- 19.08.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Архив
Төзелеш эшләре бездә озак бара дип зарланучыларны Балык Бистәсенә җибәрегез. Районны, ике дә уйламый, Гиннесcның рекордлар китабына кертергә була, чөнки монда балалар мәйданчыгын берничә сәгать эчендә (!) ясап куйганнар! «Без булдырабыз», – дип сөенергә ашыкмый торыгыз, бу корылманың «пүчтәк кенә» бер кимчелеге бар. Ул халык йөри торган юлны томалап, шул юл уртасына салынып куелган. Бу юл мәсьәләсе буенча йөри торгач, райондагы тагын бер үзенчәлекне белеп алдым. Монда Татарстандагы «вертикаль хакимият» түгел, «двоевластие» икән бит! Район башлыгына нәрсә эшләргә кирәген урынбасары өйрәтә.
ЙӨРИ ТОРГАН ЮЛНЫ ЯПКАННАР
Үз урамнарындагы юллар җәен сикәлтәле, көзен-язын биек джипларда да үтеп чыга алмаслык баткак булганга, Әхмәдиев, Бухарин, Гыйззәтуллин урамнарында яшәүчеләр асфальтлы Меркушев урамыннан җилдергән. Көннәрдән бер көнне Меркушевта яшәүче эшмәкәр Рафис Гарипов үз урамы белән башка урамнарны тоташтыручы тыкрыкка балалар мәйданчыгы төзеп куя. Рафис әфәндене аңларга була анысы. Көне-төне өй каршыңнан йөзләгән машина үтсә, кем генә моңа чыдап торыр иде икән. «Үз урамнарыннан йөрсеннәр», – дип фикер йөрткән ул. Әмма мин санап үткән өч урамның юллары җәй көне генә йөрерлек дәрәҗәдә диләр.
– Элеккеге район башлыгы бу урыннан юл уздырган, таш җәйдергән, – ди Әхмәдиев урамында яшәүче Ләйсән Шәймәрданова. – Юлны ясасалар да, законлаштырмаганнар – генпланга кертмәгәннәр, исем бирмәгәннәр. Законлаштырылмаган булгач, эшмәкәр Рафис Гарипов җаваплылыктан оста кача: «Ә нәрсә, бу урам түгел, без иясез кишәрлекне генә тотып алдык», – ди. Әмма аның балалар мәйданчыгы төзергә рөхсәт бирә торган кәгазьләре юк. Меркушев урамында яшәүчеләрне дә аңларга була. Бүтән чарабыз калмагач, тынычлыкларын алып, алар урамыннан йөрибез. Шуңа ачулары килеп, башта хакимияткә барганнар. Башка урамнарга да асфальт салыгыз, дигәннәр. Әмма хакимият берни эшләмәде, Меркушев урамындагылар проблеманы үзбелдеклеләнеп һәм законсыз рәвештә хәл итте. Прокуратура да, район хакимияте дә моны закон бозу буларак кабул итмәде. Сәбәбен район халкы үзенчә аңлый, «глава» белән бу эшмәкәр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр турында бөтен кеше белә
Район башлыгы Илһам Вәлиев үзе халыкка 5 елдан артык, асфальт юл җәячәкбез, дип ышандырып килә икән инде. Юллар юк дип зарланган саен, киләсе елга җәярбез дип вәгъдә бирә, ди. Ул «киләсе ел» дигәннәре кайчан буладыр? Кайбер урамнарда, өмет өзеп, проблеманы үзләре хәл итәргә алынганнар – үз акчаларына юлларның берникадәр өлешенә таш җәйгәннәр.
Украинадагы низагларың бер якта торсын! Балык Бистәсендә дә җир бүлешү сугышлары бара. Юллар проблемасын вакытында хәл итмәү урам белән урам арасындагы ызгышка китереп җиткергән. Бу җәнҗал зурлар гына түгел, балалар арасында да бара, диләр. Башка урамнардан мәйданчыкка уйнарга килгәннәрне Меркушев урамы балалары куып кайтара башлаган.
Мәйданчык төзелгәннән соң, халык тавышлана башлагач, башлык аларны үз янына чакырган. Җыелышта мәйданчыкны калдырырга, ә калган урамнарга эшмәкәрдән таш җәйдерергә дип карар чыгарганнар. Рафис Гарипов «юл җәйгән» – бер урамның башына ком һәм таш катыш чүп китереп аударган. Хатын-кызлар аның тузаны белән бөтен өй эче тулуы һәм хәзер тәрәзәне ачарга да куркып утырулары турында сөйли. Машиналылар юл читеннән генә йөри башлаган. Юлдан йөреп булмый – миналар! Чөнки таш буларак җәелгән чүп катнашмасындагы кадаклар берничә мәртәбә машиналарның тәгәрмәчләрен тишәргә өлгергән инде. «Яңгырлар яугач та, бу тузан катыш чүп өеме юылып бетәчәк һәм юлларны тагын да сазлыклы итәчәк», – дип фаразлый халык.
