- 19.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Беркөнне шәһәргә кечкенә сеңлем Галия килде. Дөресрәге, әти белән әни Казандагы бер кафега туйга чакырулы булып, шунда барышлый кечкенә баланы миңа кертеп калдырдылар. Авыл кешесенең шул бит инде: кичен малларны карагач, ашыгычлык белән чыгып киткәннәр. Сеңлемне урамда уйнап йөргән җиреннән генә «эләктергәннәр» булса кирәк – өстендә уенга кия торган киемнәре. «Монысы әйбәткә киясе киемнәре, бәлки кирәк булыр дип алдым», – дип, әни бер пакет та биреп калдырды.
Чәйләр эчкәч, мин иртәгәсе көнгә буласы имтиханга әзерләнүемне дәвам иттем, сеңлем телевизор карарга утырды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, телевизорда «Макдоналдс» ризыгын рекламалыйлар. Балага шул җитә калды. «Апай, син мине, Казанга килгәч, «Макдоналдс»ка алып барырга сүз биргән идең бит», – дип өзми дә куймый. Ул да хаклы, әйткән сүзем бар иде, тик нишләргә, иртән коточкыч имтихан көтеп тора… Ул да булмады, сеңлем теге пакеттан матур киемнәрен киенеп куйган да, күзләрен мөлдерәтеп, миңа карап тора. Эчемнән имтиханга әзерләнә алмавыма ут янсам да, бала хакын хаклыйм дип, барасы иттем. Сабыйның ничек сөенгәнен күрсәгез – көзге яныннан китми дә! Өстендә өр-яңа күлмәге, чәчендә матур бантик, ялт-йолт итеп торган матур носки һәм аякта… галош! Әйе, валлаһи, авылда гына киелә торган әби галошы! Өстемнән салкын су койгандай булды бер мәлгә. Нишләргә? Авылдан килгән сумкада бар нәрсә бар, тик алмаш аяк киеме юк. Бөтен өй буйлап балалар аяк киеме эзләргә керештем. Юк. Минем өметсез караштан сеңлем елый ук башлады. Үзем аны тынычландырам, үзем килеп туган хәлдән чыгу юлын уйлыйм. Ике юлның берсен сайлыйсы гына кала: йә шул галошны кидереп чыгып китәсе, йә бармыйча, өйдә каласы. Хәер, икенчесе турында уйлаудан мәгънә юк иде инде.
Беткән баш беткән дип, чыгып киттек шул галошны киеп. Галошы да әле аягы үсәчәк дип алынган бит җитмәсә. Шәһәр урамы буйлап әй барабыз лаштыр-лоштыр. Кемдер аптырап карый, кемдер игътибар да итми. Менә шундый халык инде без, нәрсәдер без теләгәнчә булмаса, югалып калабыз. Алай да иш-ишен таба дигәндәй, Казан урамында берәү галоштан очрады безгә! Янәшәдәге яңа төзелеп килә торган йортта эшләүче бер абый иде ул. Әй, сеңлемнең сөенгәннәрен күрсәгез! Әйтерсең бергә уйнап йөргән дустын очратты. «Апай, син оялган буласың, мине шелтәлисең, әнә Казанда да галош кияләр икән бит», – димәсенме?! Сабыйның шул сүзе үземә дә кызык булып китте. Чыннан да, нигә әле оялырга? Бер-берләрен уздырырга теләп, кешедән аерылып торыр өчен әллә ниләр киеп, ят нәрсәләр тагып йөрүчеләр заманында аптырый торган хәл түгел бит бу.
«Макдоналдс»тан горурланып лаштырдатып кайтты сеңлем галошын!
Гөлшат МӘҖИТОВА.
Арча районы.
Комментарии