Сумлы акча

Сумлы акча

Гөлфирә Сәрвәрова, популяр җырлар авторы:

Беренче тиеннәр генә түгел, сумнар булды әле алар минем. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган чагым. Колхозның кишер басуыннан, эшләргә теләгән мәктәп укучыларына 40 сутый җир бүлеп бирделәр. Кишер басуы ул елда туган авылым Уразай (Актаныш районы) белән Такталачык авыллары арасындагы кечкенә генә Шәбез елгасы ярында иде. Миңа бүлеп бирелгән кишәрлек басу башында эләгеп, җире бик каты булганы исемдә калган. Һәр эшләгән бер сутый өчен 1 сум түләделәр. Беренче акчаны алгач та, үзебезнең авыл кибетеннән әнигә күлмәк, әтигә электр кырынгычы алган идем. Икесенең бергә бәясе 45 сумнан бераз гына артыграк булганлыктан, җитмәгән акчаны әнидән алып торганым хәтердә калган.

Комментарии