Миңнеханов Татарстанны кая китерер?

Федераль басмаларда, интернет сәхифәләрендә, шулай ук төрле фәнни җыеннарда Президент Рөстәм Миңнеханов чорында Татарстанның әкренләп гадәти бер төбәккә әйләнүе сөйләнә. мәктәпләренең киләчәге билгеле түгел. Татарстанның үзендә татарча сөйләшүчеләр кими. Газета-журналларның тиражлары төшә. Икенче яктан Казандагы рус милләтчеләре баш күтәрә – алар инде мәгарифне “ милләтчеләреннән яклауны” сорый.

Гомумтатар лидерымы?

Татарстан президентын читтә яшәүче татарларның шактые һәрвакыт “үзебезнең президентыбыз” дип атый. Әлегә Миңнехановны гомумтатар лидеры дип атау әлегә кыен. Беренчедән, хакимияткә килүенә бик аз вакыт узды, икенчедән, аны милли юлбашчы итәрлек вакыйга булмады. Мисал өчен, Шәймиевкә лидер булу өчен тарихи яктан караганда уңай вакыт туры килде: Татарстан бәйсезлеге турында Декларация кабул ителде, бәйсезлекне яклаган референдум Татарстан файдасына үтте, республика Конституциясе кабул ителде, Казанның 1000 еллыгы бәйрәм ителде, Татарстанның икътисадый уңышлары аны Русиядә дә, читтә дә танытты.

Ә Миңнехановка бу яулаган казанышларны кире биреп бетерергә туры килмәгәе. Хәер, килү белән Ельцин чорында алынган суверенитетны да булдыра алган кадәр кире алып бетерделәр, дип зарлана татарлар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гомумтатар лидеры булу өчен хәзер инде мәсьәләсен күтәрә алмый – федераль хакимият бу өлкәдәге омтылышларны чикләде. Казандагы Мәскәү тарафындагы галим-голәма да Миңнеханов президентлыкка килгәндә үк: “Ул мәсьәләсе белән шөгыльләнмәячәк”, – дип фаразлаган иде.

Бүген Татарстан президенты татар милләте турында ешрак сөйләсә, Мәскәү белән килешмичә чәкәләшеп алса гына татарлар арасында мөхтәрәм җитәкчегә әйләнә ала. Шуңа Миңнеханов Ижау сабан туенда Русиянең милли сәясәтенә тукталды, милләтләр проблемасына, телгә, дингә игътибар төбәкләр дәрәҗәсендә генә түгел, күләмендә дә булырга тиешлеген әйтте. Бу президентның Мәскәү сәясәтеннән күпмедер риза булмавын күрсәтте. Әлеге белдерү белән милли проблемадан ерак торучы дип саналган Миңнеханов федераль үзәк вәкилләренә киләчәктә Татарстанда милли сәясәтне ничек алып барачагын, республиканың үз позицияләреннән чигенмәслеген аңлатты.
“Авыр мирас”

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Шурасы, Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин татар мәктәпләренең җимерек биналарда урнашуы, аларның ата-аналарны ялганлап ябып куелуы, алар урынына кадет мәктәпләре ачылуы, милли мәгариф өчен көрәшүчеләрне эштән куу – болар Татарстан өчен хурлык дип саный Сафиуллин.

Татарстанның Русиядә гадәти бер төбәккә әйләнә бару ихтималын Сафиуллин да таный. “Бу очракта инде республиканы халык үзе якларга тиеш булачак. Хакимият белән халык арасында упкын киңәя бара, соңгы елларда Татарстанда байларның котырып үрчүен генә күрәбез”, – ди элекке Дума депутаты.
“Юллар ябык…”

Казанда узган өченче Евразия форумында XXI гасырның икенче унъеллыгында Татарстан алдында торган сәяси, икътисади-социаль мәсьәләләр тикшерелде. Фәнни җыенда тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессының этнология үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков Татарстан алга таба да 90нчы елларда яулаган позициясен югалтачак дип белдерде. Аның фикеренчә, татар милли үсешенең идеологиясе юк, шуның өстенә бу юнәлештә берни дә эшләнми. “Мисал өчен, барыбер кухня теле булып калды, татар конгрессы Сабантуйлар гына оештыра ала, читтәге татарлар белән элемтә кимеде, гомумән, аларның Татарстан сәясәтеннән күңелләре кайткан, татар милли мәгарифенең үсү юлы билгеләнмәгән. Миңнехановка начар мирас калдырылды, аның хәрәкәт итү юллары ябылып беткән диярлек”, – диде Дамир Исхаков.
Татарстанны Чечня да узып китсә

