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.

16нчы ноябрьдә Оксана Пушкина әлеге канун өлгесе авторларына социаль челтәрләрдә яныйлар дип белдерде.

Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, быелның сигез аенда Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.

Илшат Әминовның «тупас, тар маңгайлы наданнар» дигән сүзләрендә экстремизм табылмаган

Психологик-лингвистик экспертиза «Яңа гасыр» телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе, «7 дней» тапшыруы алып баручысы Илшат Әминовның татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы булучыларга карата әйткән сүзләрендә экстремизм тапмаган. Бу хакта Татарстан прокуратурасында хәбәр иттеләр.

2019нчы елның 28нче апрелендә «7 дней» тапшыруында Әминов беренче полилингваль үзәк төзү турында сөйләгән иде. «Нәкъ менә шундый мәктәпләрне тәмамлаучыларга яңа дөнья төзелешен булдырырга һәм якларга, күп полярлы дөньяның яңа юлларын һәм күперләрен төзергә, тигезлек һәм үзара мәнфәгатьләрне исәпкә алу нигезендә илләрнең яңа берләшүләрен булдырырга туры киләчәк. Татарстан, зур ислам дөньясының бер өлеше буларак, монда аерым роль үти. Шуңа күрә безнең тар маңгайлы тупас наданнарга («для наших доморощенных узколобых невежд») йөзенче тапкыр кабатлап әйтәсе килә: берничә тел белү, шул исәптән татар телен һәм мәдәниятен белү – ул ислам дөньясының рухи нигезләрен тирәнтен аңларга һәм дөньяның башка илләре белән уңышлы коммуникацияләр кору өчен мөмкинлек бирә. Бу – яңа дөнья төзелешенең бер өлеше», – дигән иде ул тапшыруда Әминов.

«Татарстанның урыс телле ата-аналары төркеме» (РОСТ) бу уңайдан Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Активистлар Илшат Әминовның «тар маңгайлы тупас наданнар» сүзләренә «гаҗәпләнгән». РОСТ вәкилләре фикеренчә, Әминов шулай итеп «татар теленнән баш тартучыларны» атаган.

«Безнең карашка, мондый белдерүләр мыскыл итә. Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты мандаты (Илшат Әминов – «Бердәм Русия» фракциясе депутаты) мондый мыскыллаулар хокукы бирәме, өстәвенә телевизор экраннары аша?» ди урыс телле ата-аналар төркеме активистлары.

Баш прокуратура аларның мөрәҗәгатен Казан прокуратурасына җибәргән.

2017нче ел ахырында Илшат Әминовның «7 дней» тапшыруында әйтелгән «минем балама икенче дәүләт теле кирәкми, диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм» дигән сүзләре дә прокуратурага шикаять ителгән иде. Татарстан прокуратурасы әлеге сүзләрдә дә экстремизм тапмады.

Сораштыру: русиялеләрнең Путинга позитив мөнәсәбәт дәрәҗәсе кимегән

Русия Президенты Владимир Путинга «симпатия» белдерүчеләр саны 2017нче елдан бирле сигез процентка кимегән. Бу хакта «Левада» үзәге сораштырулары күрсәтә. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, хәзерге вакытта русиялеләрнең 24 проценты Путинга күңелләре яту турында белдергән. Шундый ук күрсәткеч Мәскәүнең Болотная мәйданындагы протестлар алдыннан булган. «Симпатия» белдерүнең иң түбән күрсәткече – 18 процент – 2013нче елда теркәлгән.

Хәзерге вакытта русиялеләрнең 30 проценты президент турында бер начар сүз дә, ә сигез проценты бер яхшы сүз дә әйтә алмавын белдергән. 15 проценты – битараф, ә нәфрәт хисен респондентларның өч проценты белдергән.

Гомумән алганда, русиялеләрнең өчтән бер өлеше «Путинга симпатия яки сокланулары» турында әйткән. Бу – 2017нче ел белән чагыштырганда, 10 процентка кимрәк. Нейтраль мөнәсәбәт белдерү әлеге вакыт аралыгында җиде процентка артып, 61 процентка җиткән, диелә.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 70 проценты Путинны Русия президенты вазифасында хуплый, дип хәбәр итә «Левада» үзәге. 2014нче елның октябрендә әлеге күрсәткеч иң югарысы булган – 85 процент.

«Левада» үзәге җитәкчесе Лев Гудков сүзләренчә, Владимир Путин тарафдарларының төп өлеше – хатын-кызлар, кече шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүчеләр, өлкән яшьтәге русиялеләр. Аның фикеренчә, соклану дәрәҗәсе кимү президент курсыннан, бигрәк тә пенсия яшен арттырудан соң күңел кайтуга бәйле.

Хокук яклаучылар Кытайда уйгырлар тотылырга мөмкин булган 500ләп тәрбия үзәге турында сөйләде

Хокук яклаучылар Кытайда мөселманнар тотыла торган 182 «тәрбия үзәге», төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагеры ачыклануы турында хәбәр итә.

Пекин, элегрәк хәбәр ителгән саннар белән чагыштырганда, күбрәк санда уйгырларны ирексезләп тотарга мөмкин. Бу хакта «Көнчыгыш Төркестанны торгызу милли хәрәкәте» (ETNAM) хокук яклау оешмасына сылтанып, Норвегиянең NORDRE басмасы яза. Оешма Вашингтонда урнашкан.

Хокук яклаучылар «тәрбия үзәкләре» дип фаразланган 182 урынның координатларын ачыкладык, дип белдерә.

Активистлар сүзләренчә, Google Earth сурәтләре нигезендә алар шулай ук төрмә булырга мөмкин дип саналган 209 бина һәм 74 хезмәт лагерын ачыклаган.

«Ирексезләп тотылучылар саны күбрәк булырга мөмкин», – ди оешманың башкарма директоры Кайл Олберт. Ул, активистлар бөтен объектларны да танып бетерә алмады, дип борчылу да белдерә.

Соңгы елларда медиа Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, «сәяси тәрбия» үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, «тәрбия үзәкләре»ндә бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә, башлыча, Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.

Тикшерү комитеты Казанда Boeing казасы сәбәбе дип пилотлар хатасын атады

Русия тикшерү комитеты алты ел элек Казан аэропортында булган Boeing 737-500 һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау эшен тәмамлаган. Хәзер гаепләү бәяләмәсен раслау өчен, җинаять эше прокурорга җибәрелгән.

2013нче елда Казан аэропортында Boeing 737-500 очкычының җиргә килеп төшүенә очкыч җитәкчесе Рөстәм Салихов һәм икенче пилот Виктор Гуцулның хаталы гамәлләре сәбәп булган, дип нәтиҗә чыгарган Русия тикшерү комитеты.

«Тикшерү күрсәткәнчә, Салиховның очкыч белән идарә итү тәҗрибәсе аз булган, ә очкыч таныклыгын ул ялган документлар нигезендә алган», – диелә тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рөстәм Салиховның ялган таныклыгы турында 2009нчы елда ук билгеле булса да, һава ширкәте җитәкчелеге аны тикшереп, җаваплылыкка тартмаган.

Хисапта пилотларның казага китергән гамәлләре дә тасвирланган. Салихов очкычны җиргә утырту барышында аның һавада торышын катлауландырган, ә Гуцул идарәне үз кулына алмаган. Нәтиҗәдә, Салихов очкыч йөртү кагыйдәләрен бозып, үз гамәлләре белән очкычның һәлакәтенә китергән, диелә хәбәрдә.

Алты ел тикшерү барышында дәлилләр җыю өчен 200дән артык шаһит, зыян күрүче һәм белгечләр сораштырылган. Тикшерү комитеты ул елларда «Татарстан» һава ширкәте җитәкчесе булган Валерий Портновны, ширкәтнең шеф-пилоты Виктор Фоминны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Тикшерү комитеты шулай ук Салихов таныклыгын вакытында тикшермәгән Росавиациянең Татарстан идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаровны да гаепле дип саный.

Салихов һәм Гуцул һәлак булу сәбәпле, аларга карата җинаять эше туктатылган.

2013нче елның 17нче ноябрендә Мәскәүдән Казанга очып кайткан Boeing 737-500 «Казан» халыкара аэропортына килеп төште, 50 кеше, шул исәптән очкычның экипаж әгъзалары да һәлак булды. Казада шулай ук Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның республика идарәсе башлыгы Александр Антонов һәлак булды.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии