- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Архив
Дүшәмбе тәнендә Әлмәт районында давыл дулап, халыкка һәм хуҗалыкка миллионнарча сумлык зыян салган. Түбән Абдул авылындагы авылындагы 150 йортка зыян салынган, җирле хуҗалыкның административ бинасы, музей, ындыр табагы корылмалары җимерелгән. Авыл халкы әйтүенчә, гарасат төнге унбердән соң башланып, берничә минут эчендә тирә–юньнең астын өскә китергән. Көчле җил түбә калайларын каерып алган, тамыры белән агачларны йолкып алган, газ һә электр үткәргечләрне өзгән. Хәзер зыянның күпмегә төшүе ачыклана.
Берьюлы өч гомер…
12 июльдә Питрәч районының Колай авылы янында Мишә елгасында берьюлы өч сабый батып үлде. Аларның иң олысына – 8, калганнарына 7 яшь. Дүрт бала елга буена төшеп, икенче ярга чыгарга карар кыла. Бу урында Мишәнең киңлеге нибары 15 метр чамасы. Ләкин аларны көчле агым эләктереп ала һәм ике метрлы тирәнлеккә алып кереп китә. 3 малай батып үлә, берсен очраклы рәвештә фаҗига урынында булган кеше коткара. Мәрхүмнәр мәетен Казаннан килгән водолазлар табып ала…
Укытучыларга яңача түләү
Быелның беренче сентябреннән Татарстан укытучыларына түләү системасы үзгәрә. Мөгаллимнәрнең хезмәт хакы ике өлештән торачак. Аның 70%ы – һәрбер укытучыга бертигез, ягъни база түләве, ә калган 30 проценты исә белем бирүдәге уңышларга бәйле арттырып түләүләр. Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов аңлатуынча, теге яки бу мөгаллимгә өстәмә акча биргәндә, аның укучыларының БДИны ничек тапшыруы, олимпиадаларда уңышка ирешүе һәм башка казанышлар исәпкә алыначак. Министр ышандырганча, хәзер укытучыларның уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан чак кына күбрәк, беренче сентябрьдән исә иң шәп мөгаллимнәр керемнәрен 50 процентка арттыра алачак. Бу максатка республика казнасыннан 4 миллиард сум акча бүленә.
Улыннан прокуратура яклаган
Казанда яшәүче бер бәндә елдан артык 89 яшьлек әнисен законлы фатирына кертмәгән. Шушы вакыт эчендә авыру әби туганнарында яшәргә мәҗбүр була. Фатир әби исемендә булса да, улы анда хатыны белән икәү генә яшәүне кулай күргән. Кыерсытылган ханымны Казан шәһәре прокуратурасы яклап, әбине суд карары белән законлы торагына керттеләр.
Кайсылары иң гаугалы?
“Петербург сәясәте” фонды Русиянең гаугалар үзәгендә иң еш калучы министрлыклар исемлеген төзегән. Беренче урында – Эчке эшләр, икенчедә Транспорт, өченче урында Элемтә министрлыгы икән. Эчке эшләр министрлыгының абруен бигрәк тә милиционерларның башбаштаклыгы, мигалкалы машиналарның артык еш юл-транспорт һәлакәтенә очравы һәм Приморье краендагы “партизаннар” белән бәйле гауга төшергән. Ә менә Финанс министрлыгы теләсә кайсы шау-шудан шома һәм бик акыллы итеп чыга белә, дип саный экспертлар.
Рәхимовны янә “озаталар”
Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары янәдән “Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов кәнәфиеннән алына” дигән хәбәрләргә чумды. Моның сәбәбе – 12 июльдә Рәхимовны Мәскәүгә чакыртып алып, Президент администрациясе башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашу. Имештер, Кремльдә Башкортстан илбашына китәргә кушылган һәм аны алмаштырасы кеше кандидатурасы да килештерелгән. Аналитиклар тагын бер фактны ассызыклый – соңгы вакытта үзәк телеканалларда Уфага ныклы һөҗүм башланды. Newsru.com хәбәр иткәнчә, федераль үзәк Рәхимовны постыннан алу бәрелешләргә китерер дип курка, шуңа күршеләргә шактый гына ОМОН көчләре китерелгән.
Кемнән яшеренәсез?
Татарстанда машина тәрәзәләрендәге тонировкаларга каршы көрәш айлыгы бара. Баш инспектор Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, эләккән очракта, хәтта зур түрәләр машиналарының да “күзләрен ачтырырга” мәҗбүр итәчәкләр. Моны ул республика Президентының тонировкасыз йөрүе белән шәрехләде. Беренче булып әлеге сүзләрне Казан хакимиятендә ишеттеләр – Илсур Метшин тиз арада барлык аппарат машиналарының тонировкасын салдырырга әмер биргән.
Бал да булмый
Түзеп булмаслык эссе кортларга да комачаулый – быел Татарстанда бал гадәттәгедән ике тапкырга кимрәк җыелачак. Яхшы елларында бер умарта өенә ул 5 килограммга җитсә, быел 2 килограммына да шөкер итәсе кала. Сәбәп гади – эсседә кортлар да әлсери, ә болыннарда чәчәкләр юк, кояш яндырып бетерде.
Менә кайда ул акча!
Казанның “Рубин” футбол командасы 9 миллион евро акча түләп, Обафеми Мартинс дигән уенчыны сатып алды. Русия тарихында бу иң кыйммәтле спорт контрактларының берсе. Нигериядә туган 25 яшьлек егет алмазлы алтын сәгатьләр яратуы һәм затлы, ләкин бронялы машиналарда йөрүе белән танылган.
Шешәдәш… әни
Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 39 яшьлек Светлана Боталова суд карары нигезендә кызын эчкечелеккә чыгаруда гаепле дип табылды. Ул 15 яшьлек баланы берничә тапкыр сыра белән сыйлап, ләх исерек хәлгә төшерә. Әни кеше гаебен тулысынча таныды. Аның 3 елга иреге чикләнә, ягъни ул районнан китә алмый, өйдән дә билгеле вакытта гына чыга ала, шулай ук аңа җәмәгать урыннарына йөрү тыела.
Салымны – терминал аша
Татарстан бөтен нәрсәдәдә дә, шул исәптән электрон хезмәт күрсәтүдә дә алдынгы төбәк булуын раслый. Хәзер салымнар түләү өчен озын–озак чиратлар торасы юк – аларны махсус терминаллар аша гына юллап була. Кесә телефонына акча салган кебек кенә. Мондый җайланмалар хәзер Русия Саклык, “Ак барс” банклары, “Татфондбанк” һәм КБЭР “Казан банкы” бүлкечәләрендә урнаштырылган. Моннан тыш, ярдәмгә “Электрон хөкүмәт” системасына тоташкан информацион терминаллар да килә. Әле шушы көннәрдә Казанда алар тагын 15кә артты.
Салымнарны вакытында түләү – гади халыкның үзе өчен дә кирәк. Юкса, соңарган өчен пенялар исәпләнә бит, сумма тагын да артачак дигән сүз. Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча бишенче районара салым инспекциясе исегезгә төшерә – законда каралган сроклар җитеп тә бара. Транспорт өчен һәм декларация тапшырган физик затларның табышлары өчен салымнарны 15 июльгә кадәр түлисе. Милек салымының срогы 15 сентябрь һәм 15 ноябрь, әлеге сроклар шулай ук Казанда яшәүчеләрнең җир салымына да тәңгәл.
Вакытыгызның кадерен белегез – салымнарны терминаллар аша түләгез!!!
Русия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча5 нче санлы районара салым инспекциясе.
Комментарии