Евразия форумында милли стратегия институты аналитигы Яна Амелина да Татарстанның томанлы киләчәген юрарга тырышты. Амелина фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремле сәясәтенә туры килә. Кремль хәзер федераль үзәккә бәйле булган, оста идарә итә белүчеләрне, төбәкләрдә милли проблемага битараф кешеләрне ярата. Шуңа киләчәктә үзенчәлекле Татарстан моделенең тарих китапларында гына калуы бар. Бу Миңнехановның шәхси сыйфатларына гына бәйләнмәгән. Чөнки Татарстанның суверенлыгын яулаган кешеләр сәясәттән китте, шуңа Кремле көчсезләнде, дип саный Яна Амелина. “Татарстан Миңнеханов чорында гадәти төбәккә әйләнеп калып, милли эшләрдә алдынгылыкны Чечня яуларга мөмкин”, – ди ул.
“Кая узсын?!”

Тарихчы Рафаил Хәкимов исә Чечняның Татарстанны узасына шикләнә, хәтта моны көлке дип саный. “Кая узсын? Аның өчен университетлар, фән, завод-фабрикалар кирәк. Чечняга күпме генә акча салсалар да, анда тынычлык кына булачак. Дөрес, аларның нефтьләрен тулысынча үзләренә бирделәр. Әмма нефть эшкәртү заводлары берәү генә”, – ди галим.

Рөстәм Миңнехановның сәяси эшләрне, идеологияне яратмавын Хәкимов та таный. Шуңа: «Аның милли сәясәт, идеология эшен дәүләт киңәшчесе Шәймиевкә һәм миңа тапшыруы мөмкин”, – ди элекке президент киңәшчесе Рафаил әфәнде.

Хәкимов фикеренчә, Мәскәүнең республикаларга ясаган басымы инде туктаган. Ул Татарстанның гадәти бер төбәккә әйләнүенә ышанмый.

Саша ДОЛГОВ

Аборт – чарасызлыкмы, белмәүме?

2009 елда республикада 33 мең 438 тумаган баланың гомере киселгән, ягъни аборт ясалган. 100 туучыга 72дән артыграк аборт туры килә дигән сүз. Русиядә исә, дөньяга килүчеләр белән чагыштырып караганда, бала төшерүчеләр азрак. 100 бала тапкан хатынга 66,7 бала төшергән туры килә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева сүзләренчә, бала табу яшенә кергән хатын-кызлар арасында җитәрлек дәрәҗәдә аңлату эшләре алып барылмый. Шул сәбәпле, республика бу өлкәдә “алга чыккан”.

“Турысын әйтергә кирәк, беренчедән, бала төшерү арзан һәм һәркемгә дә ачык”, – ди 2008 елга кадәр республиканың баш акушер–гинекологы булып эшләгән Борис Нетребко. Элгәре күпләр аннан соң бала табып булырмы дип уйланып тормаган, көмәнен төшерергә чапкан. Әле 2008 елда гына төшерүчеләр белән табучылар саны тигез булган.

Руфина Голубева сүзләренчә, Татарстанда былтыр гына Балтач районы халкы хәтле бала төшергәннәр.

Наил АЛАН

Чуашлар Болгарга дәгъва кыла

Чуашлар Татарстан болгар халкы мирасын үзенә генә “кысмакчы” дип борчыла. Алар фикеренчә, чуашларны да ул җирнең варисы дип танымау тарихка хилафлык китерү булачак. Шуңа алар “Яңарыш” проектында чуаш белгечләре дә катнашырга тиеш дип саный. Татарстан галимнәре күршеләр өлешчә генә хаклы, ди. Болгар мәсьәләсе хәтта Чуашстан парламенты утырышында каралды. Чуаш милли конгрессы вәкилләре фикеренчә, чуаш теле борынгы болгар теленең варисы.

Чуашстан республикасы мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эше министрлыгының мәдәни мирас объектлары бүлеге хезмәткәре Михаил Краснов сүзләренчә, “Болгар –Чуашстанның көмеш боҗрасы” мирасы һәм татарлар кебек чуашларның да анда катнашырга теләве – гадәти хәл.

Галим Фаяз Хуҗин сүзләренчә, чуашларны болгар белән бәйләп торган өлкә – тел. Шуңа ул күршеләрнең дәгъваларын өлешчә хаклы дип саный. Әмма шул ук вакытта бик үк аңлашылып җитмәгән яклар да булуын әйтә. Мисал өчен, дәүләтчелек мәсьәләсе.

– Болгарлар дәүләтле халык булган. Гомумән, татарның 1000 еллык дәүләтчелеге бар, без шуны торгызу өчен көрәш алып бардык һәм хәзер дә алып барабыз. Ә чуашларда ул хис юк. ”, – ди ул.

Хуҗин болгарларның әлифбалы халык булуын да әйтә.
“Төрки каһанлыгыннан башлап, татарларда язмачылык булган, ә чуашларның үз әлифбасы юк. Нишләп алайса болгарларда булган әлифба чуашларда сакланмаган?! Әлбәттә, алар үзләренең борынгы киемнәрендә рун язуына охшаган тамгалар эзли. Әмма бу гына җитми. Менә шушыны алып карасаң, болгарларның чуаш халкының килеп чыгышында әһәмияте зур түгеллеген аңлыйсың”, – ди галим. Моннан тыш, чуашлар Идел Болгарстаны белән бергә динен дә кабул итмәгән. Хуҗин шулай ук чуашларда болгар археологиясе һәм тарихы белән шөгыльләнүче бер генә галимне дә белмәвен әйтә. Шулай да, татарлар чуашлар белән бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итәргә тиеш дип саный ул. Чөнки бергәләп өйрәнүләр алып барып кына, болгарларның чуаш халкы килеп чыгышында нинди роль уйнаганын белеп булачак.

Ландыш ХАРРАСОВА

Казан Мәскәүне кысрыклый

“Алтын мөнбәр” мөселман фестивале исемен үзгәртә. Киләчәктә әлеге чара Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип аталачак. Татарстан аны Мәскәү ярдәменнән башка оештыра башларга җыена. Әмма элек тә әлеге форум, нигездә, Татарстан акчасына гына үткәрелгән.

Моңа кадәр “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестиваленең Казан һәм Мәскәүдә аерым идарәләре бар иде. Аны оештыруда Русия мөфтиләр шурасы, “Исламский мир” компаниясе, Русия ислам үзәге, Татарстан президенты идарәсе, Русия һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Казан мэриясе катнашты. Хәзер Татарстан фестивальне үзе генә үткәрергә тели. “Татаркино” дәүләт оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков сүзләренчә, алар өч ел дәвамында фестивальне Казанныкы гына итәргә тырышкан. Бу бурычны Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев куйган була.

“Фестивальне Канн, Мәскәү, Венеция фестивальләре мисалында тулысынча Казанныкы итү фикере бар. Әмма аның идеологиясе – мөселман киносын пропагандалау – үзгәртелми. Киресенчә, җитәкчелек берләшкәч, фестиваль югарырак дәрәҗәдә уза башлый”, – ди Батраков. Фестиваль быел 15-19 сентябрьдә уза.

Саша ДОЛГОВ

Тагын бер картлар йорты

8 июньдә Русия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. Өченче тапкыр үтә торган бу көнгә Татарстан да кушылды. Күп гаиләләр социаль проблемалар аркасында таркала. Тагын бер сәбәп – эчүчелек.

Татарстан ЗАГС идарәсе узган елның 5 ае белән чагыштырганда быел аерылышучылар саны 7%ка кимегән дип белдерә. Әгәр 2010 елда өйләнешкәннәр белән аерылышканнарны чагыштырып карасак, хәлләр бик куандырмый. Аерылышу 68% тәшкил итә.
Бөтенрусия татар гаиләсе фонды директоры, Татарстан җәмәгать палатасы әгъзасы Миләүшә Гайфуллина гаиләнең нык булмавын күбрәк тәрбиядән күрә.

