Азнакай – Тарсус туганлыгы

Төркиянең Тарсус шәһәре һәм арасында дуслык күпере урнашып, милли, мәдәни элемтәләр булдырылганга да 15 елдан артык вакыт узып китте. Сабантуйга төрек дусларны эндәшү, язгы, көзге эшләр тәмамлангач, Төркиягә вәкилләренең барып кайтуы матур гадәткә әверелде. Җәй көне муниципаль делегациясе Тарсус шәһәренә дуслык визиты ясаган булса, сентябрьдә тугандаш шәһәрнең бер төркем сәләтле балалары, укытучылар һәм җитәкчеләр безнең җирлегебезгә кунакка килделәр.

2нче сентябрьдә Тымытык урта мәктәбе коллективы чит төбәк кунакларын кабул итте. Телне яхшы белмәү аркасында, бер мизгелгә генә кунакларыбыз белән аралаша алмый торуны тәрҗемәче кыз Гөлназ Исмәгыйлева җайга салып җибәрде. Кунаклар мәктәп музеен, кабинетларны, музыка мәктәбен карадылар, милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иттеләр.

Очрашу спорт залында дәвам итте. Төрек, һинд биюләреннән, V сыйныф укучысы Алсу Әхмәтгәрәеваның җырларыннан торган кечкенә концерт күрсәтелде. Аннан соң мәктәбебезнең футбол командасы белән кунакларның командасы үзләренең көчләрен сынашты. Аларның азартлы уены Универсиада футболчыларыныкыннан бер дә ким булмады дисәң дә ялгыш булмас. 4кә 3 исәбе белән кунакларыбыз җиңүгә иреште. Намаз укучылар, авыл мәчетенә барып, намаз да укып килделәр.

Кунакларыбыз мәктәбебезне ошатып киттеләр. Аларны озатканда инде без, күптәнге танышларыбыз шикелле, чын дусларга әйләнгән идек. Бу очрашу безнең күңелләрдә озакка сакланыр әле.

Халидә НУРГАЛИЕВА.

Азнакай районы Тымытык урта мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Комментарии