Пластик коммунизм бурычы

Пластик коммунизм бурычы

Син кемгәдер яхшылык эшлим дип уйлыйсың, ә ул сине һичбер әйберсез калдырып, төп башына утырта. Үз тормышында меңнәрчә кат алданган булса да, никтер өлкән буын артык ышанучан шул. Кайберәүләргә исем китә: кат-кат бер тырмага басалар. Ата – баланы, бала – ананы белмәгән заманда кемгәдер сукырларча ышану мөмкин дә түгел кебек. Тик ничек кенә гаҗәп күренмәсен, шундый самими, беркатлы җаннар бар икән әле.

Азнакай районыннан Сәкинә апа Хәйруллина редакциягә үзе шалтыратты. Гомер буена бухгалтер булып эшләгән, һәрчак конкрет саннар, исәп-хисап белән эш иткән кешенең шундый хәлгә төшүен үзеннән түгел, берәр чит кешедән ишеткән булсам, мәңге ышанмас идем. Үз өстендә материаль җаваплылык өелеп торган кеше суык суны да өреп кенә кабарга тиеш, юкса.

АЛЛАГА ЫШАНУЧЫ ДИРЕКТОР

– Боларның барысы да 2006 елда башланды, – диде Сәкинә апа, үз-үзен кулга алырга тырышып. – Алмаз Таһир улы Хәкимов җитәкчелегендә «» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешты. Бергә оештырдык дисәм дә ялгыш булмас, чөнки аның уставын да бергә төзедек, бар эшне икәү эшли идек. Гади итеп әйткәндә, пластик тәрәзә-ишек һәм башка әйберләр ясап сатучы оешма иде бу. Мин анда баш бухгалтер булып эшләдем. 2007 елның гыйнварыннан безнең эшләр гөрли башлады. Шул елны ук пластик эшләнмәләрне сатканнан кергән 18 млн тәшкил итсә, бу сумма елдан-ел үсә барды. 2008 елда – 24 млн, 2009 елның беренче ярты елы өчен 20 млн… Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары, Башкортстан республикасының күп районнарын пластик тәрәзәләр белән без тәэмин итә идек. 2008 елның октябрендә «Москопстрой» ҖЧҖ белән килешү төзеп, алар белән эшли башладык. Заказлар күп, тәрәзәләр куеп өлгереп булмый иде. Эшчеләр икешәр смена рәттән эшләде.

Күреп торасыз, өметләр биредә зурдан булган. Алмаз Хәкимов һәркемгә рәхәт тормыш, зур хезмәт хакы вәгъдә итеп эшләткән дә эшләткән. Халык – җүләр, яхшы тормышка өметләнеп, бил бөгүен дәвам иткән. Кечкенә генә коммунизм төзергә теләгәннәр, күрәсең. Тик «коммунизмның кечкенә аяклары» янында җитәкчеләрнең «озын куллары» бар шул. Тегесе әкрен генә килеп җиткәнче, «озын куллар», әйтми-нитми, бөтен нәрсәне тар-мар итә. Алмаз Хәкимов та директор буларак, кредитларын түләми, эшчеләргә хезмәт хакы бирми генә оешманың акчаларын акрын-акрын үзләштерә башлый.

Кредитлар турында конкретрак әйтим. «ВТБ-24» банкыннан «АзСтрой» директоры 2007 елның 30 октябрендә – 850 мең, 2008 елның 25 мартында – 2 150 мең, 2008 елның 30 июнендә 3 млн сум ала. Материал алу өчен, янәсе. Поручитель булып Алмазның хатыны Венера һәм баш бухгалтер Сәкинә апа билгеләнә.

Кредит алына, эш гөрли, ләкин 2009 елның гыйнварында Сәкинә апага шомлы хәбәр килеп ирешә: Алмаз йортындагы бар әйберен читкә ташый башлаган, йортын, бар милкен башка кешегә теркәткән, хатыны белән аерылышкан, имеш. Сәкинә апа хафага төшә, тик шунда да Алмазның сүзенә карусыз ышана әле: «Апа, курыкма, бар да яхшы булыр. Акча бар, барысын да түлим, бар да контрольдә», – ди ул. «Безгә акча килә бит, ләкин алар кая соң?» – дип өзгәләнгән бухгалтерның соравы җавапсыз кала.

Алмазның Сәкинә апаны тынычландыру очраклары күп була әле. «Аллага ышанам бит мин, ничек инде сине ташлыйм», – дигән сүзләрен дә хәтерли бухгалтер ханым. Шулай ук, бу эшеннән китеп, башка эшкә урнашырга теләгәч тә, Алмаз аны җибәрергә теләми. Иңнәреннән кочып-кочып, аның белән генә эшлисе килүен әйтә. Кыскасы, ул ничә еллар белгән кешесенә, аның тәмле теленә, бар бит ул, дигән сүзләренә ышана һәм шуның белән алдана да.

«ТӨРМӘДӘ УТЫРАЧАКСЫҢ!»

2009 елның март аенда безнең фирмага Алмазның әтисе Таһир Хәкимов килде, – ди Сәкинә апа. – Ул минем күз алдында улына «төпле» киңәш биреп: «Улым, үзеңнең ике фирмаңны да банкротлыкка чыгар, шулай итеп, бөтен кредиторларны ташлыйбыз, беркемгә берни дә тиеш булмыйсың», – диде. Безнең алдыбызда ук Алмазга берни дә булмаячагын, аның дуслары, танышлары барлыгын искәртте, алар эшне азагына җиткерәчәкләрен дә хәбәр итте. Тәрәзә ясый торган базабыз, «ВТБ-24» банкыннан кредит алган вакытта, залогка куелган милек буларак бара иде. Таһир шул милекне үзләре үк яңадан сатып алып, яңадан тәрәзә ясарга керешәчәкләрен, яңа фирма буларак теркәтәчәкләрен белдерде. Ә миңа үз йортымны кемгә дә булса теркәп, аларга комачауларга мөмкин булган бар документларны компьютердан юкка чыгарырга дигән әмер бирелде. «Тикшерү органнары Алмазны барыбер берни эшләтми, кемгә дә булса нәрсәдер сөйләсәң, үзеңә генә начар булачак», – дип конкрет әйттеләр. Мин, 45 ел буена бухгалтер булып эшләгән пенсионер хатын, бу очракта кемгә барырга, кемнән ярдәм сорарга да белмәдем. Безнең фирмага Хәкимовларның белемле, үз эшен яхшы белүче юристлары килеп, барысын да бергә планлаштырды, бу эшне ничек теркәячәкләрен киңәшләште, бу хәлдән «акчалы» һәм чиста килеш ничек чыгарга икәнен хәл итте,дип сөйли Сәкинә апа Хәйруллина.

Шул вакытта Сәкинә апа да юристның бушрак вакытын туры китереп, үзенә нишләргә кирәклеген сорап калырга тели.

– Адвокат ялларсың, – ди ул аңа.

– Яртышар ел хезмәт хакы алмыйбыз, адвокат ялларлык акчам юк бит, – ди Сәкинә апа.

– Алайса, төрмәдә утырачаксың инде!

Шулай итеп, директор Алмаз Хәкимов арбитраж судка үз оешмасын банкрот итеп тануны сорап гариза яза. Имеш, кризис, эш юк, күп һәм башкалар. Тик банкротлыкка чыкканчы, директор тарафыннан оешма счетындагы 8691535,27(!) сум үзләштерелә. Кайтарылмый калган 300 мең дә аның кесәсендә кала. Боларның барысы да бухгалтерия кәгазьләрендә ярылып ята. Тик бухгалтер, мескен, нишләсен?! Аның чек кенәгәсенә кул куярга хакы юк. Банкка барып: «Хәкимовка акчаны бирмәгез, ул бит хезмәт хакы, кредитлар түләргә кирәкле акча», – дип тә әйтергә хокуксыз. Бухгалтерның эше – оешма исәбеннән алынган акчаны ничек бар шулай теркәү генә.

Оешма банкротлыкка бирелгәннән соң, Алмаз Хәкимов бөтенләй юкка чыга. Казанда фатир алып, «аерылышкан» хатыны белән тыныч кына яшәп ята, имеш. Сәкинә апа белән Алмаз үзе дә, аның туганнары да аралашырга теләми. Телефоннан элемтәгә чыгарга теләсә дә, сүндереп кенә куялар. Туганнарының кайберләре Сәкинә апага янарга да күп сорап тормый.

2010 елның маенда Сәкинә апа Азнакай районы прокуратурасына ярдәм сорарга бара, ләкин прокурор урынбасары аны куып чыгара. (Әлеге прокурор бүген үз вазифасыннан алынган инде.) Ниһаять, шул ук елның сентябрендә ул бер карарга килә һәм «АзСтрой» директоры А.Хәкимовның, оешмадан акча урлап, аны банкротлыкка чыгаруы турында Азнакай районы эчке эшләр бүлегенә гариза калдыра.

ЗАКОНЛЫ ХӘЙЛӘ

Оешмадан (ягъни үз-үзеннән!) акчаны ничек урлаган соң ул, дисезме? Әйтик, 2008 елның 1 октябреннән 2009 елның 29 мартына кадәр оешма счетыннан 3680017,49 сум акча аның шәхси мәнфәгатьләрен кайгырту өчен алынганын һичбер шиксез әйтергә мөмкин. Бухгалтериягә, бу сумманы счеттан минуслау өчен, И.Ф.Яфаровның шәхси оешмасыннан материал сатып алыну турындагы документ бирелә. Ләкин Яфаров үзе бу фактны инкарь итә. «Алмаз Хәкимовка андый накладнойлар бирмәдем, материал алып килеп бушатканым юк», – ди. Ләкин берничә тапкыр үз оешмасы мөһерен Алмаз сораган документларга куйганын инкарь итми. «Алмаз сораганга гына мөһер куйдым, нинди документ икәнен карамадым да», – ди ул. Шул рәвешле, биредә акчаның урлануын берничек тә инкарь итеп булмый дип саный Сәкинә апа Хәйруллина.

Шулай ук Азнакай «Нефтемаш» ачык акционерлык җәмгыятеннән 2659720 сумга сатып алынган кран-манипулятор да озак тормый, 2 млнга сатыла. Сатылган акча оешма кассасына керми.

Шул ук оешма счетыннан туганнары, якыннарының кредитларын (гомуми суммасы – 1542868 сум) түләү дә башкарыла.

«АзСтрой»дан тыш, Алмаз Хәкимовның сату нокталары да була. Ясалган тәрәзәләрнең берникадәр өлеше шул кибетләр аша сатыла, ләкин акчасы оешма кассасына кайтмый. Шул рәвешле, 2009 елның 30 июненә 11728149,69 сум акча кире кайтмый һәм берәүләр кесәсендә «эреп» югала. Биредә язылган һәр сүз документаль рәвештә дәлилләнде.

Хәзер тотынып утырыгыз! Шушыларны белә-күрә торып, тикшерүчеләр җинаять эше ачудан баш тарта. Янәсе, оешманың финанс анализы ясалган инде. Тик ул анализ ясалганда, Хәкимовның законнан тыш эшчәнлеге яшереп калдырылган һәм бу фактлар исәпкә алынмаган. Шулай ук банкротлыкка чыгару эшенең алдан уйланылган булуы да игътибарга лаек. Дөрес, ул үзе заказлар булмауны сәбәп итеп калдыра, ләкин бит табыш елдан-ел арткан гына. Бу бухгалтерия документларында күренеп тора. Хәкимов район суды белән генә түгел, Югары суд белән дә санашып тормый. Залогка салынган база банк файдасына сатылырга тиеш дигән карар чыгарылса да, ул базаның Хәкимов файдасына сатылуы мәгълүм. Монда сорау туа: инде банкныкы булган милекне Алмаз Хәкимов ничек сата алган? Аның ярдәм итәрдәй туган-тумачасы, якыннары, дус-танышлары банкта да юк микән? Алмазның энесенә саклауга куелган 1 млнлык материаллар да кире кайтарылмаган. Оешманыкы булган һәм аны сатканнан калган акча да оешма кассасына кермәгән. Монда саный китсәң… Бу акчаларның барысы бергә кредитларны, хезмәт хакы бурычларын түләргә, җитештерүне торгызырга җитәр иде дә бит, ләкин Алмаз Хәкимов башкача уйлый булса кирәк.

ЙОМГАКНЫ КЕМ СҮТӘР?

Димәк, Арбитраж судны алдап, банкротлыкка чыгарга, бурычлы булган бөтен кешене ташлап калдырырга мөмкин? Тик моңа кадәр бар милкеңне башкаларга күчереп язарга кирәк, шул очракта сине закон үзе үк яклаячак. Аннары хокук саклау органнары да «җинаять составы юк, чөнки оешма банкротлыкка чыккан», дип бу эшне тикшерүдән баш тартачак. Биредә Сәкинә апа гына түгел, үз хезмәт хакын ала алмый интегүче эшчеләр (хезмәт хакы буенча бурыч 750 мең сумнан артык), кредит биргән банк, тәрәзә ясау өчен миллионлаган аванс түләп куйган заказчылар зыян күргән. Аларның барысын бергә җыйнап, тыңлап, бу эшне берничек хәл итеп булмый микәнни?

Сәкинә апа да Әлмәт белән Азнакайның эчке эшләр бүлегенә шушы һәм башка фактларны язып, гаризалар калдырган булган, тик алар бу фактлар буенча җинаять эшен ачуга алынмаган. Тиздән бу эшне бөтенләй тикшереп булмаячак, чөнки җинаятьне тикшерү вакыты чыккан, дип баш тартырга мөмкиннәр. Бүген Сәкинә апа бөтен инстанцияләргә хатлар яза. Министрлар, прокурорлар, депутатлар, тагын әллә кемнәр бу вакыйгадан хәбәрдар инде. Тик әлегә ярдәм кулы сузарга теләүче генә юк…

Бу мәкалә газетага әзерләнгән мәлдә, Сәкинә апа шалтыратып, Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиковка да хат язуын хәбәр итте. «Банкротлыкка чыккан андый оешмаларны үзем күзәтәчәкмен», – дигән сүзе булган икән аның. Шуңа күрә, күңелендә тагын бер өмет очкыны кабынган Сәкинә апаның. Бәлки, бу эштә ул ничек тә булса ярдәм итә алыр?!

Инде шушы вакыйгаларны сөйләп, әйтелгән һәр сүзне дәлилләүче документларны кулыма тоттыргач та, Сәкинә апа күз яшьләре белән әйтеп куйды: «Бүген йортыма суд приставлары килергә тиеш! Иремнең кан басымы югары – ул әле бу хакта белми. Балаларым да бу вакыйга турында быел гына белде. Бу йортны без 14 ел буена, тиенне тиенгә тартып-сузып, балалар белән бергә салдык. Шушы айдан башлап пенсиямне дә тотып калачаклар икән. Поручитель буларак, мин хәзер 2,5 млнны банкка түләргә тиеш булам. «Пенсиямнең яртысын банкка түлиммени хәзер?» – дип Алмазның хатыны Венерага әйткән идем дә, ул: «Яртысын алмыйлар, 1300-1500 сум гына түләрсең», – ди. Ә нишләп аларның рәхәт тормышы өчен мин – гап-гади пенсионер түлисе соң?»

Бу вакыйга башкаларга сабак булсын иде. Сәкинә апа белән күптән билгеле хакыйкатьне тагын бер кат нәтиҗә итеп чыгардык: акча дигәндә дус та юк, туган да юк…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Пластик коммунизм бурычы , 4.6 out of 5 based on 17 ratings

Комментарии