Рафис Гарипов тәҗрибәсен кабатларга теләүче башка кешеләр дә булган. Гыйззәтуллин урамында яшәүче Илнар Вәлиев: «Алар томаласа, мин дә томалыйм, мин җәйгән таштан башкалар йөрмәсен», – дип, үз урамын бикләп, ташлар куйган. Прокуратурадан тиз килеп җиткәннәр һәм ташларны да шунда ук алдырып ыргытканнар. Ә менә балалар мәйданчыгы әле дә урынында тора.
– Мәйданчык кирәк икән, аны бит башка урында да төзеп була. Бу кирәк булганга ясалган әйбер түгел, – ди монда яшәүчеләр.
УРЫНБАСАР УРАМНАРЫ ТАКЫР
Микрорайонның рәттән тезелеп киткән урамнарына чират буенча юл салынырга тиеш кебек. Һәрхәлдә, башка район үзәкләрендә шулай эшлиләр. Әмма Балык Бистәсенең «Поле чудес» микрорайонында вазгыять башкача. Меркушев урамына асфальт җәйгәннән соң, өч урамны сикереп үткәннәр дә Укмаси һәм Урманлы урамнарына таш салганнар. Халык аптырашта. Ике-өч йортлы гына ул урамнарда юл бар, ветераннар, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр яши торган урамнарда юллар һаман яхшыртылмый?!
Җавапны ерактан эзләргә кирәкми, ахрысы. Укмаси һәм Урманлы урамнарында район башлыгы урынбасары йортлар җиткергән булган. Дөрес, берсен узган ел саткан инде, ә менә икенчесендә аның өлкән кызы яши, диләр. Ул урамнарны барып карагач, ихтыярсыз, елмаеп куйдым. Чынлап та, монда нибарысы ике йорт бар. Таш юл шушы ике йортка кадәр генә җитә дә төгәлләнә. Бу урамнарга таш җәюгә түрәнең катнашы бармы-юкмы икәнлеген аңлатып та торырга кирәкмидер. Ләйсән Шәймәрдәнова әлеге күренешне «закончалык» дип атый:
– Башлык урынбасары Рөстәм Гыйльманов өй сала икән, ул урамнарда юллар да төзелә. Ә башка урамнарда юк. 2013нче елдагы керемнәрен карасаң, башлыгыбыз Илһам Госмановичның – 1,6, урынбасары Гыйльмановның 3 млн сум гына акча эшләвен күрәбез. Бу саннарга ышаныргамы? Гыйльмановның микрорайонда җир участоклары бар, ул аларны да сата, менә әле тагын бер йорт төзи – аны да киләчәктә сатарга мөмкин, Казанда яхшы йортта берничә бүлмәле фатиры барлыгын беләбез. Әле шуңа өстәп, Балык Бистәсе үзәгендә үк салынган чәчәкләр кибете бар. Дөрес, ул аны полициядә эшләүче кызы исеменә рәсмиләштерде, әмма аның аукцион уздырмый гына җир участогы алуын һәм бер ел эчендә шунда кибет төзүен бөтенесе белә, – ди Ләйсән Шәймәрданова.
Гомумән, Балык Бистәсендә ярым-йорты эшләнгән урамнар шактый. Әйтик, Сабан туе уздырыла торган урынга төшүче Сәйдәшев урамын гына алыйк. Мәйдан үткәрелә торган җирдән караганда, юлга бетон салынган кебек. Әмма ул бетон дигәннәре күз күреме җитә торган урынга кадәр генә дәвам итә. Урамның калган җиренә бетон җәелмәгән.
– Кайбер мәгълүматларга караганда, калган плиткалар райондагы бер зур түрәнең йорты янындагы Кама ярларын ныгытуга киткән, – дип сөйләделәр бу уңайдан.
АСФАЛЬТ САЛЫНЫРМЫ?
Кешеләрнең баш авыртуына әйләнгән балалар мәйданчыгы турында сораштыруны Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Данис Низамовтан башладым.
– Балалар мәйданчыгы юл уртасына халык ризалыгы белән төзелгән. Бу төзелешне башлау өчен берничә этәргеч булган. Асфальт булгач, бөтен техника шушыннан йөргән. Бу урамда 45 бала яши. Аларның гомеренә дә куркыныч туа. Урам кешеләре беравыздан шушындый мәйданчык белән юлны бикләү турында карар кабул иткәннәр. Калган урамнарга да юл җәю турында килешү булды. Рафис аларга ком, таш җәйде. Киләсе елларда ике урамга асфальт салыначак, Әхмәдиев урамына таш җәячәкбез. Хәзерге вакытта монда проблема юк, кешеләр өйләренә башка җирдән дә – үз урамнарыннан да кайта ала, – дип аңлатты ул миңа.
