- 19.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Архив
Яңа уку елын, гадәттә, беренче сыйныфка керүчеләр бигрәк тә көтә. Яңа дөньяга, белем дөньясына аяк басабыз дип уйлыйлар. Әмма…
Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шәехова (фамилиясе үзгәртелде) фикеренчә, беренче сыйныфка килгәннәрнең белем алырга омтылышы берничә көннән үк сүнә. «Хәзер укучылар белем алырга гына түгел, ә уйларга да иренә, иренәләр генә түгел, бөтенләй дә теләмиләр», – ди ул.
Русиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, мәктәптә югары сыйныфларда укучыларның 44%ы, студентларның 37%ы бирелгән мәгълүматны сеңдерми.
2003нче елда 15 яшьлекләрнең үз туган телләрендә укыганнарын ничек аңлыйлар икән дигән тикшерү үткәрелә. Бу тикшерүдә дөньяның 43 иле арасыннан Русия 32нче урынны ала. 2006-2012нче елда Русия тагын 60 ил арасында тестка эләгә. Әмма бу тикшеренүне хөкүмәттәгеләр кирәксенмәгән һәм баш тартканнар.
Белгечләр фикеренчә, Русиядә үсмер чактан ук томаналаштыру эше бара, мәгълүматны дөрес кабул итүчеләр кими. Бу хәлгә күп сәбәпләр китерә.
«БАЛА КЫЗЫКСЫНЫРЛЫК КИТАПЛАР ЮК»
Журналист, маркетинг белгече Алсу Исмәгыйлева фикеренчә, Татарстан да бу саннардан әллә ни ерак китмәгән.
– Фикерләү сәләте ул синең никадәр төпле мәгълүмат белүеңнән тора. Мәсәлән, тарих, әдәбият, табигать белеме, физика, математиканы белүең дә төшенү сәләтеңә бәйле. Хәзерге программалар балаларны төшенергә өйрәтүгә түгел, ә ятлауга корылган. Укучы, ни өчен алай соң, дигән сорауга җавап таба алмый. Хәзер укыту «мин ничек әйттем, шулай дөрес, авызыңны яп» сымаграк килеп чыга. Минем әнием – химия-биология укытучысы. Ул хәзерге дәреслекләргә күз сала да фикерләү сәләтен үстерердәй система булмауны әйтә.
Дөрес фикерли һәм мәгълүмат җиткерә белмәүнең сәбәбе кечкенәдән үк китап укымаудан да тора. Бүген татарча фикерләүне үстерү өчен татар китаплары бармы соң? Юк! Булганнарының да теле авыр.
Тагын бер сәбәбе – хәзер балалар урамда уйнап үсми. Чыксалар да, гел күзәтү астында – анда барма, монда кермә дип торабыз. Ул табигать күренешләрен дә, яшәештәге үзгәрешләрне дә күрми, белми.
«ХӘЗЕР ИЛГӘ САТЫП АЛУЧЫ ГЫНА КИРӘК»
Казандагы Иннополис университетының STEM-мәркәзе укытучысы Лилия Исхакова Русия җәмгыятендә тулаем кризис бара дип белдерә.
– Хәзер Русиядә кыйммәтләр системасы да, алга омтылырга максатлар да юк. Бай гарәп илләрендә дә халыкның аңгыралануы зур проблема булып тора. Әмма анда бу хәл артык бай тормышта яшәүдән килеп чыга. Ә Русиядә үрнәк алырдай шәхесләр юк. Интернет чүп-чар белән тулган, телевидение – тулысынча чүплек. Аны ачсаң, җиңел акчага омтылучы караклар, үз-үзенә урын таба алмый үлүчеләр, югалганнар, күңел ачып йөрүчеләр турында мәгълүмат тулган. Әлеге хәлләр җәмгыятьнең, гаилә кыйммәтләренең, мәктәптә һәм университетта белем бирүнең черегәнлеген күрсәтә.
