Ташсуда якташлар очрашты

Хәзер һәр авылда да Сабантуйлар булмый, аларны берләштереп үткәрә башладылар. Бу күренеш милли йолаларыбыз юкка чыга баруга гына түгел, кешеләрнең бер-берсе белән аралашу мөмкинлеген чикләүгә дә китерде. Элек шул Сабантуйда очрашкан якташлар, сыйныфташлар хәзер мондый мөмкинлектән мәхрүм калды.

Авылга кайткан кеше үз нигезендә берничә көн була да, күрше-күләнне дә күрмичә, яңадан китеп бара. Һәр кешенең үз тормышы, бар да дөнья куа. Авыл буйлап кеше барлап йөрергә вакыт та, мөмкинлек тә юк. Ә хатирәләр күңелгә тынгылык бирми, туган туфрак, якыннар гел сагындырып тора. Бер генә сәгатькә булса да балачакка, үсмер вакытка кайтып киләсе килә. Авылда таныш сукмаклардан урап, шул чорларда бергә уйнап үскән дусларыңны күреп килсәң, әлеге хыялыңа ирешкәндәй буласың. Тик шунысы җайсыз: бар да бер вакытта авылга кайта алмый бит әле, һәр кешенең үз җае. Сабантуйлар булганда, халык барыбер бөтен мәшәкатен ташлап, шул көнне авылга җыела иде. Берничә авылны берләштергән сабан туена кешенең исе китми, анда бит чит җиргә барып эләккән кебек буласың, тирә-якта таныш йөзне дә табып булмый. Тик шулай да бер-берең белән аралашу, очрашу кешеләрнең үзләреннән дә торадыр инде, күрәсең. Әнә бит районы Ташсу авылында рәхәтләнеп моның чишелешен тапканнар. Сабантуйлар һәр авылда булмаса да, анда үз авыллары көнен оештырдылар. Мин дә шул якташлар очрашуында булып кайттым.

Ташсу авылының табигате искиткеч матур, тирә-якта яшел хәтфә болыннар җәйрәп ята, таш астыннан чишмәләре бәреп чыга. Бары бер уңайсызлык – авылга кадәр асфальт юл кермәгән, яңгыр ява калса, моннан чыгу юк, авыл халкы көзге, язгы пычракларда шактый изаланадыр инде. Тик шулай да бу як кешеләре ачык йөзле, эчкерсез һәм бик ярдәмчел икән. Әнә бит алар барысы да әлеге бәйрәмне оештырырга да ярдәм иткән, бүләк-күчтәнәчләрне дә мулдан алып килгән.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Бәйрәмне авыл читендәге зират янында оештырдылар, шунда чәй өстәле дә әзерләделәр. Башта ук бернинди спиртлы эчемлекләргә, килешмәгән килбәтләргә, сүгенү сүзләренә монда урын юклыгын ассызыкладылар. Иң элек бу очрашуны оештыруда башлап йөрүче һәм моның очына чыгучы Фирдания Хадиулла кызы Хәмидуллина сүз алды. Ул барлык якташларын сәламләп, бәйрәм белән котлады, ә аннан Казандагы Каравай бистәсенең “Нурислам” мәчете имам хатибы Фәнис хәзрәт Зариповка сүз бирде. Ул бу авылдан чыккан бар авылдашлар исеменнән барлык әрвахларга багышлап дога кылды, укыды. Быелгы корылыкны да искәртеп китәргә онытмады, Аллаһы Тәгаләдән җиребезгә мул итеп яңгырлар яудыруын сорады. Хәзрәт сөйләгәннән соң, бәйрәмнең икенче өлеше башланып китте, мәйданга шушы авылда туып, нәкъ бу туфракта тир түккән асыл затларны чакырдылар. Хезмәт өлкәсендә күрсәткән батырлыкларын санау белән бергә, аларны туганнары, балалары-оныклары тәбрикләде, болар барысы җырга үрелеп барды. Бу як халкы эшкә генә түгел, җырга, моңга да бай икән, һәрберсе сәхнә йолдызларына тиңләшерлек. Менә мәйдан уртасына Сәкинә апа белән Рәшит абый Баһавиевларны дәштеләр. Рәшит абый илле елдан артык гомерен трактор һәм комбайн руле артында үткәрсә, Сәкинә апа кырык ел сыер савучы, терлек караучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Алар ике кыз, бер малай үстереп буйга җиткергән, шуның өстенә туганнарының ятим кызларын да тәрбияләп кияүгә биргән. Үз кызлары Лилия белән Сәрия дә күптән тормышта, үзләренең балалары бар. Алар һәрдаим килеп, әти-әниләренә ярдәмләшеп гомер итә. Бу гаиләнең бары бер генә ягы китек – нәсел дәвамчысы булырлык уллары Радик кына фаҗигале рәвештә вафат булган. Рәшит абый белән Сәкинә апа кыр кадәр өйдә үзләре генә яшәп ята. Алар зират янында гына яшәгәнлектән, бу авылга туганнары каберенә кайтканнарның барысын да кунак итеп, тәмле ризык белән сыйлап җибәрәләр. Сәкинә апаның тәмле бәлешләрен миңа да авыз итәргә туры килде. Әлеге кебек үрнәк алырдай кешеләр бик күп икән Ташсуда, алар хакында утырып бер китап язарлык. Бәйрәмдә Әминә апа Батталова белән дә таныштым. Ул да бу авылга булып төшеп, гомер буе колхозда бил бөккән, биш кыз бала тәрбияләп үстергән. Иренең вафатына да җиде ел булып киткән, кызлары кайсы кайда кияүдә. Аны алар күпме генә үзләренә чакырса да, ул моннан беркая да китәргә җыенмый, кайчандыр тормышка чыккан Ташсу егетен сагынып гомер итә, авылы турында шигырьләр яза, мөнәҗәтләр укый. Әминә апа чыгыш ясаган арада, бу чараны оештыручы Фирдания апа белән сөйләшеп алдым:

– Мондый якташлар очрашуы үткәрү кемнең башына килде?

– Узган ел иң беренче булып мондый очрашуны Чәмәк авылы өчен оештырдык. Аңарчы бу авылда матур итеп концерт куйган идек, рәхмәтләр әйтеп тагын килүебезне теләп, озатып калдылар. Шуннан уйлаштык та августта Чәмәк авылы көнен үткәрергә булдык. Күп кунак кайтты, бигрәк тә олы буын кешеләре бик канәгать калды. Ә инде монда кунакка төшкәч, үзем Ташсу кызы, яныма авылыбыз әбиләреннән “делегация” килде. Алар безнең авыл көнен дә үткәрүне сорады. Мин ризалаштым һәм бердәм көч белән шушы чараны бүген оештырып та чыктык. Үзебезнең авылдашларыбыз бүләкләр алырга да акча бирде, чараны оештырырга да ярдәм иттеләр.

– Үзегез кем булып эшлисез соң, Фирдания апа?

– Башта балалар бакчасында тәрбияче идем, аннан ул ябылгач, Суксу мәдәният йортында эшли башладым. Авылыбыз хезмәтчәннәре өчен ял итү, аралашу чаралары еш үткәрәбез, Сабантуй да бик матур узды.

Изображение удалено.

Шулай без сөйләшеп торганда, бер-берсенә бик охшаган ике апа яныбызга килеп басты. Суфия апа белән Рузалия апа сигезенче сыйныфка кадәр бергә уйнап үскән. Аннан соң Суфия апа Казанга күченү, Рузалия апа Кындырлы авылына кияүгә чыгу сәбәпле, алар шушы көнгә кадәр очрашмаган икән. Инде җан дуслар бер-берсе белән очрашкан, аларны аерып алып булмый. Бигрәк тә Суфия апаның шатлыгы эченә сыймый: “Бу очрашуны оештырганнарга рәхмәтем чиксез, зиратка дип ел саен кайтсам да, беркемне очрата алмадым, балачак дусларны, танышларны бик күрәсе килде, ә бүген барысы белән дә диярлек сөйләшү насыйп итте. Еллар үтсә дә, авылдашлар мине таныды, әйтерсең әз генә дә үзгәрмәгәнмен. Сөйләшер сүзләр күп, бүген генә бетмәс, телефон номерларын, адресларны алыштык. Икенче елга сыйныфташлар очрашуын да үткәрергә килештек, Алла теләсә. Бүген мин монда Кама Тамагы районыннан ук килдем, ярый әле дөнья мәшәкате дип тормый, кайттым”,– ди ул дулкынлануын яшерә алмыйча.

Очрашу кичәсе кичке алтыларга кадәр дәвам итте, төрле уеннар да, конкурслар да булды, бар да рәхәтләнеп катнашты. Фирдания апа әзерләгән барлык чаралар беткәч тә, авылдашлар озак кына таралыша алмый торды, күрәсең, бик сагындыргандыр шул туган авыл, якын туганнар.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Фирдания апа һәм аның авылдашлары кебекләр җир йөзендә булганда, татарны йолаларыннан да, бер-береннән дә аерып булмас. Башка авыллар да Ташсу, Чәмәк кешеләреннән үрнәк алып, шундый очрашулар үткәрсә, үзара аралашып, дингә күбрәк тартылса, ничек яхшы булыр иде.

