- 19.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Архив
Күпләр Рәсим Фасыйховны танылган җырчы Раяз Фасыйховның энесе буларак кына белә. Аның белән әңгәмәдән соң мин ышанып әйтә алам: бу Раязга тагылып, аның исеме артына сыенып кына яшәүче егет түгел: мөстәкыйль, абыйсыннан бик күп нәрсәләр белән аерылып торучы шәхес! Ул спорт белән шөгыльләнергә ярата: бассейнга йөри, турникта шөгыльләнә, йөгерә… Өстәвенә әле хәрби хезмәттә дә булган! Безнең заман егетләре, бигрәк тә җырчылар арасында бу сирәк һәм хөрмәткә лаек күренеш дип уйлыйм.
«МИҢА ҮЗЕМНЕ КҮРСӘТҮ КЫЕНРАК»
Җырчы абый булу бер караганда авыр, билгеле. Сәхнәгә үземнең шәхси стилемне алып менәсем килә. Абый күбрәк «оешып бетмәгән» мәхәббәт турында җырларга ярата. Ә мин, әле яшьрәк булгангамы, күбрәк ышанам, өмет дигән нәрсә белән яшим һәм җырларымның темасы да шундыйрак. Безнең музыкаль «вкус»лар да бер төрле, әмма без бик аерылабыз. Халык Раязның нинди икәнен белә. Ул үз тамашачысын тапты, танылу алды, аякка басты. Элеккеге абый белән хәзерге Раяз барыбер аерыла. Абыйны белгәч, таныгач, миңа үземне күрсәтү читенрәк. Минем иҗат юнәлешем дә башкачарак. Халык мине бөтенләй аңлап та бетермидер. Чөнки традицион татар җырларын, бер үк төрле көйләр башкарасым килми. Татар булсам да, күбрәк чит ил музыкасын тыңлыйм.
Безнең татарлар бер утрауда яшәгән кебек. Шуңадырмы әлеге утраудан читтә синең иҗатыңны, сине белүчеләр аз. Гел бер казанда кайныйбыз: һаман шул бер туган як, һаман шул бер әни, туган йорт турында җырлыйбыз. Ә музыкант кеше төрле яклап үсәргә һәм төрле музыка юнәлешләре белән кызыксынырга тиеш. Европа артистларын гына алыйк. Аларны тыңлыйсың да, ничек шундый сыйфатлы көйләр иҗат итә алалар икән дип уйлыйсың. Каядыр Америкада көй язып, шул көйне безнең ниндидер бер караңгы, кечкенә авылларына кадәр китереп җиткерә алалар. Кеше аның телен аңламый, ә барыбер тыңлый. Чөнки музыка берләштерә. Музыканың теле бер аның. Татар музыкасын, татар көйләрен дөнья дәрәҗәсенә чыгарсаң, бик әйбәт булыр иде.
Мин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Айдар абый Фәйзрахманов җитәкчелегендә эшләдем һәм без бик күп гастрольләргә йөрдек. Ни сәбәпледер безне Русия Федерациясеннән икән, димәк, урыслар дип беләләр һәм бездән куркалар иде. «Юк, без – татарлар», – дигәч кенә, кем булуыбыз, кайдан килеп чыкканыбыз хакында сораша башлыйлар. Чит җирдә яшәүче татарлар Татарстаннан никадәр читтәрәк яши, татарларга мөнәсәбәтләре шулкадәр җылырак, яхшырак. Кунакка килсәң дә алар сиңа кадерләп карыйлар.
Мин бик хисчән кеше. Кайчагында барысын да ташлап китү теләге дә булгалый. Тик андый вакытларда физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне күз алдына китерәм. Кулсыз, аяксыз, күрми торган кешеләр дә тырыша, яшәргә омтыла. Шуларга карыйм да, яшәү көче арта.
