- 19.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Әле кайчан гына корылыкка зарланып Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Русиягә «прошениелар» юллый, ярдәм сорый иде. Шуңа күрә беркөнне радиодан ишеткән хәбәр аяктан ега язды: имеш, Татарстанда бәрәңге ишелеп уңган, узган елдагыга караганда уңыш күбрәк чыга икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай дип белдергән!
Үз бакчабыздан һәм таныш-белештән ишеткән зарлардан чыгып әйтәм: гомер-гомергә бәрәңгеле як булып саналган Кукмарада быел бәрәңге алай ук ишелеп уңды дип мактана алмыйм. Газета өчен дә кызык булыр дип, республикабыздагы кайбер районнарга шалтыратып, бәрәңге уңышы турында кызыксындым.
Динә КАМАЛЕТДИНОВА, Буа районы, Иске Суыксу авылы.
– Безнең якларда күп кеше бакчаның яртысына печән чәчә, шуңа күрә бәрәңге ярты бакчада гына. Бәрәңге сабагын йолкып куйдык инде. 8 буразнаны казыдык та. Яңгырлар күп булды бит соңгы вакытта, бакча юеш әлегә. 1990нчы елда шулай булган иде. Ул елны хәтта чөгендерне дә 4нче декабрьдә генә, кар явып торганда алдык. Бәрәңге бик яхшы, күршеләр алды, алар да зарланмый. Балалар укырга киткәнче дип алданрак алды алар. Күбесе трактор белән казыта, ләкин мин алай яратмыйм. Кул белән казыйбыз. Казыган өлешендә черекләре дә очрый. Каты кортлы бәрәңгеләр дә шактый. Менә бер танышларыбыз бәрәңгене утыртканчы ук агуда тоткан иде, аның корты да булмады, каты корт та кермәгән…
Ралиф САЛИХОВ, Актаныш районы, Колын авылы.
– Бәрәңгене алып бетердек кенә, кул белән казыдык, әле дә аяклар авырта, җире каты иде. Менә хәзер 3 бакча мал чөгендере көтеп тора инде, аны аласы бар. Бәрәңгегә үзебез дә су сипмәдек, җәй башында яңгыр да яумады. Аннары август аенда нормасын тутырды – кирәгеннән артык яуды. Шуңа микән, бәрәңгенең черекләре бик күп чыга. Кызыл бәрәңге бик черек инде. Шулай да, уңыш бөтенләй булмады дип әйтмәс идем: зарланырлык та түгел, мактана да алмыйм. Якын-тирә күршеләрнеке дә безнекеннән әллә ни яхшы димәс идем. Аның каравы, быел кабак бик шәп булды! Башта үсми торды-торды да, яңгырга киткәч шул арада үрмәләп, кабаклары да эреләнде.
Сабрия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы, Иске Чынлы районы.
– Бәрәңгегә быел бик иртә тотындык. Эссе булгач, бәрәңге сабагы да корыды, аннары бәрәңге дә пешәр дип курыктык. Үткән елларда яшел килеш йолкый идек сабагын. Безнең яклар артык тырыш, нужалы яклар инде ул, шуңа күрә трактор турында сүз дә юк. Очлы, агач көрәк белән алабыз бәрәңгене. Чөнки бездә кара йомшак туфрак, буразнасын көрәк белән ишеп-ишеп кенә барасың, эре-эре бәрәңгеләр тәгәрәшеп китә… Шуңа күрә сабагын да кул белән генә йолкыйбыз. Арча, Балтач якларында бәрәңгене сәнәк белән казуларын күреп исем китеп кайтканым бар. Бәрәңгебез искиткеч яхшы булды. 25 сутыйлы зур бакчабызның өчтән бер өлешенә генә бәрәңге утыртабыз. Калган өлешләрендә тигез итеп печән һәм малларга ашарга кабак үстерәбез. Алай да бәрәңгегә 100 метрлы 18 буразна урын тиде. 2010нчы елгы корылыкта да, халык бәрәңгегә тилмергәндә, без бәрәңгене малларга ашаттык. Әллә җире шундый, әллә тәрбиясе. Черегән тирес сибәбез ел да. Даими рәвештә сортын алыштырып торабыз, аның да файдасы бардыр. Ходайның хикмәте: быел 30нчы майдан 9нчы июльгә кадәр бер тамчы яңгыр яумады. Бәрәңге яфраклары шиңә башлаган иде инде. Ураза башланган көнне коеп яңгыр яуды. Алай да бәрәңгебез искиткеч!
Булат ГАТИН, Чаллы шәһәре.
– Тукай районы Сәмәкәй авылында бакчабыз бар. Шунда барып, бәрәңгебезне алып килдек кенә әле. Казыдык дип әйтмим инде, бакчада чокынып килдек, дисәм генә. Чөнки 3 сутый җиргә 11 чиләк бәрәңге утырткан идек, 24 чиләк җыеп алдык. Узган елда 40-50 чиләк ала идек. Быел бәрәңге ике тапкыр азрак булды дигән сүз. Чаллыда ярминкәләр башлангач, сатып аласы булыр дип уйлыйм.
Хәмит ЛОКМАНОВ, Чирмешән районы, Иске Кади авылы.
– Элек бәрәңгене капчыклап саный идек, хәзер чиләкләп кенә алабыз. Бакчабыз зур түгел, 8 сутый чамасы гына. Быел яңгырлар күп булмады, шуңа бәрәңге уңышы да зур түгел. Узган ел күбрәк иде, быел да үзебезгә җитәрлек кенә булды. Бәрәңгене бер көндә алып бетердек.
Фәрит ГАЛИЕВ, Арча районы, Арча бистәсе.
– Быел бәрәңге бик начар булды. Утыртканнан ике тапкыр артыграк җыеп алдык микән, юк микән?! Бәрәңге шау чәчәктә утырган чакта боз яуды бит бездә, бәлки шуңа булмагандыр. Булмады дип… Төптә бәрәңге саны күп үзе, ләкин алар бик вак, үсмәгән. Юкса, шлангтан су да сиптерелде, корт та җәфаламады инде.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Комментарии