Айгөл ХӨСНУЛЛИНА

Биектау районы Ташсу авылы

Урам бәйрәме

Халкыбызның көтеп алган Нәүрүз, Сабантуй, Сөмбелә бәйрәмнәре гадәти тормышыбызга янә бер гүзәллек, җаныбызга җылылык өсти. Шулар янына өстәп, Апас районында Урам бәйрәме үткәрелә башлады.

Аны 4 июльдә Кыр урамы башлап җибәрде. Урам бәйрәмен үткәрергә тәкъдим иткән Рүзилә, Таһирә, Гөлфия апалар идеясен Кыр урамы халкы хуплап, бәйрәм оештыруда актив катнаша. Нурлислам һәм Асия Хәсәновлар пылау пешерү, ит кыздыру өчен дип бер сарык суя. Кыр урамында яшәүче һәр кеше төрле тәм-том пешереп, өстәл әзерләүдә булыша.

Бу бәйрәм халык өчен икеләтә шатлык, куаныч китерде. Беренчедән, бергәләшеп җыелу, күңел ачу булса, икенчедән, инде күптән көткән яңгыр явуны да атау ялгыш булмас.

Кыр урамына 32 ел элек, 1978 елда нигез салына. Әлеге урамдагы күл буена салынган беренче йорт киләчәктә 17 йорт өчен нигез булып тора. Бүген биредә 20 гаилә яши. Алар арасында сәүдә хезмәткәрләре, төзүчеләр һәм башка ияләре бар. Бу урамда Апасның югары белемле 13 укытучысы тора: Дания һәм Рәшит Сәлаховлар, Асия һәм Шәүкәт Җәләлиевлар, Габбас Шәфигуллин, Хәмит Абдулвәлиев, Әлфия Шакирова һәм башкалар. Шулай ук бу урамда яшәүче Җәүдәт абый Гайфуллин урамның алтын куллы осталарының берсе. Ул ясаган бизәкле тәрәзә йөзлекләре районыбызның күп кенә өйләренә ямь бирә. Кыр урамының хөрмәткә лаек иң өлкән кешесе – бу урамда яшәүче бердәнбер ветеран Гаделҗан бабай Таҗиев.

Сәгать ике тулып өченче киткәч, урам уртасындагы аланчыкта шау-гөр килеп Кыр урамында яшәүчеләр, аларның туганнары, дуслары, күрше урам халкы җыела башлады. Халык бер-берсе белән исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып, эшлисе эшләрне үзара тиз генә бүлеште. Алдан хәзерләп куелган өстәл тәм-том белән тулды. Бер кырыйгарак коймак пешерү өчен газ плитәсе дә куйдылар. Ит кыздыру җайланмалары, самавыр, тәлинкә, кашык, эскәмияләр… – бар да “ә” дигәнче, әлеге аланчыкка чыгарылды. Шулай итеп, бәйрәм нуры агылып торган шарлар, төрле төсле тасмалар белән бизәлгән аланчык бала-чаганың шат авазы, бәйрәм хуҗаларының, кунакларның күтәренке кәефенә күмелде.

Табын артына җыелган Кыр урамы халкын, кунакларны Таһирә апа Шәфигуллина урамның тарихы, кешеләре белән таныштырды. “Әле дә хәтеремдә: урамыбыз белән 1981 елда Кыр урамында туган беренче баланы – Абзалова Гөлияне каршы алдык”, – дип үткәннәргә күз салды Таһирә апа. Быел гына кулларына диплом алган 1 егет һәм 2 кызга, сугыш ветераны Гаделҗан бабайга, укытучыларга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Бераздан халкының чигешле сөлгеләре белән бизәлгән аланчыкта халкыбызның яраткан милли уеннары башланды. Менә бар да тын калып, көрәш карый. Шактый озак кына барган ярышта “дуслык” җиңде – тагын бер кат урам халкының дустанә мөнәсәбәте расланды бугай. Кашыкка йомырка салып чабуда олысы да, кечесе дә катнашып, кем өлгеррәк икәнен күрсәтте. Балалар “чыр-чу” килеп, күз бәйләп бүләк кисү уенын көтеп алды. Яшьләр исә үзләрен волейбол уенында сынады. Чүлмәк ватуда иң остасы Асия апа булды, бер дигәндә, чүлмәкне икегә ватты бит! Җырлы-биюле, уен-көлкеле Урам бәйрәме халкыбызның Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА,

Апас районы.

Комментарии