Кышка әзерләнәсезме?

Кышка әзерләнәсезме?

Җәйнең соңгы аена кердек. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгереп бетмәгәннәре өлгерергә, ә хуҗабикәләр шулардан кышка тәм-томнар әзерләп калырга ашыга. Сәхнә кешеләре дә, бу эштән читтә калмый, билгеле. Һәрберсенең үз рецепты, кышка әзерләнүенең үз сере бар. «Безнең гәҗит» йолдызлардан әнә шул серләре белән уртаклашуын сорады. «Сез кышка ничек әзерләнәсез? Нәрсәләр әзерлисез?» дигән сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез. Укучыларыбыз да үз белгәннәрен сөйләр, дип өметләнәбез. Димәк, тәмле рецептлар язылган хатлар көтәбез.

Изображение удалено.НУРЗАДӘ: «Газ плитәм булмагач, кайнатманы мультиваркада әзерләдем»

– Быел артык бернәрсә дә әзерләмәдем. Тозлы кыяр гына. Без кыярны аш серкәсе урынына кызыл карлыган салып тозлыйбыз. 3-4 тәлгәш җитә ул. Составында С витамины күп булгач, аш серкәсен алыштыра. Бик тәмле килеп чыга. Башка елларда күпләп салатлар да, кайнатмалар да әзерли идем. Быел яңа фатирга күчендем, мондый эшләр белән шөгыльләнә алмыйм, чөнки газ плитәм юк әлегә. Шулай да бик яратып ашый торган, ел да әзерли торган бер кайнатмамны ясарга җай таптым. Мультиваркага салып, абрикостан ясадым мин аны. Минәйтәм, быел гына эшләми калу дөрес булмас. Рецептын да үзем уйлап чыгардым. Тәме тәмлерәк тә булган шикелле әле!

Нурзадәдән «Мультиваркада абрикос кайнатмасы» рецепты:

1 килограмм абрикоска 1,5 килограмм шикәр салып, төбе көймәсен өчен бераз гына су өстәп, «тушение» режимында 40 минут пешерергә. Соңрак, банкаларга тутырып куярга.

Изображение удалено.Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: «Үлән җыйдым да җиләк катырдым, кыяр тозлап интекмим»

– Җиләкләр туңдырдым да үләннәр генә җыйдым, салатлар ясарга, кыярлар тозларга, дөресен генә әйткәндә, вакытым юк. Миңа авылдан апайлар төяп җибәрәләр. Шуңа борчылмыйм. Үләннәрне бик күп җыйдым быел, аларны чәйгә кулланам: мәтрүшкә, чамбыр (чабрец), бөтнек, мелисса, ромашка, кычыткан, пихта ботаклары… Юкә чәчкәсен генә әзерләп булмады быел. Шәһәр җирендә үскәннәреннән җыярга кулым күтәрелми: алар бит барыбер газларны, урам тузанын үзенә сеңдергән… Ә авылда үзем җыя торган агачлардагысына өлгерәлмәдем. Банкалар ябу белән шөгыльләнмәгәнемә берничә ел инде. Тамашачылар да күп алып килә бит миңа. Концертлар сезоны башланса, банкаларны куярга урын юк, бөтен суыткычлар, шкаф эчләре тула. Менә кешеләр өйләрендә бер генә төрле рецепт белән ясый, ә миңа ике республикадан: Башкортостан һәм Татарстаннан нинди рецепт бар, бөтенесен төяп җибәрәләр. Миндәге ассортимент?!

Изображение удалено.Айгөл ХӘЙРУЛЛИНА («Болгар радиосы» алып баручысы): «Беренче тапкыр ташкабак тозладым»

– Чанаңны җәйдән әзерлә, дип әйтәләр, шуңа август аенда үзебез үстергән әйберләрне эшкәртергә бик яратам. Хәзер кыяр помидордан өзелмибез – кибет тулы, шулай да, үзең тозлаган банкаларыңны чыгарып, аларны ничек ясавыңны искә ала-ала ашавы икенче төрле инде. Әйберләрне төнлә тозларга яратам. Төнлә, көн бераз сүрелгәч, салкынайткач. Балконнан салкынча гына җил исә, дөбер-дөбер минем банкалар кайный, менә шул процесс бик ошый миңа. Йорттагы бөтен кеше йоклый, бер минем фатирдан шалтыр-полтыр банка тавышлары ишетелеп тора. Бәлки комачаулый да торганмындыр, шулай да рәхәт шуны эшләгәндә. Әле менә әнинең бакчасыннан ташкабаклар (кабачки) җыеп килгән идем. Шундый зурлар иде алар! Нишләтергә инде сезне, дип, озак баш ваттым. Әрәм итеп булмый бит инде. Моңа кадәр ташкабактан бер әйбер дә эшләгәнем булмаган иде. Бер рецепт белән ясап карадым, тәмгә тәмле булырга охшап тора!

