- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Архив
Көньяк Африкада узган футбол буенча Дөнья беренчелеге киң җәмәгатьчелек игътибарын бер су җәнлегенә юнәлтте. Биредә Испаниянең чемпион калуы да, Германиянең яшь яңа футболчылар белән бронза яулавы да, фаворит дип фаразланган Бразилиянең Голландиягә оттырып, чирекфиналда ук төшеп калуы да икенче планга чыкты. Игътибар үзәгендә Пауль исемле күрәзәче сигезаяк булды! Ул уеннарга фаразлар белдергәндә, спорт белгечләре дә, букмекер конторалары да читкәрәк күчте, чөнки сигезаяк күрәзәлектә бер тапкыр да ялгышмады!
Пауль-сигезаяк өченче урын өчен көрәштә Германиянең җиңүен дә, Испаниянең финалда отып, чемпион калуын да төгәл фараз кылды. Өченче урын өчен уенда Германия җыелма командасы көндәше Уругвайны 3:2 исәбе белән отты. Ә Испания Голландияне 1:0 исәбе белән җиңде. Очрашу киеренке узды, шуңа да уен дәвамында сигезаякның төгәл фараз кылуына шикләнүчеләр дә табылды. Ләкин бар да юкка! Гомумән, ахыргы уеннарга кадәр дә, барлыгы 8 очрашуда (гадәттә, Германия җыелма командасы уеннары) кемнең өстен калуын ул төгәл әйтеп бирде.
Бүген төп мәсьәлә булып күпләрне Пауль-сигезаякны нинди язмыш көтүе кызыксындыра. Нәрсә дисәң дә, хата-кимчелек хас түгел бит аңа! Кайлардан табарсың әле ялгышмый торган күрәзәчене? Аны хәзер чемпионнар – үзләренә алмакчы. Испан бизнесмены әлеге сигезаякны 30 мең долларга сатып алырга теләвен белдерде. Әгәр бу килешү тормышка ашса, Пауль футбол уеннарына фараз кылуны дәвам итәчәк икән.
Ике команда арасындагы көрәштә кем өстен калуын Пауль ничек билгели икәнен белмәгәннәр өчен аңлату кирәктер. Бу бик гади. Аның аквариумына катнашучы ил командасының әләме урнаштырылган ике үтә күренмәле савыт куялар. Сигезаякны кызыктырыр өчен, ике савытка да мидияләр салалар. Пауль беренче булып кайсы кубтагы моллюскларны ашый – шул ил комнадасы җиңүче дигән сүз.
Күрәзәлек сәләте Паульдә яшьтән ачылган, хәзер аңа 2,5 яшь, бу сигезаяк өчен бабайлык чоры икән. Футбол буенча 2008 елгы Европа чемпионатында Германия җыелма командасы чыгышларының 80 процентын ул дөрес фараз кылган. Пауль-сигезаякның сәләте көчәя генә барган. Нәтиҗәдә, быел ул бер хата да җибәрмәде.
Биредә сүз футбол турында бармады инде, чөнки Дөнья беренчелегенең игътибар үзәгендә Пауль-сигезаяк иде. Гәрчә Испания тарихта беренче тапкыр Дөнья чемпионы калды. Кызыклы уеннар җитәрлек булды. Бер айлык чемпионат шуны күрсәтте: биредә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, соңгы ярты елда гына түгел, ә еллар дәвамында дөрес әзерлек алып барырга кирәк. Бу очракта Испания белән Германиягә тиңнәр юк иде. Шуңа да аларның ярымфиналда бергә очрашуы ― үзенә күрә бер финал дип аталды. 3 млн халкы булган Уругвайның ярымфиналга кадәр барып җитүе дә игътибарны җәлеп итә. Чемпионатның иң яхшы футболчысы буларак танылган һөҗүмче Диего Форлан әйткәнчә, Уругвай футболының яхшы вакытлары җитте. Испания футбол федерациясе 23,7 млн евро, Голландия – 19, Германия белән Уругвай – 16, чирекфиналда катнашкан Гана, Парагвай, Аргентина һәм Бразилиягә 14,2 млн евро акча тапшырылган.
Һәм тагын… Испаннарның Пауль-сигезаякны үзенеке итү теләге белән бергә соңгы арада аның белән галимнәр һәм алыпсатарлар да кызыксына башлаган икән. Янәсе, алар Паульне биржага урнаштырып, акцияләрнең бәясен әйттерергә тели. Ләкин бу да хыял гына! Ни гаҗәп, бөтен дөньяга танылган Пауль-сигезаяк футбол уеннарына башка фараз кылмаячак һәм, мөгаен, күрәзәлек сәләтенә нокта куелыр. Бу хакта Оберхаузен шәһәрендәге Sea Life океанариумы вәкиле Таня Мунциг хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Пауль хәзер дрессировщиклар белән уйнап, балаларны шатландыру белән генә шөгыльләнәчәк. Имеш, ул футбол уеннарына фараз кылуга караганда бу шөгылен яхшырак башкара икән. Сау бул, Пауль-сигезаяк!
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии