Башкортлар ана телен яклауда бердәмлек күрсәтте

Башкортлар ана телен яклауда бердәмлек күрсәтте

16нчы сентябрьдә Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Чарада катнашучылар республика башлыгы һәм мәгариф министрының вазифадан китүләрен таләп итте. Чара ахырында полиция «Башкорт» оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады.

Каршылык чарасы узасы Спорт сарае каршындагы мәйданда көзге ярминкә узу сәбәпле, ул машиналар белән тулы иде, шуңа күрә каршылык чарасы сарай читендәге мәйданда узды. Анда, оештыручылар әйтүенчә, ике меңләп кеше катнашты. Чарага рәсми рөхсәт булмау сәбәпле, башта полиция хезмәткәрләре белән зур булмаган тарткалаш та булып алды. Ләкин халыкның күплеге һәм бердәмлеге сәбәпле, полиция каршылык күрсәтеп тормады.

Кешеләрнең кулларында «Яшәсен башкорт теле!», «Рус түгелмен, ләкин россиялемен!», «Телне белми башкорт булып булмый», «Башкорт телен мәҗбүри укыту турындагы канунны җимерүгә юл куймаячакбыз!» кебек шигарьләрне, Рәми Гарипов, Мәҗит Гафури, Зәйнәп Биишева портретларын күрергә була иде. Чараны ачып, «Башкорт» оешмасы рәисе Фаил Алчынов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте: «Мин кичә полиция түрәләре белән сөйләштем. Алар, бу чарага йөзгә якын кеше киләчәк, дип ышандырган иделәр. Монда меңнән артык кеше җыелды. Сез мәйданны чарага әзерләргә ышандырган идегез, чынлыкта, машиналар тутыргансыз. Бу рәвешле сез халыкка каршы эшлисез! Аны мәсхәрә итәсез. Хурлык!» Халык дәррәү: «Хурлык! Хурлык!» – дип күтәреп алды.

«Башкорт халкы конгрессы» әгъзасы Вәлиәхмәт Бәдретдинов үз чыгышында: «Башкорт халкына караңгы көннәр килде. Без барыбыз да хафага төштек. Хокукларыбызны югалтсак, оныкларыбызга берни дә калмаячак. Боларга кем гаепле? Балык башыннан чери. Республика башлыгы һәм аның яраннары башкорт халкына хыянәт итте. Алар безне йомшак кәнәфиләренә саттылар», – диде.

«Кәрвансарай» төркеменә нигез салучы, билгеле артист Әмир Тойгынов: «Безне оппозиция дип атыйлар. Бу дөрес түгел. Без – халык!» дип белдерде.

Язучы Җиһат Солтанов: «Безнең күпме халык шагыйрьләребез, халык язучыларыбыз бар. Алар кайда? Алар качып утыралар. Сезгә рәхмәт, алар кебек качып калмагансыз! Ата-аналарны балаларына башкорт телен укытмаска гариза яздырталар. Бу башкорт халкына үлем карары чыгару белән бер. Гаризаларыгызны кире алыгыз! Безнең киләчәгебез үзебезгә, ничек көрәшүебезгә бәйле!» – дип сөйләде.

Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин сайлауларны искә төшерде: «Совет чорында мондый тигезсезлеккә юл куелмый иде. Ил байлыгы аерым төркем кулына күчте. Алар ил байлыгының туксан процентын кулга төшерде. «Башнефть» сатылгач, без республика җитәкчесенә ышаныч күрсәтмәү белдергән идек. Алар республиканың гына түгел, илнең нигезен какшаталар. 2018нче елда сайлаулар. Шунда халык үз көчен күрсәтер дип ышанам!»

Чыгышларда мәктәп мөдирләренә прокуратура басымы нәтиҗәсендә, ата-аналарны балаларына башкорт телен укытырга теләүләре турындагы гаризаларын кире алырга мәҗбүр итүләре, хакимиятнең халыкка хезмәт итмәве уңаеннан тәнкыйтьләр яңгырады.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда шундый таләпләр бар:

– прокуратурага башкорт мәктәпләрен тикшерүне туктатырга;

– мәктәпләрдә башкорт телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытырга;

– башкорт теле дәресләре күләмен арттырырга;

– Русия Мәгариф министрлыгына милли телләр турында федераль стандартлар булдырырга;

– Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрдә бирүне кертергә;

– Республика шәһәрләрендә һәм районнарында башкорт мәктәпләре ачарга. Русиядә башкортлар яшәгән урыннарда аларның туган телен укытуны оештырырга;

– дәүләт оешмаларында башкорт теленең кулланышын урыс теле дәрәҗәсенә җиткерергә.

Резолюция башкорт халкын якламаганы өчен республика башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм мәгариф министры Гөлназ Шафиковага ышаныч күрсәтмәү белдерү белән тәмамлана.

Каршылык чарасы курайчылар көе астында күмәк бию белән ябылды. Халык чарадан тарала башлагач, полиция хезмәткәрләре «Башкорт» оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады.

Шулай булуга карамастан, чараны оештыручы Фаил Алчынов, Юлай Аралбаев һәм Айнур Ишкилдиннарны полиция йортларыннан килеп алып киткән һәм, берничә сәгать тоткарлаудан соң, иреккә чыгарган.

Мөнир ВАФИН

«Яхшы эш башлагансыз, әмма ярдәм көтмәгез, диделәр»

Яшел Үзән районы, Шырдан авылы укытучылары үз көчләре белән XIX гасыр татар авылы тормышына багышланган этнографик музей оештырган. Бу эштә алар бары үз көчләренә таяна. Дәүләттән ярдәм сүздә генә, ди проект хуҗасы Дамир Камалтдинов. «Азатлык» бу музейда булып, андагы проблемаларны өйрәнеп кайтты.

M-7 федераль юлындагы Исаково авылы янында 1,5 гектар җирдә урнашкан «Татар авылы» этнографик музейның борынгы тегермәне, сиртмәле коесы, таганы һәм бай тарантасы ерактан ук күренеп тора. Кызыгып туктаган юлчылар тимерче өендә тал бишеккә, гармунга, туку станогына хозурланып китә. Авыл өендә борынгы сәкегә утырып карый, һәр татар гаиләсендә булган бизәкле сандыкка күз сала. Ул экспонатларны музейны гамәлгә куючы Камалтдиновлар татар авылларыннан җыеп йөргән. Барлыгы өч меңнән артык әйбер бар, ди коммерцияле булмаган милли проектның хуҗасы Дамир Камалтдинов.

Мәсәлән, тимерче өендә уникаль музыкаль сандык тора. Аны музейга 1917нче елгы инкыйлабка кадәр яшәгән бер мулланың оныклары бүләк итеп биргән. Сандыкка ачкыч тыккач, көй уйный башлый икән, ләкин кемгәдер ачкычы шул хәтле охшаган ки, ул аны урлап киткән.

«Иң зур горурлыгыбыз – 1943нче елда төзелгән тегермән. Аны җимерелүдән саклап калу өчен Биектау районының Киек авылыннан сүтеп алып килдек», – дип сөйли музей җитәкчесе Дамир Камалтдинов. Тегермән XIX гасырда да шундый ук булган, бөтен эчке җиһазлары хәзер дә эшли, дип сөйли ул туристларга.

Тимерче, чүлмәкче өе дә бар. Чүлмәкләрне мичтә киптерү өчен борынгылар мисалында ачык һавада мич тә төзеп куйганнар. Хуҗа экспонатларга тормыш өрү өчен тимерче, чүлмәкче, балта осталарын да чакырып тора, аларга һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Килсеннәр, бушлай килеп эшләсеннәр, аренда хакын алмыйм, тимерче өенә дә кертәм», – ди музей җитәкчесе.

Үтеп барышлый караганда музей тормышы күңелле, кунаклар килеп тора, күңел ачып китәләр. Әмма чынлыкта музей җитәкчесе көн саен диярлек яшәп калу өчен көрәш алып бара.

2008нче елда Дамир Камалтдинов һәм аның дуслары, туганнары, татар тарихын, мәдәниятен таныту максатында коммерцияле булмаган оешма терки. Шул ук елны җир алуга ирешә, 2009нчы елда төзи башлый. «Бу 2009нчы елда булды бугай. Татарстан Мәдәният министрлыгына килеп, музей өчен документлар хәстәрләп йөргән вакыт, шунда безгә берәү әйтте: музей кебек эш башлавыгыз, татар халкы өчен бик зур, бик яхшы эш, әлбәттә, әмма ярдәм итәрләр, дип өметләнеп башласагыз, тотынып та тормагыз, сезгә беркем дә ярдәм итмәс, диде. Һәм чыннан шулай булды да», – дип искә ала ул.

Шушы еллардан башлап, Камалтдиновлар гаиләсе башка җирдә эшләп тапкан акчаны шушы музейга кертеп бара. 2009нчы елда ул татар авылы йортын, кош-корт, эре хайваннар өчен абзарлар салган, тимерче, чүлмәкче өен төзегән. Музейга билет сатудан килгән акча сакчы һәм администраторның эш хакларына китеп бара, ди җитәкче.

«Татарны таныткан милли музейга керткән акчага Казанда берәр офис алып, аны арендага биргән булсам, бүген балда-майда йөзгән булыр идем. 2016нчы елда эчке туризмга багышланган һәм президент катнашкан бер утырышта чыгыш ясадым, бөтен проблемаларны сөйләдем. Беренче чиратта, Зөя утравына баручы юлчылар кереп чыксыннар дип, музейны рәсми туристик маршрутка кертүне сорадык», – ди Дамир Камалдинов. Югыйсә, музей Зөя утравына бара торган юл борылышында гына урнашкан. Дамир әфәнде сүзләренчә, киңәшмәдән соң берничә автобус туристлар килеп киткән, әмма аннан ары булмаган.

«Без монда татар крестьян йортын гына күрсәтәбез, әмма татар бае өен дә төзисе иде. Безнең аңа финанс мөмкинлегебез җитмәячәк инде, кимендә 8 миллион сум кирәк. Хәзер татар авылы күренеше мәчеттән башка тулы түгел дип, XIX гасырдагы кебек мәчет сала башладык. Аның проектын мәшһүр архитектор Нияз Халит биргән иде. Изге эшкә ярдәм итүчеләр булды азрак, калганы – үз акчама. Акчалата булмаса, буралар күтәрергә, эшләргә килсеннәр иде», – дип булышчылар эзли Дамир Камалтдинов.

«Әмма иң зур ачу китергән нәрсә шул булды – музей урнашкан җирне авыл хуҗалыгы җире статусыннан чыгаргач, ул сәнәгать максатында кулланылган җиргә әверелде. Мәхкәмә приставлары килеп, миннән элекке еллар өчен 300 мең сум каерып алды. Бу сумма безнең өчен бик зур инде. Татарстан Президентына, төрле оешмаларга хатлар яздым. Бик ачуым килде, әмма түләдем инде», – дип сөйләде музей хуҗасы.

Аның сүзләренчә, бер елдан соң булса да язган хатларның файдасы булган һәм президент катнашкан җыелышта чыгыш ясауның ярдәме тигән. Киләсе елдан музейны җир салымыннан азат иткәннәр.

Музей җитәкчесе әйтүенә караганда, рәсми маршрутларга кермәсә дә, музейга елына якынча 3 меңләп кеше килеп китә. Зурлар өчен керү бәясе – 200, балаларга – 100 сум. Татар тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы чаралар уздырылганда аренда хакын алмыйлар, бушлай үткәрәләр. Аларга хуҗа мичтә кыстыбый кыздыру, Шырдан катыгын оету мастер-классларын да үткәрә.

Язмабызны әзерләгән вакытта шунысы билгеле булды: Дамир Камалтдиновка Татарстанның туризм дәүләт комитеты вәкилләре шалтыратып, нинди эшләрдә ярдәм кирәген язып җибәрергә кушканнар. Әлегә музейның юлдан күренеп тора торган коймасын матурлатырга һәм машина кую урынын төзекләндерергә ярдәм тәкъдим иткәннәр.

Бикә ТИМЕРОВА

Мәгариф министрлыгы татар теле дәресләре кимү ихтималы хәбәрен кире какты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теле дәресләренең кимүе турында мәгълүматны кире кактылар. Министрлыкның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, якын араларда бу мәсьәлә күтәрелмәячәк.

«Без элегрәк чыгарган аңлатмада, киләсе елның гыйнварыннан урыс теле сәгатьләре арттырылачак, дигән идек. Татар теле дәресләрен киметү турында әлегә сүз бармый», – дигәннәр «Идел Реалии»га министрлыкта.

Аңа кадәр «НацАкцент» порталы Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренә сылтама белән, Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре киметелергә мөмкин, дип язган иде. Депутат исә «Идел Реалии»га: «Бу минем фикерем генә, моны кабул итәргәме-юкмы икәнен республика Мәгариф министрлыгы үзе карарга тиеш», – дип әйткән. Аның фикеренчә, югары классларда татар телен укытмаска да мөмкин. Ә 4-9нчы классларда укыту программасын җиңеләйтергә кирәк.

Ә Татарстанның урыс телле ата-аналар комитеты мәктәпләрдә туган телләрне укытмауны сорап язылган гаризалар турында мәгълүмат бастырды. 18нче сентябрьгә Татарстанның 92 мәктәбеннән 1536 ата-ана шундый гариза язган. Гаризалар Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән җыелган. Комитеттан хәбәр итүләренчә, татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыккан ата-аналарга Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан хат килгән. Анда министр республикада ике дәүләт теле – урыс һәм татар телләре гамәлдә булуын белдергән. «Шул рәвешле гамәлдәге канун барлык укучыларның да Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүен күздә тота», – диелә Фәттахов юллаган хатта.

Комитет активистларының берсе, министр җавабыннан канәгать булмыйча, Русия Президентына һәм баш прокуратурага хат юллаган.

Комментарии