Кызганыч, Данис Әнәсович шәхсән үзе эшмәкәр җәйгән матур юллардан йөрергә җитешмәгән икән. Аның сыйфатын тикшереп кайтырга тәкъдим иттем әле. Машина белән керә күрмәгез, тәгәрмәчегезне кадак тишмәсен дияргә генә онытканмын.
– Моннан машиналар күп йөри, дип, мин дә сезнең хакимият каршысына балалар мәйданчыгы төзесәм ярыймы? Сез дә эшкә башка урамнан йөри алыр, идегез.
– Юк, ничек инде. Теге очракта бит төзелеш халык ризалыгы белән башкарылды.
– Әгәр мин дә берничә кешене ризалатсам, хакимият каршысын томалап куйсам ярый, димәк?
– Юк инде. Сез аны районның архитекторы белән генә килешеп эшли аласыз.
– Бу төзелеш хакимият белән килешеп эшләндеме?
Бу сорауга Данис Әнәсович төгәл генә җавап бирә алмады һәм архитекторның үзен чакыртты.
АРХИТЕКТОР «РАХМАНЫЧ»
Телефоннан «Рахманыч» дип чакыртып алынган архитектор үз исемен әйтүдән баш тартты. Менә сиңа халык хезмәтендәге түрә! Алименттан качып йөргән иргә дә охшамаган, төрмәдә дә түгелбез, югыйсә. Әллә кырын эшләре күп инде?
– Гыйззәтуллин урамына щебенка җәелде, Бухарин урамының яртысына да шулай ук җәйдек. Киләсе елга бу урамнарда асфальт булачак, бернинди дә проблема юк, – дип аңлатты ул миңа.
– Ул асфальтны 5 ел вәгъдә итәсез икән бит инде. Чынлап та, буламы соң ул киләсе елга?
– Безнең беркемгә бернәрсә дә вәгъдә иткән булмады. Юллар фондының программасы элек бөтенләй юк иде. Менә төзелешкә 14 млн ярым сум акча бүлеп биреләчәк. «Поле чудес» – яңа микрорайон. Әле анда түгел, шәһәр үзәгендә дә юллар юк.
Бүлеп биреләчәк акчаларның күләмен ишетми калып кабат сорагач, сезгә аның суммасы кирәк түгел дип кенә җавап кайтарды архитектор Рахманыч. Нишләп кирәк булмасын? Киләсе елда кайларда юллар төзерсез икән дә, бу акчаның күпмесе максатчан кулланылыр икән – халык моны тикшерми калмас. Ә инде урамнарга таш җәелде диюе – бөтенләй сафсата, булмаган эшне бар итеп күрсәтү генә. Анда халык юлны үз көче белән өлешләп-өлешләп кенә җәйгән, калган җирләре – грунт.
«БУЛДЫ, БАШКА ҖАВАП БИРМИМ»
Балык Бистәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов исә, бөтен җаваплылыкны үз өстеннән төшереп, барысын да башлык Илһам Вәлиевкә генә сылтап калдырды.
– Сорауларыгыз булса, әнә глава янына керегез, карарларны мин түгел, ул кабул итә, шулай булгач, бу балалар мәйданчыгы турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Минем аңа катнашым юк. Гомумән, ул урамнарның депутаты мин түгел, глава, – диде ул.
Моңа кадәр мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Гадәттә, башка районнарда урынбасарлар башлыкка тел-теш тидермәс өчен тиреләреннән чыгарга әзер тора. Ә монда бөтен гаепне башлыкка гына өйделәр дә калдырдылар. Илһам Госмановичны хәтта кызганып та куйдым. Шундый сүзеңне тыңламый, уңайлы очрак килгән саен, бөтен гаепне синең өстеңә аударып калдыра торган урынбасар белән эшләп кара син!
– Кешеләр әйтүенчә, сез йорт салган Урманлы һәм Укмаси урамнарында юл бар… Һәм ул юлларны берничә урамны сикертеп калдырып салганнар, диләр…
– Анда минем йортым юк.
– Ничек булмасын? Сез ул урамнарга йорт салгансыз, аннары берсен саткансыз, берсен кызыгызга биргәнсез.
– Бирсә соң?
– Ни өчен сезнең урамнарда гына юл салынган?