Яшь буынның мәгълүматны акылга дөрес сеңдермәүләре, аңламаулары һәм үз фикерләрен җиткерә белмәүләрен тикшерүчеләр «үсмерләрнең наданлыгы идарә өчен кулай, шуңа күрә дөньяга тәнкыйди караш яралган вакытта ук ул юкка чыгарыла һәм баш иеп тору гына сеңдерә» дип тә белдерә. Базар кануннары әхлак нигезләрен таптады.
Бөтен кешене акыллы итеп бетерү максаты юк, беркайчан алай булмаган да. Сүз һәрвакыт «массаларны нинди рәвешкә китерәбез?» соравы тирәсендә барган. «Рациональ тормыш коручы» буламы ул, хезмәт сөючән «иптәш»ме – төп бурыч шуны билгеләү булган. Ә бүген кем кирәк? Сатып алучы кирәк, конформист кирәк, артык «шапырынмаучы» кирәк. Максат, әхлак, кыйммәтләр – барысы да читтә кала. Шуңа күрә яшьләрнең фикерли белмәве дә, мәгълүматны дөрес аңламавы да байлыкны үз кулларында тотучыларга файдага гына.
«ЮГАРЫГА ӘШНӘЛЕК АША»
КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев катып калган хакимият вертикаленең белем бирүгә аяк чалганын белдерә:
– Югары дәрәҗәгә күтәрелү, җитәкчелектә эшләү өчен, яшьләр хәзер белемнең артык кирәк булмавын, ә шәхси элемтәләр һәм әшнәлекнең җиткәнен яхшы белә. Аннан соң, Русиянең социаль яктан үсү юллары нык тарайган һәм белемле булу арткы планда калган. Хәзер, чыннан да, университетларда да хәл бик авыр. Рейтинг күтәрәбез дип куышу аркасында белем бирү сыйфаты нык түбән тәгәрәде.
Идарәдәгеләр тудырган бюрократияләшүнең чиктән ашуы мәктәпләрдә дә һәм шулай ук югары уку йортларында да белем бирүчеләрнең мөмкинлекләрен дә, аларның вакытларын да чикли. Моңа гигант, нәтиҗәсез һәм катып калган хакимият вертикале сәбәп булып тора.
Наил АЛАН.
Рафис Кашапов: «Мин фашист түгел»
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов 8нче июль көнне Чаллы прокуратурасына чакырылып, шунда ук мәхкәмә оештырылып, 5 тәүлеккә төрмәгә ябылды. Рафис әфәнде иреккә чыккач, фикерләре белән уртаклашты.
– Мин украиннар сәхифәсендәге «Донбасс» дип язылган һәм свастика төшерелгән сурәтне башка бер сәхифәгә куйган идем, – диде ул. – Бу сәхифәгә кырымтатарлар, Казан татарлары, урыслар, украиннар еш керә. Мине аларның шушы күренешкә нинди мөнәсәбәт белдерүләре кызыксындырды. Билгеле булганча, бу гамәл өчен мине биш тәүлеккә ябып куйдылар. Асылына төшенсәк, мәсьәлә башкада. Татар теле торган саен кысыла. Мәктәпләребез ябыла, мәгарифебез бетә. Татарстанның табигый байлыкларын талау, тартып алу күптәннән бара. Мөселманнарны төрмәләргә ябалар, кыйныйлар. Милләтебез авыр хәлгә төште. Мәскәүдән килгән нәкъ шушы басымнарны мин фашизм, Мәскәү фашизмы дип әйтер идем. Минем үземне фашизмда гаеплиләр. Мин бернинди дә фашист түгел. Без, татар милли җәмәгатьчелеге, оешмалар, татар милләтенең хокукларын яклыйбыз, татар халкын яратучылар, аның ватанпәрвәрләре.
– Сезнең белән бер үк вакытта бер урыс кешесен дә нәкъ сезнеке кебек үк гамәлләр өчен хөкем итәләр. Аңа биш тәүлек түгел, бер тәүлек бирәләр. Бу кеше иреккә чыгарылгач, аның белән элемтәгә кердем, кулга алыну очрагы турында сөйләшергә теләвем хакында белдердем. Ул үзен Саша дип таныштырды. Саша бу тәкъдимгә каршы килмәде, вакытын, урынын билгеләде. Ләкин очрашу урынына килүемә, ул телефоннан шалтыратып, ашыгыч рәвештә каядыр китүен әйтте, сөйләшүне иртәгәгә калдыруны сорады. Шулай килештек. Ләкин Саша дигәнебез икенче көнне дә, өченче көнне дә сөйләшергә теләмәде, телефонын алмады. Шушы камерадашыгыз хакында да әйтсәгез иде.
– Әйе, үзен Саша дигән бу егет белән безне бер камерага яптылар. Мине ФСБ мәхкәмә алдыннан да, аннан соң да күзәтү астында тотты. Бер үк гамәл өчен милләтләрне аермыйча бер төрле төрмә вакыты бирергә тиеш булганнардыр. Бәлки, бу кеше аша миннән нинди дә булса мәгълүмат алу максаты да булгандыр. Чөнки безне икебезне генә кечкенә камерага яптылар. Ә баштарак икебезне дә егерме кешелек камерага урнаштырганнар иде. Анда килеп керүгә, мин уенын-чынын кушып: «Менә бу егет урыс «фашисты», мин татар «фашисты», ләкин аңа – бер, миңа биш тәүлек бирделәр», – дидем. Камерада утыручылар барысы да җыелды, Украинадагы хәлләр, Мәскәүнең бу вазгыятькә, Казан татарларының кырымтатарларга булган мөнәсәбәтләре турында сораштыра башладылар. Бу камерада ярты сәгатьләп тә сөйләшеп булмады. Чөнки барысы да күзәтү, тыңлау астында бит, әңгәмәләрне өзеп, мине бу камерадан чыгардылар.
Сөйләшүләр барышында ике-өч кеше украиннарны яклавыма ризасызлык белдерде. Мин аларны урыс шовинистлары дип әйтә алмыйм. Алар «Менә Путин кырымтатарларга ирек бирде, уку йортлары ача», – дип, минем аңлатуларга каршы килде. Ә мин аларга: «Путин кырымтатарларга үз илләрендә, үз өйләрендә төрмә ясады. Мостафа Җәмилевне, Рифат Чубаровны Кырымга кертмиләр, зур штрафлар салалар. Анда да Русия кануннары кертелә, кырымтатарларның теле дә, мәгарифе дә юкка чыгарыла, алар да Казан татарлары кебек кол хәленә төште», – дип аңлатып бирдем.
– Сезнең киләчәккә фаразыгыз нинди, алга таба да кулга алулар, милли хәрәкәткә һөҗүмнәр булып торачакмы?
– Мин матбугатны, интернетны карап барам. Соңгы елларда мөселманнарны да, Чуашстанда да, Мари Илендә дә милләтчеләрне утыртулар бара. Милли хәрәкәт җитәкчеләрен биш, ун көнгә утыртып карыйлар да, халык тавышы ишетелмәсә, дүртәр-бишәр елга утырта башлаячаклар, дип уйлыйм.
– Рафис әфәнде, менә биш тәүлек утыру барышында кай тарафтан булса да теләктәшлек тойдыгызмы?