Изображение удалено.Айгөл Хәйруллинадан «Гөрәҗдә гөмбәсе кебек ташкабак» рецепты

Кирәк булачак:

3 килограмм ташкабак
Укроп һәм петрушка

2 кишер

Ярты стакан вак кыргычтан уылган сарымсак

2 аш кашыгы тоз

1 стакан шикәр комы

1.5 стакан көнбагыш мае

1 стакан 9 процентлы аш серкәсе

1 аш кашыгы төелгән кара борыч.

Кишер һәм ташкабакны шакмаклап турыйбыз, барлык ингредиентларны зур кәстрүлгә салып, болгатабыз, 3 сәгатькә калдырып торабыз. Соңыннан банкаларга тутырып, стерильләштерәбез. (Бер литрлы банканы 15-20 минут). Бу эшләр тәмамлангач, капкач белән ябабыз һәм чүпрәккә төреп, суынырга куябыз.

Изображение удалено.Резеда КАДЫЙРОВА: «Кыяр уңышы мактанырлык түгел, ләкин тозларга җитте»

– Мин ел саен җир җиләген үзем барып җыеп, аны кич белән утырып, рәхәтләнеп чистартып, өске өлешендәге сабак-яфракларын алып кайнатма ясыйм… Карлыганнан желелар әзерлим. Хәзер натураль әйбер ашыйсы килә бит, үз бакчамда әллә нинди ашламалар сипми генә үстергән кыярларымны тозларга тырышам. Быел, дөрес, уңыш та әллә ни күп булмады, шулай да җитә, Аллага шөкер. Уйлап карасаң, кибеттә бөтенесе бар, ләкин анда бер натураль әйбер дә юк. Шуңа күрә бары үзеңнеке бик кадерле ул. Чиста икәнен беләсең. Бакчамда бөтен нәрсәне үстерәм, суганнар белән генә җәфаланмыйм – аларын сатып алабыз. Мин яшь вакытымда бик күп банка яба идем. Аннан соң бер ара тәнәфес булды. «Әй, болар белән тирләп-пешеп азапланып ятмыйм әле!» – дим. Ә хәзер телевизордан кайда нәрсә кушылганын күргәч, уйлана башладым: үзеңнеке кирәк икән.

Изображение удалено.Гөлүсә ШАҺБАН (шагыйрә, җырчы Закир Шаһбанның хатыны): «Помидорны тозламыйм, туңдырып куям»

– Безнең гаиләдә тозлы помидор ашалмый, шуңа аны кышка башкача әзерлибез. Зур савытка турап куябыз да, суган, сарымсак турап, тоз салып бутыйбыз һәм туңдырырга куябыз. Бу әйберне соңыннан теләсә-нинди ашларга кулланып була. Гомумән, әйберне кайнатмаска, ә туңдырырга яратам. Бакчада үскән бөтен яшеллекләрне, хәтта сарымсакларның башларын туңдырып куябыз. Икенчегә ашала торган ризыкларны пешергәндә шул сарымсак башларын салып җибәрсәң, бик тәмле була. Кәбестәләргә, чөгендерләргә кадәр вак-вак турап куябыз. Шулай ук, шомырт киптереп, банкаларга тутырам. Эч йомшарган вакытта аны кайнатып эчсәң, эчне катыра ул чөнки. Аннан соң, мин гөмбә җыярга бик яратам… Күпләп әзерләмим: аз-азлап. Үзем гөмбәле ризыкларны яратмыйм, тозлаган гөмбә генә ашыйм. Кызыбыз Алисәгә исә бөтенләй ашатмаска тырышам. Бала организмын белеп бетереп булмый. Бөтен гөмбәне дә бер үк рецепт буенча тозлыйм.

Изображение удалено.Гөлүсә Шаһбаннан тозланган гөмбә рецепты:

Сортына карап, гөмбәләрне, 4 тапкыр суын алыштыра-алыштыра 15-25әр минут кайнатам. Соңгы кайнатуда дәфнә (лавр) яфрагы, төелмәгән борыч, бераз сарымсак һәм бераз керән салам. Соңгы мәртәбә тоз белән кайнатам да, банкага салып, калай капкач белән каплыйм.

Кышка әзерлек барышы турында Айгөл ЗАКИРОВА сорашты

Комментарии