– Салынса соң? Мин бит аны шәхси акчама салдым. Әгәр дә анда минем йортларым булмаса, кеше моңа бөтенләй игътибар итмәгән булыр иде. Тырнак астыннан кер эзлиләр. Кара көнчелек белән көнләшәләр. Монда бюджеттан бер тиен дә тотылмады. Шәхси акчаларга салынды ул. Менә мин Дуслык урамында яшим, ул урамга юл уздыргач, халык шушылай ук тавышланган иде. «Ул үзе яшәгән урамга асфальт салдырды», – диделәр. Әйе, салдырдым, ник салдырмаска?! Мин бит депутат! Депутат була торып, үз урамыма юл уздырмыйм икән, халык минем турыда нәрсә уйларга тиеш була? Димәк, ул башка урамнарга да уздыра алмаячак, ди. Шуңа мин үзем яшәгән урамга асфальт салдырдым. Маладис дип әйтәсе урында… Миндә чокыр-чакыр булып, мине сайлаган халыкта асфальт булса, ул дөрес булмый бит инде. Без барысын да законлы эшлибез.
Урынбасарның мондый мантыйгына шаклар каттым – утырып тормаган булсам, егылып китәр идем… Депутатларның үзләрен югары сортлы халык санаганын белә идем, әмма ачыктан-ачык шул хакта әйткәннәре юк иде әле.
– Законлылык дигәннән… Сезнең чәчәк кибете тотуыгыз турындагы сүзләр дөресме? Дөрес, хәзер сез аны полициядә эшләүче кызыгызга теркәткәнсез, диләр.
– Ул минем органнарда эшләми торган кызым исемендә. Булды, башка сорауларыгызга җавап бирмим. Әнә прокуратурадан барып сорагыз!
Әмма минем кулга килеп кергән документлар буенча, чәчәк кибете бинасында сатуга рөхсәт Гыйльмановның полициядә эшләүче кызы Илмира исеменә бирелгән. Илмира полициядә эшли, шул сәбәпле, аның эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә хакы да юк. Ләкин ул кибетен апасы Индирага (Гыйльмановның олы кызы) арендага биргән, шул рәвешчә, документлар буенча Илмира эшмәкәрлек белән шөгыльләнми булып чыга. Әмма юридик кануннар буенча аренда килешүе бушлай була алмый, аренда өчен арендага бирүче бер сум булса да акча алырга тиеш. Ә бу инде эшмәкәрлектән кергән табыш санала. Ни сәбәпле шушы килешүне район прокуроры законлы дип таныган? Менә шул бик кызык миңа.
Прокуратурага, чынлап та, барырга туры килде. Әмма балалар мәйданчыгының законлы рәвештә төзелү-төзелмәвен ачыклау буенча әлегә тикшерү эшләре бара дип аңлаттылар. Тәгаен җавап сентябрь башында билгеле булачак. Илнар Вәлиевнең урамдагы ташын алып ату буенча прокурор карарны бер көндә чыгарса, эшмәкәр Рафис Гарипов буенча карар кабул итү өчен айлар кирәк икән.
ЭХ, ИЛҺАМ ГОСМАНОВИЧ!
Район башлыгы Илһам Вәлиев шалтыратканымны бер дә ошатмады, мине кычытмаганны кашып йөрүдә гаепләде.
– Меркушев урамы янындагы балалар мәйданчыгын хакимият белән килешеп төзеделәрме?
– Анысы нәрсәгә соң аның сезгә? Мин кешеләр белән очраштым, 23нче июль көнне минем янга һәр урамнан вәкилләр килгән иде. Мин аларга 500 метр щебенка салачакмын, шулай дип килештек, риза булдылар. Бер урамга Гарипов дигән малай салып бирәчәк, бер урамга 1нче октябрьгә кадәр үзем салып бирәм. Риза булдылар бит. Шуның белән безнең сөйләшү бетте. Киләсе елда бөтен урамнарга да асфальт салабыз, быел таш салып торабыз.
Илһам Вәлиевнең вәкилләр белән ничек очрашуы турында сөйләгәннәр иде анысы. Әхмәдиев урамыннан вәкил булган Ләйсән Шәймәрданованы, әйтик, башлык кабинетыннан куып чыгарган. Янәсе, бу ир-атлар хәл итә торган мәсьәлә, хатын-кыз катнашмасын.
Шөкер, боз кузгалырга тора, ахыры. Мин кайтып киткәч тә, хакимияттән Ләйсәнгә шалтыратып, кабул итү көнен билгеләгәннәр. Күрәсең, юллар белән бәйле проблеманы зурга җибәрергә теләмиләр. Кабул итү көнен без килгәнче үк тә билгеләргә булыр иде анысы. Районыгызга килеп, тикшеренеп йөргәнгә үпкәләмәгез, Илһам Госманович, проблеманы үзегез районнан читкә чыгаргансыз.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Балык Бистәсе – Казан.

Комментарии