- 19.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Ерактан нинди могҗиза бу дип аптырап карап тордым. Бераз якын килә башлауга, очып та китте. Әй, әнә анда да бар икән алар, бәлки, монысы сизмәс… Юк шул, ул да очып китте.
Шулай һәйкәл сыман ялгызы басып торучы кошлар очрый безнең болында. Курса Почмак мәктәбенең биология укытучысы Хәсәнова Ләйлә Сәетзада кызы сүзләренә караганда, бу – соры челәннәр. Мәктәптә укыганда алар турында күп сөйлиләр иде безгә. Менә үзем дә аларны күрү бәхетенә ирештем. Челәннең безнең якларга килеп чыгышы, яшәеше миндә зур кызыксыну уятты. Әби-бабайлар әйтүенә караганда, алар биредә 1893нче еллардан бирле яши. Урта Курса зиратында Соры челән колониясе дә бар.
Челәннәр – күзәтеп торырга бик кызыклы кошлар. Алар сизгер, һәрвакытта да ялгыз йөриләр, тышкы кыяфәтләре дә үзенчәлекле: 105-115 см озынлыкта, очлы томшыклы. Күзәтүләремә нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам: челәннәр ялгыз, боек, горур һәм бик серле кошлар. Зур кайгыга батып, тирән уйга калган кеше сыман тота алар үзләрен.
Ә ни өчен нәкъ менә бу урынны сайлады икән челәннәр? Зират бит! Аларга оя ясау өчен озын карт агачлар, тынычлык һәм азык юнәлтү өчен уңайлы җир кирәк икән. Ә Курса зиратында аларга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Якында гына Кесмәс елгасы ага.
Кызык, Татарстаныбызда тагын бармы икән соң мондый колонияләр?
Бездә иң зур челән колониясе Яшел Үзән районы Васильево урманчылыгы биләмәләрендә урнашкан икән. Ул Европадагы иң зур колонияләрнең берсе булып та тора.
Менә шулай, безнең табигатебез чишелмәгән табышмак сыман серле һәм кызыклы. Бары тик әйләнә-тирәбезгә күбрәк игътибар бирергә генә кирәк.
Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.
КФУ студенты.
Комментарии