«КҮП ҖЫРЧЫЛАРДА ИҖАТ ИТҮ ДИГӘН ТЕЛӘК ЮК»
Хәзер бөтен кеше җырлый. Элек, Сталин заманында, сәнгать советлары булган. Алар сайлап кына алып, белемле кешеләрне өскә чыгарган, сәхнәгә күтәргән. Аларга фатир да биргәннәр, ярдәм итеп торганнар. Хәзерге тормыш исә океан кебек. Яшь кешеләргә аеруча да авыррак. Кая барып бәрелергә белмисең.
Сәхнәгә әллә кемнәр килеп чыга. Җырлый беләме, юкмы, ул сәхнәгә «үрмәли». Дөрес, бер яктан, тамашачыга сайлау мөмкинлеге бар дигән сүз. Шулай да, катырак итеп әйткәндә, урамнан кергән кешенең сәхнәгә менүе, минемчә, кыргыйлык. Минем абый, еш кына: «Банкеттагы җырчылар сәхнәгә менә, сәхнәдәге җырчылар банкетта җырлап йөри», – дип кабатларга ярата. Сыйфат белән күләмнең урыннары алышынды. Сыйфатлы җырчылар аз калды – бармак белән генә санарлык. Бәлки, күбесе җиңел акча эшләү теләге белән бу юлны сайлыйдыр. Күп җырчыларда иҗат итү теләге юк.
Шәхсән минем үземнең эчке тойгыларымны, кичерешләремне башкаларга да иҗат аша җиткерәсем, бирәсем килә. Халык таныймы мине, юкмы – анысы минем өчен мөһим түгел.
Тормышта, минем өчен иң кыйммәтле нәрсә – тугрылык. Гаиләмне коргач, мин, һичшиксез, аңа тугры булачакмын. Артист тормышы – бик ымсындыргыч нәрсә. Кызлар, тамашачы мәхәббәте һ.б. ягыннан түгел, ә башка яктан ымсындыргыч. Җырчы танылу ала башлый икән, «өскә» менеп китә. Ә менә «аста» калучыларны, аны шулай күтәреп торучыларны оныта. Мактанып, масаеп китәргә дә мөмкин. Артист тормышының шул ягы да бар: бу һөнәр җитди түгел, юньле кеше аны сайламый, аларның тормышы да кешечә түгел, диләр. Әмма бу сүзләр белән килешмим. Төрле кеше бар. Ул кешенең үзеннән тора. Иң мөһиме – артист булып кал. Айдар абый Фәйзрахманов: «Энем, сәхнәдә булган әйберне сәхнәдә калдыр. Ә сәхнә артында үзең булып кал. Сәхнә костюмнарыңны салган кебек, образыңны да шунда калдыр. Әмма беркайчан да өйдә булган күңелсезлекләрне сәхнәгә алып менмә», – дип киңәш бирә иде.
КӨНЧЕЛЕК ТУРЫНДА
Әгәр кеше берни дә булдыра алмый икән, андый кешегә көнләшеп карамыйм. Аның көнләшерлек әйбере дә юк. Көнләшү ак булырга мөмкин, мөмкин кара көнләшү булырга. Уңышка ирешкән кешеләргә мин: «Нигә бу кеше булдыра алган, ә мин булдыра алмыйм?!» – дип, үземә максат куям. Әгәр минем эшем, гамәлләрем башкаларга зыян салмый икән, нигә тагын да ныграк камилләшмәскә ди?
Көнләшү элек тә булган, хәзер дә бар. Даһиларны беркайчан да яратмадылар һәм яратмаячаклар да. Никадәр күбрәк эшләсәң, көнләшүчеләр шулкадәр күбрәк була. Әмма аларга карамыйча, эшләргә дә эшләргә. Беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый.
«МАКСАТ – ӘТИ-ӘНИЛӘРЕБЕЗДӘН ЯХШЫРАК БУЛУ»
Мин балаларны бик яратам. Хәзерге балаларга караганда, минем бала чагым күңеллерәк узды. Безнең заманда айпад та, телефоннар да булмады. Дуслар белән рәхәтләнеп, урамда уйный ала идек. Балалар, нинди генә заманда яшәсәләр дә, барыбер бала булып калалар. Мин алар белән аралашырга, уйнарга яратам. Алар самими, аларда өмет дигән нәрсә бар. Олы кешеләргә, үз хисләрен аңлатыр өчен, әллә ниләр уйлап табып, әллә нинди юллар аша үтәргә кирәк, ә балалар андый түгел. Ул ярата икән, синең күзеңә карап: «Мин сине яратам», – ди.