– Теләктәшлек зур булды. Украинадан, кырымтатарлардан, белоруслардан, Мәскәүнең төрле сәяси-иҗтимагый оешмаларыннан, үзебезнең мари, удмурт, чуаш, Кавказ халыкларыннан интернеттан, телефоннан смслар алып тордым. Дөньяның төрле почмагыннан яклау булды. Бертуганым Нәфис Кашапов Польша башкаласында, чеченнар, кырымтатарлар, украиннар, башка милләт вәкилләре белән, Русия илчелеге каршында мине яклап акция уздырды. Әлеге вакыйга да төрле телләрдә җәмәгатьчелеккә таралды. Бу минем өчен зур яклау булды. Төрле милләт вәкилләре, хәлне аңлый: «Нык торыгыз, бирешмәгез», – дигән фикерләрен җиткерергә телиләр.
Гафиулла ГАЗИЗ.
«Донецкидан китә алсам, ач торырга да риза»
Донецк татарлары сугыштан качу өчен теләсә кая барып урнашырга риза. Бүгенгә кадәр аларга бер генә ярдәм тәкъдим итүче дә булмаган.
Донецкиның Махеевка татар мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары, «Бәхет» ансамбле рәисе Нурия Ситдыйкова башка кайбер татарлар кебек кая һәм ничек чыгып качарга белми утыра. Аның белән бүгенге хәлләр турында сөйләштек.
– Нурия ханым, Махеевкада хәлләр ничек?
– Көне-төне утка тоталар, бик куркыныч. Берәр ничек моннан китеп булмыймы икән? 31 яшьлек олы улыбызны Казанга җибәрдек. Ул Восстание урамында иремнең туганнарында яши, ресторанга пешекче булып эшкә урнашты, Аллаһка шөкер. Һич югы аның өчен җаным тыныч. Менә теркәлү белән ничек булып чыгар, белмим. Нишләргә дә аптыраган. Миңа инде 52 яшь. Анда кайтып нишләрбез дип уйлыйм, әмма болай яшәргә дә көчебез калмады.
– Татар конгрессы белән элемтәгә кергәнегез юкмы?
– Беркем белән дә элемтәгә кергән юк. Күпләр инде төрлесе төрле җиргә китте. Безгә дә кая да булса барып керергә иде, аннары инде ничек тә җайлашыр идек. Минем бит әле 18 яшьлек кече улым Рамазан да бар. Ул бөтен концертларда чыгыш ясый иде. Монда сәүдә институтында укый.
Кичә тотынганнар иде атарга, әле бүген дә туктамыйлар (елый). Өйне дә ташлап китәр идем, инде берни кирәкми. Башта өйне ташламыйм дип тордым. Имеш, кызганыч. Хәзер инде монда торырлык түгел – бетерәләр. Арчада туганнар бар, әмма аларның үзләрендә дә дүрт бала.
– Атышлар башлангач, кайдадыр качып торасызмы?
– Подвалга качабыз. Өйнең подвалын ачып куйдык, бик каты сугыш башлануга, шунда яшеренәбез. Бөтенесе шулай эшли. Мин моннан чыгып китсәм, инде әйләнеп кайтмас идем. Монда кайтырлыкны калдырмыйлар. Бу якта да яна, теге якта да яна. Якында гына химзавод дөрли. Инде нервылар түзми.
– Башка татарлар ничек яши?
– Донецк татарлары нишләргә белми. Кая барырга да белмиләр, яшьләрнең күбесе китте. Без монда ике гаилә калтырап утырабыз. Бәлкем сез берәр номер бирерсез, ә? Мин инде бүгенге көнгә кадәр ничектер түздем. Ә кичәдән бирле инде өй калтырап тора. Зинһар безгә ярдәм итегез (елый). Ач утырсам да риза, әмма моннан ничек тә китәргә иде. Менә тагын ата башладылар, өй түбәсе селкенә. Әле ярый ут бар. Зинһар ярдәм итегезче.
– Сезгә Русиягә кайтырга ярдәм итү турында әйтүче булмадымы?
– Юк беркем бернәрсә тәкъдим иткәне юк. Мин сарайда да торыр идем, шушы тавышларны гына ишетмәскә иде (элемтә өзелде).
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии