Чәчәк шиңсә, акчасын кайтаралармы?

Чәчәк шиңсә, акчасын кайтаралармы?

– Туй уздыру өчен, шәһәр читендә йорт арендаладык һәм бер кибеткә бүлмәләрне чәчәкләр белән бизәргә куштык. Туй өч көн узасы, чәчәкләр дә өч көн буе бизәп торырга тиеш иде – шулай дип килештек. Бизәгән өчен 14 мең сум акча түләдек. Тик чәчәкләр икенче көнне үк шиңә башлады. Шиңгән чәчәк өчен түләмәдек бит без, шулай булгач, акчабызны кире кайтара алабызмы?

МИЛӘҮШӘ,

Казан шәһәре

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 18нче маддәсендә уңышсыз сатып алу булган очракта (товарда җитешсезлекләр барлыгы ачыкланганда) менә ниләр эшләргә мөмкин диелгән:

– әлеге товарны, сезнең очракта чәчәк бәйләмен, нәкъ шундый төрдәгегә алыштыруларын таләп итәргә;

– башка төр чәчәк бирүләрен таләп итәргә, ләкин бу чәчәкнең бәясе артыграк булса, анысын сез өстәп түләргә тиеш буласыз;

– товарның хакын киметүне сорарга;

– җитешсезлекләрне төзәтүләрен таләп итәргә;

– сатып алу килешүеннән баш тартып, сумманы кире кайтаруларын таләп итәргә.

Үз репутациясен кайгырткан кибетләр, гадәттә, шиңгән чәчәкләрне яңасына алыштыра яки зур гына ташлама ясый.

Әгәр дә хезмәт күрсәтүче йә сатучы сезнең таләпне үтәргә риза түгел икән, хәлне аңлатып, ике нөсхәдә шикаять язарга кирәк. Аның берсен сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәткән оешмага тапшырырга. Алар ул документка кабул итеп алган көннең датасын һәм имза куярга тиеш. Икенче нөсхә үзегездә саклана. Тик чәчәк белән бәйле очракта хәл катлаулырак. Чөнки чәчәкнең ничә көн шиңми торуын билгели торган законнар, норматив документлар юк. Чәчәкләргә гарантия вакытын билгеләү бик авыр. Шуңа күрә чәчәкнең вакытыннан иртә шиңүен исбатлау һәм түләгән акчагызны кайтарып алу да кыен булачак. Соңыннан суд юлында йөрмәс өчен, берничә гади киңәшне истә тотыгыз: чәчәк сайлаганда, озаграк саклана торганына өстенлек бирергә, сортына игътибар итәргә, чәчәкне ничек карыйсын сатучылардан кат-кат сорашырга кирәк.

Комментарии