– Малаең өйләнеп, кызың кияүгә чыкканда гына тәрбия сәгате уздырып булмый. Үзем туйларда утырганда искитмәле бер күренешкә тап булам. Ата белән ана аягүрә басып яшьләргә яртышар сәгать нотык сөйли. Балакаем, мондый бул, тегенди булма, дип әйтергә соң. Туй гөрләгәндә яшьләр моны белми дә, ишетми дә. Бала тәрбияләү бишектә чакта ук башлана, – ди Гайфуллина.

Буыннар арасындагы рухи бәйләнешкә килгәндә, соңгы вакытларда ул гаиләдә күп очракта матди хәлгә кайтып кала сыман. Рәсмиләр бу хакта ачыктан-ачык әйтмәскә тырыша. Казанның Дәрвишләр бистәсендә ачарга әзерләнә торган картлар йорты директоры Әлфис Әхмәтгалиев җәмгыятьнең эчүчелек белән авыруы моңа төп сәбәп булып тора дип белдерә.

Казанда моңа кадәр картлар йорты юк иде. Күп очракта караучысыз калганнарны һәм балалары баш тартканнарны кайбер районнарга урнаштырдылар. Менә Казанда да ачарга җыеналар. 120 кешегә исәпләнгән ул.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, республикада 31 инвалидлар һәм картлар йорты бар. Бүген анда барлыгы 1895 кеше яши.

Наил АЛАН

Урал Рәхимов депутатлыктан ваз кичте

Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов депутатлыктан китәргә үзе гариза язган дигән рәсми белдерүләр күп сорау уята. Бәйсез белгечләр моңа үз аңлатмасын бирә дә башлады инде.

Урал Рәхимов соңгы бер елда, чит илдә яшәү сәбәпле, парламент утырышларында катнашмады. Аңа кадәр дә ике ел чамасы аның Уфаның 8нче хастаханәсендә даими яшәп саулыгын ныгытуы хакында бар җәмәгатьчелеккә билгеле иде. Ул чакта да Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышларында сирәк кенә күренде ул.

“Әгәр Урал Рәхимов президентның улы булмаса, аның урынында башка депутат булса, Дәүләт Җыелышы утырышларына йөрмәгән кешене әллә кайчан бу урыннан куарлар иде”, – дип белдерә Башкортстан оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов.

Кайбер мәгълүмат чаралары белдерүенчә, Урал Рәхимов Австриядә яши. Шуңа күрә дә Башкортстан парламенты депутатлыгыннан ваз кичкәндер дигән фаразлар әйтелә. Әмма бу хәлгә башка дәлилләр дә китерелә. Башкортстандагы киң билгеле галим, җәмәгать эшлеклесе Ринат Гатауллин әйтүенчә, Урал Рәхимов депутатлыктан китәргә гаризаны үзе язмаган, ә аңа шулай киңәш иткәннәр. “Моның сәбәбе шунда”, – ди Ринат әфәнде, Башкортстаннан элекке сенатор, өч ел инде Мәскәүдә төрмәдә утыручы Игорь Изместьев Урал Рәхимовны гаепләп бик күп мәгълүматлар бирә.

“Әгәр бу эш җентекләп тикшерелсә, Урал Рәхимовны да хөкемгә тартырга мөмкиннәр, – ди Р. Гатауллин. – Ә бу исә шунда ук Башкортстан Дәүләт Җыелышына да кара тап төшерәчәк. Шул хәлне булдырмас өчен, депутатлар президент улын үз сафларыннан тизрәк чыгарырга булган”. Урал Рәхимовның элекке якын дусты һәм бизнес-хезмәттәше, Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев өч ел инде Мәскәүдә тикшерү бүлегендә тотыла. Аны бик авыр җинаятьләрдә, шул исәптән яллап кеше үтертүләрдә дә гаеплиләр. Ул исә гаебен танымый. Шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә Изместьев әфәнде.

Урал Рәхимов әле Русия миллиардерлары исемлегендә 39нчы урынны били. Аның байлыгы 2,5 миллиард доллар дип исәпләнә икән. “Финанс” журналы белдергәнчә, миллиардерлар исемлегендә алты баскычка аскарак төшкән ул.

Фәнис ФӘТХИ

“Тыелган сәнгать” хөкем ителде

Мәскәүнең Таганка суды “Тыелган сәнгать-2006” күргәзмәсен оештыручыларны хөкем итте. Сахаров исемендәге музейның элекке җитәкчесе Юрий Самодуров дәүләткә 200 мең сум, Третьяков галереясының элекке бүлек башлыгы Андрей Ерофеев 150 мең сум түләргә тиеш булачак. Мөселманнар хөкем карары яхшы булды, ди.

Гаепләүчеләр бу сәнгать әһелләрен 3 елга иректән мәхрүм итүне сораган. Суд акчалата җәза белән генә чикләнде.
Үз вакытында Третьяков галереясында заманча сәнгать бүлеген җитәкләгән Андрей Ерофеев, эшнең сәяси уйдырма булганын әйтте.

2008 елда Ерофеев белән Самодуровны православларның Рус халкы җыены судка бирде. Күргәзмә ирекле фикер үзәге саналган Сахаров музеенда 2006 елда узды. Самодуров ул чакта директоры иде. Күргәзмәне ул дивар белән уратып алып, тамашачыга тишектән генә карый торган итеп оештырды.
2008 елда Рус халкы җыены күргәзмәне “христианнарга каршы” дип бәяләде һәм аны оештыручыларны хөкемгә тартырга чакырды. Гәрчә анда исламны да, Русиянең хәрби көчләрен тәнкыйтьләүче әсәрләр булса да. Анда, мисал өчен, башын-битен каплаган, әмма биек үкчәле матур төз аякларын күрсәтеп торган интихарчы хатын-кыз сурәтләнгән рәсем куелган булган. Генералның “Русиягә дан” плакаты астында бер хәрбине көчләве рәсеме дә булган.

Русиянең Мәдәният министрлыгы Ерофеев һәм Самодуровның бер гаебе дә юк, дип белдерде.

Русиянең мөфтиләр шурасы Самодуров һәм Ерофеевны хөкем итүне хуплады. Тикшерү барышында мөселманнар мондый күргәзмә оештыручыларның җәзасыз калмавын сораган булган. Мөфтиләр шурасы Самодуров һәм Ерофеевка төрмә җәзасы түгел, ә бары тик акчалата җәза бирүне яклаган.
“Әмма мондый эшнең булуы мөһим, бу киләчәктә сәнгать юлы белән кешеләрнең үзаңына йогынты ясаучыларга сабак булсын”, -диде мөфтиләр шурасының матбугат вәкиле Гөлнур Газиева.
Аның сүзләренә караганда, сәнгатькәрләр үз эшләрен күрсәткәндә беренче чиратта судтан түгел, ә кешеләрне рәнҗетүдән куркырга тиеш.

Алсу КОРМАШ

Урын сораучы ачлык

Русиянең җиде төбәгендә балалар бакчаларында урын җитмәүгә каршылык чаралары бара. Ачлыкта утыручылар Русия президенты Дмитрий Медведевны балалар бакчасы проблемасын үзенең шәхси контроле астына алуын сорый. Ачлыкны Новосибирск өлкәсе, Архангельск, Мәскәү, Мәскәү асты, Улан-Удэ, Иркутск, Салехард шәһәре кешеләре тота. Балалар бакчасына чиратта Новосибирскида гына 25 мең ата-ана тора.

Мөселман оешмасын – урамга

Башкортстан мөселман зыялылары оешмасы рәисе Рәмзия Сафина “Яңа гасыр” каналына төшкәннән соң аларны утырган биналарыннан куып чыгарганнар.

Биш бала анасы Рәмзия Сафина Уфаның татар гимназиясендә Ислам дине мәдәнияте нигезләре фәнен укыта. Мөселман зыялылары оешмасында өч меңнән артык әгъза исәпләнә. Анда гыйбадәт бүлмәсе, дини китапханә урнашкан булган. Тележурналистлар Рәмзия ханым турында сюжет төшергәндә ул утырган бинада да булганнар. Рөхсәтсез телевидение чакырткан өчен дип аны утырган бинасыннан куып чыгарганнар.

“Бу хәлләр татар оешмаларының Башкортстан телевидениесенә каршы пикет үткәрүеннән соң булды. Миңа шуның нәтиҗәсе дип хәбәр иттеләр”, – Рәмзия ханым.

Мөнир ВАФИН

Комментарии