Үзем нинди әти булырмынмы? Бу, беренче чиратта, бик зур җаваплылык. Туачак балаларым, малай яки кыз тууы мөһим түгел, бары тик сәламәт булсыннар. Балаларым булгач, үземнең барлык буш вакытымны алар белән үткәрәчәкмен. Табигатькә чыгып, карусельләргә барып, ял итәр идем, мультфильмнар карар идем. Мультфильмнарны карарга бик яратам. Кечкенә чакта миңа ул бик аз тәтеде. Балалар белән үзең дә бала чагыңа кайткан кебек буласың. Максатыбыз – үзебезнең әти-әниләрдән дә яхшырак әти һәм әни булу.
Безнең өйдә һәр кешенең үз урыны булу өстенә, һәрберебезнең үз эше дә бар иде. Абый-апалар китеп беткәч, бөтен эш тә миңа калды. Раяз Арча педагогика көллиятендә укыганда, мин аның ялларга кайтуын зарыгып көтә идем. Эшләргә ярдәм итүе өчен генә түгел, ул миңа беренче чиратта аралашу өчен кирәк иде.
Без әби белән үстек һәм һәркайсыбыз менә дигән тәрбия алдык! Әти-әнигә бернинди дә кыенлык тудырмадык.
Безнең әти 17 ел буе мәдәният йорты директоры булып эшләде. Сабан туе вакытларында, Яңа елларда аны күрми дә идек. Әмма без аны, аның эшен аңладык. Әтине әни аңлады. Әнигә шуның өчен рәхмәт. Алар арасында әле һаман да мәхәббәт бар. Мин аларга сокланам. Әти әнигә хәзер дә шигырьләр яза, җырлар иҗат итә. Шуңа да әтинең җырлары мәгънәле дә инде аның.
Мин сыйныф җитәкчемнән дә уңдым. Сәмигуллина Әлфинур апама бик зур рәхмәтлемен. Миндә җырлау сәләтен иң беренче ул күреп алды, ул ярдәм итте.
«МӘХӘББӘТНЕ КЫЧКЫРЫП СӨЙЛӘМИЛӘР»
Мин, һичшиксез, мәхәббәткә ышанам! Мин үзем гашыйк! Мәхәббәт ул – аңлатылмаслык хис. Безнең әти-әниләр чорында бер төрле мәхәббәт булган, хәзер ул башка төрле. Ул заманда: «Мин сине яратам», – дип кычкырып сөйләмәгәннәр, алар матур итеп аңлата белгәннәр. Хәзерге заманда мәхәббәтне аңлату өчен әллә нинди мөмкинлекләр бар, әмма аны кычкырып сөйләргә ярамый. Ул – ике кеше арасында гына була торган тылсым.
Мәхәббәт – бик авыр нәрсә, чөнки ул беренче чиратта ышаныч, кешенең ышанычына керү, ул ышанычны аклау. Арага чит-ят кеше керә башлый икән, ул шунда ук сизелә. Араны бозарга ярамый. Бу – минем фикер.
«ЧИТ ИЛДӘ ЯШӘР ИДЕМ»
Минем чит илгә күченеп китәсем килә, чөнки анда иҗат итү өчен мөмкинлекләр күп. Гастрольгә баргач, чит илләрдән елый-елый кайта идем. Андагы матурлык, чисталык мине һәрвакыт үзенә тартты. Мөмкинлегем булса, шунда ук күченеп китәр идем. Әмма монда да үземне бәхетле дип саныйм. Иртән торгач, сулый алам, тора алам, аяк-кулым исән-сау. Якыннарым, туганнарым бәхетле икән, мин икеләтә бәхетле. Иң мөһиме, сугышлар булмасын, дөньялар тыныч булсын!
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии