Бер үк Хәтер – төрле караш

Бер үк Хәтер – төрле караш

Быелгы Хәтер көне ничек үтте?

13нче октябрь көнне битараф булмаган татар халкы 1552нче елда Казанны яклап шәһит киткән әби-бабаларыбызны искә алды. Мин 90нчы еллардагы Хәтер көннәрен күрмәдем. Беренче тапкыр Хәтер көненә 2010нчы елда – Казанга укырга килгәч чыккан идем, шуннан бирле калдырган юк. Быел да бардым. Шушы 8 ел эчендә күргән Хәтер көннәре арасында быелгысы иң күтәренке рухта узганы булды кебек.

Күтәренке рухта дигәнне дөрес аңларга кирәк. Хәтер көне – ул сиңа Сабан туе түгел, ул – матәм чарасы. Шулай булгач, елау-сыктаусыз гына булмый. Ләкин соңгы еллардагы Хәтер көнендә «без бетәбез, милләт үлә» дигән чыгышлар күбрәк булса, быел алай булмады. Әйе, безнең милләтнең хәле катлаулы, ләкин яшибез бит әле, бирешмибез әле, дигән рухта узды быелгы Хәтер көне.

ХӘЕРЧЕ БАЗАРЫНДА БУЛСА БУЛСЫН…

Быел Хәтер көнен уздыруга мәйдан табу эше «Азатлык» татар яшьләре берлегенә йөкләнгән (башка елларда бу эш белән Татар иҗтимагый үзәге шөгыльләнә иде. – Авт.). Берлек вәкиле Рәфыйк Кәримулла әйтүенчә, шәһәр хакимиятеннән ике генә мәйдан соралган булган: Камал театры каршысы, анда булмаса – Тинчурин скверы. Элегрәк елларда дүрт-биш мәйдан сорала иде дип истә калган. Берсе булмаса – икенчесе, анысы да буш түгел икән – өченчесе, дигән принцип буенча эш итә иде ТИҮ вәкилләре, шуңа берьюлы берничә урынга рөхсәт сорыйлар иде. Быел Камал театры каршындагы мәйданга рөхсәт бирелмәгән – анда театр сезоны ачылуга багышланган чара үтә, дигәннәр (чыннан да, андый чара үтте). Тинчурин скверында Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт алынган. Татарга тагын шәһәр чите, кеше йөрми торган урын эләкте, хәерче базары (бу скверда якшәмбе көннәрендә «блошиный рынок», ягъни хәерче базары уза. – Авт.) гына бирелде, дип зарланырга булыр иде, әлбәттә. Ләкин алай зарланудан гына нәрсә үзгәрә соң? Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге, Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәгәне өчен, Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакинны җаваплылыкка тартуны сорап, судка мөрәҗәгать итеп карады әнә. Мәхкәмә ТИҮнең шикаятен канәгатьләндермәде. Моңа аптырамадык та. Түрәне җаваплылыкка тартсалар аптырар идек менә. Шуңа күрә милли активистлар хакимиятнең биргәненә риза булып, Хәтер көнен Тинчурин скверында оештырды.

Гадәттә, Хәтер көнендә яңгыр явып китә, йә булмаса үзәк өзгеч салкын була иде. Быел ярады – чалт аяз көн булды, кояш елмаеп торды. Соңгы елларда бер сәгать-сәгать ярым белән чикләнә торган Хәтер көне быел ике сәгатьтән артык барды. «Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, шәһәр хакимияте сәгать 1дән 5кә хәтле рөхсәт биргән булган (монысы да күптән күрелмәгән хәл!). Ләкин көне кояшлы булса да җәй түгел бит – октябрь, шуңа күрә сәгать 3тә Хәтер көне чарасын тәмамладылар. Шунысын да әйтергә кирәк: скверда чәй һәм пәрәмәч сатып тордылар. Мондый кунакчыллыкны да күргән юк иде әле. Моны ТИҮ дә, «Азатлык» берлеге дә оештырмаган. Шәхси эшмәкәр ял көне скверга сатуга чыккан. Чып-чын мич куйганнар, пәрәмәчләрне шунда җылытып тордылар. Бик туңган кешеләр шунда чәй эчеп җылына алды. Чәе – 30, сырлы һәм итле пәрәмәчләр 60шар, тавык итле һәм гөмбәлесе 70 сум иде.

Рәсми чара сәгать 1дә генә башланасы булса да, скверга кешеләр 10нарда ук килә башлаган. «Мин 10да килдем, ул вакытта полиция вәкилләре килгән иде инде. Ике машинага төялеп килгәннәр. Бөтен кешене фотога төшереп чыктылар. Башка эшләре юк микән әллә?» – дип аптыравын белдерде газетабызның даими укучысы һәм авторы Расих Җәләл. Тәртип саклаучылар, чыннан да, күп иде. Форма кигән 10 полиция вәкилен санадым, тагын шуның хәтле үк «гражданский» киемнән иде. Хәер, аларга ияләштек инде, шуңа күрә әллә ни аптырамадык. Наил Нәбиуллин полиция тарафыннан каршылык булмавын әйтте. «Бөтенесе татарча белә, бәйләнмәделәр, үзләрен әйбәт тоттылар», – диде ул.

Сәгать беренче яртыларда чара узасы территорияне тимер рәшәткә белән әйләндереп ала башладылар. Тинчурин скверы үзе дә зур түгел, әле шуны тагын да кысып, бер кечкенә генә мәйдан итеп уратып алдылар. Рәхим итегез – үткәрегез Хәтер көнегезне! Башка елларда да шулай уратып алалар иде, ләкин мәйданны зуррак бирәләр иде кебек. Быел рәшәткәләрне кыса төшкәннәр. «Тимер рәшәткә артына керергә өлгерербез әле», – дип, Хәтер көне чарасын рәшәткә тышыннан гына күзәтүчеләр дә булды. Аларның күбесе яшьләр иде.

КАЙДА РАЗИЛ, КАЙДА БАТУЛЛА?

Яшьләр дигәннән, быелгы Хәтер көнендә яшьләр дә күренде. Яңа йөзләр бар иде. Күп түгел, ләкин күзгә күренерлек. Беренчедән, «Азатлык» берлеге Хәтер көненә чакыру язылган 20 мең листовка тараткан икән (10 меңе – төсле, 10 меңе – аклы-каралы). Шуны укып та килүчеләр булгандыр, дип фаразлады берлек әгъзалары үзләре. Икенчедән, интернетның да ярдәме булмый калмагандыр. «Мин бөтен татар җырчыларына һәм алып баручыларына язып чыктым, инстаграмда Хәтер көненә чакыру куегыз әле, дидем. Айгөл Бариева белән Әбри Хәбри берсүзсез куйдылар. «Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйров төп битенә үк булмаса да, «сторис»ка (анда куелган фото һәм язулар 24 сәгать кенә тора, аннары юкка чыга) куйды. Башка берәү дә куймады», – дип сөйләде Наил Нәбиуллин. Ләкин ул атаган кешеләр үзләре Хәтер көнендә күренмәде. Чакыруны интернетка куябыз да миссиябез үтәлә, дип фикер йөрткәннәрдер, күрәсең. Аның каравы Чаллыдан Флера Талипова исемле композитор-җырчы килгән иде. Хәтер көне турында ике җыр башкарды, аны халык бик яратып кабул итте.

Язучыларга да язган Наил. «Килегез», – дигән. Ләкин Наил әйтүенчә, алар да Хәтер көнендә күренмәгән. Язучылардан Вахит Имамов, Тәлгать Галиуллин, Хәмид Вәлиди, Нәбирә Гыйматдинова, яшь шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин белән Фәнил Гыйләҗев бар иде (кемнедер атамый калган булсак, гафу итсен!). Театр сезоны ачылуга багышланган чара булуга карамастан, артистлар Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗан, Хәлим Җәләй килгән иде. Яшь артистлар күренмәде. Диния нәзарәтеннән дә вәкилләр булачак, диелсә дә, дин әһелләре күзгә чалынмады, һәрхәлдә мөфти Камил Сәмигуллин үзе юк иде.

Аның каравы Русиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан битараф булмаган татарлар килгән. Уфадан 15 кеше килгән әнә. Түбән Кама, Алабуга, Чаллыдан. Башка районнардан. Кайсы – такси, кайсы автобус белән килгән. Зәнфирә белән Рәис Камалиевлар Әгерҗедән үк килгәннәр. «1989нчы елдан бирле шушылай йөрибез инде. Ул вакытта Пермьдә яши идек, Рәис җирле татар иҗтимагый үзәгенең рәисе иде. Шул заманнардан бирле Хәтер көненә ел да киләбез. 30нчы августта да килми калган юк», – дип сөйләде Зәнфирә апа. «Ә ни өчен монда кадәр киләсез, өйдә генә искә алмыйсыз?» – дим. «Йөрәк әрни, өйдә утырып булмый. Монда җыелганнар – дөрес татарлар. Менә шул дөрес татарларны күргәч, эчкә әзрәк җылы кереп китә», – ди Камалиевлар.

Тәлгать абый Шәвәлиев Зәйдән тиклем килгән. Такси белән. Ул да «өйдә утырып булмый» ди. Үзе килгән, ә менә райондашы Батулланы, Разил Вәлиев, Ренат Харисларны күрмәгәч, күңеле төшкән. «Халык әдипләре нигә халык арасында түгел?» – дип аптырап сорады ул. Нәрсә дияргә белмәдем. Ул атаган шәхесләрне минем күптән инде Хәтер көнендә очратканым юк.

Исемен Марсель дигән абзый (фамилиясен әйтмәде. – Авт.) Хәтер көненә беренче тапкыр килгән. Моңарчы озак еллар Себердә яшәгән, хәзер менә Казанга күченеп кайткан икән. Ни өчен чыктыгыз монда, җавабыгызны яздырып алыйм әле, дип диктофонны кабыза башлаган идем: «Юк, мин сөйләмим, әзер түгел», – диде. Диктофонны кушканчы бик батыр сүзләр сөйләгән иде үзе. Курыкмагыз, мин бит сездән куркырлык әйбер сорамыйм, дип тә карадым. «Мин курыкмыйм. Мин матбугатка интервью бирергә әзер түгел. Аның өчен алдан әзерләнергә кирәк бит», – дип кенә куйды.

«ЭЧЕБЕЗДӘ ҖАНЫБЫЗ БУЛГАЧ – КИЛДЕК»

Сәхнәдән ялкынлы чыгышлар яңгырады. Әйткәнемчә, «бетәбез, үләбез» дигән чыгышлар гына булмады ул. Милләтне рухландыра торган чыгышлар булды. Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләрем, монда килгәч, сезне күргәч, күңелемнән Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт әйтәм. Менә сезне китергән бит монда. Милләтегезгә булган хөрмәт, аның фаҗигасен аңлау, киләчәк өчен борчылу китергән сезне монда. Рухы беткән милләттә көч булмый, яшәү рәвеше булмый. Әгәр кешедә яшәү рәвеше юк икән, ул милләтнең көче бетә. Дәүләт бетеп тә милләт барында яшәргә була иде әле, ә менә милләтең бетсә – яшәү мөмкин түгел. Сезнең кебек кешеләр булганда, мин милләтемнең киләчәгенә ышанам. Минем өчен сездән дә кадерлерәк кешеләр юк», – дип чыгыш ясады. Рәшәткәнең теге ягында торган өч яшь егеткә дә Әзһәр абыйның чыгышы зур тәэсир ясаган. Үзләре шулай диде. Исемнәрен генә әйтмәделәр. «Уку йортында проблемалар булуын теләмибез», – диделәр. Хәтер көне турында интернеттан белгәннәр. «Эчендә җаны булган татарлар, килегез!» дип язылган иде. Безнең эчтә җаныбыз бар. Шуңа күрә килдек тә. Күп нәрсәне белдек менә», – диде егетләр. Чараның ахырына кадәр тордылар.

Язучы Вахит Имамов Батырша, Сөембикә кебек шәхесләребезгә һәйкәл кую эшен башларга чакырды. «Татар беркайчан да бирешмәгән, сынмаган. Бүген дә дәүләтебез, телебез булсын дип йөрүчеләр күп. Шушы рухны балаларыбызга да тапшыра алсак иде. Без дәүләтчелек идеясе белән яшәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Уфадан килгән Рамил Хөсәенов татарларны бүлгәләнмәскә өндәде. «Татарлар, бүлгәләнмәсәк иде. Татар кайда да татар ул. Без хәзер Башкортстан татарлары булырга, үзебезнең сүзлекләрне төзергә тиешмени? Без шул ук татарлар!».

Бүлгәләнү дигәннән, анысы безгә хас нәрсә инде. Шул ук ТИҮ белән «Азатлык» яшьләр берлеге дә бер булып эшли белми әле. «Быел чараны без оештырдык», – диде «Азатлык» берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин. ТИҮ катнашмадымы, дим. Алар резолюция язу һәм аны бастыру кебек эшләрне эшләгән икән. Ә төп оештыручы, үткәрү урынын табучы – «Азатлык» берлеге, ди. «Сез оештыргач, нинди үзгәрешләр керттегез?» – дип сорадым Наилдән. «Узган гасырдагы плакатларны күтәрттермәдек. Күргәнегезчә, быел сәхнәдә сыйфатлы плакатлар гына», – дип җавап бирде.

Хәтер көне чарасыннан соң «Азатлык» яшьләре Татар зиратына барып дога кылырга, аннары берәр кафеда чәйләп алырга дип сөйләште. ТИҮ әгъзаларыннан башка гына. Алары Хәтер көнен үзенчә дәвам иткәндер…

Шул бер үк Хәтер инде ул. Ләкин аны да төрлечә уздырып була икән. «Бетәбез, үләбез, телебезне кистеләр» дип зар елап та, шул тел белән (димәк, киселмәгән бит әле!) милләтнең рухын күтәрә торган чыгышлар, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап та.

Хәтер көнендә резолюция кабул ителде. Анда тугыз таләп куела:

  1. 1992нче елда кабул ителгән Татарстан Конституциясен кире кайтару.
  2. Милли республикаларда мөстәкыйль мәгариф системаларын торгызу.
  3. Татарстаннан Русия Думасына сайланган депутатларга ышанычсызлык белдерү, аларны кире кайтартуны таләп итү.
  4. Татар телен якламаган Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларына да ышанычсызлык белдерү.
  5. Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны кайтару.
  6. Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеген кайтару.
  7. Татар зиратындагы җинаятьләрне тикшерү, гаеплеләрне ачыклау.
  8. Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә билгеләү.
  9. Казанны яклаучыларга һәйкәл кую.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии